СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Мужик белән алпавыт"

Борын-борын заманда бер ярлы крестьян юл читендә сука сукалый. Ул күрә: юлдан тройка җигеп кешеләр бара. Аларны күргәч, юлга якынлашыйм дип, атын куыбрак килә. Шул ара булмый, атын ташлый да бер читкә йөгерә. Бераз читкә йөгерә дә башындагы эшләпәсен җиргә барып каплый.
Бу килүче кучер белән алпавыт икән. Алпавыт әйтә кучерына:
— Сора әле мужиктан, нәрсә тотты икән?—дип.
Кучер мужиктан сорады:
— Ни нәрсә тоттың син?—дип.
Мужик әйтте:
— Нәрсә дип әйтергә белмим, ялык-йолык итә, моңарчы күргәнем юк ие,— диде.
Шуңар каршы алпавыт сорады мужиктан
— Ул нәстәңне безгә сат, - дип.
Мужик әйтә:
— Сатам, җиккән килеш өч атыңны бирсәң, бирәм,— диде.
Алпавыт күнде, атларны бирәсе булды. Мужик атларны алды да утырып китте, алпавыт белән кучер эшләпә янында калдылар. Кучер әйтте:
— Бай, мин тотыйм, йә син качырырсың,— диде.
Алпавыт әйтте:
— Атлар минеке, ә син өч атка алмашып алган әйбергә хәзер үк хуҗа булырга телисең,— диде.
Шулай иттереп, алпавыт эшләпә астына кулын тыкты. Анда туфрактан башка бернәрсә дә юк. Алпавыт мужикның үзен алдаганын белде, бик ачуы килде:
— Туры китерербез әле без аны,— диде.
Мужик алпавыттан атлар алса да, сука эшен ташламады. Икенче көнне мужикның сука сукалаган җиренә алпавыт ачуланып килде. Алпавыт әйтте:
— Син безне алдаган икәнсең, анда бернәрсә дә юк иде,— диде.
Мужик әйтте:
— Качыргансыңдыр, диде, безнең алай алдалый торган гадәтебез юк, алдалый да белмибез, диде, бай абзый, диде, ни генә сөйләшсәк тә, сез безгә ышанмыйсыз инде,;— диде.
Алпавыт:
— Дөресен сөйләшсәң, ник ышанмыйк, ышанырбыз,— диде.
Мужик әйтте:
— Менә без, бай абзый, тагын сүзгә керешеп китәрбез, син тагын: «Юк сүз сөйлисең»,— дип әйтерсең, менә без үзебезнең арабызда кәгазь языйк, мин сөйләгәндә, син керешмә, син сөйләгәндә, мин керешмим,— диде.
Кәгазь язып сүз куештылар. Алпавыт әйтте:
— Йә, мужик, сөйлә инде,— диде.
Мужик әйтте:
— Менә, бай, мин, диде, бер борчак таптым, диде, ул бик дәү иде, үлчәүгә салсаң, җиде пот килер иде, диде. Булырмы, бай? —диде.
Алпавыт әйтте:
— Дәү булгач, ник булмасын,— диде.
Мужик әйтте:
— Аны авызга кабып, бик нык чәйнәп вакладым да кырык сажин җиргә чәчтем. Булырмы, бай? — диде.
Бай:
— Ваклагач, ник булмасын,— диде.
Мужик әйтте:
— Ул борчак минем тишелеп, бик куәтле үсә башлады. Борчак җире янында бүтән кешеләрнең солы җире бар иде. Борчак үскәннән-үсә, үскәннән-үсә, аның очы болытларга тиде. Булырмы, бай? — диде.
Алпавыт әйтте:
— Үскәч, ник булмасын,—диде.
Мужик әйтте:
— Ул бик кузаклы булды, аны кыр казлары килеп ашый башладылар, миңа туры килә борчакны каравылларга, диде. Мин борчак саламнары өстенә менеп утырдым. Шул чакны янымдагы солы хуҗалары килде дә, солыны урдылар да, шунда суктылар да. Берсесе көрәк белән чөеп-чөеп җилгәрә дә башлады. Менә миңа таба бер дәү солы кибәге очып килде, зур көймә кадәре булыр. Булырмы, бай? — диде.
Алпавыт:
— Үскәч, ник булмасын, булыр,— диде.
Мужик әйтте:
— Мин шул солы кибәгенә утырып киттем. Киттем-киттем, киттем-киттем, синең атаңнар дуңгыз көткән җиргә барып җиттем,—диде мужик.
Алпавыт:
— Минем әтинең дуңгыз көткәне юк,—дип кычкырып җибәрде.
Мужик әйтте:
- Менә син каршы киләсең хәзер, калган өч атыңны да бир,— диде.
Алпавыт ярлыга калды.
— Туры китерербез әле үзен,—диде.
Кучер белән киңәш итә башладылар:
- Әйдә, без тимер келәте салыйк, тимер эшенә тотыныйк, мужиклардан бер бәя урынына биш бәя алырбыз, теге атларны кайтарырбыз,— дип.
Болар бер сүзгә килеп, тимер келәтен салдылар, тимер эшен эшли башладылар. Боларга баягы мужик сука тимерен каратырга алып килде. Алпавыт тимерне утка тыкты да караватка менеп ятты. Кучерга:
— Әйдә, башла,— диде.
Кучер баса. Бик озак басты. Алпавыт караваттан төште дә тимерне алып карады. Тимернең яртысы янган. Алпавыт әйтте мужикка:
— Мужик, диде, моннан сука тимере булмый, әйдә идән кыра торган чыра пычак ясыйк,— диде.
Мужик аңар да күнде:
- Ул да бик кирәк иде,— диде.
Алпавыт тимерне тагын утка тыкты да яңадан караватка менеп ятты:
— Әйдә, кучер, бас,— диде.
Кучер баса, байтак кына вакыт басты. Алпавыт тагын төште, тимер келәшчә белән кысарлык кына калган. Алпавыт әйтте:
— Инде моннан чыра пычак ясап булмый, без ясап бирик сиңа,— диде.
Мужик аңар да күнде:
— Ул да кирәк иде,— диде.
Алпавыт бернәрсә очлап бирде: без дә түгел, шөшле дә түгел. Мужик әйтте:
— Минем сиңа акчалата бирергә акчам юк, диде, минем ясмыгым күп, мин сиңа эш хакына ясмык бирермен, иртәгә килерсез,— диде.
Мужик кайткач та келәттә бик көйле кыршаулык әзерләп куйды.
Икенче көнне алпавыт белән кучер киттеләр. Юлда барган чагында, алпавыт әйтә кучерга:
— Мужик алай тиз генә алданмас, әз бирер, ә син: «Күбрәк бир, күбрәк»,— дип тор,— диде.
Килеп җиттеләр мужик йортына. Мужик алпавытны чакырып алды келәткә, алпавыт келәткә кергәч тә, келәт ишеген япты, кучер тышкы якта калды. Мужик әзерләгән таягы белән алпавытны сыйлый башлады. Кучер тышкы яктан:
— Күбрәк бир, күбрәк бир,— дип тора.
Мужик алпавытны сыйлады-сыйлады да, келәт ишеген ачып, төртте дә чыгарып җибәрде. Алпавыт әйтә кучерга:
— Әй, тиле син, ди, син әйтмәсәң дә, нык бирде ул миңа,— ди.
Кучер әйтә:
— Мин бит ясмык әз бирә дип белдем,— ди.
Шулай итеп, мужик алпавытның кирәген бирде.