СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Япон халык әкияте "Сыңар күзлеләр илендә"

Бик күптән булган бу хәл. Бер ялкау адәм ничек итеп җиңел кәсеп табу хакында хыялланып ята икән. Сүз иярә сүз чыгып, кемдер моңа диңгез уртасында сыңар күзле кешеләр яши торган утрау барлыгын әйткән. «Их, бер күзле адәм алып кайтырга да, шуны халыкка күрсәтеп йөри-йөри, акча җыярга иде! Һәрберсеннән берәр бакыр акча гына алсам да, череп баеп бетәр идем», — дип хыялланган ул.
Озак уйлап тормаган, көймәгә утырган да диңгездәге бер күзлеләр илен эзләргә сәяхәткә чыгып киткән бу. Айлар, еллар буе йөзеп, бик күп михнәтләр күргәч, ниһаять, бер утрау янына килеп чыккан. Көймәсе ярга килеп туктауга, моның каршысында котчыккыч кыяфәтле адәм пәйда булган. Чәчләре җилдә тузгыган, ә маңгаендагы бердәнбер күзе ут кебек яна икән аның.
Кич тә курыкмаган, киресенчә, моны күргәч сөенгән генә сәяхәтче. «Хәзер бу албастыны алдап-йолдап көймәгә утыртам да үзебезгә алып кайтып китәм», — дип уйлаган ул. Шулчак бер күзле адәм, дөнья бетереп: «Әй, туганнар, бер күзлеләр, тизрәк, тизрәк монда килегез! Безгә диңгездән ике күзле котчыккыч албасты килде!» — дип кычкыра башлаган.
Моның тавышын ишетеп, бер күзле адәмнәр яр буена йөгерешеп төшкәннәр дә ике күзле сәяхәтчене эләктереп алганнар. Аннары аны, читлеккә ябып, ил буйлап халыкка күрсәтеп йөри башлаганнар.
Ике күзле албастыны күрсәткән өчен, һәр кешедән берәр көмеш җыя-җыя, бер күзле адәмнәр озакламый череп баеп беткәннәр, ди.