Зөбәрҗәт сулык-сулык елаган тавышка уянып китте. Сикереп торды да улы йоклаган бүлмәгә ашыкты. Аяк очларына гына басып, улы Сөләйман караваты янына килде. Йомшак куллары белән улының башыннан сыйпады, юрганын рәтләп япты, назлы гына итеп маңгаеннан үбеп алды. Әнисенең кайнар сулышын тойды Сөләйман.
- Улым, саташасың, ахры, — дип, Сөләйманның аркасыннан сыйпады. — Әйләнеп ят, йокла, улым, — диде ул, тагы да иелә төшебрәк.
Сөләйман эндәшми генә әйләнеп ятты да тынычлап йокыга китте. Зөбәрҗәткә ул төнне йокы кермәде. Аның күңеленнән мең төрле уй йөгереп үтте. Улым авырып китмәгәе, дип тә борчылды ул. Кичтән дә боек кебек иде бит. Урамнан да иртәрәк керде, ашавы да ашау булмады, тиз генә урынына барып ятты.
Әллә берәрсе... Юк, булмас, дип уйлады Зөбәрҗәт. Бала күңеле белән шаярмаслар, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты.
Сөләйман йокысыннан уянганда, табын әзер иде, өстәлдә, парларын бөркеп, самавыр утыра, әнисе иртүк коймак та пешерергә өлгергән. Бәйрәм көн диярсең. Узган төн турында берсе дә сүз катмады. Ашап-эчтеләр дә һәркайсы үз эшендә булды.
Зөбәрҗәт халатын киде дә фермага чыгып йөгерде. Сыерлар сава ул. Колхозның алдынгы савымчысы. Ике ел элек кенә ире Гәрәй үлеп китте. Матур гына гомер итеп ятканда булды ул көтелмәгән хәл. Эштән кайтышлый урамда егылды да үлде. «Йөрәк», — диделәр. Сөләйман әтисенең әле суынып та өлгермәгән гәүдәсен кочаклый-кочаклый елады ул чакта.
- Әтием, тор инде, әйдә, тор инде, әтием, — дип өзгәләнде.
Җирләгәч тә көн саен зияратка барып: «Әтием, кайт-т-т!» -дип такмаклый-такмаклый елый иде. Хәзер дә әтисен юксынмаган чагы юк. Менә-менә кайтып керер төсле тоела иде ул аңа.
Нәрсә сөйли әле бу Җенле Гайшә, ник минем әнием булмасын ул, үземнең әнием ул, дип кабатлады Сөләйман күңеленнән. Улы булмаганнан көнләшә ул. Тикмәгә генә Җенле Гайшә димиләр инде аны, чыннан да җенледер ул, дип сөйләнде Сөләйман үз-үзенә.
Ферма юлыннан әнисенең кайтып килгәнен күреп, Сөләйман аңа таба йөгерде. Егылып канаткан тез башын, сыдырылган кулларын әнисеннән яшерергә тырышып, ул аңа елышты.
— И улым, улым, бигрәк җайсыз уйныйсың инде, аяк-кулларыңны сындырырсың әле, — дип, шелтәле күз ташлады Зөбәрҗәт улына, йомшак кына аркасына кагылып алды.
Кичке аш янында Зөбәрҗәт улына ферма хәлләре турында сөйләде. Алмачуарның күпме сөт бирүе, Күккүзнең ничек иркәләнүе, Ярканатның үзен ничек итеп озатып калуы һәм башка хәлләр турында бәйнә-бәйнә бәян итте.
Зөбәрҗәт, аяк-кулларын юдырып, улын йокларга яткырды да үзе аның уйнаганда пычранып беткән киемнәрен юып элде. Җәйге кичнең сихрилегеннән аерылырга теләмичә генә капка келәсен элеп, йокларга кереп китте.
Көн мәшәкатьләреннән талчыккан Зөбәрҗәт, йомшак урынга ятуга, татлы бер рәхәтлеккә чумды.
— Дөньялар бик матур бит, күгебез аяз, муллык, — дип куйды ул пышылдап кына һәм әкрен генә күзләре йомылды.
Бераздан Зөбәрҗәт тагын елаган тавыш ишетте. Йокы баскан күзләрен уып җибәрде дә улы янына ашыкты.
Сөләйман елый-елый шешенеп беткән иде. Әнисеннән күз яшьләрен яшерергә тырышып, юрганына капланды. Зөбәрҗәт, юрган читен әз генә күтәрә төшеп, карават кырыена утырды.
— Улым, син тагын саташасың, әйеме? — дип, ул улының бит очларыннан тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп алды.
—Юк, әни, мин саташмыйм.
—Авырыйсыңмыни?
—Юк.
Бүлмәне шомлы тынлык басты. Зөбәрҗәтнең дә, Сөләйманның да күңелендә әллә нинди уйлар бөтерелде. Сөләйман кинәт урыныннан сикереп торып утырды да әнисенең муенына сарылды.
— Әнием, мин бит синеке, минем үз әнием бит син, — дип, Сөләйман яшь аралаш такмакларга тотынды.
Зөбәрҗәтнең тыны кысылды.
—Әйткәннәр...
—Җенле Гайшә ялганлый ул, әйеме, әнием, ялганлый бит ул, әйеме? — дип, күз яшьләренә буыла-буыла елады Сөләйман.
Ана белән бала, бер-берсенә сыенып, бер җан, бер тән булып озак кына елаштылар.
Әнә офыкта таң атып килә. Зөбәрҗәтнең күзләреннән йокы качты, арыганлыгы да онытылды. Уналты яше тулгач сөйләрмен дип йөрткән серен бүген әйтергә булды Зөбәрҗәт. Ул, улының иңнәреннән кочып:
— Җенле Гайшә ялганламый, улым, ул әйткәннәр дөрес. Ләкин син бит минем улым, мин синең әниең, — диде Зөбәрҗәт, тамагындагы төерне йота-йота.
Зөбәрҗәт янә үткәннәргә әйләнеп кайтты. Ире Гәрәй белән бик матур яшәделәр, тик балалары гына булмады аларның. Их, бөтерчек кадәр генә бер малай булса, дип уфтанган чаклары аз булмады Гәрәйнең. Шулай да Зөбәрҗәтне һич кенә рәнҗетмәде ул, аны һәрдаим юатты. Ә беркөнне Гәрәй эштән кайтты да:
— Күрше авылның Ләйлә бала тапканда үлеп киткән. Баласы исән икән, ди, алыйк шул баланы үзебезгә, — диде.
Зөбәрҗәт шулай дигәч еларга ук тотынды.
— Булмас, бирмәсләр, — диде ул, өзгәләнеп.
Гәрәй Зөбәрҗәтне тынычландырды, һәм алар, өс-башларын алыштырып, хастаханәгә киттеләр.
Ләйләнең ире юк иде, каладан йөкле булып кайткан иде ул. Баланың язмышы белән башка кызыксынучы булмаганга, мәсьәлә тиз хәл ителә. Шулай алар бер ай дигәндә балалы да булалар.
— Әтиең сиңа Сөләйман дип исем куштырды, улыбыз дип таныклык алдык, — диде Зөбәрҗәт, Сөләйманның аркасыннан сыйпый-сыйпый. — Моны авыл халкы да шулай тиеш нәрсә дип кенә кабул итте. Урамда күргәндә до: «Улыгыз бигрәк матур, әнә ничек үскән инде», — дип, сүз кушып китәләр иде. Сине беренче класска укырга озатып кайткач, әтиең бер үкси-үкси елаган иде. Синең өчен куанып, улы барлыгына сөенеп елады ул. Менә инде син зур үстең, тиздән ун яшь тула. Улым, таянычым үсә, дип, мин дә сөенеп яшим. Син бит бердәнбер ир кеше бу йортта, — диде Зөбәрҗәт, улын күкрәгенә кысып. — Әнә бит ничек килеп чыккан. Ниләр генә әйтим икән соң сиңа! Син үзең хөкем ит, улым!
...Таң атуын хәбәр итеп, әтәчләр аваз салды. Урамда каз-үрдәкләр каңгылдавы ишетелде. Зөбәрҗәт, Сөләйманны ялгызын калдырып, ишегалдына чыгып китте.
Көн артыннан көн уза торды. Тормышның бихисап мәшәкатьләре әлеге сөйләшүне оныттыра төште. Ана белән бала бер-беренә тагын да якыная бардылар.