СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флёра Мәрдәнова "Убырлы карчык һәм аның тылсым таягы"

Борын-борын заманда урманның кешеләр аяк басмаган бик караңгы почмагында, иске генә йортта бер усал убырлы карчык яшәгән, ди. Усал гына түгел, ул бик ялкау да булган. Өендә миченнән һәм бер тылсым таягыннан башка берние дә булмаган. Малай-шалайлар кызыкмасын өчен, убырлы үзенең әбисеннән калган бу тылсым таягына корыган каен ботакларыннан себерке ясап киертеп куйган. Иске өенең идәннәре черегән, бүрәнә араларындагы мүкне саесканнар йолкып бетергән. Бердәнбер тәрәзәсен, яктылык кермәсен өчен, аркылы-торкылы такта кисәкләре белән томалап, кадаклап куйган ул. Чөнки күзләре кояш нурларын бер дә яратмаган. Бу убырлы карчык төне буе мич яккан, көне буе йоклаган, ди. Төне буе мич якса да, өе бер дә җылынмаган.
Бу карчык шулкадәр карт булган, үзенең ничә яшьтә икәнлеген дә оныткан. Ай тулган көннәрдә генә өеннән чыгып, ашарына ризык эзләп кайта, миченә ягарга тау-тау чыбык-чабык ташып өеп куя, ди. Иң яраткан ризыгы мичтә кыздырылган җәнлек һәм кош итләре икән. Шундый итләр белән генә тукланып торгангамы, үзе дә көннән-көн ялкаулана барган, ди. Ялкау булса да, бик рәхәт тормышта гына яшисе килгән әле аның: урманнан утын ташырга Аюны җигәргә, Төлкене төн буе мич ягучы итеп ялларга, ә урмандагы җырчы кошларны, үзе йоклаганда, көннәр буе сайратып утыртырга бик хыялланган. Ә тылсым таягы аның бердәнбер юанычы булган. Ике аяк арасына кыстырып сызгырып җибәрүгә, бу таяк Убырлы карчыкны очыртып алып киткән, җаны кая теләсә, шунда илтеп куйган.
Айның тулганын көтеп торган да, тылсымлы себеркесенә утырып, үзенең татлы хыялларын тормышка ашыру нияте белән Убырлы карчык урман гизәргә чыгып киткән, ди. Начар күрә торган күзләре белән җиргә текәлебрәк караса, имән агачы төбендә тәпиен суырып ятучы Аюны күргән, ә Аю янында, безелдәп, бер бал корты очып йөри икән. Бер минуттан Убырлы карчык, себеркеле таягын кочаклап, Аю янына очып килеп тә төшкән. Аюдан:
- Миңа урманнан утын ташучы булып хезмәт итәсең килмиме? Хөрәсәннәр күбәйде, үз ризыгымны синең белән бүлешеп ашарга риза булыр идем, - дигән.
Ә Аю:
- Минем бернәрсә дә эшлисем килми! Тәпи суырып, шушы бал корты белән уйнап кына ятасым килә! - дип җавап биргән.
- Ярар, алайса, бал кортлары белән уйнап, бөтен гомереңне тәпиеңне ялап уздыр инде! - дип, тылсымлы таягын өч мәртәбә Аю өстендә уйнаткан да яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп очып киткән Убырлы карчык.
Хәерчегә җил каршы, дип әйтәләр кеше телендә. Урманнан утынны болай булгач үзенә ташырга кирәк булачак!
Оясы каршында тавык йоннары йолкып утырган Төлке күзенә чалынгач, Убырлы карчык, аның янында да тукталып:
- Минем өемдә мич ягучы булып хезмәт итәсең килмиме? - дип сораган.
Ә хәйләкәр Төлке бу җен карчыгының тылсымлы таягы барлыгын кемнәндер ишеткән булган, шуңа күрә елмаеп кына:
- Менә мендәрләремә яңа мамык тутырып кына бетерим дә өч көннән үзем синең өеңне эзләп табармын, чибәр әбекәй, - дип җавап биргән.
- Ярар, мич ягучы табылды бит! - дип сөенгән, ди, Убырлы карчык. Тылсымлы таягына таянып бер-ике адым атлауга, агач ботагына кадак кагып утырган Тукранны күргән ул.
- Тукран Тукмарович! Син гөсләдә уйный белмисеңме? Бәлки, берәр матур җыр җырлый беләсеңдер? - дип сораган.
Тукран:
- Барабан кага беләм! Үзеңә көн буе җырлап утырырга башка юләррәк, эшсез кошларны эзлә! Күрмисеңмени, эшем бик күп! - дип, төксе генә җавап биргән.
- Ярар! Гомерең буе үзең дә, нәселең дә барабан кагудан туктап тормагыз! - дип, Убырлы карчык тылсымлы таягын бер-ике тапкыр болгап алган да тагын күк күкрәтеп очып киткән. Озак та очмаган, китап укып утырган бер чыпчыкны күргән.
- Син ни эшлисең? Җырлый беләсеңме? Минем өемдә мин йоклаганда җырлап торасың килмиме? - дип сораган, ди, аннан.
Чыпчык:
- Мин «Әлифба» укыйм, хәреф өйрәнәм. Әле җырлый белмим шул! - дип җавап биргән дә, «чып- чып» дип, бертуктаусыз кабатларга тотынган.
- «Әлифба» укыган затта өмет бар. Җырларга да өйрәнерсең әле, - дип, Убырлы карчык таягына таянып китеп барган. Өч адым да атларга өлгермәгән, балаларын санарга өйрәтеп утыручы Күкене очраткан. Аңа да шул ук сорауны биргән.
Ә күке исә:
- Мин җырлый да, уен коралларында да уйный белмим. Үзеңнең ничә көн гомерең калганны беләсең килсә, өеңдә хезмәт итәргә риза булып, сиңа ияреп барам! - дип җавап биргән.
Алар, икәүләшеп очып, Убырлы карчыкның өенә кайтып яши башлаганнар. Беренче көнне күке - өч мәртәбә, икенче көнне - ике мәртәбә, өченче көнне бер мәртәбә: «Күк-кү!» - дип кычкыруга, Убырлы карчык гырлап йоклап та киткән. Шул йоклавыннан ул бүтән уянмаган. Ә күке урманына очып киткән. Эзли-эзли, үз оясында балаларын да таба алмыйча, хәзергә кадәр тилмереп йөри, ди. Йомыркаларын да башка кош ояларына гына салып калдыра икән.
Аю, сихер-тылсымнан айный алмыйча, бүгенге көнгә кадәр бал кортлары оясын туздырып, табанына ябышып калган балын суырып ята; Тукран, һәр агач саен тукылдатып, барабан кагып йөри; ә Чыпчык, «чып», «чып» дип, «Әлифба»дагы хәрефләрне өйрәнә, ди. Төлке исә Убырлы карчык өенә өч көннән соң кәрзинен күтәреп килеп киткән, нинди максат белән килүен берәүгә дә әйтеп тормаган. Ә кешеләр Убырлы карчыкның тылсымлы таягын хәзерге көнгә кадәр эзлиләр, таба гына алмыйлар, ди.