СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбәнова “Ләйсән маҗаралары”

Ләйсән тәмле төшләр күреп ята икән. Урамда ап-ак күбәләк кар ява, имеш. Тирә-якны кар көртләре каплаган. Ләйсән рәхәтләнеп кар өстендә аунаган. Шулчакта әтисенең:
- Кызым, тор! Әйдә, икәүләп, палас кагып керәбез! - диюенә уянып киткән.
Паласны тузан суырткыч белән чистарта идек бит, дип уйларга да өлгермәгән, әтисе Ләйсәнне паласка салган да алып чыгып киткән. Ләйсән «эһ» тә итмичә калган.
Әтисе паласны урамга җәеп җибәргән һәм:
- Палас каккычны онытканмын, алып чыгыйм әле, - дип, өйгә кереп киткән.
Шул чагында эре-эре кар ява башлаган. Кар бөртегенең берсе Ләйсәннең ачык авызына кереп киткән.
Ләйсән аны төкереп ташламакчы булган, тик кар бөртеге әйтерсең телгә береккән. Ләйсән авызын ачарга я ябарга маташканда, авызыннан фонтан булып су сиптерә башлаган. Ләйсән шул фонтанга сихерләнгәндәй карап тора икән. Сихерләнерсең дә - фонтан авызыңнан атылып чыксын әле!
Фонтаннан аккан су шаулап аккан елгага әверелгән. Ләйсәнне утырган паласы белән бөтереп алган да агызып та киткән. Елга тирәсендәге карлар эрегән, яшел чирәм үскән, чәчәкләр белән капланган. Ләйсәннең баш очында күбәләкләр оча башлаган.
- Син безгә матур җәй алып килдең. Синең исемең ничек? - дигәннәр алар.
- Мин Ләйсән булам! - дигән кыз.
- Ләйсән яңгыр килгән, ләйсән яңгыр килгән! - диешкәннәр күбәләкләр һәм очып бии, җырлый башлаганнар.
- Мин яңгыр түгел! Мин Ләйсән исемле кыз! - дигән Ләйсән.
- Без ләйсән яңгырын гына белә идек, Ләйсән исемле кызны белмәдек. Ләйсән яңгырын Ләйсән исемле кыз алып килгән икән. Рәхим ит безнең арага!
Ләйсән аларга кулларын сузган, үзе дә күбәләккә әйләнеп очып киткән. Җил күбәләкне бөтереп алган да елга ярына таба очырткан. Елга ярында күбәләк болытка әверелгән. Тик аның бер дә болыт буласы, күбәләкләрдән аерыласы килмәгән.
- Мин бит алар белән иркенләп сөйләшә дә алмадым, болытка әйләндем, - дип кайгырган. Шулхәтле кайгырган, күзеннән тамчы-тамчы яшьләр коелган. Аның яшьләреннән гөлләр тагын да матурланганнар. Ерганаклар ага башлаган. Балалар яланаяк, яланбаш урамга йөгереп чыкканнар һәм ерганакларда кәгазьдән көймәләр ясап агыза башлаганнар.
Яңгыр, яу, яу!
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Яңгыр, яу, яу! -
дип җырлаганнар алар.
Балалар яңгыр боткасы, карга боткасы пешерергә тотынганнар. Шундый тәмле итеп пешергәннәр, үзләренә дә, каргаларга да, бүтән кошларга да җиткән.
Ләйсәннең дә боткадан авыз итәсе килгән. Томанга әверелеп җиргә төшкән, тик ботка ашарга авызы булмаган. Шул арада кояш чыккан, томан чыкка әйләнгән. Чык бөртекләре, кояш чыгуына куанып, балалар белән сикереп-сикереп бии башлаганнар икән, тагын пар булып өскә күтәрелгәннәр.
Җил аны тагын үзе белән очырып алып киткән.
Ләйсән елый башлаган.
- Өйгә кайтасым килә! - дигән.
- Әйдә, тагын бераз сәяхәт итик, - дигән җил. - Күптәннән инде бер тамчы да яңгыр күрмәгән ком чүлен карап кайтыйк. Анда кактуслар чәчәк аткан чак, дымга бик мохтаҗлар.
Киткәннәр болар ком чүленә, барып җиткәннәр. Ләйсән, яңгырга әйләнеп, бер өскә менгән, бер аска төшкән, чүлне дымландырган. Чүлдәге кактус чәчәкләре рәхмәт әйткәннәр.
- Тагын кил, ләйсән яңгыр, безне онытма, - дигәннәр.
Җил Ләйсәнне тагын болыт иткән, алып киткән һәм, үзенә әйләндереп, үзләре ишегалдына, кагарга алып чыккан палас өстенә үк утыртып, ары киткән.
Ләйсән аңа кул болгап калган.
- Рәхмәт сиңа, җил, тагын мине шулай сәяхәткә алып чык, -дигән.
Ләйсән торып басмакчы булган, кар эченә чумган.
- Әни! - дип кычкырган ул. Әле генә ком чүлендә булганга, аңа бик салкын тоелган. Шулчак аны кемдер тартып торгызган. Караса - каршында чып-чын Кыш бабай басып тора икән!
Кыш бабай Ләйсәнгә тун, бүрек, киез итекләр, җылы бияләй бүләк иткән.
- Бу - сиңа Җир-ана бүләге, - дигән. - «Ләйсән кышкы салкында туңмасын», - диде.
Ләйсән бүләкләргә бик сөенгән. Кыш бабайны кочаклап үпкән, аның сап-салкын икәнлеген дә сизмәгән.
- Җир-анага да, сиңа да, җилгә дә - һәммәгезгә дә зур рәхмәт! - дигән.
Кыш бабай бүләкләрен киеп алгач, кар өстендә әйләнә-әйләнә бии башлаган. Әйләнә торгач, энҗе бөртегенә әйләнеп очып киткәнен сизми дә калган. Шәһәр паркындагы Яңа ел бәйрәменә дип бизәлгән чыршының иң очына килеп кунгач кына исенә килгән ул.
Шул чагында чыршыдагы ялтыравык уенчыкларны ташып оясын тутырган саескан аны күреп алган да:
- Нинди матур мәрҗән! - дигән. - Бүтән саесканнар күргәнче эләктерим әле үзен!
Ләйсән:
- Мин мәрҗән түгел, мин - Ләйсән! - дияргә дә өлгермәгән, саесканның кесәсенә чумган.
Саескан оясына очып кайткан. Ә ул агачта ябалак аптырап утыра икән. Ябалак ауга чыга торган фонарен югалткан булган. Саескан кесәсеннән нур бөркелгәнен күргән дә аны эләктереп алган.
Саескан тыпырчына башлаган:
- Абзыкаем, матуркаем, мин бит аның синеке икәнен белмәдем, зинһар, гафу ит, - дигән.
Ябалак, саескан кесәсендәге энҗе бөртеген эләктереп, агач башына кунган. Ләйсән авыртудан кычкырып җибәргән дә тагын үзенә әйләнгән. Ябалак аның борынын тешләгән икән. Ябалак табышының нәни кызга әйләнүеннән битәр, «тел бете» булуыннан курыккан. Ауга мондый фонарь белән чыксам, бөтен тычканнар куркып качар, дип уйлаган ул. Ләйсәнне томшыгы белән агач башыннан төртеп төшергән.
- Йөрисең шунда эч пошырып, - дигән.
Ләйсән карга бата-чума йөгерә башлаган. Арыгач, бер агач төбенә утырып ял итмәкче булган, тик анда аю өне булып чыккан, кыз туп-туры аю янына егылып төшкән дә тагын энҗе бөртегенә әверелгән.
- Кем йөри анда? - дип мыгырдаган аю, йокы аралаш. - Ачу китереп йөрмә монда, йокым туймады әле, - дигән, корсагындагы майны сыпырып алып, тәпиен суырган да тагын йоклап киткән.
Ләйсән, чыгарга юл эзләп, ары караган, бире караган. Аңардан бөркелгән якты аюның күзенә төшкән.
- Яктыга минем күзем чагыла, утны сүндер! - дип кычкырган ул йокы аралаш.
Ләйсәнне почмакта тычкан күзәтеп тора икән. Ул мыштым гына килгән дә энҗе бөртеген, тәгәрәтеп, үз өненә алып кергән. Яктыга тычкан балалары да уянган, тәпиләрен чәбәкләп биергә тотынганнр.
- Электр уты урмандагы тычканнарга да килеп җитте бит! - диешкәннәр алар һәм аны түшәмгә элеп куйганнар.
Ләйсәннең түшәмдә эленеп торасы килмәгән, шулай да яктылыкка җыелган тычканнарны күргәч, түзәргә булган. Шулхәтле күп тычкан янына төшеп, аларның тагын да тирәнрәк алып китүләреннән дә курыккан.
Шул арада тычкан өненә песи атылып кергән. Тычканнар күз ачып йомганчы юкка чыкканнар. Ләйсән түшәмнән сикереп төшкән дә песинең муеныннан кочаклап алган. Песи, коты очып, тышка атылган, агач башына ук менеп киткән.
Утыра, ди, мәче як-ягына каранып, мырылдап, ә аңа береккән энҗе бөртеге елык-елык килә икән.
Шул чагында, мәчене юксынып, урманга аның артыннан Акбай килгән һәм алар утырган агач тирәсендә өрә-өрә әйләнә башлаган.
Аны күргәч, сөенеченнән, песи агач башыннан атылып төшкән, аңарга ияреп, билгеле инде, Ләйсән дә төшкән. Тик әле аның Ләйсән икәнен песи дә, маэмай да белмәгән. Шунлыктан, ут чәчеп торган энҗе бөртегеннән куркып, авылга таба элдергәннәр. Алар артыннан энҗе дә калмаган. Берзаман, нәрсәгәдер абынып, туктап калганнар. Карасалар, үзләренең ишегалдында, чәчәкле палас өстендә тәгәрәп яталар икән.
Ләйсәннең бүтән маҗарага эләгәсе килмәгән, әтисе чыкканны да көтеп тормастан, өйгә йөгергән. Песи белән маэмай да аңа ияргән.
Ишегалдында, бүтән әкият көтеп, палас кына җәелеп калган, ди.