СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлдания Низамбиева "Тылсымлы шарлавык"

Еракта-еракта, табигатьнең искиткеч бер матур почмагында зур гына мәгарә бар дип сөйлиләр. Аның янында Тылсымлы шарлавык ага һәм мәгарә эчендәге затлы китапларны саклый икән. Алар арасында һәр нәрсәне алдан кисәтә торган кызыл тышлы бер китап бар, ди. Ул китапның эче тулы сер, анда төрле үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән очрашырга мөмкин икән...
..Кинәт дөнья яктырып киткәндәй булды, мин йөгереп урамга чыктым. Каршымда теге Кызыл китаптагы Көрән аю басып тора иде. Менә аның иңнәренә канатлар үсеп чыкты. Ул мине җилкәсенә утыртты да, без очып киттек. Башта яшел урман өстеннән очтык, андагы җәнлекләр безгә сәлам юллады. Урман кошлары янәшәбездән очты, безгә моңлы җырларын бүләк иттеләр. Аю дустым телгә килде: «Гөлдания! Без бит азайганнан-азая барабыз, — диде. — Элек гөрләшеп көн иттек. Күршем гармунда уйный, балаларыбыз Тукай шигырьләрен сөйли, җырлап-биеп күңел ача идек. Әмма хәзер югала барабыз. Кешеләрнең безгә карашы үзгәрде. Аларның мәрхәмәтсезлеге күңелне тетрәндерә. Әйдә, Тылсымлы шарлавык янына барыйк, хәлләребезне сөйләп бирик!».
Оча торгач, түгәрәк күл янына килеп җиттек. Анда ялгыз аккош йөзә иде. Янәшәсендә ак
төнбоек утыра. Күл яны чүплеккә әйләнгән. Бакалар да җыр сузмый, кыр үрдәкләре дә йөзми...
Менә без ал, кызыл чәчәкләре шиңеп утырган болында. Матур канатларын җилпи-җнлпи, безне бизәкле Күбәләк каршы алды: «Мин гаиләмне югалттым. Болында ниндидер агулы ис таралды, күбәләкләрнең күбесе һәлак булды», - диде.
Без Тылсымлы шарлавык янына төшеп утырдык. «Син кешеләргә Кызыл китапта язылган сүзләрне җиткерсәң иде», — дидем мин. «Әйе, мин киләчәгегезне яхшы беләм. Әмма булыша алмыйм. Бөтен нәрсә сезнең үзегездән тора, — диде Шарлавык. — Табигатькә кылган зыяныгыз безне дә көчсезләндерә. Инде чаң сугар вакыт җитте. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күбрәк, алар табигатьне яңартырга, яшәртергә тиеш». Шулай дип, ул миңа берничә шәфкать тамчысы сузды: «Башкаларга да тылсымы тияр», — диде.
Кайтыр юлда ул тамчыларны җиргә сиптем. Туган ягымның табигате искиткеч матур булып күренде. Күлдәге аккош та үз парын тапкан иде. Теге Күбәләк янына да туганнары очып килгән. Урман аланына төштек, анда Аюның гаиләсе тәмле бал белән чәй өстәле әзерләгән иде. Тиен гаиләсе чикләвекләр, гөмбәләр алып килде.
Мин кайтыр юлга кузгалдым. Тылсымлы шарлавык биргән шәфкатьлелек чаткысын бүтәннәргә дә бирергә ашыктым.
2025-09-11 10:55