СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гүзәл Галләмова "Күңелдәме, әллә исемлектәме?"

Авылга еш кайтам. Мин кайтканны белгән күрше апа җәлт кенә кереп җитә.
—Гөләндәмкәем, исән-сау кайтып җиттеңме? Яратам үзеңне, исемеңне ищу да. Үзем куштырдым би-и-т! — дип кочаклый, җилкәмнән сөеп чәбәкли.
—Рәхмәт, Рауза апа. Исемем үземә бик ошый, — димен, бу сүзләрен күрешкән саен кабатласа да, күңелем булганны сиздереп.
Мин кайткан көндә ике арадагы кар тапталып, сукмак такыраеп бетә. Гел шул бертөрле сүзләр сөйләнелә, әмма бер дә туйдырмый. Истәлекләр буенча балачакларны урап кайтабыз, бакыйлыкка күчкән әти-әниләрне искә алабыз.
—Карале, Рауза апа, кечкенә чакта син мине гел әрләп, орышып тора идең, әйеме. Шуңа да яратасыңдыр әле син мине, — димен елмаеп, күрше апамны гөлдерәтеп көлдереп.
—Әрләмичә-ә, — дип суза Рауза апа, — кеше юлыннан бер генә дә йөри белмәдең бит. Гел ике арадагы койма аша сикердең. Капкадан йөрергә яратмадың шул. Шуңа күбрәк эләкте үзеңә.
—Шомырт, кура җиләге ашарга кергәндә генә, койма аша сикерә идем. Күренеп кызыктырып тора иде бит. Сына иде шул рәшәткәләрең, җитәрлек әрләдең, колакларны да боргаладың... Шуңа тәртипле булып үстем менә, — дип рәхәтләнеп көләм.
Минем көлүем көлү түгел әле ул, күрше апаның яңгыравык ихлас көлүен ишетү — үзе бер рәхәтлек. Аңа кушылып, барыбыз да көләбез. Ул кергәч, йортыбыз аулак өй кебек гөрләп тора.
—Син әрләп үстергән елларда мәктәптә театр атналыгында Фатих Хөснинең «Кабак» хикәясен сәхнәләштереп уйнадык. Мәликә карчык ролен оста башкарганыма бик сокланганнар иде шулчак. Ә мин бары сине кабатлап уйнаган идем, Рауза апа, — дип көлә-көлә, үпкәләтми генә яратып сөйлим.
Ул, гомумән, мондый сүзләргә үпкәли белми. Тотына безнең шуклыкларны искә төшереп, истәлекләр барларга! Сөйләгән саен кеткелдәп көлә, йөзе балкый. Без дә сеңлем белән аны әни урынына күреп, яратып сөйләшәбез. Сөйләшер сүзләр бетми.
Күңелле авылда күршеләр белән. Рәхәтләнеп аралашасың. Ләкин өлкән яшьтәгеләр белән генә шулай. Өлкәннәр күршелек хакын Тәңре хакына тиңлиләр шул. Күңелләре иркен аларның. Без — ике күрше арасын хәзер дә агач рәшәткәләр генә бүлеп тора.
Яшьрәк күршеләрнең йорт-җирләре крепость белән бер: таш яки икешәр метр биеклектәге профнастил тимер калайдан коймалар. Кагылгысыз саклана торган зона кебек тоела. Сүз дә юк, заманча, матур үзләре. Ерак кардәштән тату күрше яхшы диләр. Бу ныгытмалар эчендә яшәгәннәргә күрше күренмидер, үзләре дә күренми. Шуңа күршеләр арасында низаг та, дуслык та була алмый. Күршенең яхшылыгын да, начарлыгын да белмисең. Үзалдына яши кеше.
Тормышта нинди генә очраклар тумый. Мин каладан кайтып җиткәнче, Рауза апа әллә ничә урый туганым бусагасын. Үзе дә аз гына күренмәсә, үлеп китә күрмәсен дип, әллә ничә әйләнә сеңел. Әти-әниләребез күршеләр белән ярдәмләшеп яшәделәр. Табак-савытка кадәр алыш-бирештә йөрде. Гозер белән кергәннәрнең йомышын хәл итеп озаттылар. Ә хәзер биек коймалар көндез дә бикле. Ә бит ислам динендә күршелек югары бәяләнә.
—Шәһәрдә синең белән аралашкан кебек булмый шул, бер-беребезгә ышаныч та, ихласлык та җитми, — димен Рауза апага.
—И наным, сезгә генә кереп була ла ул монда да.
Буй җитмәс коймалар белән уратып бетерде халык йорт-җирен. Ярый әле геге заманда үсеп калгансың. Каян керер идең шомыртка, әй? Күрәм, эшкә барганда ачып чыгалар — шарт итеп бикләп китәләр; кайталар, күзләренә күренсәң, кул күтәреп ерактан сәлам бирәләр дә, керү белән шарт итеп бикләп, таш пулатларына чумалар. Бер кеше дә кеше хәле белән кызыксынмый. И гомерләр...
Үзем дә бүгенге авыл белән элеккене чагыштырам. Гомерләр аккан саен, гадилек бетә бара шул авылларда да, гореф-гадәтләр дә өлешчә генә үтәлә. Утыз еллар элгәре Рауза апа, һәр җомга саен ялгыз башына, бер мич тутырып, таба ашы пешерә иде дә, бар урам баласын сыйлый, «җомга хәерем булсын» дип, төшке ашка кадәр күчтәнәчләрен күрше-күләнгә өләшеп тә чыга иде. Әниебез дә пешкән ризыгыннан гел өлеш чыгарды. Ихлас күңелле күршебез кеше шатлыгына шатлана, кайгысына кайгыра, хәленнән килгәнчә булыша иде. Үзенең туганнары, гаиләсе булмагач, күршелекне аеруча бәяләде ул. Кирәкмәгәнне күрмәде, ишетмәде, сөйләмәде. Хәзер дә сул һәм уң күршеләрен «ут күршеләрем» дип зурлап әйтә. Инде ут-күмергә түгел, әйбергә мохтаҗлык күптән бетте, Аллага шөкер. Күршелек дигән бөек бурыч кына бетәргә тиеш түгел! Шатлыкта да, кайгыда да берләшеп яши кешелекле булган, киң күңелле, хак хаклый белгән күршеләр. Безнең мәрхүмә әниебез, үзенең гомер иткән күршеләре бакыйлыкка күчкәч, озатырга кайткан ул-киленнәрен, кияү-кызларын (элек без һәр йортта биш баладан ким үсмәдек!), итле аш пешереп, ашарга алып чыга иде. Безне дә шулай чәйгә алып күршелекне үтәделәр. Андый чакта ашау да үтми, ләкин хәсрәтле башка шул кадер-хөрмәт тә азмы-күпме җиңеллек ясый, күңелгә дәва була ала. Кайтарырга иде шул иркен күңелле күршелек чорларын!
Мин канатланып авылга кайттым. Бер атнага. Чөнки ял алдым. Авылда Интернет тотмый безнең. Кирәге дә юк! Аның каравы әнием урынына калган кыз туганым, нәни генә күчтәнәчләремне чын күңелдән кабул итүче, яратып кочаклаучы, сөйләшеп туймаслык, күңел түремә зур хәрефләр белән язылган күрше апам көтә. Безнең бит серләр дә килешә, мин дә Рауза апа кебек кияүгә чыкмыйча калдым. Озын кичләрдә рәхәтләнербез, сөйләшеп чәй эчәрбез дип, ул яраткан әлү кагын базарга төшеп алдым. Тик...
Каршы күршебезнең гомер иткән ире вафат булды. Моңа йомшак күңелле Рауза апа бигрәк тә кайгырды. Үлүен ишетү белән, йортларына кайгы уртаклашырга кергән. Җеназа йоласына киңәшләрен дә биргән. Безгә кергәч тә:
—Өч баланы ялгыз башы ничек үстерер? — диде. Гөлсараны бик кызганды. Кичкә күрше апабызның кан басымы күтәрелде. Мәет өстенә сеңлем үзе генә керде. Мәрхүмнең җидесенә сеңлемне Коръән ашына чакырдылар, никтер Рауза апага әйтмәделәр. Ул бик аптырады инде, җаныем.
—Нинди начарлыгым тиде икән, ашка әйтмәслек? — дип өзгәләнде.
Искә алу мәҗлесенә кереп чыккан сеңлем, Рауза апага, тынычлансын, ике күрше арасы бозылмасын дип, ялганларга мәҗбүр булган: «Берүк ачулана күрмәсен, әйтергә онытканбыз», — диделәр. Күчтәнәч биреп чыгардылар, дип, үзенә бирелгән күчтәнәчне мәҗлестән чыгышлый ук кертеп биргән. Дөрес эшләгәнсең, дидем.
Икенче көнне Рауза апа белән урамда күрештек. Терелгән, йөзе көләч. Гөлсарада каяндыр кайтып килә. Өч күрше, очрашып, исәнләштек, күрештек.
Сеңлем белән һич тә уйламаган идек бу турыда. Рауза апа:
—Сабыр бул инде, — диде кайгыдан йөзе суырылган сыман тоелган каршы күршебезгә. — Шундый чагыңда да онытмыйча күчтәнәч биреп чыгаргансың әле, рәхмәт! — дип, Гөлсараның кулын кысты.
Мин уңайсызланудан нишләргә белми басып торам. Гөлсараның сары сарган йөзе башта алсуланып китте, аннан кызарды.
—Нинди күчтәнәч? Ашка әйтмәгәнгә әйтәсеңме?! Җеназага килүчеләр списогында син юк идең ич, шуңа әйтмәдек! — дип әйтеп салды.
Бар күршесенә җанын тигез бүлгән Рауза апа, кан басымы уйнап, тагын бер тәүлек урында ятты, үзе туктаусыз сөйләнде:
— И күршекәем, дөнья үзгәрдеме, әллә кеше үзгәрдеме — күршелек күңелдә түгел, кәгазьдәге эсписектә йөри башлаган. И-и Аллам, ахырзаман галәмәте түгелме икән?..
2025-08-01 19:21