— Хәлләрең ничек, Гөлүзә әби?
— Ат мөгезе кебек, балам, ат мөгезе кебек!
Кечкенә пар чиләкләрен күтәреп, Гөлүзә әби тагын суга керде дә беразга тукталып калды. Безнең су өйгә үткәрелгән булганлыктан, әни аңа, ерак колонкага йөреп интекмәсен өчен, бездән генә кереп алырга куша. Шуңа, ким дигәндә, көненә өч-дүрт кенә тапкыр керәдер ул. Берүзенә суының кирәклеге шуның кадәр генәдер, баксаң, ялгызлыгы авырдыр.
Гөлүзә әбинең ялгыз калганына бер елдан артык инде. Калада биш малае яши. Тик әби дә анда китәргә ашыкмады, малайлары да аталарының урынына нигезләнергә уйламадылар. Үзе дә малайларына барды да йөгертеп кире кайтты. Малайлары да кайттылар да ашыгып кире киттеләр.
Ә Гөлүзә әбигә нәрсә кала? Иртә таңнан кунакка йөрергә! Карарга малы-ние юк, көтеп утырырга бабае юк. Үзе әйтмешли, гуләйт тә гуләйт. Әле күптән түгел генә, Уфага, брач энесенә кунакка барып, ике атна буе бүлнистә ял итеп, дәваланып кайтты. Авырганнан түгел, болай, кеше күрер өчен генә китте. Бүлнистә булгач, барысы да килә, ах итеп торалар, тумбочка тулы тәм-том, күчтәнәч. Сөйләшим дисәң, палата тулы кешесе. Барысын күреп, барын белеп, өч еллык мәгълүмат туплап, бик нык күңеле булып кайтты Гөлүзә әби.
Әллә юри, әллә белмичә, карчык безнекеләрнең гел чәй эчеп утырган чакларына туры килә. Әй кыстаткан була үзе: ничә тапкыр чәй эчкәнен, ниләр кабып эчкәнен, кемнәр кергәнен, кемнәр чыкканын, кемнәр күпме эчкәнен сөйли-сөйли рәхәтләнә. Аннары, кыстауга бирешкән булып, ашыгычлык рәвеше белән душагрейкасын да салмый, табынның уртасына кереп утырып, рәхәтләнеп, өстәл артындагылар туешып, таралышып беткәнчегә тиклем, кыстата-кыстата, өч-дүрт чынаяк чәй эчә.
Бүген алданды, вакытын туры китерә алмады. Ул килеп кергәндә, килен әле чәй ашы пешерергә кузгалып, камыр басып кына маташа иде.
- Алла, кичә соң йокладыгыз, — дип сүзне башлады күрше әбисе.
—Сөйләшеп сүз бетми. Кайтып җыелсак, шул инде, Гөлүзә әби.
Операцияләр ясатса да, күрше әби, начар күргән күзләрен чекерәйтеп, йокы бүлмәсенә төбәде.
— Нәрсә, балалар йоклыймы?
— Юктыр, — диде килен, үзе һаман суыткычта актарынды.
— Кичә кайсысы клубка чыкмады?
Килен, нинди күңелсез хәбәр алып керде икән инде бу дип, шикле карашларын Гөлүзә әбинең җыерчыклы чыраена кадады.
— Ник? Чыктылар, икесе дә.
Әбинең йөзенә күңелле, серле елмаю йөгерде.
— Белмим, белмим. Берәү «Илвина», «Илвина» дип, төн буена минем тәрәзәмне шакып чыкты.
Түр якта әбине сулыш та алмый тыңлап утырган кызлар чыркылдашып көләргә керештеләр.
Әбигә шул гына кирәк, тагын да тәмлерәк итеп сүзен дәвам итте:
— Ярый әле Гайфулла бабагызның исән чагы түгел. Бигрәк көнчел иде мәрхүмкәем. Ишетәм шакыганын, үзем дәшмим. И рәхәт! Бертөрле яшь чаклар искә төшеп китте. Элгәре клубка чыгыш юк иде бит ул, егетләр күз төшкән кызны сызгырып йә тәрәз шакып кына чакырып чыгаралар иде. Әллә чыгыйммы соң, мин әйтәм, матуррак күлмәгемне киеп, бигрәк нык күрәсе килә бит моның дим?
— Чыгасы иде, Гөлүзә әби, чыгасы иде, — ди-ди көлештеләр түр яктагы кызлар.
— Аннары шакып туйгач китте үзе. Бүген тагын килер микән? Килсә ярар иде. Миңа да күңелле, аңа да эш бар дигәндәй... Анда клуб артында пивы эчеп йөргәнче, әйдә шакысын шунда.
Шуннан соң әби бераз моңсу гына итеп тәрәзә пәрдәләренә карап торды да бүлмәнең буш ишеге аша тагын кызларга эндәште.
— Кемнең матур малае иде соң ул?
Рәхәтләнеп көләргә кызларга шушы сорау гына җитми иде.
— Кайдан белик инде, Гөлүзә әби. Сезнең янга килгән бит ул. Әле әнә үзең дә гашыйк булып өлгергәнсең. Кем малае дип сорашып та утырасың.
Инде Гөлүзә әби, авызлары артык зур ачылып китеп, тешсез уртлары күренмәсенгә, тары коймагының йомшак камыры кебек таралырга гына торган иреннәрен көчкә җыеп, көлү рәвеше ясады.
— И-и-и, балалар, безнеке үтте инде. Заманында йөрдек тә, көлдек тә. Үтте безнеке хәзер, китте...
Әби сөйләвеннән кинәт туктап, башларын иеп, әллә җыерчыклы бармакларына, әллә калын итәгенең тупас җөйләренә озак кына карап торды да, «И Аллаһым!» дип, начар күргәнлектән гел яшьләнеп торган кысынкы күзләрен кытыршы куллары белән сыпыргалап куйды.
Аннары, йөзен күтәреп, әллә нинди бер кәеф күтәренкелеге белән сүзне бөтенләй башкага күчереп җибәрде.
— Син нәрсә пешерәсең, килен?
Килен суыткычтан бушаткан әйберләрен кире тутырып маташа иде инде.
— Әй, менә балалар пицца яраталар. Шуны пешеримме дигән идем.
— Э-э-э, аны ничек пешерәсең инде?
Гөлүзә әби урындыгын өстәл янына ук күчереп, килен кыланганнарны җентекләп күзәтергә кереште.
— Менә камырны җәям дә шунда бар нәрсәне дә катлап тутырам инде. Колбаса да кирәк иде дә бит, тәмле колбаса юк. Авыл кибетенә китергәнне саласы килми. Тәмсез. Бөтен ризыкның тәмен җибәрер йә.
— Нишләтәсең инде, алайса?
Карчык вак кына, чекерәешеп, әмма ләкин зиһен көче белән балкып торган күзләрен күрше килененә төбәде.
— Әнинең әнә суыткычында туңдырып куйган фаршы бар икән, шуны салырмын инде.
— Э-э-э, фаршы бармы, рәхмәт яугыры.
Карчык, нәрсәдәндер тынычлыгын югалтып, вак күзләренең үткен карашларын инде суыткыч ишегенә терәп тора башлады.
Килен аңа-моңа игътибар итми генә эшен дәвам итте:
— Исләре бик тәмле фаршының. Яхшы, тәмле иттән ясалгандыр.
— Фарш... — дип, сүзен нәрсә дип дәвам итәргә белми аптырап торды карчык, — минеке дә бар иде инде.
— Булгач, бик әйбәт, Гөлүзә әби. Менә бәйрәмгә, малайларың килүгә берәр тәмле нәрсә пешерерсең.
Әби, акрын гына карашларын суыткыч ишегеннән өстәл өстенә күчереп, киленнең туң фаршны әйләндереп-әйләндереп ваклаганын карап тора башлады.
— Болай да пешерәм инде... Коймак пешерәм, төш пешерәм...
— Маладис. Фаршың белән пәрәмәчләр пешереп ал. Иренсәң, майда гына кыздыр, иренмәсәң, мичеңне ягып тык. Әйдә, мичеңне үзең яксаң, камырын үзем куеп бирермен, — дип кысташа-кысташа, килен һаман туң фаршы белән булашты.
— Юк инде, ярар, — диде карчык һәм өметсез генә авыр сулап куйды.
— Алай иренсәң, тәмле итеп фрикаделькилы аш пешер килүләренә. Бик тәмле була, — дип тарткалашты килен, һаман күрше әбисенә фарштан пешкән ризык ашатасы килеп.
—Иренәм инде, ярар,—дип, Гөлүзә әби өстәлнең кырыйларына тотынып урыныннан күтәрелде дә, кечкенә генә калып баручы фарш кисәгенә соңгы моңсу карашын ташлап, чыгуга табан кузгалды.
— Ярар, Гөлүзә әби, сау бул. Чыгарга уйладың, ахрысы. Кәефең дә кырылып киткән кебек булды. Алай-болай фарштан пешеренергә уйласаң эндәшерсең үземә. Иртә таңнан камырыңны куеп бирермен, — ди-ди, килен, фаршлы кулларын болгый-болгый сөйләнеп, әбине озата чыкты.
— Әй, төш пешерәм инде мин, коймак пешерәм!
Әби, әллә нигә борчылган йөзен киленгә таба борып, йөрмә арттан дигәндәй, кулларын югары күтәреп селкеде дә, вак кына, чеметеп кенә атлап, капкага габан юнәлде.
Ул арада йорттан мал арасында йөргән әни килеп керде. Ул да, нәкъ Гөлүзә әби шикелле, күзләрен чекерәйтеп, килененең хезмәт җимешенә шикле караш ташлады.
— Нәрсә бу?
— Ничек нәрсә? Пицца!
Әни, өстәл янына килеп, иелеп, пиццаны җентекләп карый башлады.
— Фаршмы бу?
— Әйе.
— Суыткычтан алдыңмы?
-Әйе.
— Гөлүзә әбиең бер сүз дә әйтмәдеме?
-Юк.
Әни килененә көлемсәр караш ташлады да, ашыгып, Гөлүзә әбинең онытып чыгып киткән чиләкләренә су тутыра башлады.
— Гөлүзә әбиеңнең кертеп куйган фаршы иде ул... Ярар, үзебезнең мал итеннән ясап бирермен инде, аптырама.
Берара тынып калган түр ягы тагын шаулашып көлгән тавышларга күмелде.
Шултиклем кычкырышып көлгәнне Гөлүзә әби дә ишеткәндер инде. Барысын ишетеп, күреп тора бит ул. Тик икенче көнгә йөзендә кичәге ачу-үпкәдән берни дә калмаган иде. Елмаеп-балкып, онытып калдырган чиләкләрен алырга дип керде.
Күрше хакы — Аллаһ хакы, диләр. Гомер итеп, шушы әйтемнең асылын аңлаган әби бит ул!