Без үскәндә алты квартиралы йортта яшәдек. Олыбыз-кечебез егерме бала бар иде. Җаваплы хезмәткәрләр яши иде бу йортта. Сугыш башлангач, әтиләрнең алтысы да фронтка китте. Алтыдан өчесе әйләнеп кайтмады. Бер ихатада болама килеп үскән балаларны хәзер очратасың, егермесе егермегә төрләнгән. Әтиләре кайтмаганнар үҗәтрәк булып чыктылар, тормышта үз урыннарын иртәрәк таптылар.
Өске каттагы Катифә апа дүрт баласын төяп туган авылына кайтып киткән иде, хәзер дүртесе дә күренекле кеше: малайлары — берсе Казанда, берсе Уфада—доцентлар; кызлары—авылда: берсе агроном, берсе укытучы.
Күрше Мәрзилә апа егерме алты яшендә ирдән калды, яшь гомерен кызларын тәрбияләүгә багышлады. Соңыннан игелекләрен дә күрде. Бер кызы хәзер врач, икенчесе физика буенча фән белгече.
Болдыры капка якка караган Тәнзилә апа ире сугышка киткәндә ничәдә калгандыр, арада ул иң яше иде булса кирәк, күршеләр аңа Тәнзилә, дип кенә дәшәләр, алардан күрмәкче без дә. Һәр кояшлы иртәдә Тәнзи болдырын сап-сары итеп юып чыгарыр иде, мендәр-юрган түшәп нәни кызын шунда яткырыр, үзе кул эше белән шөгыльләнер иде. Малае да шунда күз алдында уйнап йөри. Чибәр иде ул Тәнзи, зур кара күзле, озын кара керфекле. Чәч толымнары тез астыннан узып тора. Минем хәтердә ул хәзер дә шулай. Бүтәннәрне урта яшьләрдәге юан хатын итеп тә, авыз-күз тирәләре җыерчыкланып беткән чандыр карчык итеп тә күргәләдем, ә Тәнзине, ничектер, очратырга туры килмәде. Аның язмышы бик катлаулы, хәтта фаҗигале булган икән. Бу хакта мин быел гына, әнкәйнең авыру хәбәрен алып, хәл белергә кайткач кына ишеттем.
Тугыз караватлы палатада авыруларга ямансуларга мөмкинлек юк, төрле маҗаралар булып кына тора, театр караудан һич ким түгел. Мин килгән кичне бер авыру янына култык таяклары белән яман шакылдап исерек ир керде. Шәфкать туташларының да, няняларның да үгетләренә колак салмады, хатынының караватына ук барып утырды. Шундый тәртипсезлеккә чик дәрәҗәдә ачуым кабарган иде, сүзләрен ишеткәч, әлеге ирне куып чыгарудан тыелып калдым. Елардай булып хатынына рәнҗи бу:
— Нигә әйтми киттең, ике төн ялгыз кундым бит, ни уйларга да белмәдем...
Хатыны ярсуын басыбрак җаваплаша:
— Әйтерлек идеңме соң, ләх булып кайттың бит. Синең белән авыруга сабыштым инде, ходаем...
Ирнең үз туксаны туксан:
— Ике төн ялгыз кундым бит, ике төн!..
— Ялгыз булмас, шәльяулыгыңны кочаклап йоклагансыңдыр әле,—ди хатын, усалланып.
Ир, гүя берни ишетми, сүзен сөйли бирә:
— Ни уйларга да белмәдем... Ике тәүлек тамагыма тәгам капмаган. Юри ташлап чыгып киткәнсең син мине...
— Нишләп ач йөрисең, унбиш бала каз, егерме тавык, алты сарык түшкәсе эленеп тора, бер тана. Пешер да аша!—Хатынның тавышы ярсуын тыюдан калтырана, менә-менә ул кычкырына башлар сыман.
Ир һаман шул мескен кыяфәттә:
— Ялгыз булгач, ниемә миңа ул казларың, тавыкларың...
— Әһә, шулаймы, мин дә кирәк булдыммы! Бер дә кирәксенмәстәй сөйләшә идең лә!..
Әрепләшүнең чиге күренмәгәч, хәллерәк авырулар исерекне көйләп-чөйләп чыгардылар. Озата киткән хатын палата ишеген ачып кире керүгә, исерек ир яңадан таяклары белән шакылдап килеп керде. Мин тәмам сабырлыгым җуеп сикереп тордым, тегене орышып чыгару иде исәп, әнкәй кулымнан тотып туктатты:
— Тимә инде, китәр әле... Танымыйсыңмы әллә?
— Юк, кем соң ул?
Исерекнең исемен ишетүгә тәнем чымырдап китте. Бала чаклар күз алдына килде, без үскән йорт, сугыш башланган җәй...
Кулларындагы сабыйларының күлмәк итәкләренә күз яшьләрен сөртә-сөртә ирләрен сугышка озатучылар күп булды ул җәйдә. Без кинәт үсеп, җитдиләнеп киттек. Кырга эшкә йөрдек, учма җыйдык, көлтә бәйләдек. Солдатларга атап кулъяулык чиктек, йон оекбаш, өч бармаклы бияләй бәйләргә өйрәндек. Бу һөнәрләргә Тәнзи оста, без җепләребезне алып аның өенә җыелабыз. Тәнзинең ире Рәкыйп абый сугышка киткәч өч хат яздымы-юкмы—ут та су булды. Сугыш буена бер хәбәрсез яшәде Тәнзи. Төтенгә-көлгә әйләнгәндер инде, югыйсә кояш күрмәсә ай күрер, бер хәбәр килеп әйтерләр иде, дип сөйләнде. Бер заман Тәнзигә квартирант керттеләр. Торак хәлләре ул чакта кысан, шәһәр-шәһәр эвакуацияләнгән халык бездә яши. Тәнзигә исә бер хәрби керде. Кавказ ягыннан, теле безнекенә тартым, военкоматта эшли. Кара мыеклы, елтыр хром итектән, погонында өч йолдыз бар. Ул килгәч, Тәнзи янына җыелулар бетте. Юк, мыеклы абый усал түгел, киресенчә, бик күңелле кеше. Тәнзигә бәрәңге казый, көлешә-көлешә бергәләп утын кисәләр. Тәнзинең малае Илгиз дә шунда ярдәмләшеп йөри. Шулай бергә-бергә мәш киләләр. Аларның сәбәпсезгә шатланышып йөрүләрен күрше-күлән өнәп бетерми, кайсы кырын карап уза, кайсы төртмә сүз әйтеп китә:
— Көнлекче таптың син, Тәнзи, хакын сөйләшеп керткән идеңме?
— Ничек тә исәпләшербез әле,—ди Тәнзи,—ятим кешедән күп сорамаслар.— Үзе башын да күтәрми, пычкысын тарта.
Хатыннарның усал сүзләрен хәрби бөтенләй аңламаган сыман, сүз әйтми, җавап бирми, әмма Тәнзигә булышуы булышу, кыш көннәрендә коедан суына чаклы ташый. Рәкыйп абыйны ихата-бакча тирәсендә күргәнем юк иде минем. Тәнзи аны, үзем дә сирәк күрә идем, таңнан чыгып китә, караңгыда гына авыллардан кайтып керә торганые, ди. Тәнзинең чәчәкле-чуклы кәшемир шәльяулыгы бар, Рәкыйп абый шәһәрдән алып кайткан иде. Күрше хатыннар бүләкне төрлечә капшап та, бөркәнеп тә карадылар, районда бер син, Тәнзи, шундый бүләк иясе, диделәр. Тәнзинең бүләк яулык бөркәнеп, Рәкыйп абый белән парлап йөргәне күзгә чалынмады. Ул чакта әллә балалары яшь булды, җаваплы хезмәткәр әллә хатыны белән парлап йөрергә вакыт табалмады. Ә менә хәрби белән бергәләп каядыр барганнарын күрдем. Шәльяулык та чәчәк, Тәнзи дә чәчәк, узганы берсе борылып карый...
Сугыш бетәсе елны көтмәгәндә Рәкыйп абыйдан хат килеп төште. Исән-сау, кайбер сәбәпләр аркасында хат язалмаган, фашистны дөмектереп, тиздән кайтып җитәчәк. Әллә сөенде Тәнзи, әллә сөенмәде—һич аңларлык түгел, өнсез-тынсыз йөрде. Мыеклы хәрби белән дуслыклары бик җитди иде бугай. Озакламый сугыш бетте, фронтовиклар кайта башлады. Бер заман хәрби белән Тәнзи юкка чыкмасыннармы! Беркем белмәгән, беркем озатмаган. Тәнзинең анасы район үзәгенең иске авыл очында яши, ике баланы аңа калдырганнар да сызганнар. Урнашкач кайтып алырбыз, дигәннәр. Шәльяулыгын кызына бөркәндереп киткән, ди Тәнзи. Илсөяргә ул чакта дүрт тулып узгандыр, сугыш алдыннан туып калган бала. Бу хәлләрнең ахырына мин шаһит була алмадым, беренче тыныч җәйдә үк үз хыялымны эзләп киттем.
Сугыш тынганнан соң да утыз елга якын вакыт узды, менә бүген мин Тәнзинең малае Илгизне җан өшеткеч кызганыч хәлдә күрәм. Сугыш беткәндә алты-җиде яшьлек бала бүген бот төбеннән аяксыз, үз-үзен җуярлык дәрәҗәдә исерек. Ничек болай булган, ничек? Кышларын сеңелесен чанага утыртып тартып йөрер иде, яз җитүгә икәүләп җитәкләшеп өй артына, кояшка чыгып утырырлар иде. Уйчан, тыйнак бала... Менә ул ир уртасы, авырулар палатадан куып чыгаргач, тәрәзә картына, кар өстенә барып утырды. Таягын болгый, нидер кычкыра. Пәрдәне төшерәбез, тәрәзәгә кар бәрә. Шулай хатынының җанын байтак өткәч, карлыккан тавыш белән җырлый-җырлый кайту ягына китте:
Тауга менеп, ташка басып, карасам да күрәлмам...
— Кулыннан эш килә, югыйсә, мал таба... Бер башласа, атна-ун көн айнымый эчә инде...
Хатын ачынып-ачынып сөйләнә, иреннәре дерелди.
— Хәзер зират тавына менеп китә инде ул, и исәр, исәр...
Хатынның тавышы өзелә, күз яшьләрен сөрткәли, тагын сөйләп китә:
— Аннары, кайтып, әнисенең шәльяулыгын битенә каплый да утырган килеш йоклый,—Хатын мендәргә каплана, әйткәннәренә йомгак ясап куя:—И-и-и, бәхетсез башкайларым...
Палатада тынлык. Игътибарны бүтәнгә юнәлдерергә теләпме, авырулардан берәү тынлыкны боза:
— Кыз балам юк, хәлдән язып, ныклап авырып китсәм, кем карар, дим. Әнә, Газимә апаның кызлары булгач (бусы безнең әнкәй турында), ни ерак җирләрдән кайтып, көн дими, төн дими, җаннарын ярып бирердәй булып утыралар. Ир баланың аның: «Әнкәй, хәлең ничек?»—диюдән узмый инде.
Шифаханәдә хатыннар бер-берсен бүлдермиләр, кем күпме теләсә, шулчаклы сөйли, әллә үз алдына сөйләнә ул, әллә кешегә сөйли. Исерекнең хатыны хәлсез тавыш белән тагын сүзгә кушылды.
Хатын юашлардан түгел, эчкече ир белән гомер сөрү усалландыргандыр, мөгаен. Хатынның хәленә керүдән бигрәк, миңа Илгиз язмышы тынгы бирми. Кара күзле уйчан бала иде. Ниләр кичереп шул хәлгә төшкән ул?
Икенче көнне әнкәйгә мич ашлары китергән элекке күршебез Мәрзилә ападан Тәнзиләр язмышын сораштырдым.
Тәнзи теге хәрби белән китүгә, кызлары Илсөяр бик каты авырган. Тамагына бер әйбер капмый, әнисеннән калган чәчәкле шәльяулыкны сорый, шуны битенә бөркәнеп ята икән. Әнисенең төсе итеп, аның чәч исләрен иснәп ята булыр инде, бахыр. Сагынудан чирләгән, әбисе шулай ди икән. Сагынудан сарыга сабышкан да, үлеп тә киткән. Сабый бит. Илсөярне җирләгәндә Илгизнең үксеп-үксеп елауларына халык түзәрлек булмаган. Әтиләре фронт кичеп кайтып төшкәндә, гаиләдән шул бер малай торып калган.
Сау-сәламәт кеше ялгыз яшәмәс. Өйләнә Рәкыйп, яшь кенә кыз ала. Бәла ялгыз йөрми, ди бит, станцага, кызның ата-аналарына кунакка киткән җирләреннән Рәкыйпны табутка салып алып кайталар. Дошман чолганышларыннан исән чыгып, кырык үлемнән калган кеше бигрәк тә мәгънәсез әҗәл белән үлә: ашап-эчеп утырганда нәрсәгәдер көлеп, тын юлына ризык китә. Шулчаклы тетрәнүләрдән соң тамагына аш үтмәгән инде аның, көлүе үк табигый булмаган.
Атасы хәсрәте белән беренче мәлдә малае хакында уйлаган кеше дә юк икән. Бер заман Илгизнең эзен-юлын да тапмыйлар. Әллә күпме эзләткәч кенә билгеле була: әтиләре белән кунакка барган җиреннән поездга утырып киткән малай, билетсыз, акчасыз йөри торгач, тәгәрмәч астына эләгеп, аягын өздергән, больницада ята икән. Әнисен эзләп киткән булырга тиеш, үзеннән бер сүз алып булмый, ди...
Балалар йортыннан качып әллә ничә рәт кайткан Илгиз. Кайта да, сеңелесе янына зират тавына менеп китә икән. Унҗиде яше тулганда үзе кебек ятимә кызга өйләнә. Әнә шулай дөнья көтеп яталар. Уллары армиядә. Илгиз үзе бер дигән балта остасы, йорт-җирләре әйбәт.
Ә Тәнзи? Гаиләсенә килгән афәттән ул китеп котыла алганмы?
Шифаханә коридорының аулак почмагында, авырулар янына килүчеләр өчен куелган олы күн диванда Мәрзилә апа белән төн сәгатенә чаклы сөйләшеп утырдык. Дөресрәге, Мәрзилә апа сөйли, мин тыңлыйм. Әллә өнсез соравымны аңлап, әллә үз вакыты җитеп, элекке күршебез мине кызыксындырган хәлләрне берәм-берәм хикәя кыла.
Биш-алты ел булыр, Тәнзилә кайтып киткән. Аны танырлык түгел, ди, хәзер. Ике күзе генә утырып калган,ди. Балакайларымның яше төште дип елады да елады, ди. Туган якларын ташлап киткәннән бирле Тәнзи күргәнне сукбай эт тә күрмәс.
Китәләр болар теге чакта Каф таулары ягына—күрәчәкләрен эзләп китәләр. Көн дә баралар, төн дә баралар, бер заман барып җитәләр. Тау да таш, таш та тау. Таш өеп, эчен-тышын тизәк катнаш балчык белән сылап, торыр куыш ясап керергә өлгермиләр, башларына таудан төшкән кар сыман бәла килеп төшә. Хәрбинең ниндидер гаепләре ачылып, кулга алалар. Яшь офицер кемнәргәдер законсыз бронь бирүдә катнашкан, ахры. Ябып куялар хәрбине, таш өстенә күчереп утырткан гөл сыман, торып кала Тәнзиең бер йотым сусыз, бер кашык ризыксыз. Илдә чыпчык үлми, ди, мең газаплар чигеп, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә Тәнзи яшь ирен юллап барып җитә. Ябуда түгел икән хәрби, иректә, тик анда-монда чыгып йөрү генә тыелган. Үзләре бергә, бәхетләре читтә. Сроклары тулгач, кабаттан ирнең туган якларына юл тоталар. Яңабаштан йорт-җир, эш хәсрәте. Шулай итеп, балаларын үз янына алдырырга Тәнзинең бер чарасы да булмый. Гомерләр узып, укалар тузгач кына, ерак килен үз иленә кайтып килә. Анасын, ике баласын, ирен калдырып киткән кеше, кайтса,—зират тавында өч кабер дә ике терәү белән терәткән ярты Илгиз... Елады да елады, ди, Тәнзи. Якты чырай катучы табылса, бөтенләй монда торып калырга да исәбе юк түгел икән. Аякларым йөргәндә Илгиземнең култык таягы урынына хезмәт итеп, гөнаһларымның чиреген генә булса да юар идем, аннан инде чыгарып ташласалар да сүзем юк, ди икән. «Яраларымны кузгатып йөрмә, әнекәем, күзем күрмәве хәерле»,—дип әйтте, ди Илгиз. Алдыннан арты, китеп бара Тәнзи яшь ирнең таш-тауларына. Хатирәгә чәчәкле шәльяулык кына торып кала.
Илгиз эчкән саен әнисе биреп калдырган шәльяулыкны шкаф тартмасыннан тартып чыгара да: «Әнекәем, сеңелкәем»,—дип өзгәләнә икән.
Чәчәкле шәльяулык... Урамнарны балкытып йөри иде бит, гел сөенеч, гел бәхет билгесе булып. Шулчаклы сагышны үзенә җыяр дип кем уйлаган.