СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Энҗе"

Яшәгән, ди, булган, ди, Энҗе исемле бер кызыкай белән аның яраткан әбисе. Кызның әбисе иртүк торып мичкә яга, тәмле итеп коймак пешерә, аннары алар бергәләшеп чәй эчә икән. Шуннан соң әбисе кәҗәләрен саварга чыгып китә дә сөтен базарга алып барып сата икән. Көннәрдән бер көнне әбисе, базарга сөт сатарга китеп барышлый, оныгына болай дип әйткән:
- Син инде зур үстең, ярдәмчемә әйләндең. Тырысыңны ал да урманга җиләккә барып кайт, бер уңайдан энҗе чәчәге дә җыеп кайтырсың. Базарда аны бик яратып алалар, бераз акчасы да булыр. Тик син аны тамыры белән өзмә, пәке белән кис, яме.
Энҗе, әлбәттә, табигатьне сакларга кирәген болай да белә, бигрәк тә энҗе чәчәкне,юкка гына аны «Кызыл китап»ка кертмәгәннәр бит. Әбисенең сүзләреннән кызның йөрәге чемердәп киткән, ләкин аңа каршы сүз әйтергә җөрьәт итмәгән, тиз генә җыенып, урманга юл алган.
Менә кыз, як-ягына каранмыйча, җәлт- җәлт атлап, сукмак буйлап бара, ди - әбисе кушканны ялт кына эшләргә дә вакытында өйгә әйләнеп кайтырга кирәк. Урманга әле ерак, кызның адымнары да әкренәя башлаган. Энҗе чәчәкнең, кул болгаган сыман, җилдә чайкалган киң яшел яфракларын, кечкенә генә нәфис ак кыңгырауларын күз алдына китереп, кыз барган да барган. «Ничек итеп өзәрмен ул матурлыкны?» - дип борчылган ул. Шундый уйларга бирелеп атлый торгач, ниһаять, урманга барып җиткән.
Урман авызында Энҗе шомланып туктап калган - тирә-якта ниндидер сәер тынлык, ди. «Сихерләнгән патшалыктагы сыман. Бәлки, мине ниндидер явыз көч, урман ешлыгына алып кереп, бөтенләйгә шунда калдырырга җыенадыр?» дигән уй күңеленнән сызылып үткән дә, аның тәннәре чымырдап куйган. Кыз, батыраеп, агачлар арасына аяк баскан, тик, берничә адым атлауга, сөттәй ак томан эчендә калган — кайсы тарафка атласаң да адашасың көн кебек ачык бит инде. Беркавым шулай аптырап басып торгач, колагына яфрак лепердәгән, үлән арасында нидер кыштырдаган тавышлар ишетелә башлаган. Әнә кайдадыр күке кычкыра: «Күк-кү! Күк-кү! Күк-кү!» Бу тавышка сөенеп, кыз да аңа: «Күк-кү! Күк- кү!» - дип җавап кайтарган һәм кәккүк тавышы килгән якка таба атлаган. Әмма урман эченә керә барган саен, кош тавышы һаман ерагая икән. Әйтерсең ниндидер бер сихри көч, кызны юлдан яздырмакчы булып, юри шулай ешлыкка әйдәп алып бара. Күзләренә яшь килеп тыгылган Энҗе шулвакыт, ниндидер каты әйбергә абынып, җиргә барып төшкән. Томан эченнән:
- Ой-ой-ой! - дигән тавыш ишетелгән, һәм кемдер, сукранып: - Башымдагы эшләпәмне аздан гына бәреп төшермәдегез! - дигән.
Кыз, тезләрен уып, чирәм өстенә утырган да як-ягына каранган. Кемгә зыян китерде икән ул һәм гаебен ничек төзәтергә икән? Томан инде сыегая төшкән була, һәм кыз, карана торгач, агач төбендә үсеп утырган карт бер Гөмбәне күргән. Аның сөйләшә белүенә кыз гаҗәпләнгән, әлбәттә, әмма сер бирмәгән.
- Зинһар, гафу итегез, үтенеп сорыйм! - дигән Энҗе, күкрәгендә кулларын кушырып. - Мин ялгыш кына...
- Ярар инде... - дигән Гөмбә, йомшара төшеп һәм Энҗенең әбисе сыман йөткереп куйган. Кыз шунда әбисе кушканны исенә төшереп, карт Гөмбәдән юлны белешмәкче булган, урмандагы барлык кош-кортларның, үсемлек һәм агачларның бер-берсе өчен җан атып торуларын белгәнгә, энҗе чәчәкнең кайда үсүе турында сорамаган, җиләк турында гына әйткән. Әмма Гөмбә дә хәйләкәр, ди:
- Һи, җиләкнең чуты-кырые юк монда, кай тарафка атласаң да, шуңа тап буласың, - дигән.
«Чәчәк җыярга килүемне әллә бу Гөмбә сизде микән?» - дип уйлаган кыз, аягына басып, бер таяк табып алган да, шуңа таянып, юлын дәвам иткән. Ул арада җил томанны куып тараткан, көн ачылып киткән, ялтырап кояш чыккан, һәм аның, төрледән-төрле бизәкләр ясап, яфраклар ара сыннан җемелдәгән нурлары яктысында кыз кып-кызыл җиләкләрне күреп алган. Ул түзмәгән, шул эре-эре, тәмле, кызарып пешкән җиләкләрне өзеп ашый башлаган, аннары тырысына җыярга керешкән. Җиләкләр аны еракка, урман ешлыгына әйдәгәннәр, ул, дөньясын онытып, һаман җыйган да җыйган. Шулай тезләнеп җиләк җыеп йөргәндә, ул гел көтмәгәндә борыны белән энҗе чәчәккә килеп төртелгән. Чәчәк шундый матур, нәкъ рәсемдәге кебек булган, тик... ул, куркуыннан дер калдырап, туп- туры кызның күзләренә карап тора, ди. Чәчәкне шулай куркытуына кызга уңайсыз булып киткән - ул ирексездән арткарак чигенгән һәм, соклануын яшерә алмыйча, кояш нурларында җемелдәп-уйнап торган кечкенә кыңгырауларга текәлгән. Шунда кыз түзмәгән, кулларын чәчәккә таба сузып, бармак очлары белән генә аңа орынган. Энҗе чәчәк аны, күрәсең, үзенчә аңлаган, киң яфракларын җилпеп алган да, көтмәгәндә телгә килеп:
- Кызый, урманга ни өчен килүеңне беләм мин, - дигән ачудан яңгырап торган тавыш белән. Аның нәфис кыңгыраулары җилдә чайкалып зеңгелдәгәннәр, һәм бу тавыш көчәйгәннән-көчәя барган.
Әйләнә-тирәсенә гаҗәпләнеп күз салса, кыз янәшәдә үсеп утырган дистәләрчә, йөзләрчә энҗе чәчәген күргән. Ялгышып кына бер чәчәккә орынуга, ул әллә күпме башка чәчәкләрне рәнҗеткән икән бит! Әмма кызның күңелсезлекләре моның белән генә бетмәгән икән әле - чәчәкләрнең кыңгырау чыңы урман өстендә еракларга-еракларга таралган да кайдандыр офык читеннән, кайтаваз булып, тагын да көчәеп әйләнеп кайткан.
Кыз тәмам аптырашта калган. Нишләргә инде хәзер, ничек төзәтергә бу ялгышны? Шулчак янәшәдә үсеп утырган миләш агачында бер кош үзенең җырын сузып җибәргән. «Шәфәкъ чыпчыгы бит бу» - дигән кыз, җырчы кошны танып. Кош исә, кызга нәрсәдер әйтергә теләгән сыман, энҗе чәчәкләр чыңына кушылып, талпына-талпына сайраган да сайраган. Кыз, кошның ни әйтергә теләгәнен аңлап, җырга кушылган:
Энҗе чәчәкләр шундый нәфисләр,
Энҗе чәчәкләр бик кадерлеләр...
Ихлас күңелдән яңгыраган шушы гади генә көйне ишеткән башка кошлар да, миләш ботагына кунып, җырны эләктереп алганнар:
Энҗе чәчәкләр шундый нәфисләр,
Энҗе чәчәкләр мәңге үссеннәр.
Җыр әллә кайларга, болытларга кадәр күтәрелә, бөтен дөньяга тарала, аны карты да, яше дә ишетә, һәм барысы да кушылып җырлый кебек тоелган кызга. Бу матур, якты уйлардан аңа шундый рәхәт, җиңел булып киткән, хәтта урман ешлыгыннан килеп чыккан Аю да куркытмаган аны.
- Монда нидер булган дип ишеттем мин, - дигән ул кызга, усал итеп. - Әйе, әйе, нидер булырга мөмкин иде. Ярый әле, вакытында ишетеп килеп җитә алдым, юкса күңелсезлек булыр иде.
«Каян белде икән ул?- дип уйлаган кыз, коты алынып.- Аю кадәр Аю белән шаярырга ярамый! Кечкенә бер энҗе чәчәкнең язмышы да битараф калдырмый микәнни аны? Биредә, урманда, бөтенесе дә мине шулай үтәли күрә микәнни?»
Аның уйларын укыгандай, Аю болай дигән:
-Синең күңелдә ни барын берәү дә белми, әлбәттә. Ләкин бит син үзең белеп торасың, шуңа күрә намусың тынгылык бирми, ә намусыңнан син беркая китә алмыйсың. Намус ул күңелдәге тылсымлы бер кыңгырау кебек. Ниндидер ялгышлык эшләүгә ул, мәсәлән, энҗе чәчәк кыңгыравы кебек, чаң кага башлый. - Аю, бермәлгә туктап, уйланып торган. - Кылган гаебеңне беркем белмәсә, күрмәсә дә, син ул кыңгырауны ишетми калмыйсың, дөресме?
Кыз, Аюның күз карашын күтәрә алмыйча, башын түбән игән.
-Зинһар, гафу итегез мине... барыгыз да, - дигән ул әкрен генә.
-Без сине гафу итәрбез, әлбәттә, - дип, сүзен дәвам иткән Аю. - Ләкин бит гаебеңне юарга кирәк.
-Дөрес! Дөрес! - дип, аның сүзен җөпләгән барлык агачлар, кошлар һәм чәчәкләр. - Үсеп утырган чәчәкне өзәргә уйлап та карамасын бүтән.
-Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк булып чыга инде? - дип сораган Аю, кызга үзенең үткен карашын төбәп.
- Аңладым! Аңладым! - дип шатланып кычкырып җибәргән кыз. - Моннан ары мин беркайчан да үзем утыртмаган чәчәкне өзмәм. Киресенчә, мин үзем күп-күп итеп кызыл, сары, зәңгәр, ак чәчәкләр утыртырга, төпләрен йомшартырга, су сибәргә сүз бирәм!
- Менә дөрес! - дип башын каккан Аю. - Сүзләрең алтын. Чәчәк үскән түтәлгә күз яшьләрең, тир тамчыларың тамган очракта гына, алар сиңа туганнарың кебек якын булыр һәм кечкенә генә чәчәкне өзәргә дә башыңа килмәс һәм башкаларга да өзәргә бирмәссең.
Кыз шунда, бакчадагы гөлләргә су сибеп йөрүен, якында гына әбисенең елмаеп карап торуын күз алдына китереп, өенә кайтырга ашыга башлаган. Әмма, әбисе кушканны үтәмичә, ничек өйгә кайтырга соң?
- Борчылма, хәзер җайлыйбыз аны, - дип, кызны тынычландырган Аю һәм, - хәзер киләм, - дип, куаклар арасына кереп чумган да, күз ачып йомган арада, кечерәк төенчек тотып, авызын ерып килеп тә чыккан. - Мә, тот, миннән бүләк булсын - энҗе чәчәк суганы бу. Гади генә түгел, тылсымлы суган ул, утыртсаң, гомерең буена бәхетле булырсың. Ә хәзер мин сине урман авызына кадәр озатып куям.
Кыз, барысы белән хушлашып, җиләкле тырысы белән тылсымлы төенчеген алган, һәм алар урман авызына юнәлгәннәр. Урман читенә чыккач, кыз, Аюга рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киткән.
2025-05-15 16:18