СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Афзал Шамов “Суган”

I

Сәлимнең анасы Гөлҗиһан апа түтәлдән яңа гына йолкып алып кергән кыяклы суганны тозга манып ашарга бик ярата иде. Ләкин алар быел суган утырта алмый калдылар. Хәзер аңа аш-су өчен кирәк булган суганны күрше-тирәдән йә йомыркага, йә кура җиләгенә, йә башка шуның кебек берәр нәрсәгә алмаштырып алырга туры килә. Гөлҗиһан апа ул суганны гына түгел, йомырканы да, кура җиләген дә бик ярата. Шуңа күрә дә аның аларны бер дә алмаштырасы килми. «Әгәр үзем суган утырткан булсам, кура җиләген дә, йомырканы да сатар идек. Акчасы берәр нәрсәгә ярап куяр иде»,—дип уйлый ул. Дөрес, ул кура җиләге белән йомырканы болай да сата, ләкин аның тагын да күбрәк сатасы килә. Гөлҗиһан апа шундый кеше инде ул, аның бөтен нәрсәсе үзенеке булсын һәм күп булсын. Үз бакчасында үстерергә мөмкин булган нәрсәне аның бер дә сатып аласы килми. Ә менә быел ул суганны сатып ала һәм моның өчен инде үкенеп бетә алмый, һәр аш саен диярлек ул, бераз үпкәләгән сыман, бу хакта иренең исенә төшерә.
— Әй, үз суганыбыз булса, нинди рәхәт булыр иде,— ди ул.— Бакчага йөгереп чыгып, рәхәтләнеп йолкып кына керер идек. Болай да ашар идек, ашка да турап җибәрер идек... Кыяклы суган әллә ни тора бит ул! Ашның тәмен бөтенләй үзгәртеп җибәрә. Сугансыз аш ашмыни соң ул! Әллә нәрсә шунда...
Бу турыда бик күп ишеткәнлектән һәм, бигрәк тә суган утыртмый калуда үзен гаепле санаганлыктан, Сәлимнең атасы бер сүз дә эндәшми, кашыгын кулына ала да, табындагы ашка сузыла. Бары тик Гөлҗиһан апа бик чәпчи башлагач кына, аны тынычландырмакчы булып:
— Ашың болай да бик тәмле, карчык,—дип әйткәләп ала.— Син пешергән аш сугансыз-борычсыз да тәмле була ул. Берәү булса әле, әллә ниләр салып та болай тәмле пешерә алмас иде,— ди.
Ләкин Гөлҗиһан апа, тәмле сүзләргә караганда, ачы суганны яратарак бирә. Шуңа күрә дә ул иренә әйтәсен әйтеп кала:
— Быел көз, исән булсам, орлыкка дигәнен үзем хәзерләп куям. Сиңа ышансаң, тагын сугансыз калырсың,— ди. Аннары ул колхоз бакчасындагы суганны мактарга керешә: — Шундый матур булып, тармакланып үсеп торалар, гөл диярсең. Бигрәк тә уңган инде. Хәер, су буенда шул. Суны ярата ул...
Колхоз бакчасындагы суганны Сәлимнең дә күргәне бар. Чыннан да, бик матур булып, кызыктырып үсеп утыра. Анда әле суган гына түгел, кыяр да үсә, хәтта кишер белән шалкан да утыртканнар. Шалканның инде кайберләре тавык күкәе хәтле. Кабыгы матур гына булып, ансат кына каезланып төшә. Ә шалканы, арчыганнан соң, ширбәтләнеп, гәрәбә шикелле ялтырап тора. Шундый тәмле, телеңне йотарсың.
Чыннан да, яшелчәләр суны ярата булса кирәк. Югыйсә нигә дип су буена утыртырлар иде аны? Колхоз бакчасы да су буенда бит. Бакча тирәли, дуга шикелле бөгелеп, Гөбенә елгасы үтә. Матур елга ул, балыклы елга. Сәлимнәр анда җәй көне, һәр көн диярлек, су коеналар, балык тоталар. Зур малайлар Гөбенәне колачлап йөзеп чыгалар, аннары яр кырыенда, колхоз бакчасы буенда утырып, ял итеп торалар.
Нәрсә генә үсми ул бакчада: кыяр да, кишер дә, суган да бар. Ләкин анда Ибәт бабай да бар. Кайчан гына ял итә икән ул? Картларның сөякләре, аяклары сызлый торган була, көндезләрен ятып торырга яраталар алар. Күрәсең, Ибәт бабайның аягы да, сөяге дә сызламый булса кирәк, вакытында ял итәргә дә яратмый, ахры, ул. Кайчан карама, шунда, бакчада йөри. Картлар: «Күзләрем начарланды, күрә алмыйм»,— дигән булалар. Нигә Ибәт бабай да шулай түгел икән? Карт булгач, картларча булырга кирәк иде инде...
Сәлим әле кечкенә, елганы йөзеп чыга алмый, бары яр буенда гына коена. Яр буенда да бик тирән. Кай урыннарында ул Сәлимнең иягенә кадәр җитә. Әгәр йөзә белсә, ул да, колач салып, аръякка чыгып китәр иде. Ай, бу йөзә белмәүнең начарлыгы!
Йөзә белмәсә дә, Сәлимнең колхоз бакчасында булганы бар. Ул анда дус малайлары белән бергә чыккалый. Алар күпер аркылы гына чыгалар.
Күпер төбендә таллар үсеп утыра. Таллар яныннан бакча уртасына таба бер сукмак китә. Шул сукмак белән барсаң, каравылчы Ибәт бабай куышына туп-туры барып чыгасың.
Сәлим кайчакларда, малайлар белән бергә, Ибәт бабай янына барып утыра. Ибәт бабай аларга бик матур әкиятләр сөйли, кыяр белән сыйлый. Малайлар аның әкиятен дә тыңлыйлар, кыярын да ашыйлар.
Башта Ибәт бабай куышта ялгызы гына тора иде. Урак өстендә аның янына Ярхәм исемле бер малай килеп тора башлады. Күрше авылга киткән кызының улы. Зур малай түгел, Сәлим буе гына. Сәлим менә шул малай белән дуслашып китте. Сәлим аңа ук ясап бирде, ә Ярхәм курадан сыбызгы ясарга оста икән. Алар хәзер ук аталар, сыбызгы кычкырталар һәм бакча буйлап чабып, уйнап йөриләр.
Сәлимнең эше бик рәхәт хәзер. Ул инде Гәбенә аркылы йөзеп чыккан малайларга кызыгып карамый. Малайлар аңа үзләре кызыгып карыйлар. Чөнки ул хәзер бакча буенда, рәхәтләнеп ятып, кояшта кызына ала, тели икән, бу якта гына су коена, тели икән, Ярхәм белән бергә бакчада йөри, кыярын, кишерен, шалканын ашый. Ибәт бабай да бер сүз әйтми. Шулай ук яшелчә бакчасы бригадиры Зәйнәп апа да бер сүз әйтми.
— Туйганчы ашагыз, бары тик бакчадан гына алып чыкмагыз,— ди ул. Аннары: — Балаларны алып кермәгез, икәү генә йөрегез,— дип тә әйтеп куя.
Сәлим инде ул зур, кечкенә түгел. Нигә ул башка балаларны алып керсен, нигә алардан колхоз яшелчәсен әрәм иттерсен? Менә вакыты җитәр, яшелчәләрне хезмәт көннәренә бүләрләр. Шунда инде алар кыярын да, шалканын да, кишерен дә туйганчы ашарлар.
Сәлим башка балаларны кертмәгәнгә, аннары яшелчәләрне бакчадан алып чыгып китмәгәнгә, аны Ибәт бабай да ярата. Хәтта кайчакларында Ибәт бабай аны мактап та куя:
— Сәлим ул үзе каравылчы булырлык егет, яшелчә бакчасын бер дә миннән ким сакламый,—ди.— Менә киләсе елга тотармын да үзен каравылчы итеп билгеләтермен әле,— ди.
Бу сүзләрне ишеткәннән соң Сәлим канатланып китә. Чыннан да, каравылчы булмаслыкмыни ул? Аның нәрсәсе бар? Тик менә төнлә генә куркыр инде. Төнлә су буенда, кырда, ялгызыңа гына бик куркыныч бит ул. Аннары менә кайбер зуррак малайлар да аптыратырлар. Әле хәзер дә, урамда очратсалар йә Гөбенә аркылы йөзеп чыксалар, йөдәтеп бетерәләр: кыяр алып килеп бир син аларга, шалкан да китер. Тыңламагач, куркыткан да булалар әле:
— Ярар, бер туры килерсең, бирермен әле кирәгеңне! — диләр.
Дөрес, әле берсенең дә Сәлимне кыйнаганы юк. Шулай да куркыныч. Хәер, хәзер ул алардан, йә, Ибәт бабай кушмый, йә, Зәйнәп апа орыша, дигән булып, котылып килә. Әгәр үзең каравылчы булсаң, нишләрсең? Бөтенләй теңкәңә тиярләр. Юк, Сәлим каравылчы булырга теләми әле. Шулай да, Ибәт бабайның мактау сүзләрен ишеткәч, рәхәт аңа.
Беркөнне ул бригадир Зәйнәп апага суган йолкышты. Аннары алар аны читән кәрзиннәргә тутырдылар. Сәлим бик тырышып эшләде. Дөрес, Ярхәм дә тырышып эшләде, ләкин кая инде аңа Сәлимгә җитәргә!
Эшне бетергәннән соң, Зәйнәп апа Сәлимгә күп кенә итеп суган бирде.
— Бар, анаңа алып кайт. Бу синең эшләп тапкан суганың,— диде ул.
Сәлим, суганны күлмәк итәгенә салды да шунда ук өйгә аттырды. Шундый шәп йөгерде ул, ничек кайтып җиткәнен үзе дә сизми калды һәм, ишегалдына килеп кергәч, шатлыгыннан кычкырып та җибәрде:
— Әни! Әни! Суган бирделәр!.. Зәйнәп апа бирде... Эшләгән өчен бирде...
Ул көнне Сәлим өйдә үзенә утырырга урын таба алмады. Суган алып кайту шатлыгы, аннары анасының аны әледән- әле мактап алуы аңа тыныч кына утырырга ирек бирми иде. Хәтта анасы аны кич белән атасына да мактап адды:
— Син менә, Сәлим кайда йөри дә кайда йөри, дип сорап йөдәтеп бетерәсең. Күрәсеңме, ул эшләп никадәр суган алып кайткан. Аңа моны Зәйнәп апасы биргән. Суганын гына кабып кара әле син: нинди шәп! Авызыма тәм кертеп җибәрде.
Атасы суганны кабып карады, ләкин мактап та, яманлап та бернәрсә дә әйтмәде. Сәлимнең көнозын әллә кайларда йөрүен яратмый иде ул.
Атасы гына бит аны әллә кайларда йөри дип уйлый. Сәлим бер дә әллә кайларда йөрми. Ибәт бабайга бакча сакларга булыша бит ул, аннары, туры килгәндә, Зәйнәп апага да булыша. Нигә әллә кайларга йөрү булсын ди ул! Колхоз эше белән йөри бит ул.
Менә берничә көн инде ул Зәйнәп апага да, аның бригадасындагы башка кешеләргә дә булыша. Алар аны мактап та куялар, рәхмәт тә әйтәләр, ләкин берсенең дә аңа йә суган, йә башка нәрсә бирергә бер дә исенә килми. Әгәр бирсәләр, ул аны, итәгенә салып, өйгә алып кайтыр иде. Анасы да мактар иде аны. Бәлки әле, атасы да: «Кайда югаласың син, малай актыгы!» — дип орышмас иде. Юк шул, берсенең дә исенә килми. Сәлимнең өйдә дә макталасы килгәнен белмиләр шул алар, бары рәхмәт кенә әйтәләр.
Беркөнне кичкә таба алар бакчада Ярхәм белән икәү генә калдылар. Ибәт бабай нигәдер өенә кайтып киткән иде. Алар кишерләр, шалканнар, помидорлар арасында йөрделәр, аннары яңадан куыш янына әйләнеп кайттылар. Бераздан Ярхәм дә Гөбенә буена кармакларын алырга китте, ә Сәлим куыштагы әйберләр белән бакчаны сакларга калды.
Ул һавада өерелеп, очып йөргән каргаларга, помидорлар өстенә төркем-төркем килеп кунган чыпчыкларга озак карап торды. Аларны кычкырып та, балчык атып та куды. Инде кояш та түбән төште, чыпчыклар да йокларга киттеләр, һавадагы каргалар да сирәкләнде, ә Ибәт бабай һаман кайтмый да кайтмый. Ярхәм дә нигәдер озаклады. Сәлимнең инде эче дә поша башлады. Ахырда ул түзмәде, түтәлләр аша гына Ярхәм янына китте.
Менә суган түтәлләре. Нинди матур булып үсеп утыралар! Аның анасы суганны бик ярата. Ә Зәйнәп апа һаман бирми дә бирми. Сәлимнең суган алып кайтасы килгәнен белми шул ул. Әгәр сорамый гына алса, бернәрсә дә булмас бит?.. Колхозның суганы бик күп, Сәлим алганны берәү дә белмәс...
Ул көнне Сәлим өйгә соң гына кайтты. Инде кичке ашны ашаганнар, табынны җыеп куйганнар иде. Анасы почмакта савыт-саба юып йөри иде. Сәлим аның янына аяк очлары белән генә басып керде дә шыпырт кына:
— Әни, суган алып кайттым...— диде.
һәм ул итәгендәге суганны сәкегә салды. Менә суганнар сәкедә ята. Анасы бер суганга, бер улына карап ала, нигәдер аны мактарга да, аңа рәхмәт әйтергә дә ашыкмый. Нигә рәхмәт әйтми ул? Суганны бик ярата бит ул. Сугансыз ашны да аш дип санамый. Юк, шулай да анасы аны мактарга ашыкмый. Сәлим инде бераз шомлана да башлады.
Ахырда анасы аңа:
— Каян алдың син моны?—диде, малаена текәп карап.
Сәлим тиз генә җавап бирмәде.
Анасы яңадан кайтарып сорады:
— Ник дәшмисең? Каян алдың моны?
— Бакчадан,— диде Сәлим, аңа күтәрелеп карамыйча гына.
— Ә кем бирде?
Сәлим ишетелер-ишетелмәс кенә җавап кайтарды:
— Зәйнәп апа.
— Ни өчен?
— Эшләгән өчен.
— һм-м-м,— диде анасы, аскы иренен тешләп. Берәр эшне яратмаса, шулай аскы иренен тешләп, уйланып тора иде ул.
— Нинди эш өчен?
Сәлимнең инде моңа җавабы әзер иде:
— Кыяр җыешкан өчен. Аннары суган да йолкыштым...
Анасы шулай да аңа рәхмәт әйтмәде, хәтта болай озак йөргән өчен әле бераз орышып та алды.
— Бар, аша да ят,— диде ул коры гына һәм аңа дип калдырган ашны алып бирде.

II

Иртәгесен иртә белән Сәлим анасының төрткәләвенә уянып китте. Ул күзен ачып җибәргәндә, анасы, чиккән алъяпкыч бәйләп, кулына көтү куа торган чыбыгын тотып, аның янында басып тора иде. Әле хәзер генә көтү куып кайткан булса кирәк. _
— Йә әле, тор әле,— диде ул аңа, кичәге кебек коры гына итеп.— Хәзер үк битеңне юып ал.
Тышта инде бик матур булып кояш чыккан. Аның нурлары, тәрәзә аша кереп, мич чатына һәм стенага төшкән. Ишегалдында чебешләр пипелдәве, тавыклар кыткылдаганы ишетелә, ә өй эчендә, Сәлим тирәсендә, тынгысыз чебеннәр безелди.
Сәлимнең бу кадәр иртә торасы килми әле. Ләкин ул анасының гадәтен бик яхшы белә. Әгәр шундый коры тавыш белән дәшә икән, иң яхшысы, аңа карышмау, киреләнеп тормау. Хәер, Сәлим ул кире малай түгел, сүз тыңлый белә.
Менә ул битен юып керде. Анасы малайны почмакка чакырып алды. Почмакта, сәке өстендә, кичәге суганнар кул тимәгән килеш чәчелеп ята иде. Анасы суганга таба төртеп күрсәтте:
— Улым, дөресен генә әйт әле, сиңа моны, чыннан да, Зәйнәп апаң бирдеме?
Сәлим инде аны Зәйнәп апасы биргәненә үзе дә ышана башлаган иде:
— Әйе, ул бирде.
— Ялганламыйсыңмы?
— Юк.— Анасын тәмам ышандырырга теләп, карганып та куйды Сәлим.
— Мә, суганыңны төр. Әйдә, Зәйнәп апаң янына барабыз. Моны ничек бирде икән ул сиңа? Кичә бит ул авылда да булмаган. Базардан төнлә белән генә кайткан.
Сәлимнең кинәт тез буыннары йомшап китте. Чыннан да, Зәйнәп апа кичә базарда иде бит. Шулай да ул яулыкны кулына алды, чәчелеп яткан суганнарны төргәләргә кереште:
— Әллә кайлардан алып кайтырга беләсең, ә үзең төрә дә белмисең,— диде анасы, кинәт ачуланып, һәм аның кулыннан яулыкны тартып алды, суганны үзе төрде.
«Әле ярый, әти өйдә юк,— дип уйлап алды Сәдим.— Әгәр өйдә булса, хәзер каешын алыр иде».
Атасы, кыйнамаса да, ачуы килгән вакытларда бил каешын кулына алырга ярата иде. Ул күп вакыт аның белән куркытып кына кала иде. Хәер, кайчакларда, бигрәк тә күрәләтә гаепне яшереп маташканда, сыдырып алудан да тайчанмый иде.
Сәлимнең атасына да, анасына да ялганлаганы юк иде. Кичә генә ялганлады ул. Кичә ул анасына суган алып кайтты, аны шатландырмакчы булды. Ләкин анасы аның ялганлаганын шунда ук сизеп алды һәм төн буена кайгырып, борчылып, йоклый алмый ятты.
Алар, өйне бикләп, ишегалдына чыктылар. Анасы җилкапканы ачарга дип, аның тоткасына кулын да салды һәм шунда, тукталып, улына тагын бер мәртәбә текәлеп карады.
— Йә,— диде ул,— дөресен әйт, улым: моны сиңа эшләгән өчен бирделәрме, әллә болай гына алып кайттыңмы?
Сәлим дә анасына күтәрелеп карады. Анасының йөзендә, күз карашында аңа карата бертөрле дә йомшаклык әсәре юк иде. Ул аның үз уеннан кире чигенмәслеген шунда ук сизеп алды һәм күзләрен түбән төшерде. Аның инде елыйсы килә иде. Бу минутта ул үз-үзенә бик кызганыч булып тоелды һәм суганны рөхсәтсез алып кайтканлыгы өчен чын-чынлап үкенә башлады. Шунда ул анасына дөресен сөйләп бирде.
Анасы, аскы иренен тешләп, кашларын җыерып, бер сүз дә эндәшмичә, аның сөйләгәнен тыңлап торды. Сәлим кыйнар дип курыккан иде, ләкин анасы кул якмады.
— Их, улым, улым!—диде ул, үзе дә еларлык булып.— Син инде миңа шулай ялганлый да башладыңмыни? Син шулай караклыкка да тотындыңмыни?..
Караклыкка? Бу сүздән Сәлимнең йөрәге жу итеп китте. Нинди куркыныч сүз! Әгәр шунда берәрсе ишетсә, хәзер аның исеме бөтен авылга таралачак. Аны Сәлим дип түгел, ә Сәлим — карак дип йөртәчәкләр, күзен дә ачырмаячаклар, урамга чыгарлыгын да калдырмаячаклар. Аннары, авылда нәрсә генә югалса да, аннан күрәчәкләр...
Анасы җилкапканы ачты.
— Әйдә, киттек, илтеп бирәбез,— диде ул.— Их, оятсыз, оятсыз!—дип өстәде.— Бөтен авыл алдында йөземә кара яктың бит! Кем малае? Аның малае диячәкләр. Атаң белсә, нәрсә әйтер?!
Сәлим капка баганасына чытырдатып ябышты.
— Әни, бәгърем, бармыйм, бармыйм!.. Кирәкми, кирәкми!..— диде ул, бик нык елап. Аның Зәйнәп апа янына да, Ибәт бабай янына да барасы килми иде.
Анасы аның кулыннан тотты, җиргә ташлаган суганын, иелеп алып, култыгына кыстырды.
— Юк, барабыз,— диде ул.— Урлап кайтырга оялмагансың икән, илтеп бирергә дә оялма... Нинди начар эш эшләгәнеңне беләсеңме син, юкмы? Колхоз әйберен урлагансың бит син, җәмәгать әйберен. Колхоз әйберен урлаган кеше — ул иң начар кеше. Аннан да начар кеше юк дөньяда. Ә мин моны яшереп кала алмыйм.
— Әни, җаным, бармыйк, бармыйк... Икенче беркайчан да алып кайтмам... Беркайчан да...
Анасы, ялынуына, елавына карамастан, аны, кулыннан каты итеп кысып тотып, колхоз бакчасына таба җитәкләп алып китте.
Менә алар урам буйлап баралар. Анасы, бер сүз дә эндәшмичә, кашларын һаман да шулай ачулы җыерган килеш, җитез-җитез атлый, ә Сәлим, яланаяклары белән тузан туздырып, аның яныннан ярым өстерәлеп, ярым йөгереп бара һәм уң кул аркасы белән әледән-әле күз яшьләрен сөртә. Бите инде каралып, пычранып беткән.
Урамда балалар уйнап йөри. Тыкрыкта көтүдән качып калган бер ала бозау басып тора. Сәлим хәзер әнә шул балалар шикелле рәхәтләнеп уйнар яисә теге бозау шикелле тын гына басып торыр өчен әллә ниләр бирер иде. Юк шул, юк, анасы аны, елавына карамастан, колхоз бакчасына алып бара.
Балалар, уйнауларыннан туктап, Сәлимгә гаҗәпләнеп карап калалар, хәтта ала бозау да, нәрсәдер белгән шикелле, койрыгын селки-селки, аңа текәп карап тора. Балалар инде аның кая барганын, ни өчен барганын беләләрдер. Бары тик анасы алдында гына мыскылламый торганнардыр. Әгәр анасы булмаса, алар, бөтен урамны тутырып:
— Сәлим — карак, Сәлим — карак!..— дип кычкырырлар иде.
Әле ярый, анасы бар. Анасы булганга, кычкырырга куркалар алар. Ләкин бит анасы аның белән гомергә йөрмәс. Менә шул чагында Сәлим нишләр икән? Ай, нигә алып кайтты соң ул теге суганны? Гомерендә дә кеше әйберенә тигәне юк иде бит аның... Бу бәладән котылса, кеше әйберенә бүтән беркайчан да тимәс иде.
Әнә анасы нәрсә сөйли бит:
— Моны болай гына калдырмаслар әле,— ди уд.— Күр дә тор, ябарлар да куярлар. Япсыннар, япсыннар, миңа карак малай кирәкми. Нишлим мин карак малай белән?
Инде күпергә дә килеп җиттеләр. Сәлим, анасын кызгандырырга теләп, тагын бер мәртәбә тыпырчынып карады. Ләкин анасы кызганмады. Карак малайны нигә кызгансын ул! Каракны бит аны берәү дә кызганмый.
Менә ул, йөрәге ярылырлык булып куркып, бакча туфрагына басты. Әле кичә генә ул бу туфракка һич тә курыкмыйча, шатланып китереп баса һәм, уктай атылып, тар сукмак буенча куышка таба йөгерә иде. Аны анда Ярхәм белән Ибәт бабай көтеп тора иде. Алар аны бүген дә көтеп торалар, ләкин алар кичәге дус Сәлимне түгел, ә карак Сәлимне көтеп торалар.
Куыш янына барып җиткәч тә, анасы Ибәт бабайны да, бригадир Зәйнәп апаны да үз янына чакырып алды һәм култыгындагы суганны үдән өстенә салды.
— Менә бу җүнсез малай кичә колхоз суганын урлап кайткан,— диде ул.
Моны ишеткәч, Ибәт бабай да, Зәйнәп апа да аптырап калды, аннары алар бер-берләренә карашып алдылар.
— Күр әле син аны!—диде Ибәт бабай, кулдары белән ботына сугып.— Ә бит мин аны яхшы малай дип уйлап йөри идем. Мин аңа колхозның шундый зур байлыгын ышанып калдыра торган идем. Ә ул, сиздерми генә, аны талап яткан икән.
Зәйнәп апа да сүзгә кушылды.
— Әйтәм, безнең көн саен йә суганны, йә шалканны урлыйлар. Менә кем урлый икән аны!—диде ул.— Бик тиз генә председательне чакырырга кирәк, районга хәбәр итсен. Тукта әле, үзем генә чакырып килим,— диде ул һәм, китәргә дип, урыныннан кузгалды.
Әле ярый, Ибәт бабайга рәхмәт, аны туктатып калды:
— Тукта әле, кызым, бераз уйлашыйк, бәлки, ул икенче урламас,— диде.
— Тигәнем юк иде минем... Икенче беркайчан да тимәм, беркайчан да!..— дип, Сәлим үксеп елап җибәрде.
Ибәт бабай, чыннан да, малайны кызганды булса кирәк, аны үзенә таба тартып, башыннан сыйпады:
— Йә, елама, елама, улым, икенче тимәгәч, нигә елап торырга? Тимәссең бит, ә?
Сәлим, сүзен әйтә алмыйча, башын гына селкеде.
— Йә,— диде анасы,— Ибәт бабай белән Зәйнәп апаңа нәрсә әйтергә кирәк?
Сәлим, күзләрен күтәреп карарга оялганлыктан, башын аска иеп, колак артын кашый-кашый гафу үтенде. Гәрчә сүзләре бик үк ачык ишетелмәсә дә, гафу үтенгәнлеге беленеп тора иде, чөнки аның кайгырганлыгы, үкенгәнлеге чыраена чыккан иде.
— Ул сездән гафу үтенә. Шулай булгач, сез инде моны берәүгә дә әйтмәгез,— диде анасы.— Син дә әйтмә, Зәйнәп, Ибәт бабай, син дә. Әгәр кеше-кара белсә, оятыңнан кая керергә урын таба алмассың.
Алар өйгә кайтканда да, өйгә кайткач та бу турыда сөйләшмәделәр. Хәер, анасы инде аның белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Чөнки Сәлимгә үпкәсе бик зур иде.
Кич белән атасы эштән кайтты. Ул, Сәлимнең шундый начар эшен белгәч, бик борчылды һәм коры гына:
— Әгәр икенче шулай, йә колхоз әйберенә, йә кеше әйберенә тигәнеңне белсәм, миннән рәхим-шәфкать көтмә. Идәнгә сузып салып, канга батырганчы суктырырмын. Ишетсен колагың! —диде.
Ибәт бабайга тагын бер рәхмәт. Зәйнәп апага да рәхмәт. Алар беркемгә дә әйтмәгәннәр, күрәсең. Әгәр әйткән булса ар, Сәлим урамга да чыкмас иде. Малайлар мыскыллап, хурлап, аның күзен дә ачырмаслар иде.
Сәлим урамга чыга чыгуын, ләкин инде колхоз бакчасына бара алмый. Бик барасы килә аның бакчага. Анда аның курае да калды. Ул аны куыш астына кыстырып куйган иде. Хәзер менә ул аны, малайларны кызыктырып, рәхәтләнеп кычкыртып йөрер иде. Юк шул, бара алмый ул анда. Ничек барып, нинди йөз белән күренсен ул кешеләргә?! Оят, бик оят аңарга. Аның инде бер атнадан бирле су коенырга да барганы юк. Анда да ул Ярхәмне очратудан курка. Малайлар рәхәтләнеп су коеналар, яр буена чыгып, кояшта кызыналар. Ә Сәлим бары тик үз тирәләрендә генә уйнап йөри. Үзе гаепле ул, үзе, бары тик үзе генә гаепле!