СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Асия Юнысова "Ялган"
Арып-талып эштән кайтып кергән Разакны инәкәе буш чиләкләр белән каршылады:
— Улыкаем! Самавыр куярлык та су калмаган өйдә. Малларны да эчерәсе бар, бакны да тутырып куярсың. Мунчага да инде... Минем су ташырлык рәтем юклыгын беләсең... — диде.
Инәкәенең кулыннан буш чиләкләрне тиз генә алып, егет урамга атылды. Инәкәенең сүзе нинди юнәлеш аласын ул башланган сүзнең дәвамын тыңлап тормаса да белә. «Бер син калдың безнең урамда буйдак булып. Йөрисең шунда сузаеп, һаман эш-эш дигән булып. Шушы матурлыгың, шушы булганлыгың белән... Бер гарип-гораба сыман... Кордашларыңның балалары мәктәпкә йөри башлады бит инде. Карт анасын эт урынына җикмәкче! Миңа әллә кайчан, килен рәхәте күреп, түрдә генә утырасы да бит! Аны белгән кеше бармы соң бу өйдә...»
Разак үз әнисенең төнчеге өчен үлеп торганын, юри генә чәпчегәнен белә инде анысы. Тел төбендәгесе ярылып ята лабаса. Тизрәк өйләндерәсе, берәүнең кадерле ире итәсе килә инде улын. Әллә егетнең үзенең башлы-күзле буласы, яшьтәшләре кебек бала-чага сөясе килмиме? Икесенең дә теләк бер, тик теләкләр белән мөмкинлекләр туры килмәве үзәккә үтә. Колхоз эшеннән кайтып кермәгән, исеме мактау такталарыннан төшмәгән, алтын куллы дигән даны районга таралган Разак Гамировны эзләп килүче әкият кызы гына күренми. Булсын иде ул үзе чибәр, үзе акыллы бер кыз. Разак белән иңгә-иң куеп дөнья көтәрлек йөрәкле дә, беләкле дә булсын иде әле. Клубка чыккалап йөрсә, берәрсен каратыр да иде, бәлки. Бардыр инде анда — авылныкылар да, кунак кызлары да. Егетнең исә клуб ягына әйләнеп караганы да, карарга вакыты да юк. Гел механизаторлар арасында уралгач, кыз-кыркын халкын, гомумән, күргәне юк аның. Иптәшләренең өй хәлләрен, хатыннарын сөйләгәннәрен тыңлаштыра үзе. Алар арасында да «бәхетлемен» дигәне сирәк. Әмма сер бирмиләр. Ир-ат халкы шулай бит ул — сер капчыгыңны бер тиштеңме, тишекне язмышың сыеп бетәрлек ертыкка әйләндергәнче йолыккалый. Авыр эштән ялыккан эшче сыйныфка кызык кына, кара майга буялып беткән кулларын сөрткәләп, өйдән алып килгән ризыклы төргәкләрен сүткәләп, бер ыржаеп көләргә, шул рәвешле арка язып алырга гына булсын.
Тик шундый сөйләшүләргә дә кызыга Разак. Аларны бит өйләрендә йә усал, йә ягымлы җанашлары, сукраныпмы, елмаепмы, барыбер көтеп алалар. Менә шушылай — ишектән атлап керүеңә буш чиләкләр шалтыратып каршы алмый торганнардыр инде хезмәттәшләрен. Кайтып керүләренә аякларына мич башында, җылыда торган итек алып кигерәләрдер. Ашыга-ашыга токмачлы аш сосалардыр. Әзер мунчага куалыйлардыр. Бала-чагасы тагын, әткәй, әткәй, куян күчтәнәче алып кайттыңмы, дипме анда, укытучы апа арба ясап килергә кушты, дипме, аталарының итәкләреннән тарткалыйлардыр.
—Коегызның рәтен таба алмыйм. Куркам да. Бигрәк куркыныч, кое авызына кадәр боз каткан лабаса. Бура тирәсен боздан арчыштырырга тимер таяк булса ярыйсы икән.
Кинәт эндәшүдән сискәнгән Разакның хыялый уйлары, чайпалып, бозлы сукмакка «түгелде». Алай да, сер бирмәгән кыяфәт чыгарып, кулындагы чиләкләрен кое чылбырына чытырдатып ябышкан кызның чиләкләре янына китереп куйды:
—Чиләкләребез булса да янәшә торсын әле! — Үзе, карасана, таныш түгел кызлар белән сөйләшә беләм икән, дип уйлап алды. Уеннан тагын да батыраеп: — Әллә чылбырны миңа бирәсеңме? Мин коеның көен беләм, — дигән булды.
Кыз, чыннан да, таныш түгел иде. Чибәр үзе, каһәр — бу кадәресе кышкы эңгер-меңгердә дә чамалана. Буйчан да, тик тал чыбыгы түгел. Разакның инәкәе менә шундый — төскә матур, эшкә батыр килен турында хыяллана булыр!
—Кемгә килдең, кунак кыз?
—Гайшә түткиләргә. Ташлыдан.
Тавышы да ягымлы икән. Инәкәен, берәр хәйлә табып, Гайшәттәйләргә кертеп җибәрәсе булыр. Калганын үзе бик тиз төшенеп ала ул.
Кунак кыз, көянтәсен сыгылдырып, сулы чиләкләрен ипле генә тулгандырып, киез итекләрен шыгырдатып, Гайшәттәйләр ягына китүгә, Разак тиз генә тимер таяк, көрәк алып чыгып, кое бурасының биеклеген кызның биленә тиклем таманлап та куйды. Икенче кабат суга килгән кыз егетнең бу рәвешле җитезлегенә хәйран калды.
Инәкәй дә җитез булып чыкты. Атна-ун көннән килен төште, никах укылды. Колхозның Разак Гамиров дигән атаклы механизаторы яшь бикәче белән кеше көнләштерерлек итеп яшәп китте. Әлфия — киленнең исеме шулай иде — үзе дә дөньяда бер уңган икән. «Мөгаллимәттәйгә чикләвекле имән ауды», — дип сөенеште күрше-тирә. Сөенерлек тә, көнләрлек тә иде килен белән каенананың хәлләре. Иртә таңнан сыер савылган, көтүгә куылган, капка төбе себерелгән, кош-корт каралган, сарыкларның йоны кыркылган, бәрәңге төбенә өелгән, мич тутырып ипи салынган...
Абзар-курада мал саны һаман арта тора. Муллык билгесе инде бу. Инде менә капка төбенә буралык бүрәнәләр дә кайтып ятты. Разакның хәл-кәефен әйтеп торасы да юк. Хатынның аңа аруы гына түгел, дөньяда бере эләкте ләбаса!
Матур гына түгәрәкләнеп килгән Әлфиясен култыклап, кеше кызыктырып, Сабан туе карап йөрүләрен генә күр син аларның! Хатыныннан бер минутка да аерыласы килмәгәнгә күрә, Разак быел көрәш мәйданына да кереп тормады. Әй, болай да көрәш мәйданында алган суыткычларны кая куеп бетерешле түгел. «Иген батыры!» тасмаларына да һаман саен саллы бүләк өстәлә. Мал түгел, җан рәхәте тансык аңа. Хатының белән култыклашып йөрүләргә ни җитә! Көн дә эләгә торган бәхет түгел ул! Чәчү бетте генә, аннан печән өсте, урак өсте китәр, туңга сөрү... Өйгә кайтып озаклап юанулар, хатынга сырпаланулар кышын гына эләгә авыл механизаторына.
Ярты гектарлы бакчаның бәрәңгесен казын алу кадәресе генә Әлфиянең бер ялгызына туры килер кебек әле монда. Югыйсә яшь хатын бала табар сәгатен санап йөри.
Ике буразна бәрәңгесе казылмаган килеш калды барыбер. Сентябрь уртасында районның бала табу йортында баһадир малай дөньяга килде. Канатланган Разак, хатыны язын чыгарган исемлек буенча, балага кирәкле бөтен нәрсәне шәһәр кибетләреннән җыеп кайтты. Юрганы да, челтәрле почмагы да, зәңгәр тасмасы да... Хәтта хатынга матур күлмәк гә алынды. Баһадиры белән матуркаен алып кайтасы көнне, район белән авыл арасындагы юлны өзеп, яңгыр койды. Бәбине алмага бара алмый калды әти кеше. Яңгырлы көнне басуга да кереп булмый.
—Ходай биргән буш көнне шундаен да әйбәт сәбәп барында әрәм итәбезме, егетләр?
Өн чыгуга, җәһәт кенә табын әзерләнде. Шыбырдап яуган яңгыр астында гәп куерды.
—Ничә кадак дисең әле син малаеңны?
—Сигез! Кадак дин, дүрт кило тарткан минем малай.
—Кара син аны! Анысы син үзең дә эре сөякле инде. Хатының да вак балык түгел. Көрәшче була инде синең улың. Күр дә тор менә!
—Көрәшче түгел, йөгерек була аның улы. Тугыз айда үтәсе юлны җиде айда үткән түгелме соң? Син бит февральдә генә өйләндең. Җиде ай! Хогя... җиде айлык бала сигез кадак килмәс. Мин анык беләм.
—Бала синнән микән, Разак? Бик шикле бит бу!
Кайсы сүзнең иясе кем? Разак берсен дә хәтерләми.
Әмма ул иртәгесен хатын белән малайны алырга бармады. Өченче көнне дә, аннан соң да кузгалмады. Бала бирнәсе өстәл өстендә ята бирде. Бакчадагы теге ике буразна бәрәңге дә казылмады. Өйдән кот китте. Разак тәгәрәп-тәгәрәп елады:
— Нигә ул мине алдаган? Нигә ул миңа ялганла ган? Баштан ук яшермәсен иде. Мин бит аны яратып өйләндем. Бөтенесен әйтсен, сөйләсен иде. Кичерә идем. Баланы үземнеке итеп үстерә идем!
Әлфияне абыйсы барып алган. Разак янына килеп йөрмәде хатын. Ялгыз калган ир районның икенче читендәге хуҗалыкка барып урнашты. Шунда бер яшь кенә нәрсәгә өйләнгән, диделәр. Бер-бер артлы кызы белән улы туган икән, дип тә сөйләделәр. Тик яңа гаилә, туган сабыйлар Разакка бәхет китермәгән. Яшь кенә көе хатыны гүр иясе булган. Моннан берничә ел элек бәхетсез ата үзе дә улы кулыннан һәлак булган икән дигән күңелсез хәбәр иреште. Менә шулардан соң халык арасында, Әлфия гөнаһсыз булгандыр, иргә ятим баланың яше төшкәндер дигән кебегрәк сүзләр йөрде. Кем белә? Бәлки, Разак, күңелендә шик йөртеп тә, гөнаһсыз сабыйны, Ходай биргән яңгыр кебегрәк кабул итеп, йөрәгеннән урын биргән булса, авылдагы бер нигез корымас, Сабан туе мәйданына яңа пәһлеван чыккан булыр иде. Ялган тотам дигән булып, язмыш белән уйнарга ярамый шул.
2025-07-07 18:37