Сорый белсәң генә — теләк, сорый белмәсәң — имгәк икән шул, — дип дәвам итте сүзен Сабира. — Исеңдәдер, кичке уеннардан кайтып, капка төбендә ял итеп утырганда, минем сиңа, их, кызый, авылдан гына чыгып китәргә иде... ничектер кәгазь юнәтеп... аннан соң, гомерем поезд тәгәрмәчендә үтсә дә, үкенмәс идем, дип әйткәләгән булды.
Казанга килеп төпләнгәнче, ничә ел поезд тәгәрмәчләре өстендә йокладым. Өч тәүлек эшлим, өч тәүлек ял итәм. Кергән фатирымның да поезд купесыннан артык җире юк. Калхуз базарыннан ерак түгел бер йортта — Нариман урамында. Янәшә бүлмәдә әле бер, әле икенче үзбәк туктала. Алардан хуҗабикәгә акча мул тама. Сатулары начар булганда да уфтанмыйлар. Мондый якын җирдән икенче бер фатир табасыңмы әле, юкмы... Чәй өстәлен җимештән өзмиләр, кагыннан, яшелчәсеннән...
Юлда йөреп талчыкканнан соң, үз бүлмәңдә тынычлап ял итәргә планнар корасың — кая ул! Әллә кайлардан җыелган үзбәкләр йортыбызда төне буе пылау пешерәләр, тел асларына тәмәке салып, шуннан күзләре тонып, вакыты белән тамак та чылатып, гәпләшеп, кәеф-сафа корып утыралар.
Юка такталар белән генә әмәлләп ясалган янәшә бүлмәдә кеше барлыгына исләре дә китми. Хәер, мине дә үзләре янына кыстыйлар. Марҗалар кебек алларыннан төшми утырмавыма, базарчы хатыннардай әрсезләнеп, сүзләренә катнашмавыма гаҗәпләнәләр. Беләбез без синең кебек тәртипле проводницаларны, дип, борын астыннан гына елмаялар.
Кайберләре, утызда да кыз түгелсендер инде, дип турыдан- туры әйтергә дә кыенсынмыйлар. Җитмәсә, үземне артык тыйнак тотуым, яше булса да, ир-аттан тәмам баш тартмаган хуҗабикәмә дә ошамый. Җае чыккан саен, бүлмәмне башкалар да соравы, артыграк бәя бирүләре турында сүз башлый.
Төн урталарында ишегалдына чыгып басам. Анда да шул ук пылаучы үзбәкләрдән килә торган суган, май исе. Җил безгә карап искәндә, базарның тынчу һавасы тар, җимерек ишегалдына төеп тутырылгандай була. Айдан сүз читкә чыкмаганга, аның белән киңәш-табыш иткәндәй, сөйләшергә гадәтләнеп киттем.
—И-и-и, — дим. — Безнең авылдан Казанга килгәч, син дә ябыгып киткәндәй булдың. Төсең дә тонык, үзең дә боек... Менә син мине юлларда озатып йөрисең. Күңелең утырмыймы? Минем кебек торыр җирең юкмы? Күктәгеләргә җиткер, әгәр кереп йөрергә ишеге булса, тәрәзәсез бер почмакта да көн итәр идем. Тик үз куышымны гына насыйп ит. Сине сагынсам, ишегалдына чыгып та карармын...
Шулай үзалдыма сөйләшүемне читтән генә бер абзый карап торган икән. Яныма килде дә:
—Бик бетеренмә әле, сеңлем, менә мин — шушы йортларның хуҗасы, участокка кил, урам себерүче итеп булса да алырмын, ничек тә торыр урын әмәлләрбез. Кайда эшлисең соң үзең? — дип сорау бирде.
—Кеше артын җыештыручы инде...
Ямьсез генә җавап бирсәм дә, абзый, хәлемне аңлагангамы, бер дә ачуланмады:
—Башыңа төшсә, сеңлем, башмакчы булырсың, аның монысы да шул ук артны җыештырудан артык түгел инде, — диде.
Яңа эшне авырга санамасам да, рәхәтлеген дә тапмадым. Әле беләктә көч бетмәгән. Тик менә син яңа гына ялт иттереп куйган юлларга кемнеңдер төкеренүен, шакшы ыргытуын күрү җанны тырный. Мин җыйдым аны, синең иртәңне матурлау өчен җыйдым, дип кычкырасыңмыни — түзәсең. Синең эшне — эшкә, үзеңне кешегә санамаулары кимсетә. Җитмәсә, авылдашларым минем бу мескенлекне күрмәсә ярар иде, дип, кояш чыкканчы ук, көрәк-себеркеңне күтәреп, Чернышевский урамына чабасың. Кытыршы урамнарны себереп хәл бетә, көч кими. Хәер, алар хәзер үзгәрделәр, исемнәре дә башка. Сабира себергән урам иң элек — Ленинныкына, аннан Кремльнекенә алмаштырылды.
Сабира, тыңлыйсыңмы-юкмы дигәндәй, туктап карап торганнан соң, тагын сүзен дәвам итәргә булды:
—Ул урамнар элек тә якты иде, сукбайлар да күренми диярлек. Икедән-әчтән торып чык. Әле минем иптәшкә Аем да бар бит. Үзем эшлим, үзем һаман шуның белән сөйләшәм:
—И-и-и, Ай, тәки куышлы иттең бит син мине, — дим. — Алай булдыра алгач, бүлмәнең юньлерәген бирсәң соң! Ни тәрәзәсе, ни өстәл куярлык урыны... Йоклый торган почмак шунда. Караватка да яным белән узам. Күршеләрнекенә терәп салынган ишек төбендәге мичкә утын ыргытыйм дип бөгелсәм, арт ягым белән иске су чиләген аударам. Кеше гырлавыннан, кычкырышуыннан төнлә йокы күргән юк. Киров урамында гына да никадәр подвал бар, шуларның тәрәзәсе яныннан узганда да, кызыгудан йөрәгем сикерә. Гөлфинур, ул җир асты йортларын син дә беләсеңдер, Сез хәзер яшәгән Нариман урамындагыларның да барысы шундый иде...
Мин, э-э-э-е дигәнне аңлатып, баш селким.
—Алла бер бирсә, бирә икән. Озак та үтмәде, күптәй кызыгып карап йөргән йортыма күчерделәр. Чиркәү каршында гына. Хәзерге Бауман урамының бу башындарак. Бер саргылтым бина. Капка турыннан кыеклабрак югары күтәреләсең, сукмагы Кремльгә алып чыга. — Сабираның әлеге сүзләрен тыңлаганда, капылт итеп, аңарга кунакка килгәч, дөбер-шатыр узган троллейбусларда авылдашлар да бардыр шикелле, тәрәзәдән карап торганым искә төште.
Шул чакта бер кызык хәл булган иде. Күрше кызы, төн уртасында уянып, барыбыз өчен дә уртак аш-су бүлмәсенә чыккан. Тәрәзәгә яңгыр сибәләгәнне ишетеп, шуның саф исе керсен диптер инде, җилләткечен ачып куйган да яңагына килеп терәлгән. Күкрәкләре арасына шаулап тулган яңгырның ни өчен җылы икәнлеге кызга бераздан гына барып җиткән: берәү ут яктысы төшмәгән өй янына пес итәргә тукталган да тәрәзәгә яңгыр яудыра икән.
—Подвал бөтен сәламәтлегемне суырды да инде, — дип дәвам итте сүзен Сабира. — Үпкәм кабарды, аякларым шешенде. Урам себерерлек хәл калмаган иде. Үзем һаман чыгам да Айга карыйм, Ай белән сөйләшәм:
—И-и-и, Ай, — дим. — Биргәч биргәч, шушы тәрәзне туфрак өсләрендә дә итә ала идең бит син. Тере килеш гомерем буе кабердә яшәрмен микәнни?
Ай дәшми. Караган да каткан. Ул, мин кереп киткәнче, урыныннан да кузгала алмас кебек. Балыкчы хатыныннан ким булмады бу, һич ярамассың, ди торгандыр инде.
Кабердә яшәү дә гомер буена язмаган икән. Бераздан Кремль урамының 36 нчы йортына күчерделәр. Эшне дә җиңелрәккә алмаштырдылар. Хуҗа да яратып, якын итеп өлгерде. Ялгыз булсам да, яңа фатир чиратына бастырды. Тегесе аның вакытлы иде бит. Эшләгәндә генә тора аласың.
Әле шул вакыт яшәгән җирләремне карап уздым. Йортны сүткәннәр. Кечкенә генә, матур гына бакча ясаганнар. Бауман урамының башы ул хәзер, дим бит. Эх, минәйтәм, шушындагы тормыш сагындыра. Бөтенебез бер гаилә булып яшәгәнбез. Үзе — үзәк урам, кибете-базары якында гына. Нәрсә җитми бу кешегә? Җимерелер, салкын суының да юньләп булганы юк дигәнмендер. Шулай уфтанып, сөйләнгәләп торганда, күрше карты әйтә куйган иде:
—Кызым, соравын гел сорыйсың, хәерлесен генә теләмисең. Сорый белсәң — теләк, белмәсәң — имгәк ул.
—Мин тәрәзәсез фатирым, подвалдагы оем һәм башка бик күп нәрсәләр турында уйландым. Барысын да сорап алганым исемә төшеп көлгәндәй иттем, әмма бабайның хәерлесе дип әйткәненә колак салмаганмын, шунысы хакында уйланмаганмын...
Шушы сөйләшүдән соң берничә көн узгач, Сабираның яңа микрорайоннарның берсеннән алган фатирына өйдәш булып кергән ир кулыннан вафаты хакында хәбәр килеп ишетелде. Шул җанны тузгытып җибәрде. Әле яңа гына сөенеп өй туена чакырган ахирием, аның әйткән соңгы сүзләре исемә төште.
Кыенсынып, кечкенәгә дә канәгать булыр сыман, Алладан зурын өмет итмәгән һәм гомер сикәлтәләрен арттырганнан- арттыра гына барган Сабирага, инде юньлеләнгән тормышына сөенеп, Ходайга дога кылырга кирәк булгандыр. Ай аңа әнә өй янына өйдәш тә бүләк иткән...
Сабираның соңгы «хәерсез» теләге мине хушсыз калдырды. Ул, сорагач-сорагач, үзенә ирнең шәфкатьлерәген сорамавына үкенүен әйтеп өлгергән иде шул...