(Повестьнең ахыры)
Кемерово — Москва поезды Исхак төшәсе станциягә килеп туктаганда, кояш баеган, караңгы иңгән иде инде. Ул вокзал мәйданындагы автобуслар тукталышына ашыкты. Ләкин тукталышта «служебный» дип язылган бер-ике кечкенә автобустан башка бернәрсә дә күренмәде. Якшәмбе көн булгангамы, китәсе китеп беткәнме, такси машиналары тукталышы да бушап калган иде. Вокзал тирәсендә йөреп бернәрсә дә таба алмагач, Исхак вокзалга керде, алга үткәнче, тукталып, берәр таныш кешене күрмәм микән дип, аның эчендә утыручыларны күзәтте. Берәүне дә күрмәгәч, алга үтеп, пассажирлар арасында буш урын табып барып утырды. Шулай, төнне вокзалда утырырга туры килер микәнни дип борчылып утырганда, кемдер, артыннан килеп, кулы белән аның җилкәсенә кагылды. Исхак, сискәнеп, ялт кына артына борылды, күршеләре Хикмәтулла яшьтәшенең улы Рәис икән. Елмаешып кул биреп күрешкәч, Рәис Исхак янына күченеп утырды. Сөйләшеп киттеләр: Рәис районга кредит алырга килгән икән. Көнендә генә эше бетеп җитмәгән, кунакханәгә дә кереп караган, кунып чыгу хакы бик кыйммәт икән, ул да төнен вокзалда уздырырга булган.
Шулар турында кыскача гына сөйләшеп алгач, Исхак күңелен күптән кымырҗытып торган сорауны бирергә ашыкты:
— Авылда ни хәлләр бар соң, Рәис улым?
— Әллә ни юк. Шулай бер көйгә генә яшәп ятабыз әле.
Егет, уйга калган сыман, башын түбән иде.
— Минекеләр иминнәрме?
— Миңлегали бабайның ишегалдында йөргәне күренә. Имин генә кебек болай...
Исхак өчен кирәкле сүз чыкмады әле. Әтисе исән- сау икән, анысы өчен күңеле тынычланды. Ә Рәхилә? Ул ничек икән соң? Нигәдер аның турында бер сүз әйтми бит егет.
—Ә Рәхилә апаң? Ул ннчек? Колагыңа аның турында ул-бу ишетелмәдеме?
— Рәхилә апа турындамы? — Егетнең янып торган кара күзләре, филтәсен кыскан лампа кебек, кннәт сүрелә башлагандай булды. Ул, ык-мык итеп, маңгаена төшкән кара көдрәләрен кепкасы астына яшереп куйды. Исхакка туры карарга оялгандай, аска карап: — Ишетмәдеңме дип... ни бит, абзый... кеше тормышын кем белеп бетергән инде аны.
— Син сузып торма, әйт. Йә-йә шуннан?
— Шуннан дип... беркөнне колакка нәрсәдер ишетелгән иде.
— Соң әйтеп бетер инде, нәрсә ишетелгән иде.
Егег артыгын ычкындырганын сизеп тукталып калды. Ах, бу тиктормас телне.
— Нәрсә дип... син киткәч, тагын стаканга үрелә башлаган икән дип. — Рәис, Исхакның йөзе күңелсезләнеп киткәнен күреп, сүзен төзәтергә ашыкты: — Кара әле, тулке ни, Исхак абзый, мин үз күзләрем белән күрмәдем. Аллаһы сакласын, күрмәгәнне сөйләү зур гөнаһ, диләр бит.
— Алай икән,—диде Исхак һәм бу күңелсез хәбәрдән югалып калгандай булды, кинәт утырган урыныннан торып басты, каядыр атлап китмәкче итте, аннан нәрсәдер исенә төшеп, кире урынына утырды.
Исхакның үз-үзен тотышын күреп, Рәиснең дә борчылуы йөзенә бәреп чыкты.
— Син ни, зинһар, мине ачуланма инде яме, Исхак абзый! — диде Рәис.
— Зарар юк, энем, әйе, әллә ни зарар юк. Алдан белдерүең өчен рәхмәт.
— Шундый күңелсез хәбәр җиткергәнем өчен, нинди рәхмәт булсын инде, Исхак абзый. Күңелеңә яра ясаганым өчен гафу ит мине.
— Борчылма, энем. Син әйтмәсәң, башкалар әйтер иде. Безне капчыкта саклап булмый.
— Анысы дөрес инде. — Рәис, Исхакка теләктәшлек белдерергә теләп, сүзен дәвам итте: — Исхак абзый, ул хәмер белән дуслашкан кешене аннан тиз генә аерып булмый, диләр. Ул сүз хактыр, ахрысы, шулаймы?..
— Шулайдыр, энекәш, шулайдыр. Тормыш дигән нәрсә җиңел түгел. Артыгы белән катлаулы шул.
Исхакның бу темага сөйләшәсе килми иде. Икесе дә тынып калдылар. Төнне утырган урыннарында йокымсырап уздырдылар.
Исхак авыл башында автобустан төшеп калды. Төшкән урынында беренче итеп кемгә тукталырга белмичә уйланып, таптанып торды. Төп йортка туктаргамы? Рәхиләгә барыргамы?
Исхак һаман да күңеле белән Рәхиләнең эчеп китүенә, иске гадәтне ташламавына ышанмый иде әле.
Ничек алай булды икән? Рәхилә бит Исхакка ышанырлык итеп сүз биреп калды. Шулай да аяклар төп йортка габа атладылар.
Әтисе аны күз яшьләре белән кочып каршы алды. Ул да Исхакның озак йөргәненә бик борчылган икән.
Икәүләп Исхак алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйланып чәй эчтеләр. Миңлегали карт өстәл артыннан кузгалып киткәнче оныгы Ниязның тормышын сорап утырды. Чәй эчкән арада, Рәхилә турында бер
хәбәр дә чыкмады, Исхакның үзенең ул турыда сүз башларга кыюлыгы җитмәде.
Чәй эчүне тәмамлап догалар кылгач, әтисе, Исхакның каядыр барырга җыенуын күреп:
Улым, болай кая барырга булдың әле? — дип сорады.
— ...Ни, әти, мин урамга чыгып бераз йөреп керим әле.
Миңлегали карт бер улына, бер ишеккә күз йөртеп алды да:
— Улым, алдан кисәтеп куйыйм әле. Кара аны, Рәхилә янына барма...
— Нигә, әти?
— Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карап улар, дигәннәр. Рәхилә кабат шул юлына баскан хәерсез нәрсә...
— Гайбәт кенә түгел микән ул, әти?
— Утсыз төтен булмый, улым. Бер тапкыр вәгъдәсендә тормаган кешегә бүтән ышанмаска куша китап. Юк, улым, төзәлә торган хатын булып чыкмады ул. Җае чыгып торганда, тизрәк араңны өз аның белән. — Миңлегали карт улына чын күңеленнән яхшылык тели иде. Исхак, әтисенең кәефен җибәрмәскә теләп, чишенеп кире өстәл янындагы урындыкка килеп утырды.
Кире урынына барып утырса да, күңеле тыныч түгел иде аның. Нишләргә белмичә тагын торып басты.
Миңлегали карт, улының кабат торганын күреп:
— Улым! Кирәкми, йөрмә! Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: җае чыкканда котыл син аннан. Аллаһыга рәхмәт әйтеп дога кыл. Өйләнергә ниятең булса, әнә тол хатыннар бетмәгән. Әнә Лотфулла Мәфтухасы беркөнне: «Исхак абзыйга үзем чыгар идем»,—дип хәбәр салды. Менә дигән тол хатын, үзе акыллы, үзе чибәр, үзе яшь!
— Әти! Мин инде сиңа берничә тапкыр әйттем шикелле, миңа беркем дә кирәкми. Минем теләгем бер генә — Рәхиләне дөрес юлга бастыру.
— Бастырып карадың бит инде, улым. Нәтиҗәсе генә күренми.
— Алай ашыгып нәтиҗә ясама әле, әти. Хата ясаудан адәм баласы хилаф түгел.
— Күпме ялгышырга була. Теләми ул дөрес юлга басарга. Рас теләми икән, син инде аннан өметеңне өз!
— Әти, әйдә, мәрхәмәтле булыйк, кеше бит ул.
— Кеше түгел ул. Кеше сыйфатындагы шайтан. Мин әйтәсен әйттем, нәтиҗәне үзең яса, теләсәң нишлә.
Миңлегали карт, кәефсезләнеп, ишегалдына чыгып китте. Бераз йөреп әйләнеп кергәч, шактый вакыт Исхакка дәшмәсә дә, әти кеше озакка суза аламы соң, тагын шул турыда сүз чыккач, әкренләп улы белән килешергә мәҗбүр булды.
Исхак кич җиткәнне көтте. Йортларда утлар алынгач, тыкрыктан гына, кеше күзенә юлыкмаска тырышып, Рәхилә янына китте. Ул, бакча артыннан әйләнеп үтеп, урам якка чыкты, шыпырт кына атлап эчке якта пәрдәләре төшерелгән тәрәзә кырыена килеп басты да колагын сагайтты. Йорт эчендә Рәхилә кызып-кызып кем беләндер бәхәсләшә иде. Урамнан кемнеңдер килгәнен күреп, Исхак йортка керергә ашыкты. Өйалды ишеге дә, йортныкы да бикләнмәгән булып чыкты. Ул өй эченә кереп бусага төбендә тукталып калды, Исхакның күзе беренче булып өстәлгә һәм аның өстендәге чирекле шешәгә төште. Өстәлнең бер ягында (теге вакытта Рәхиләнең йортыннан чыгып килүче) Мария, аңа каршы якта чәчләре укмашып тузып маңгаен каплаган, күз кабаклары шешенгән, җыерчыкланган йөзендә нур әсәре калмаган Рәхилә утыра иде.
Исхак керү белән, икесе арасында барган бәхәсле әңгәмә өзелде. Икесе дә, сискәнеп, Исхакка төбәлделәр. Мария бер кулы белән ялт кына өстәлдәге шешәне аягы астына шудырды. Исхакның ачулы йөзенә карап, биредә хәзер нәрсәдер буласын чамалап ашыгып урыныннан торды.
— Простите, я пойду. Как говорится, здесь третий лишний,— дигән булып, йөзенә ясалма елмаю чыгарып, ычкыну ягын карады. Чыгып барган уңаенда, кинәт тукталып калды, кире килеп өстәл астындагы хәмерле шешәне, иелеп алып, култык астына кыстырды да юкка чыкты.
Йортта киеренке тынлык урнашты.
- Йсәнме, Рәхилә! — диде Исхак, үзен тыныч тотарга тырышып.
Башын аска иеп утырган Рәхилә тетрәнеп киткәндәй булды, әкрен генә башын күтәреп, Исхакка карады, каршында тавыш-гауга күтәрмичә тыныч кына басып юрган ир-атка төче генә елмайгандай итеп:
Исән... дөресрәге, бүгенгә исән әле. Алдагысын әйтә алмыйм... Кайтырга булдыңмыни тагын? Нигә кайттың?
Исхак, күңелендә кинәт кайнап чыккан ачуын көч- хәл белән басарга тырышып:
— Сине күрергә кайттым. Синең кабат хәмер сазлыгына кереп чумганыңны күрергә. Их, син булсаң да булырсың икән...
— Тукта! Син нәрсә кайтып керүең белән бәйләнергә тотындың әле миңа. Теләдем эчтем. Чөнки эчәсем килде...
— Син бит миңа эчмәскә сүз биреп калдың. Вәгъдәңне ничек шулай бик тиз оныта алдың?
— Онытмадым мин аны, онытмадым!
— Онытмагач, нәрсә булды соң? Әйт, нәрсә булды?
— Син бит миңа, тиз кайтырмын, диеп киттең. Нигә алдадың мине, нигә?
— Мин сине алдамадым. Аңла, озак торуымның сәбәпләре булды.
— Сәбәпләре?! Аклану өчен сәбәпләрне табарга була инде аны. Хәер, нәрсә сөйлим соң әле мин. Мин бит синең алда җавап тотарга тиеш түгел.
— Тиеш. Никахыбыз нишли хәзер?
— Исхак! Карама миңа шулай төбәлеп. Зинһар, карама! Ялгыштым мин, ялгыштым. Син шулай озак торгач, кайтмассың дип уйладым. Беркөнне, тәмам өметемне өзеп, нигә чәнчелеп китми барысы да, дидем дә кулларым тагын хәмергә үрелде. Үләргә кирәк миңа, Исхак, бетәргә кирәк.
Рәхилә өстәлгә капланып елап җибәрде.
— Елама, кирәкми. Күз яшьләре — иблис коткысына бирелү ул. Тәүбә, әстәгъфируллаһ диген.
— Анысын да әйтеп карадым! Миңа берсенең дә файдасы тимәде. Кичә үземә кул салырга чыктым. Үләргә йортка кереп килүче Мария комачаулады.
— Иманың бик зәгыйфь әле синең, Рәхилә.
— Ә мин белгәнемне укыйм.
— Хәмерле авыздан кылынган догалар бервакытта да кабул була алмый.
— Алайса, ничек яшәргә соң миңа? Ничек? Әйт!
— Аның юлы бер генә. Ялгышларыңа үкенеп, тәүбә итеп яшәү.
— Карадым. Үкенеп тә, ялварып та карадым. Барыбер ялгышам. Ильяс типкәли-типкәли тукмар иде. Син дә шулай эшлә! Җанымны ал, теләсәң нишләт, мин шуңа лаек, әшәке хатын. Инде үз күзләрең белән күрдең, минем барыбер төзәләсем юк икән. Бар, Исхак, кайтып кит. Ташла мине! Калган гомереңне әрәм итмә минем ише имгәк белән. Бар... кит...
— Китмим. Син минем никахлы хатыным.
— Никахыбыздан баш тарт. Син аны эшләргә хаклы. Эчкече хатын алдында шулай түбәнсетмә үзеңне, син аңар лаек түгел, Исхак.
— Рәхилә, йә, тынычлан. Ялгышыңа үкенүеңне күреп торам...
— Ялгыштым шул, Исхак. — Рәхилә Исхак каршына тезләнеп еларга кереште. — Беркөнне сине юксынып үземне кая куярга белмичә йөргән кичне Мария килеп керде. Бераз сөйләшеп утырдык. Мин аңар синең нигәдер кайтмыйча озак торуыңны, сагынуымны сөйләп ташладым. Мария, шуны гына көткән шикелле, сумкасыннан бер ярты шешә чыгарып, өстәлгә утыртты. Аннан, стаканнарга бүлеп, берсен үзенә, икенчесен минем алдыма куйды. Аннан миңа сихерле күзләре белән карап торды да: «Ай-ай, бу көннәрдә бик бетештең син, Рәхилә,— диде. — Сәбәбен дә беләм, Исхакны көтәсең. Пу, напрасна көтәсең, милая. Күңелеңә авыр алма, кайтмас ул. Кайтырга теләге булса, күптән кайтыр иде.
По опыту знаю, ирләргә ышанырга ярамый. Әнә минеке мине ташлап китте, бүтән берәү белән тора. Мухрышкасын күрдем, миннән дә хуже. Шуннан гарьләнеп эчә башладым. Син дә ышанма Исхагыңа!» — диде. Мин, аның сүзенә кәефем китеп, урынымнан сикереп тордым. Ялгышасың, Мария, Исхак андый түгел. Ул минем законлы ирем, без никахланган, дип кычкырдым. Мария: «Их, глупая моя, син шул никахка ышандыңмы? Никах бүген бар ул, иртәгә юк»,—дип көлде генә. Минем тәмам башымны әйләндерде. Синнән чынлап юрып шикләнә башладым. Мария, минем икеләнеп калганымны күреп, болай да янган йөрәгемә керосин сибә торды. «Кара, чыннан да, ул миннән үч алу өчен генә өйләнгән булса. Бәлки, хәзер миннән рәхәтләнеп көлеп, киткән җирендә башка берәү белән торып ятадыр»,— дип уйладым. Мария, мин читкә этеп куйган стаканны алдыма куеп: «Эч! — диде. — Без бәхетсезләргә бердәнбер җан дәвасы шушы. Сүндер йөрәгеңнең ялкынын!» Түзә алмадым шул. Хәзер үкенсәм дә соң инде. Гаеп синдә дә бар, Исхак. Кайта алмавыңның сәбәбен әйтеп телефоннан шылтыратсаң була иде бит.
— Ул яктан минем бернинди дә гаебем юк. Кердем мин шылтыратырга, авылыбызның элемтә бүлеге җавап бирми, диделәр. Телеграмма бирәсем калган, кызганыч, анысын эшли алмадым шул.
— Гафу ит, Исхак. Зинһар, гафу ит ялгышып киткәнемә. Бик үкенәм.
Алар ул кичне бик озак сөйләштеләр. Рәхилә, елый- елый, бүтән авызына да алмаска ант итте.
Көннәр әкрен генә үтә тордылар. Исхак элеккечә ике йорт арасында йөрде, болай яшәве кыенрак булса да, Рәхиләне аек хәлдә күрү аның өчен зур куаныч иде.
Ләкин тагын шунысы да бар: соңгы көннәрдә картлык бастымы, әллә бронхит көчәеп киттеме, Миңлегали абзыйның сәламәтлеге какшый башлады. Инде менә берничә көн ул урыныннан тормый, төннәрен ютәлләп, күкрәген тотып ыңгырашып чыга. Исхак, әтисенең хәле яхшы түгеллеген аңлап, авыл фельдшеры Вәсиләне чакыртып алды. Вәсилә Миңлегали абзыйның күкрәген тыңлап тикшерде. Аннан, фельдшер нәрсә әйтер микән дип, янында басып торган Исхакка карап:
— Пневмония башланган. Йөрәгенең дә көе юк. Әтиегезне ашыгыч рәвештә район үзәк хастаханәсенә салырга кирәк,—диде. Ләкин Миңлегали карт, фельдшерга карап: — Мин беркая да бармыйм. Җыясы ри зыгым беткән булса, анда да алып кала алмаслар, куз гатып йөрмәгез мине, балакайлар, үз йортымда, җылы түшәгемдә соңгы көннәремне тыныч кына үткәрим,— диде.
Исхак уйланды, авыл гайбәтчеләре «Исхак авыру әтисен карарга иренеп булнискә илтеп ташлаган икән, теге Рәхиләсе шулай кушкандыр» диюләреннән шикләнеп, шул ук вакытта Миңлегали абзыйның авыр хәлен күреп, хастаханәгә салырга алай атлыгып тормады .
Исхак әтисе яныннан бер дә китмәде, сабый баладай тәрбияләде, көнаралаш диярлек мунчага күтәреп алып барып юындырды, һәр көнне урын-җирен алыштырып торды. Исхакка булышырга Рәхилә дә килеп йөрде, әтиләрен икәүләп карадылар. Атна азагында, таң алдыннан хәле авырайгач, Исхак, «Ясин» китабын алып, «Ясин» укырга кереште. (Аңарчы да авыл хәзрәте килеп Ясин чыккан иде.) Ләкин азагына кадәр укып бетерә алмады, Миңлегали карт, йокыга киткән кебек, кисәк тынып калды.
Дәү әтисен җирләргә улы Нияз да кайтты. Миңлегали картны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килде. Акрын гына җылы яңгыр явып торган көнне аны мәңгелек йортына иңдерделәр.
Исхакны ике йорт арасында йөрү ардырды. Тагын шунысы бар: Рәхиләгә, кабат ялгыш юлга кереп китмәсен өчен, күз-колак булып торырга кирәк иде. Шуларның барысын да башыннан үткәреп, ул Рәхиләне үзенең төп йортына алып кайтты. Шәһәренә кайтып китәр алдыннан, Исхак бу турыда улына да җиткергән иде. Нияз әтисенең өйләнеп яшәвенә каршы килмәде.
Шулай итеп, алар бергә яши башладылар. Исхак Рәхилә турында гел уйлана, һаман да аның кабат сөрлегеп китүеннән курка иде. Ул, ниһаять, ныклы фикергә килде: моның бердәнбер юлы — Рәхиләне намазга бастыру. Исхак бу турыда җайлап кына Рәхиләнең үзенә җиткерде. Тегесе бик теләп, хәтта шатланып риза булды. Икесе дә көннең һәр ике сәгатен дин сабакларына багышларга булдылар. Башта беренче итеп Исхак Рәхиләгә, тәһарәт алдырып, иман китерү догасын өйрәтте, аннан әкренләп үзе белән намазга бастырды. Менә шулай көннәр, атналар үтә торды. Исхак Рәхиләне сабырлык белән дин юлына кертүен дәвам итте.
Беркөнне кичен, ясигъ намазыннан соң, Исхак Рәхиләнең кыйблага карап тезләнеп күз яшьләре белән Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап ялварганын күреп тетрәнеп китте.
- Их, Исхак,—диде Рәхилә, күз яшьләрен тыя алмыйча. — Белсәң иде үткәннәрем өчен ничек үкенгәнемне...
Исхак моны күреп әкрен генә Рәхиләне тынычландырырга тырышты.
- Аллаһы Тәгалә, адәм балаларының үкенүе — үзе тәүбә, дигән,—диде.
- Минем тәүбәләремә бик соңдыр инде, Исхак.
Алай өметсезлеккә бирелмә әле син. Аллаһы —гафу итүче дә ул. Ходай Тәгалә: «Бәндәң миңа бер карыш якынайса, мин бер карыш якынаермын. Тагын бер карыш якынайса, бер колач якынаермын. Миңа атлап килсә, мин чабып килермен»,—дигән.
— И-и, шулай булсачы, Исхак!
— Булыр, иншаллаһ, булыр, Рәхилә.
Беркөнне, өрфиядәй алсуланып таң сузылганда, Рәхилә Исхакны йомшак кына җилкәсеннән сыйпап уятты.
— Исхак, тор, әйдә! Әнә мәзин азан әйтә. Мин тәһарәт алдым инде. Сиңа да су әзерләдем. Комганың мич алдында булыр,—диде.
Бу Исхакның күптән көткән тырышлыкларының беренче нәтиҗәсе иде.