СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Галиев "Атлар да елыйлар икән"

Район үзәге белән авылларны тоташтырган олы юлдан ике олау сөйрәлә. Арба тәгәрмәчләре, сыек измәгә әйләнгән юл пычрагын ера-ера, әкрен генә әйләнәләр. Тояк астындагы сыек ләм, атлар атлаган саен шапыр- шопыр килеп, тәгәрмәчләр көенә кушыла.
Олаулары артыннан ундүрт-унбиш яшьләр тирәсендәге ике малай атлый. Алдагы олау артыннан, гәүдәгә җыйнаграк булса да, киң җилкәле, тырышлыгы күзгә ташланып торган Рәсим, икенче олау артыннан чандыр, какча йөзле, гәүдәгә озынрак Гали бара. Атлар ике йөзәр литр сыешлы керосин мичкәләре төягән арбаларны көч-хәл белән генә сөйриләр.
Алар инде бүген нефтебаза белән авыллары арасындагы илле чакрымлы юлның яртысын үттеләр. Авылларына кадәр тагын егерме биш чакрым юл үтәселәре бар әле аларның. Егерме биш чакрым! Ерак юл да түгел инде югыйсә. Ул араны җырлап кына сәгать-сәгать ярымда үтеп була да бит, әмма аның өчен кан суырган сөлек кебек ялтырап торган тук атлар кирәк шул. Рәсим белән Галинеке кебек, тиреләрен салдырсаң сөякләре таралырга торган арык атлар түгел инде, әлбәттә.
Шуның өстенә юл газабына тагын җәфа өстәп, һава бозылып китте. Кичә иртән юлга чыкканда кояшлы, матур гына көн иде югыйсә. Ләкин көннең икенче яртысында кинәт салкын җил исә башлады. Күп тә үтмәде, үзе белән төньяктан куе күгелҗем болытлар куып китерде, ул арада, башта сибәләп, бераздан коеп, яңгыр ява башлады. Әнә, шулай итеп, майның иртән җылы вәгъдә иткән кояшлы көне көтмәгәндә салкын җилле, яңгырлы шыксыз көзге көнгә әйләнде дә куйды. Инде әнә тәүлек тулып килә, ә яңгырның һич тә туктарга исәбе юк, һаман тамчыларын җир өстенә шыбырдатып бәрә-бәрә коя да коя. Күк йөзен каплап алган соргылт-күгелҗем болытлар, һөҗүмгә барган атлы гаскәр төркемнәре кебек, түбәннән генә агылалар да агылалар.
Малайларның, күккә күтәрелеп караган саен, йөрәкләре кысылып куя, болай да борчылудан алҗыган күңелләренә бу болытлар ташкынының азагы юктыр, аннан җир өстенә иңгән сыек караңгылык мәңгелектер, инде бервакытта да зәңгәр күк йөзе ачылмас, җирдәге тереклекне куандырып, кояш та балкымас, кошлар да сайрамас кебек тоела. Кая карама — баш түбәсендә дә, аяк астында да су. Нигәдер табигатькә кушылып, күз яшьләрен агыза-агыза, үксеп-үксеп елыйсы килә.
Малайларның киемнәре күптән инде соңгы җебенә кадәр чыланды. Инде хәзер сырма итәкләреннән, җиң очларыннан туктаусыз су тамчылый. Якаларыннан агып кергән салкын яңгыр суы тәнне чиркандырып че- мердәтә. Чабата эченнән саркып чыккан су атлаган саен чапылдый.
Инде әйтеп киткәнемчә, малайлар, бүген юлга чыкканнан бирле, арбалары артыннан җәяүләп баралар. Алҗыды, бик алҗыды инде ал арның аяклары. Бераз арбага утырып кайтырга, аякларын тын алдырырга булыр иде дә, анысын да эшләп булмый шул. Чөнки арбага утыру белән, юеш тәнгә салкын җил үтеп керә. Аннан, билгеле инде, өшетә, калтырата башлый. Түзәр әмәл калмагач, малайлар арбаларыннан сикереп төшәләр дә тизрәк йөгереп китү ягын карыйлар. Әнә шулай арба артыннан йөгергәләп кайта торгач, манма су булган кием астындагы өшегән тән азрак җылынгандай итә, чабата эчендәге аяк бармаклары да, кызышып, җиңеләеп киткәндәй була.
Арба артыннан җәяүләп кайтуның тагын бер уңай ягы бар. Аз булса да малкайларга җиңелрәккә туры килә. Югыйсә әнә бит җан кисәккәйләр көч-хәл белән сөйрәләләр.
Көн байтактан кичкә авышты инде. Әмма малайлар да, малкайлары да иртәдән бирле авызларына ризык капмаган килеш әле. Хәер, атларына юл буендагы канау итәкләреннән узган елгы үләннәрне кыркыткан булдылар булуын. Ләкин кар астында кышлап ярым черегән, шәлперәйгән үләннең ни тәме дә, ни туклыгы. Бабайлар әйтмешли, аның туклыгы бер үләннән икенчесенә җиткәнче генә шул.
Малайларның арбаларында керосинлы мичкәдән башка берни дә юк. Бүген иртән алар атларына арбалары төбеннән кырып-себереп соңгы печәннәрен ашаттылар. Хәер, аны печән дип атасаң хәтере калыр. Яфрагы коелып бетеп, коры сабакка калган клевер курасы иде ул. Шулай булса да атлар аны күз ачып йомганчы ашап бетерделәр. Ризык ягына килгәндә, ма лайларның үзләренең эшләре шәптән түгел иде. Капчыклары төбендә ике авызга бер җамаяк чамасы бәрәңгеләре калган булып чыкты. Каезламыйча гына шуны пешерделәр. Яңгырга эләгеп, тозлары да эреп беткән икән, боларның коры килеш бәрәңге чәйнәп утырганнарын күреп, фатир хуҗабикәсе алларына кечкенә савыт белән тоз китереп куйды. Малайлар, куана-куана, тозга манып, шул калган бәрәңгеләрен ашадылар, маңгайларыннан бөрчек-бөрчек тир атылып чыкканчы «кипитук» эчтеләр. Эчләр, һава керткән туп кебек, бүлтәеп калыкты, җанны тырмап торган ашыйсы килү күпмегәдер юкка чыкты. Исәпләре: шул тамак ялгау белән караңгы төшкәнче ничек тә авылларына кайтып җитү иде. Әмма алар уйлаганча барып чыкмады шул. Болай да арык, хәлсез атларга яңгыр сазга әйләндергән юлдан кайту бик тә нык авырлашты.
Малайлар көнбатыштан төнге караңгы иңеп килгәнен күреп сискәнеп куйдылар. Борчылып, җәһәт кенә бер берсенә карашып алдылар да күз карашларын тирә-якка күчерделәр. Кайда соң әле алар? Әнә таллы күпергә җитеп киләләр икән. Димәк, Чишмә авылы кырыеннан үтеп баралар. Моннан аларның авылына унбиш чакрым кала. Унбиш чакрым! Арыган атларга шактый ара шул әле ул.
Караңгы иңеп килү малайларны пошаманга төшерде. Шулай ук кайтып җитә алмаслар микәнни? Юлда куна калыргамы? Юк, бу турыда хәтта уйларга да ярамый, яңгыр түгел таш яуса да кайтып җитәргә кирәк аларга. Кичә иртән юлга чыкканда, колхоз рәисе: «МТСтан ике калусный трактыр килә, иртәгә кичкә гәрүчи кайтып җиткән булсын»,—дип озатып калды. Гали аңа: «Гәрүчине булдыклы хуҗа көне җиткәч түгел, яз башыннан ук әзерләп куя»,— дип әйтмәкче булган иде дә, рәиснең төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренә башлаячагын белеп тыелып калды.
Кайта торгач, Галинең аты күзгә күренеп адымнарын салмакландырды. Ул инде атлаганда аякларын бик кыенлык белән сөйрәп ала, алгы аяклары еш кына сөрлегә башлады. Бераздан бөтенләй тукталып ук калды.
Гали, арба алдына килеп, үрәчәгә урап бәйләгән дилбегәне чишеп, кулына алды, аннан, дилбегәне тарткалый-тарткалый, атын урыныннан кузгатты, әйдәкли- әйдәкли арба кырыеннан атлап китте. Әмма ачыккан, хәлдән тайган атның дилбегә тарткалауга да, эйдәкләүгә дә исе китмәде, кырык-илле адым киткәч, янәдән тукталып калды. Гали, тәмам пошаманга төшеп, аты янына килде, камыт чөелдереген бушаткандай итте, аркалыгын төшеребрәк бәйләде. Үзе, олы юлга күзләрен текәп, Рәсимне күзәтте.
Рәсимнең олавы шактый юл алган булып чыкты. Гали, әйдәкләп, авырлык белән булса да, атын тагын урыныннан кузгата алды. Атны кызуларга теләп, кулындагы чыбыркысы белән берничә тапкыр сыздырып та карады. Ләкин аңа карап ат аз гына да кызулыгын арттырмады, киресенчә, җиде-сигез адым атлады да туктады. Гали чыбыркысын арба төбенә атып бәрде дә яңадан аты янына килде. Атның күзләре яртылаш йомык, яңгырга юешләнеп чәбәләнгән яллы башы гүбән иелгән, эре кабыргалары тагын да ныграк калкып чыкканнар; караңгылык иңеп килә торган эңгер-меңгердә ул тагын да ябыграк, тагын да шыксызрак булып күренә иде.
Атын шул хәлдә күргәч, Гали бөтенләй каушап калды, аны кызганып йөрәге әрнеде. «Кайтып булмыймыни соң, Карлыгач? Ашыйсың киләме, шуңа хәлең беттеме?» — дип сөйләнә-сөйләнә, атының юеш, яңгыр тамчылап торган ялыннан сыйпады, борынын тотып, сулышының җылылыгын тикшерде. Аннан тиз генә арба төбеннән буш капчык тартып алды да, юл кырындагы канау буйларыннан йолкып җыярлык үлән табылмасмы икән дип, ашыгып атлап китте. Эзләнеп бара торгач, үләнле урын табып, кабаланып йолкырга кереште. Башын да күтәрмичә йолыкты да йолыкты ул. Үлән төбендәге вак чуерташларга бармак тиреләрен җәрәхәтләп, канатын бетерде, алар, җир салкыныннан күшегеп, берни дә сизмәскә әйләнде. Шулай тырыша- тырмаша торгач, ярты капчык чамасы үлән йолкып алды. Аннан, табышына куанып, үлән тутырган капчыгын җилкәсенә салып, аты янына ашыкты. Карлы гачы иясенең ашарга нәрсәдер алып килгәнен күреп кешнәп җибәрде, хуҗасы алдына куйган, кар астында саргаеп беткән үләнне комсызланып ашарга кереште. Аты ашаган арада, Гали юл уртасына чыгып басты да, карашын алга төбәп, Рәсимнең олавын күзләде. Рәсимнең олавы инде шактый ераклашырга өлгергән, эңгер-меңгердә кечкенә кара шәүлә булып күренә иде. Гали аты янына килде дә, арбага утырып, малкайның ашап бетергәнен көтә башлады. Шунда кылт итеп бүген кич түбән оч Галияләрдә аулак өй икәнлеге исенә төште. Аңа бу хакта кичә иртән классташы Тәслимә әйткән иде. Кызлар кат-кат әйткәннәр, имеш. «Берүк Гали килми калмасын, гармунын да кыстырып килсен»,—дип. Гали тагын бер кат атына күз төшереп алды да эченнән генә сызланып куйды. Көтәчәкләр инде аны, гармунсыз нинди аулак өй була инде ул. Сандугачсыз — таллык, былбылсыз — куаклык кебек. Тәслимә дә көтәр инде...
Ун телле, ике бакалы, кызыл эчле мехына чәчәкләр төшерелгән күрекле тальяны бар Галинең. Сугыш ачыласы елны әтисе Ятчә исемле ар авылы базарыннан алып кайткан иде аны. Гали калайлары бизәкләп эшләнгән, мехлары ялтырап торган гармунны тезләре өстенә куйгач, куанычыннан нишләргә дә белмәде. Үзен авылның иң оста гармунчысы Әсфәндияр абыйсы кебек итеп күз алдына китерде. Әмма хыял белән генә алай бик тиз оста гармунчы булып китеп булмый икән шул әле. Шактый вакыт уйнарга өйрәнә алмыйча газап чикте ул. Тукайның бик күп шигырьләрен, җырларын яттан белә торган әнисе ярдәм итте аңа. Чын күңеленнән улының гармунчы булып китүен тели иде ул. Беренче итеп өйрәнергә җиңел «Тамчы гөл» көен сайлады алар.
Кич, әнисе эштән кайтуга, Гали абзар-кура арасындагы күзгә күренеп торган бөтен эшләрне бетереп куярга тырыша, әнисе кайткач ашап-эчеп алалар да, ул кадерләп кенә гармунын тезләре өстенә куя. Гали өчен кыен да, рәхәт тә минутлар башлана. Әнисе яулыгы астыннан чыккан чәчләрен кире яулыгы эченә яшерә-яшерэ елмаеп, аның каршысына килеп утыра да салмак кына көйли: «Там, там, тамчы там. Тамчы гөлне яратам...»
Гали, гармун телләреннән шул тавышны эзләп табып, әнисенә иярә. Әнә шулай, сәгатьләр буе бер көйне кабатлый алар. Тырыша-тырмаша торгач, башта «Тамчы гөл», аннан Тукайның «Туган тел» көен шома гына уйный башлады Гали. Шуннан китте дә китте...
Сугыш башлангач, авылның оста гармунчылары яуга китеп беттеләр. Авыл тынып, мәет озаткан йорт кебек ямансулап калды.
1942 елның гыйнвар азаклары иде. Кыз-кыркын Канаштан окоптан кайтып төшкән, урамда фыртланып, чәчләрен маңгайларына төшереп, бүрекләрен артка чөеп кигән, малайлыктан чыгып килүче егетчекләр күренә башлаган вакыт.
Шул көннәрнең берсендә кич Галиләргә Габдел Гөлсеме килеп керде. Бераз хәл-әхвәлләрне сорашып утыргач, кыенсынып кына нинди йомыш белән килгәнен ачып салды. «И-и Камиләкәем! — диде ул, Галинең әнисенә моңсу күзләрен текәп. — Хараплар итте бит безне бу сугыш. Яшь гомеркәйләребез заяларга узып бара бит. Кичә генә Канаштан окоптан кайтып төштек, анда күргәннәрне эт тә күрмәс. Ярар, зарланып утырмыйм әле, сезгә килүем уфтанырга түгел. Бүген кич иптәш кызларыбыз белән аулак өй ясап, күңел ачып утырырбыз дигән идек. Җырлатып-биетеп утыртырлык гармунчысы да калмады бит әле аның авылда. Безнең яныбызга гармуны белән Галине җибәрмәссеңме дип килгән идем. Гали өчен борчылма, үзебез алып китәрбез, китереп куярбыз»,—диде.
Култык астына гармунын кыстырып, ишектән килеп керүче Галине күргәч, аулак өйдәге кызларның куанганнарын күрсәң иде! Галине өфләп кенә, урындыгына мендәр салып кына утырттылар, аяк астына түгәрәк палас җәеп куйдылар. Рәхәтләндерде кызларны Гали: төн уртасына кадәр биетте, җырлатты. Бигрәк тә Гөлсем нишләргә белмичә шатланды. Тыпыр-тыпыр биегән уңаена, кайнар сулышы белән коендырып, Галине килде дә үпте, килде дә үпте. Үзе, үпкән саен: «И-и кызлар, Алла бирде бит безгә бу гармунчыны»,—дип сөйләнде. Гали тирләп-пеште, оялып бит очлары кызарып чыкты.Өлкән кызлар арасында тагын бер кыз бар әле. Әнә үз урынын белеп кенә бер читтә утыра, кызлар уенына да, сүзгә дә катнашмый. Чөнки ул Гали кебек ундүрт унбиш яшьләрдә генә әле. Гөлсемнең сеңелкәше Тәслимә ул, Галинең классташы. Әнә ул да астыртын гына мөлаем карашы белән Галине күзәтә. Вакыг-ва- кыт аларның күз карашлары очрашып куя. Шунда ук кызның керфекләре аска иеләләр. Өлкәннәр сизүдән оялып, Гали дә тизрәк карашын читкә бора.
Шул кичтән башлап, Галине еш кына аулак өйләргә чакыра башладылар. Сизмиләрме соң! Әллә кайчан сизгәннәр Гали белән Тәслимәнең бер-берсенә тартылуларын. Котылырсың ул кызлардан, җилсез көндә яфрак селкенгәнен дә сизәрләр ул наяннар! Әхмиләрдәге аулак өйдә йөзек салышлы уйнаганда, үзара сүз куешыпмы, ничек булгандыр, боларны да катнаштырдылар. Ничектер тагын җаен чыгарып, боларга җәза бирделәр. Җәзасы билгеле инде — тышка чыгып керергә. Тәслимә белән Гали өйалдына чыктылар. Байтак кына, ни сөйләшергә белмичә, сүзсез басып тордылар. Җылы өйдән тирләп-пешеп чыккангамы, тәнгә сыкылы салкын са рылды. Тәслимә: «Бигрәк салкын икән бит монда»,— дип, Галигә ешынды, башын аның күкрәк турына ук терәде. Малайның борынына бик тәмле исле сабын исе бәрелде. Андый исле сабын белән сугышка кадәр Галинең дә юынганы бар иде. Гаҗәп, хәтта бик гаҗәп. Тәслимә каян алды икән андый сабынны? Хәзер бит әнә хәтта кер сабыны да юк. Галинең әнисе керләрен селте белән юа. Шул турыда баш ватты Гали. Тере дивана түгел диген инде аны, ә?! Кыз куеныңа кергән, ә син сабын турында уйла. Шунда биленнән кочып аласы да: «Мин сине яратам, Тәслимә!» — дип әйтәсе генә бит инде югыйсә. Әйтә алмады шул, кыюлыгы җитмәде. Менә бүген исән-имин кайтып җитә алса, әйтәчәк инде ул аны...
Хәзер аулак өйләр Галисез узмый. Бердәнбер гармунчы булгач, әзрәк борынын да күтәрде бугай ул. Үз бәһасен белә, гармунын бераз гына уйнаштырып ала да тышка тәмәке көйрәтеп торучы егетләр янына чыгып киткән була. Кызлар Гали кергәнче бии, җырлый алмыйча зарыгып утыралар. Бер кичне Галине Тәслимәдән көнләп йөрүче әче телле Сәлимә җыр чыгарып куйган. Тыштан керүгә, Сәлимә биленә таянып сузып җибәрмәсенме:
Көмеш микән, җиздән микән
Гармуныңның калае;
Ялындырмый гына уйна
Сибгат Гәрәй малае.
Галигә карап барысы да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Болай мыскыл итүгә малайның җен ачулары чыкты. Атылып барып гармунын алды да ишекне каты ябып чыгып китте. Капкадан чыгып барганда, аны Тәслимә, куып җитеп, кулыннан эләктереп алды. Ялынып- ялварып аулак өйне ташлап китмәскә күндерде. Гали, үзе дә сизмәстән, юаш бозау кебек, Тәслимәгә буйсынды. Әллә ничек кенә буйсындыра белә шул ул Тәслимә!
...Гали, уйларыннан бүленеп, атына карады. Карлыгач алдындагы үләнен ашап бетергән, йокыга талган кебек, башын түбән иеп басып тора иде. Гали аты алдындагы бушап калган капчыкны арба төбенә ыргытты да атның аркалыгын күтәреп бәйләде. Аннан, арба янына килеп, кулына дилбегәсен алды. «Әйдә әле, малкай, әзрәк тамагың да ялганды инде, кузгалыйк, булмаса»,—дип, атын кузгатып җибәрде.
Ат кузгалды кузгалуын, әмма аның атлавында һич тә рәт-чират юк, аяклары йомшак, тирән кардан чаңгы белән барган кебек сөйрәлә иде. Гали җыеп биргән үлән аз гына да хәл кертмәгән, күрәсең. Карлыгач хәлсез, бик тә хәлсез иде. Гали, атның бу халәтен күреп, бө тенләй кайгыга калды. Яргы чакрым чамасы җир киткәч ат туктады, башын түбән иеп, яңа гына аяклана башлаган бозау кебек, баскан урынында чайкалып тора башлады.
Гали шунда атының алга бер адым да атларлык хәле калмаганын аңлады, йөрәге кинәт жу итеп китте, һәм яп-ялангач кыр уртасында хәлсезләнгән ат белән салкын җилле, яңгырлы, күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төндә япа-ялгызы калачагын төшенеп, тирән хафага төште. Инде нишләргә? Нинди чара табарга? Бу сораулар аның тынычлыгын алып, җанын кыйнап, туктаусыз баш миендә бөтерелделәр. Шушы чарасызлыктан котылу юлын эзләп, Гали як-ягына каранып алды. Тирә-якка инде караңгылык иңеп өлгергән, юл читендәге тирәклекләр, күңелгә шом салып, карачкылар булып күренәләр иде. Ничек булды соң әле бу? Нишләп бу кадәр караңгыга калды соң әле алар? Гали, тирән борчылуга төшеп, шуның сәбәпләрен эзләде.
Нефтебазадан соңга калыбрак чыкты шул алар. Нефтебазага керә торган юлдагы сазламыкка салынган күпер таралган, төне буе койган яңгыр, ташу ясап, күпер агачларын агызып алып киткән иде. Шуңа күрә не фтебазага, тимер юл полотнасы буйлап, шактый араны урап керергә туры килде аларга. Керосин алып кире әйләнеп чыкканда, сәгать уннар тирәсе иде инде. Ашатырлык азыклары булмагач, малайлар атларын туарып та тормадылар. Инде әйткәнемчә, алар иртән үк арба төбендәге соңгы печәннәрен кырып-себереп ашаттылар. Әнә шулай, нефтебаза юлында ук арыган атлары белән тагын ерак юлга кайтырга чыкты алар.
Гали, туңудан калтыранып, уйларыннан айнып китте. Болай кул кушырып торып булмый, нинди дә булса бер карарга килергә кирәк иде. Ул, ашыгып, аты янына килде, янәдән малкаеның борын тишегенә бармакларын батырып карады. Карлыгачның борын эчендә салкынлык сизмәгәч, эченә җылы керде. Беренче эш итеп атын туарырга кереште. Камытын, дугасын, дилбегәсен арбага ташлады да, атын тәртә арасыннан чыгарып, арткы үрәчәгә бәйләп куйды. Үзе, тәртә янына килеп, аркалык белән түшлекнең очларын тәртәгә бәйләде һәм, тәртәләрне җирдән күтәреп, икесен дә көянтә кебек итеп җилкәсенә киде. Аннан, куллары белән тәртәләргә ябышып, бар көченә арбаны урыныннан кузгатырга кереште. Ләкин ике центнер керосин тутырылган, яңгырда чыланып авырайган арба алай тиз генә кузгалырга теләмәде. Гали, бөтен гәүдәсе белән алга иелеп, тәнендә булган бар көчен туплап, алга ыргылды. Ләкин шулвакыт кинәт аяклары таеп китте, һәм ул, гөрселдәп, йөзтүбән җиргә капланды, битенә, күзләренә лач итеп юл ләме чәчрәде, нык кына итеп ияге юлда аунап яткан ташка бәрелде, һәм шунда ук әрнеп сызларга кереште.
Гали, егылу гарьлегеннән еларга җитеп, урыныннан торды, штангачылар кебек, ике аягын аерып, җиргә нык итеп басты да янәдән бөтен гәүдәсе белән алга иелеп, тәртәләрне як-якка каергалап, арбаны урыныннан кузгатты һәм ухылдый-ухылдый сөйрәп алып китте.
Ләкин йөк төягән ат арбасын сөйрәп ундүрт-унбиш яшьлек яшүсмер күпме җир үтә алсын соң?! Иртәдән бирле авызына бер сынык ризык капмаган килеш, ул үзе дә аты хәлендә иде ләбаса. Арба сөйрәп күпме юл үткәндер — үзе дә хәтерләмәде, аякларының инде артык атлар хәле калмагач, шып туктады. Аның сулышы ты гылды, күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып, йөрәге сикерде, куллары, тез буыннары дерелдәп калтырады. Яңгырга үтәли чыланган аркасы эссе мунчада чабынган кебек тирләп-пешеп чыкты, борынын әчеттереп, сырма якасыннан пар күтәрелде, маңгай чәченнән аккан тире, яңгыр тамчыларына кушылып, бите буйлап муенына, түшенә агып төште.
Гали, кабынган сулышын бераз гына булса да җиңеләйтергә теләп, җиргә чүгәләде, һәм шактый вакыт шул хәлендә сулыш алуы тигезләнгәнен, йөрәге тынычланганын көтте. Күңеленнән юлда ялгызын калдырып киткән Рәсимне әрләде һәм җан сыкравы белән тәүлек буена коеп та туктарга теләмәгән яңгырга, үзәккә үтеп искән рәхимсез ачы җилгә рәнҗеде. Шунда аның кинәт алҗыган арык атын, пычракка буялып беткән арбасын ташлап, еракка, бик еракка йөгереп качып китәсе килде. Бу теләк аны шундый итеп биләп алды ки, ул, үзе дә сизмәстән, алга таба тартылып куйды һәм шул мизгелдә үзен йөгереп китү халәтеннән көч-хәл белән генә тыеп кала алды.
Галинең томанланган зиһене акрынлап ачыла башлады. «Качып китәргә? Коралын ташлап качкан солдат кебекме? Оят! Хурлык! —диде ул, авыз эченнән пышылдап. — Чара бер генә, ничек тә алга таба хәрәкәт итәргә! Урманга, ышыграк урынга җитәргә! Анда инде атыма да, үземә дә бераз әйбәтрәк булачак». Гали, чүгәләгән җиреннән торып, янәдән аркалык каешын җилкәсенә киде, куллары белән тәртәләргә тагын да ныграк ябышты, аякларын як-якка тагын да киеребрәк басты, янәдән бөтен гәүдәсе белән алга иелеп, ухылдап, ыңгыраша-ыңгыраша арбаны кузгатып алып китте. Ләкин берничә адым атлау белән, ниндидер каршылык — көч аны туктарга мәҗбүр итте. Гали бу хәлгә аптырап, җилкәсеннән аркалыгын ычкындырып, башын артка борып карады һәм шунда арбаны туктаткан көчнең Карлыгач икәнлеген аңлады. Карлыгач тезгененнән тартыла, арба артыннан атларга теләми иде. Гали, борчылып, аты янына килде. «Нишләвең инде бу, Карлыгач? Шулай сөйрәлергә ярыймыни?! Арбаны да, сине дә ничек сөйрим инде мин. Атлап кайтырлык та хәлең калмадымыни инде? Тырыш инде, җаным, ничек тә урманга кайтып җитик»,—дип сөй- ләнә-сөйләнә, атның тезгенен арба үрәчәсенә тагын да кыскартыбрак бәйләде.
(Дәвамы бар)