Яңа йортка, яңа фатирга күченү кем өчен шатлык түгел икән? Ә менә Нур Каюмов өчен бу башкачарак булды. Килеп урнашу мәшәкате белән башта алай ук сизелмәгән. Әмма, берничә көн үтүгә, Каюмов бөтен тынычлыгын җуйды. Уң яктагы күршесенең бозау хәтле эте бар икән, йокыга китим дигәндә генә, алагаем ямьсез тавыш белән өреп җибәрә. Нәкъ күкеле сәгать кебек, һәр кичнең бер үк вакытында. Сул яктан кемнеңдер гармун кычкыртканы ишетелә. Ә инде өске каттан төн уртасында шапылдаган-шакылдаган, дөбердәшкән тавышлар ишетелгәч, Каюмов үзенчә сукранды:
—Болары, мөгаен, йә биючеләр, йә цирк артистларыдыр, — диде. Соңыннан ул өстәге күршеләренең әле генә өйләнешүчеләр икәнен белде, әмма, аңа карап, Каюмовның хәле җиңеләймәде. Эре панельле йортның нәрсә икәнен Нур Каюмов менә шушында килеп урнашкач кына белде. Хәер, тавышка дөбердәүгә генә түзәргә дә булыр иде. Ә менә гармун дигәненә һич тә чыдар хәл юк икән. Бу инде калын тавышлы эт тә, биюче артист та, яңа өйләнешкән яшьләр дә түгел.
Нур гармун тотмаган кеше түгел анысы. Ничә тапкыр, базарларга чыгып, гармун сайлап караганы булды. Ләкин аңа кирәкле гармун тавышы чыкмады алардан.
Ә бу гармун тавышы аңа бик ерак көннәрне, мәктәптә укыган елларны хәтерләтә. Әтисе ул вакытта аңа, Казаннан махсус эшләтеп, гармун алып кайтып биргән иде.
—Мә, улым, гомерлек истәлегем булсын бу гармун. Югалтма, ватма, сакла, матур итеп уйнарга өйрән, — дигән иде.
Нур, гармунны кулына алгач, аны кочаклап, телсез калгандай утырды. Ничек матур итеп эшләнгән иде ул! Биш планкалы тальянның бөтен җире ялт-йолт итеп тора.
Затлы бизәкләреннән күзеңне алырлык түгел. Аңына килеп, гармун каешын иңенә киеп, аны тартып җибәрсә, күрек үзе дә зәңгәр чәчәкләр төшерелгән бизәкле материалдан эшләнгән булып чыкты. Гармуннан моңа кадәр ул белмәгән әллә нинди тәмле исләр килгәндәй тоела. Нур җәһәт кенә башын күтәрде дә, шатлыктан елмаеп:
—Рәхмәт, әтием! — диде. Бөтен әйтәсе килгәннәре шушы ике сүзгә сыеп бетте.
Бер ел дигәндә, Нур авылның оста гармунчысына әйләнде. Еллар үтеп, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәч, Нурның тормышы бөтенләй үзгәрде. Стипендия дигәне бик кечкенә иде. Ул ни ашарга, ни кием-салым алырга җитәрлек түгел. Көндезләрен баржадан утын, цемент, төннәрен поезд вагоннарыннан бәрәңге, кәбестә бушатып та күп эшләп булмый. Шәкерт малайларны хәйләкәр, рәхимсез абзыйлар төрлечә алдый. Ә укырга баргач, лекция тыңлаганда башны күтәреп булмый, йокы килә.
Һаман болай укырга мөмкинмени?! Әтисе исән булса иде! Улын болай тилмертеп йөртер идемени ул?! Менә шушы хәлләр аны уйландыра башлады да инде. Кая барса да үзеннән калдырмый торган тальян, һаман искә төшеп, күңелне борчып торды. Әйе, аны сатып җибәрә алса, ичмасам, авылдан тузып бетеп килгән күлмәк, чалбар сыман нәрсәләрен салып ташлар да, өс-башы рәтлерәк студентлар кебек, киенеп җибәрер иде.
Ныклы бер карарга килгәч, тальянын култык астына кыстырып, колхоз базарына чыкты Нур. Базар гөр килә. Шагыйрь әйтмешли, монда берсе алдый, берсе алдана. Ни генә сатмыйлар! Әнә теге башта гармун сайраталар, димәк, саталар. Берсе уйнап туктауга, икенчесе башлый. Ләкин Нур алар янына ук бармады, бераз читтәрәк торуны кирәк тапты. Югыйсә аны яшькә санап, кимсетергә, көләргә тотынырлар. Гомер буе гармун сатып азау ярган адәмнәр ич анда.
Хәер, озак көтәргә дә туры килмәде Нурга. Хатынын иярткән нык, таза гәүдәле бер яшь ир килеп туктады да:
—Нәрсә, энекәш, гармун сатасыңмы әллә? — дип сорады.
—Сатарга уйлаган идем шул.
—Кая, тартып-сузып карыйк әле алайса, — диде теге кеше. Үзе бер дә алыр кебек түгел күренде Нурга. Шуңа да, култык астындагы тальянны иренеп кенә, бирәсе килми генә сузды. Бу яшь ир, гармунны алып, тоташтан бер ничә матур көй уйнады да:
—Күпме сорыйсың, егетем, бу шыгырдавыгыңа? — диде.
Әлбәттә, Нурга мондый сөйләшү ошап бетмәде. Димәк, алмаячак, күренеп тора.
—Әйтеп тә тормыйм, барыбер алмыйсыз, — диде Нур, үпкәләгән сымак итеп.
—Шулай да ничә сум сорыйсың? Килешербез, бәхәсләшербез. Үз бәяңне әйтеп кара.
Нур, иренеп кенә, өметен өзгән кеше сыман, тальян ның бәясен әйтте дә, гармунын кире алырга дип, кулларын сузды. Ләкин теге кеше аны бирмәде һәм, хатынына борылып:
—Акчаны санап бир, шуңа тагын илле сум да өстә, — диде.
Алар исәп-хисапны өзделәр дә китеп бардылар. Нур, акчаларны учлап тоткан килеш, урынында басып калды.
Көтмәгәндә гармунны сатудан һәм кулга никадәр акча керүдән бөтен тәне кызыша иде. Шунда ук өстенә нәрсәләр алачагы хакында план да барлыкка килде. Институттагы яшьтәшләре арасында хәзер ул да ким-хур булмас, ялгыз чәүкә шикелле алардан нык аерылып тормас.
Матур хыяллар эчендә иркәләнеп йөзгәндә, сискәнеп, кинәт уянып киткәндәй булды. Йөрәге кинәт кысылып куйды. Бөтен шатлыклары, берәм-берәм сүнә барган йол дызлар шикелле, югала баруын тойды. Авылда яшәгән гармунлы еллары, әтисенең йөзе-кыяфәте күз алдына килде! Аның бөтен яшьлеге, күңел сафлыгы шул гармун белән бергә китте микәнни?! Җаны бушап калды, рухы төшә барды. Хәтта сокланып туя алмаган Казан шәһәренең матурлыгы да күзгә күренми иде. Нур, үзе дә сизмәстән:
—Нигә саттым мин бу гармунны?! — дип кычкырып җибәрде. Якын-тирәдә торган кешеләр бу яшь егетнең сәер торышына һәм җан авазы белән үзенә-үзе мөрәҗәгать итүенә артык игътибар бирмәделәр. Һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Тәмам уянып, айнып киткәндәй, ул әле бер, әле икенче якка йөгерде. Гармунын алып киткән кешеләрне эзләде.
—Һәй! Һәй! — дип кычкырды ул, тәмам өметсезләнеп.
Нур гармунны саткан урынга яңадан килеп басты.
Күңеле өмет итә. Бәлки, Алла кушып, яңадан килеп чы гарлар. Шул чакта келт итеп аның исенә төште:
—Акчаны кая куйдым соң әле мин? — диде ул, кемгәдер мөрәҗәгать иткәндәй.
Барлык кесәләрен капшап карады, кесәләре буш иде. Нурның күз аллары караңгыланды. Бераздан борыныннан, җылы булып, кан бәреп чыгуын тойды. «Әтинең бүләген сату гөнаһыннан бу...» — дип уйларга өлгерде Нур, кабаттан аңына килгәндә.
Яңа фатирда Нур утка баскандай йөри башлады. Әнә шул күршедәге гармун бөтен узган гомерне уйлата. Нич кенә дә түзәрлек түгел. Моңлы кеше начар була алмый.
—Яңа күршеләр белән танышмый ярамас. Минем исемем Нур була, — дип керде ул аларга.
—Минем исемем пенсионер, ветеран Хәтмулла абыең булыр. Авиация заводының иң почетлы кешесе идем заманында, — диде күршесе.
—Мин дә Мәгариф отличнигы. Әле укытам, — дип мактанып алды Нур.
—Бик әйбәт, бик әйбәт, — диде Хәтмулла.
—Сездә дә әле өй җиһазлары урнаштырылып бетмәгән икән, — диде Нур, бүлмәләрне карап чыккач.
—Әкренләп барысы да булыр, — диде Хәтмулла, — иң беренче эш итеп, әнә, тумбочканы көйләп, гармунымны утыртып куйдым.
Кирәген дә, кирәк түгелен дә сөйләшкәннән соң, Нур төп мәсьәләгә күчте:
—Гармуныңның тавышы бик матур, шәп уйныйсың, Хәтмулла абзый. Син уйнаган саен, күңелләр кузгала. Яшь чакларны сагындыра, уйландыра. Минем дә нәкъ синеке шикелле тальян гармуным бар иде бит.
Хәтмулла абзый күршесенең мактау сүзләреннән эреп киткәндәй булды. Шуңа карамастан үзен тыйнак тотарга тырышты:
—Гармунсыз булмый, туган, моңсу чакта шулай тоткалап юанам мин аны, — диде.
Нур гармун янына килде, тотып карады. Аның ба шыннан: «Тавышы да, ясалышы да нәкъ минем гармун икән», — дигән уй йөгереп үтте. Төгәл беләсе килеп:
—Хәтмулла абзый, бу гармунны кайдан алган идегез? — дип сорады.
—Күптәнге эшләр инде бу, күрше. Мин аны колхоз базарында бер шәкерт егеттән сатып алган идем.
Нур әлеге сүзләрдән, каушап, бераз чүгеп киткәндәй булды. Гармунны яңадан кулына алды һәм:
—Бу тальянны сиңа мин саткан идем бит, абзый!.. — диде.
Көтелмәгән әлеге сүздән алар бер-берсенә текәлешеп карап тордылар. Нур янә гармунга күз салды. Ә ул, Нурны утларга салган тальян, нурлар бөркеп балкып тора сыман иде...