Мәк чәчәгедәй үзе матур, үзе чибәр, бер яшь кенә туташ теш врачы кабинетына бер төркем балалар алып килгән. Балалар бакчасыннан. Бу кызыкай үзе шулай яшь кенә булса да, тәрбияче икән инде. Балалары да апаларының күзенә генә карап торалар. Бик тә яраталар инде, күрәсең.
— Минекеләр бит хәзер зурлар инде. Быел көзгә алар барысы да мәктәпкә китәчәкләр, — диде ул, бирегә алып килгән нәни кызчыкларга, йомры баш малайларга күрсәтеп. Горурлык белән, әлбәттә. Үзе генә түгел, тавышы да матур икән, яңгырап тора.
Ә, балалармы? Алар һәрчак балалар инде. Бирегә дә кызлар курчакларын кочаклап, малайлар «КамАЗ», «Татра»ларын эләктереп килгәннәр. Аптырашып, карышып, калтырап торган бала да юк. Кабинетның тар коридорын тиз арада үз итеп, болар һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Кызлар, буш урындыкларны биләп, курчак уйныйлар. Малайлар идәнгә чүккәннәр дә «КамАЗ»ларын тәгәрәтәләр.
Әмма кая килүләрен алар барысы да бик яхшы беләләр. Күбесенең биредә моңа тикле дә булганнары бар.
Ләкин әтиең, йә әниең, синең өчен йөрәген ярып бирергә, врачка үзе керергә әзер әбиең белән килү — бер хәл. Анда әзрәк кәҗәләнсәң дә, бераз балавыз сыгып алсаң да ярый. Ә хәзер бөтенләй башка очрак. Кәҗәләнеп кенә кара, күз яшеңне генә күрсәт. Елакка санаячаклар. Соңыннан күзеңне дә ачырмаслар. Тәгәрәшеп көләрләр. Коллективның законнары башка. Кырыс законнар. Әмма гадел. Биредә берәүнең дә башыннан сыйпамыйлар. Шунлыктандыр елаучы да, шыңшып торучы да юк.
Әмма шунысы бар, врач кабинетына кем дә булса берәүгә беренче булып керергә кирәк. Монысы кыенрак нәрсә. Андыйлар әлегә күренми. Берәү дә баш тартмый, тик теләк белдерүчеләр генә юк. Нәни булсалар да, хәйләкәрләр, мин сиңайтим. Яшь кенә медсестра кызның врач бүлмәсенә дәшүен барысы берьюлы ишетмәмешкә салыналар. Әй, җәмәгать, балалар гынамы соң?! Теш алдырырга баргач, ак халатлы врачны күрү, теш бораулый торган машинаның жуылдавын ишетү белән, кайсыбыз салкын тиргә төшми? Кайсыбызның тез буыннары дер калтырый башламый? Теш докторы бүлмәсе шундый бер зәхмәт җир бит инде ул.
Медсестра чакырып кына эш чыкмады. Балалар баш күтәрми, уеннары белән мәшгуль. Ишектә ап-ак халатлы, маңгаена ялт-йолт түгәрәк көзгесен таккан, урта яшьләрдәге, мөлаем гына йөзле бер ханым күренде.
- Балалар, көтәм сезне,— диде ул, карышмаслык итеп.
Коридорда тынлык. Барысы да шып калдылар. Арада иң батыры, буйга барыннан тәбәнәк, туп кебек түп-түгәрәк, юан балтырлы, Ксюша исемле бик матур бер кызчык булып чыкты. Аның башындагы бөртек-бөртек кара борчаклар төшкән сап-сары бантиклары бу нәни гражданканы шау чәчәк атып утырган көнбагыш чәчәгенә охшата. Нәкъ үзе инде. Көнбагышның кояшка назланып чәчәк аткан чагы!
Ксюша кулындагы курчагын иптәшләренә сузды, бик кыю адымнар белән врач бүлмәсенә таба атлады. Беренче адымны кемдер ясарга тиеш бит инде. Аның йөзендә нәкъ менә шушы тәвәккәллек. Нәкъ ишек төбенә җиткәч, кырт борылып:
— Көтегез. Мин хәзер! — дип кул да изәп алды әле, наян нәрсә. Менә күрербез, акырып, елап чыкмассыңмы әле.
— Ксюша врач бүлмәсендә озак булмады.
— Анда керүчеләргә конфет бирәләр икә-ә-ән,— диде ул, янәдән ишектә күренү белән. Кәгазьгә төргән конфет күрсәтте. Әмма балаларны алай гына алдый алмассың.
— Би-ик авырттымы? — диделәр барысы да.
— Юу-ук! Чебен тешләгән төсле дә булмады,— диде ул, конфетын төреп кесәсенә тыкты. — Врач апа ике сәгатьсез капма, диде.
Икенче булып Денис тәвәккәлләде. Хәер, аңа шулай тиеш тә. Ул биредә бар малайлардан да бер башка калкурак. Авторитеты да зуррак. Бар малай аның тирәсендә чуала. Зур үскәч, республика футбол җыелма командасының капкаларын саклаучы булыр, ахры. Бар кыяфәте шуңа тартым. Озын аяклы, озын куллы малай. Әйе, бу озын сыйракларның аңарга бик тә кирәк булуы бар әле.
Ул да тиз борылды. Аның кулында да конфет.
— Би-ик авырттымы? — дип сорадылар аннан да.
— Сизмәдем дә! — дигән булды Денис. Сизүен сизгән, малай актыгы, сер генә бирми, иптәшләрен генә куркытасы килми. Авызыннан канлы мамык кисәге тартып алды, уң кулы белән һаман да яңагын уа.
Стенага сөялеп, негр баласыдай кап-кара булып кояшта янган, кыска ыштанлы, төп кебек нык тагын бер малай тора әле. Борыч-бөтнек салып төйгән бәрәңгене дә, маңгаена йөзек кашы хәтле генә итеп май тамызган манный боткасын да талымламый, ахры. Бар кыяфәте шуны раслый.
Башында — кырыйлары матур чигүле кәләпүш. Аякларында сандаллар. Алары олы абыйсыннан калган булсалар кирәк. Ике аягындагы сандалы да, бүгеннән үк лаеклы ялга җибәрүне сорыйлар. Әмма малайның кыяфәте исә бер дә галәмәт. Бер-бер җаваплы җитәкче яисә министр-мазармы диярсең. Ник бер уенга катышсын, ник бер малайга сүз катсын. Зур үскәч, мөгаен, йә бюрократ, йә бик зур түрә булыр. Ә нигә, дөнья булгач, алары да кирәк.
Соңгы азау тешен алдырырга, дип килгән бер әбекәй түзмәде, моңа сүз катты:
— Улым, шинең ишемең нишек шоң? Бер дә уенга да катнашмыйсың, беркемгә бер шүз дәшмишең? Бик куркып калдың мәллә?
— Безнең Азат үзе шулай аз сүзле малай. Кайчакларны ул авыз ачып көннәр буена бер сүз әйтми,— диде аның өчен тәрбияче апасы.
Әмма чират аңа да җитте. Киреләнми-карышмый Азат та медсестра апасы артыннан врач бүлмәсенә таба атлады. Ләкин аны бик тиз кире бордылар. Малай анда да авызын ачмаган икән. Үзенең мотыйк холкына туры калган. Әмма конфетны эләктергән. Берне генә түгел, икене әле!
Ә монда эзлексез конвейерга көйләнгән. Балаларның берләре керә, икенчеләре чыгып тора. Берләренең тешләренә пломба-ямау салып чыгаралар, икенчеләрен суыртырга билгелиләр. Врач бүлмәсеннән иң соңгы баласы чыкканнан соң:
— И-и минем үземнең дә бер бозык тешем бар,— дип куйды тәрбияче апалары.— Тик керергә куркам... Коточкыч куркак җан бит мин...
— Альбина Әхәтовна, курыкмагыз инде! Бер дә авыртмый бит,— дип, бу чибәркәйне балалары кыстый башладылар.
— Бар, бар, кызым. Кереп чык. Бер сызлый башласа, каһәр, түшәмгә сикертә бит. Мин дә бит һич түзәр хәлем калмаганга килдем,— дип, әлеге әбекәй дә аңа врачка кереп чыгарга киңәш итте.
— Куркам, куркам... Бу дөньяда миннән дә куркак җан бүтән юктыр да...
— Альбина Әхәтовна, курыкмагыз инде...
Балалар, һәрьяклап сырып алып, апаларын врачка керергә кыстыйлар.
— Күндердегез,— диде ул. — Берүк берегез дә беркая китәсе булмагыз. Мин бик тиз...
Апалары матур, төз аякларына бик килешле, биек үкчәле туфлиләренә ток-ток басып, врач бүлмәсенә таба атлады.
Балалар, уеннарыннан туктап, апаларының чыкканын көттеләр.
«Мин бик тиз» дигән иде дә, күренми әле. Менә күренде бит. Ике күзендә дә яшь бу Чибәркәйнең. Кулъяулыгы белән сул яңагын тоткан. Ә балалары янына чыгу белән рәхәтләнеп елап та җибәрде.
Кызлар да, малайлар да аны шундук әйләндереп алдылар, сыпыралар, иркәлиләр. Йомшак сүзләр тезәләр. Конфетларын сузалар. Апалары исә үзе чибәр, үзе гүзәл, үзе зифа, балалары арасында рәхәтләнеп, сулкылдап елап утыра. Килешмәгәнне дияр идең. Нигә килешмәсен?! Бик килешеп тора әле. Янында таянып елардай, аның хәлен аңлардай ышанычлылары бар бит.
Ә балаларны күр син. Апалары өчен йөрәкләрен ярып бирергә әзер ләбаса. Кеше хәленә керә, кеше хәлен аңлый белә торган нинди әдәпле, сизгер, тәрбияле балалар. Өметле балалар. Кечкенәдән шулай кеше хәлен аңларга өйрәнеп үскән бала, зур үскәч тә берәүне дә каһәрләмәс, рәнҗетмәс. Кызгана белү шулай ук зур рухи байлык. Кеше өчен зур бәхет ул. Хәер, үзебез нинди булсак, балаларыбыз да шундый булып үсәләр. Кош баласы оясында ни күрсә, очканда да шуны эшли. Уйлансаң, бик төпле гыйбрәт. Бик төпле хакыйкать бар бу сүзләрдә...