Иртә. Яктылык вә җылылык, бәхет вә шатлык, яшәеш сакчысы кояш күктә үз урынын алган. Өрфия болытлар, бер якка өелә-өелә, кояш нурларында җылына. Әкрен генә болыт таулары үсә бара. Алар әле әкият урманнары, әле куркыныч ерткычлар кыяфәтенә керә. Сизелми генә зурая барган болыт түшәге агач башларына күләгә сала. Урамның бер ягындагы агачлар кояш нурларында коена, икенче ягындагылары күләгә салкыныннан өшеп калтырана.
Әлфирәне әбисе көн дә диярлек шушы вакытта балалар бакчасына илтә һәм оныгының иртәнге сәгатьтә бөтенләй сүзсез, уйчан булуына сәерсенә. Сиздерми генә аның күзләренә карап ала һәм нәтиҗә ясый: уйлана, уйлана бала.
Дүрт яшьлек бала ни хакында уйлый ала икән? Ул бит әле бик кечкенә. Ни кайгы-хәсрәт күргән дә ни аңлый соң әле ул? Ә күзләре... карашы... Әйтерсең дөньяның иң олы фәлсәфәсен хәл итә. Әбисенең уйларын ишетеп торгандай, Әлфирә туктап ук калды.
Әбекәем, - диде ул, гадәтенчә, бу сүздән соң тукталыш ясап, - әгәр дә агачлалның аяклалы булса, шәһәл уламналыннан китеп балыллал иде микән?
Әбисе, бер сүз дә әйтә алмыйча, авызын бер ачып, бер ябып торды. Бу сорау аңа кечкенә кеше хакында фикерен үзгәртергә бик җиткән иде. Инде әбисе Әлфирәдән дә болайрак уйга чумды.
Әйе, юк-бар җавап кына кирәкми моңа, чын җавап, чын сүз көтә бу Кеше. Җир йөзендә бары тик дүрт кенә җәй, дүрт кенә көз, дүрт кенә кыш, дүрт кенә яз яшәгән кеше! Беләме икән ул ни хакында сораганын? Аның башына мондый әкәмәт сорау каян килгән? Ни өчен ул шәһәр урамнарында үскән агачларның хәлләрен начар дип уйлый? Әбисе әлеге сорауларның серенә төшенеп өлгергәнче, кызчык тагы да бер җөмлә ташлады:
- Без Фәлит белән икәү шул агачлал белән белгә китәл идек.
- «Р» авазын гына да әйтә белмисең бит әле. Кая китәргә җыенасың, балакаем? - дияргә өлгергән әбисенә Әлфирәнең җавабы әзер булып чыкты:
- Суверен урман республикасына, - диде ул, өздереп, бар «р»лар урынына да «л»лар куеп.
- Ә ул нинди республика соң, кызым? - Әбисе үзенең нәни кызчык белән сөйләшүен күптән исеннән чыгарган иде инде. Ашыга- ашыга уйларын тезеп киткән оныгын тыңлап торудан башка чарасы калмады аның.
- Анда агачларның очларын да кырыкмыйлар. Кешеләр бер-берләреннән уенчыкларын да тартып алмыйлар.
- Синең уенчыкларыңны тартып алалармыни, кызым?
- Алалар. Әле йоклап яткан курчакларның өсләренә дә басалар. Ә анда кешеләр кояш яктыртканда йокламыйлар да әле. Апарга кыстап ботка да ашатмыйлардыр.
- Әй кызым, сиңа кыстап ботка ашаталармыни?
- Ашаталар, һәм сез мине көн дә бакчага илтәсез. Ә инде анда...
- Анда тагы нәрсә, кызым... тагын... - Әбисенең сүзе өзелеп калды.
Әлфирә тагы ашыга-ашыга санап китте:
- Анда агачларда кош оялары күп. Анда кешеләрнең канатлары бар. Аларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да гел китмиләр. Анда теге кешеләр кебек аракы да эчмиләр, тиргәшмиләр дә.
«Кемнәр, кемнәр?» дип сорап өлгермәде әбисе, Әлфирә, әле минем тагы әйтәсем бар дигәндәй, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә өстәп куйды:
- Анда кешеләрнең үз өйләре бар. Кызлар әбиләрен кунакка чакыралар, тәмле коймак пешереп ашаталар.
Дөнья күргән әбисенең керфекләре чыланды. Ул аларны сөртергә уйлап та карамады. Тик Әлфирә генә кулына тамган яшь тамчыларын ышкый-ышкый әйтеп куйды:
- Елама, әбием, мин бит әле китмим. Елама, мин, зур булгач кына, Фәрит белән китәрмен. Безгә кунакка килерсең. Без сиңа анкл- бенс та пешерербез әле. Елама, яме! Ул чакта безнең канатлар да үсәр. Ә-ә-ә-нә теге болытлар өстенә генә утырып, коймак ашарбыз. Әнә теге баскычлардан сикереп-сикереп уйнарбыз, яме! - Әлфирә әбисенең күзләренә күтәрелеп карады да: - Шундый якты, шундый җылы, әйеме?! - диде. Аннары, әбисенең кулларыннан тартып, бакчага таба әйдәде. Әбисе шунда гына үзенең баланы бакчага озата баруын исенә төшерде. Дүрт кенә яшьлек кешенең хыялына ышанасы килүдән аның яшь аралаш елмайган күзләрендә пар кояш балкый иде.