СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илшат Сәйфуллин «Дөреслек»

Алмаз үзе дә уйламаганда мәктәпкә соңга калды. Әйе, үзе дә уйламаганда. Кайбер вакытта ул дәресләргә махсус соңга кала иде. Ә бүген уйламаганда килеп чыкты. Сәбәбе дә бик гади. Нигәдер будильнигы шалтырамады аның.
Беренче дәрес Кәүсәрия апаларыныкы. Алмаз сыйныфка кергәндә, дәреснең яртысы узган иде.
Ул укытучыга чын дөресен әйтеп гафу үтенергә теләгән иде дә, ләкин апасы аны көтмичә, үзе сүз башлады:
— Нәрсә, Алмаз, будильник шалтырамадымы? Әллә әниең уятмадымы? Әллә инде мәктәпкә барганда машина пычрак чәчрәтеп, кире өеңә кайтып, киемеңне алыштырырга туры килдеме? Йә, Зәйнуллин, әйт дөресен, бүген нәрсә булды?
— Кәүсәрия апа, дөрес әйтәсез, нигәдер будильник шалтырамады...
— Юк, Зәйнуллин, бу юлы дөресен әйт!
— Кәүсәрия апа, дөрестән дә будильник шалтырамады. Хәзерге сәгатьләрне үзегез беләсез бит, ике-өч көн йөриләр дә туктыйлар, — дип мыгырданды малай.
— Апаңның колагына токмач элмә, яме! Мин сиңа кичә генә институттан килгән практикантка түгел. Әйт нәрсә булганын!
— Будильник... — дип, Алмаз тагын нидер әйтә башлаган иде, Кәүсәрия апа өстәлдә яткан журналны кулына алды да шалт — өстәлгә бәрде!
— Җитәр! Күпме синең әкиятләреңне тыңларга була! — дип, Алмазга юнәлде ул һәм, кинәт кенә тынычлана төшеп: — Ярар, Зәйнуллин, алайса, болай сөйләшик, — диде. Бүген дәрескә соңга калдың. Моның өчен сине җәзага да тартып була. Әйтик, әти-әниеңне мәктәпкә чакыртырга, тәртибеңә икеле куярга һәм башкалар... Ләкин бүген минем дөреслекне беләсем килә. Дөресен әйтсәң, бүген соңга калуыңны кичерермен. Алмаз уйлана калды. Әгәр тагын будильник дип сөйли башласа, Кәүсәрия апасы янә журналга ябышачак һәм бу юлы журнал кире өстәлгә түгел, ә Алмазның башына төшәчәк. Узган юлы ул Вазыйх абыйлары чатында «Мерседес» белән «Запорожец» бәрелешүе һәм фаҗига урынына ГАИ белән «ашыгыч ярдәм» машиналары чакырып йөрүе турында сөйләгән иде, бу юлы алай гына котыла алмас шул.
— Йә?! — диде укытучы.
Алмаз мескен тавыш белән сүз башлады:
— Әйе, Кәүсәрия апа, дөрестән дә, соңга калуымның сәбәбе будильникта түгел, — диде ул, юаш тавыш белән.
— Ә-ә-ә, менә бит, сиздем аны, — дип елмайды укытучы. — Йә, йә?
Шул секунд эчендә малайның башында соңга калу сәбәбенең «яңа варианты» туды:
— Өйдән, гадәттәгечә, сигезенче яртыда чыктым, — дип сөйли башлады ул. — Иске клуб яныннан узганда бер яктан кара джиплар, икенче яктан көл төсендәге «БМВ»лар килеп туктады. Минут та үтмәгәндер, машинадагылар бер-берсенә автоматтан ата башладылар. Ул арада милиция килеп чыкты һәм алар бандитларны кулга алдылар. Мине пүнәтәй итеп куйдылар. Соңрак кына белдем — иске клуб каршында ике җинаятьчел төркем очрашкан. Алар безнең авылның ташландык дуңгыз фермаларын бүлешә алмыйлар икән. Атыш шуның өчен чыккан...
Көлешә башлаган укучыларны кулы белән генә тыйды да Алмазга карап никтер авыр сулап куйды укытучы.
Аннары:
— Бар, урыныңа утыр, — диде.
Үз партасына чүмәшкәч, тагын кимендә өч будильник алырга кирәк дип уйлап куйды Алмаз. Берсе шалтырамаса, икенчесе, анысы шалтырамаса, өченчесе шалтырар. Әллә ниләр уйлап азапланганчы, дәресләргә вакытында килү яхшырак булыр, мөгаен.