Урал таулары кочагыннан агучы Тол елгасында ике балык баласы яшәгән, ди. Берсе - Ташбаш, икенчесе Чабак икән боларның. Нәни балыкчыклар, ярыйсы гына йөзәргә өйрәнгәч тә, елга иңләп сәяхәт итәргә булганнар. Бераз чумып уйнаганнан соң, елганың таррак урынында болар бер-берсе белән очрашканнар.
Үзенең яхшы гына йөзәргә өйрәнүе белән мактанасы килеп, Ташбаш Чабакка:
-Күрәсеңме, койрыгым нинди нык, калын! Мин аның белән бер генә болгыйм - күз ачып йомганчы, бер чакрым ара китәм! - дигән.
Мактанчыкның масаюы Чабакның күңелен кыбырсыткан бит инде. Ул Ташбашка кылтым гына:
-һе! Йөзеңә кара, борының нинди җәенке! Үзең юантык. Ә мин нечкә! Шуңа күрә, син ни дип кенә шапырынсаң да, мин суны барыбер синнән тизрәк ерып бара алам! - дип җавап биргән. Әле җитмәсә, үзенең елгырлыгы белән мактангандай, Ташбаш алдында арлы-бирле йөзеп тә күрсәткән, ди.
Ташбашның үзеннән күпкә нечкә Чабакка һич кенә дә баш бирәсе килмәгән. Ул:
-Хикмәт нечкәлектәмени?! Аның каравы, күпләр кызыгырлык, менә дигән нык койрыгым бар! - дигән дә, койрыгының ниндилеген күрсәтеп, аның белән суга шәп кенә итеп чупылдатып алган, ди.
Бу ике бәләкәч, бер-берсенә юл куймыйча, күпме сүз көрәштергән булырлар иде, шул чагында аларны читтән генә тыңлап торган дәү генә өлкән Ташбаш балыгы калыккан. Өлкән балык, нәни балыкларны елга серләренә төшендерергә теләп:
- И балалар, күрәм: мин тизрәк йөзәм дә, мин елгыррак, дип, ярыйсы мактанышасыз. Әмма, мин-минләнеп сүз куертканчы, иң әүвәл өлкәннәр сүзенә колак салсагыз яхшырак булыр иде, дип уйлыйм,-дип, аларның яннарына ук йөзеп килгән. - Күрәсез: безнең Тол елгабыз нинди тирән, киң! Менә шушы елгабызда гаять зур балыклар да яши. Алар Чуртан, Судак, Алабуга дип атала. Җәен дигәннәре дә очрый. Ул дәү балыклар сезне кабып йотарга да күп сорамас. Шуңа күрә дә безгә, безнең кебек ваграк балыкларга, уяулыгыбызны һичкайчан югалтырга ярамый! Елга киңлегендә рәхәт яшисебез килсә, елгыр балыкларның үзләреннән дә хәйләкәррәк, үзләреннән дә елдамрак булырга кирәк! - дигән.
Ташбаш белән Чабакның үзен дикъкать белән тыңлауларына сөенеп, дәү Ташбаш балык:
- Бер-берегезне уздыра-уздыра мактанганчы, киңәшләремә колак салсагыз яхшырак булыр! Мин сезгә менә шул зуррак, дәүрәк балыклар күренүгә, алардан кая һәм ничек качып калу серләрен өйрәтермен, - диеп, үгет-нәсыйхәт бирүен яңадан дәвам иткән. - Әйдәгез, мине зур балык дип хис итегез дә качарга тырышып карагыз әле! Карап карыйк, кайсыгыз җитезрәк тә, кайсыгыз җегәрлерәк икән?-дигән ул.
Ташбаш елгыррак булып чыккан. Ул, яр кырыенда үскән үләннәрне ерып, күз алдыннан җәлт югалган... Аның койрыгы гына күренеп калган, ди. Ә Чабакка килсәк? Ул елга төбендәге ташлар арасына кереп посарга маташып караган каравын. Кая ул! Күпме генә тырышса да, ташлар янында тоткарланып кала алмаган.
- Белмисез, әле күп нәрсәне белмисез, балакайлар! Елгабызда яшәр өчен, җитезлек белән бергә акылның да кирәклеген аңлап бетермисез... Чабаккай, сездәй балыклар елганың өстендәрәк йөзә. Шунлыктан син ташлар арасына яшеренә алмадың да инде. Зур балыклар күренүгә, сезнең нәсел балыкларына елга төбенә томырылырга һич ярамый!-дип, өлкән Ташбаш, балык канатлары белән елга ярына күрсәтә-күрсәтә: - Әнә тирә-ягыңа күз сал әле, күрәсеңдер яр кырыенда үскән үләннәрне. Сиңа, Чабаккай, куркыныч янаганда, менә шул үләннәр арасына шылу ягын карарга кирәк! Эре балыклар үләннәр арасыннан теләсәләр дә тапмаячак үзеңне, - дип, Чабакка киңәш биргән.
Аннан өлкән остаз Ташбашка күз салып алган да:
- Ә син, Ташбаш, елга буендагы үләннәр арасына посуны бөтенләй оныт! Эре балыклар үләннәр арасыннан көрәнсу төсеңне бик тиз күреп алачак та кабып йотачак. Без, Ташбашлар, елганың төбендәрәк йөзәргә яратабыз. Шуңа күрә дә безгә, куркыныч янауга ук, елга төбендәге биегрәк ташлар арасын сайлау мәслихәт. Чөнки, килеш-килбәтебез ташлар төсенә охшаганрак булганга, эре балыклар анда яшеренгәнебезне бөтенләй дә абайламаячак, - диеп, Ташбаш белән Чабакка елга серләрен озак кына өйрәткән, ди.
Шул көннән башлап, бер генә зур балык та бу бәләкәчләрне-Ташбаш белән Чабакны - һич каптыра алмаган, ди. Алар күренүгә, тегеләр-ялт! Күз ачып йомганчы юкка чыгып, эз яшерергә өйрәнгәннәр. Өлкәннәрнең сүзенә колак салу бер мәслихәт булса, киңәшләрен тоту-бәхет ачкычы!