СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов “Яшьтәшләр”

Ходай Тәгалә Госман картка озын гомер бирде. Быел яз ул сиксән икене тутырды. Инде балалары да күптән читтә, кайтулары да бик сирәк. Гомер иткән карчыгы Рәшидә дә вафат. Авыр гәүдәле, салмак кузгалулы карт авыл читендәге бай каралтылы иркен йортта берүзе яшәп ята. Ни хәл итсен, барысына да күнекте, сукрана-уфылдый бар эшен үзе башкара. Тавыкларына җим сибә, ак кәҗәсен сава, аш-суын әзерли. Әмма бу озын гомерне ул үзе бәхеткә санамый. Әйтеп куйган иде карчыгына: «Кара аны, сабыр ит, мин киткәнче, зинһар, син үлеп китә күрмә, мине әйбәтләп җирләгәч кенә, үз җаеңны үзең карарсың», - дигән иде. Көлеп кенә булса да Рәшидәсе дә моңа ризалыгын биргән иде. Тик менә Хак Тәгалә икенче төрле хәл итә шул. Үткән кыш Рәшидәсен төп йортка илтеп куйды.
Госман картның икенче бәхете - авыл астыннан, бакча башларыннан гына агып үткән шактый киң, тирән сулы елга. Гомере буена, бала чагыннан балыкчы булды, әле дә булса, аз гына йорт мәшәкатьләреннән бушануга, кармакларын ала да бакча сукмагыннан гына су буена төшеп китә. Калтырап торган бик хәтәр асылма басмадан, һич курыкмыйча, елганың теге ярына чыга. Үзе яраткан төшкә, карт өянке төбенә килеп утыра. Ашыкмый гына, ипләп кенә кармакларын суга ташлый.
Бу өянкенең үз тарихы бар. Алар Госман белән яшьтәшләр, ул туган көнне әтисе Абдулла, төпчек улының истәлеге булыр дип, шушы агачны утырткан. Бергә үстеләр, бергә картайдылар. Тик өянке бераз сәер булып, бер якка янтаеп үсте. Өянке хәзер бик юан, бик биек инде. Өстәге кайбер ботаклары корыган, шүрәле куллары төсле кәкрәеп беткән. Ә төбендә исә агачның ярты юанлыгында диярлек бер урынын черек алган, кеше кереп утырырлык бик уңайлы куыш хасил булган. Госман карт аркасын шул куышка җайлап, уңайлап утыра, бу оядан куллары һәм борыны гына чыгып кала.
Элек заман бу өянке ялгызы гына түгел иде. Әтисе Абдулла елга ярына, аннан башланып киткән үзәнлеккә дә бик күп өянкеләр утырткан. Тик агачлар зур үскәч, Госман белән бергәләп ул өянкеләрнең барысын да кисеп бетерделәр. Чөнки бу якларда урман ерак, утын юк. Үсеп утырган агачларны кискәнне гаеп иткән авылдашларына Абдулла болай диде:
- Мин аларны үз бакчам турысына, үземә утын булырлар дип утырттым. Менә хәзер кисәм, чөнки алар картайдылар. Бер дә кайгырмагыз, яңаларын төпчек улым утыртыр.
Әтисеннән соң Госман, чыннан да, һәр киселгән өянке урынына яшь үсентеләр утыртып чыкты. Тик алар үсеп китә алмадылар. Ул елларда инде колхозда мал-туар ишәйде, монда колхоз көтүе йөри башлады. Ә сөт дигән нәрсә, бер яктан, бик кирәк булса да, икенче яктан, үзәнлекләрдә һәм болыннарда йөргән сыер көтүе табигатьнең иң беренче дошманы иде. Көтү куаклык-әрәмәлекләрне, яшь үсентеләрне ега, ашый, болын-үзәнлекләрнең йомшак туфрагын таптый, тыгызлый, катырып, такырайтып бетерә, тизәге белән пычрата. Агып торган чишмәләргә исә бигрәк тә зыян сала, күзенә үк китереп баса, корыта. Менә нәрсә ул көтү! Госман картның ишеткәне бар, табигатьне саклыйм дигән илләрдә көтүләрне бөтенләй дә чыгарып йөртмиләр, абзарда гына асрыйлар икән. Шулай итеп, үсмәде ул утырткан үсентеләр, барысы да харап булды. Хәзер үзәнлектә әнә атлаган саен батып кергән хайван сукмагы, тояк эзләре. Тап-такыр, әгәренки егылсаң, башың ярылырлык.
Ә менә бу өянкене кисмәделәр. Госман карт, янына килгән саен, аның белән исәнләшеп, бер сөйләшеп тә ала.
- Йә, яшьтәш, ни хәлләрең тагын? Үзеңне җил-давыллар бик каһәрләмиме? Кәкрәеп беткән ботак-тармакларың бик сызламыймы? - дип сорый һәм, куллары белән тегенең кытыршы кайрысын сыйпап, үз хәлен дә әйтеп ала: - Менә сиңа ярый да әле ул, картлач. Кайгы-хәсрәтләрне белмисең дә. Балаларың да юк синең, карчыгың да вафат булмаган. Менә гомер иткән карчыгыңнан колак кагып кара идең дә, белер идең бу дөньяларның ни икәнен, - дип сөйләнә һәм, кармакларын җайлап, агач куышына аркасын терәп утыра.
Бу дөньяга фәлсәфи карашта торса да, сагына ул Рәшидәсен, бик тә сагына. Утырган җиреннән еш кына елга аша үз бакчасына, лапас артларына карап ала. Анда, гадәтенчә кулларын каш өстепә куеп, ак яулыклы карчыгы басып торадыр, аны күзлидер кебек тоела. Хәтта аның шулкадәр таныш, кадерле тамак кыруларын, тавышын ишеткәндәй була:
- Өйгә кереп чыгасыңмы әллә, картым? Чәем кайнады. Тоткан балыкларыңны да ала мен.
Мондый чакта картның күзләренә яшь килә.
Балык димәктән, тикмәгә генә йөрми дә әле ул. Бу елганы инде күпме генә каһәрләмә деләр. Берничә тапкыр басудан аммиак суы агызып, андагы барча тереклекне агуладылар. Заманның намуссызлары яз-җәй буе җәтмә белән сөзәләр. Ә шулай да Госман карт, җимен белә, җаен белә дигәндәй, су буеннан буш кул белән кайтмый әле. Үзенә бер таба балык тотып ала.
Су буена, шушы карт агач янына килүнең аның өчен тагын бер хикмәте, сере дә бар әле. Бу өянке куышына аркасын кертеп, терәп утыру аңа бер дәва, күңеленә хушлык, киңлек, тынычлану бирә. Моны Госман инде күп еллардан бирле ап-ачык сизеп йөри. Агач кәүсәсенә сөялеп утыра торгач, аның гәүдәсенә ниндидер җылы дулкыннар, рәхәтлек җәелә. Иңбашындагы чәнчүләр, билендәге сызлану бөтенләй юк була. Күңеле дә күтәрелеп китә. Ул үзе тәмам тынычлана, уйлары салмаклана, еш кына бик тәмләп черем итеп тә ала. Ә инде торып киткәндә, бөтен гәүдәсе җиңеләйгән, сафланган була. Ниндидер көч-куәт, сәламәтлек бирә аңа бу өянке, аның яшьтәше һәм дусты. Моны Госман карт бик әйбәт белеп йөри. Аның болай озын гомерле булуына сәбәп тә нәкъ менә шушы түгел микән әле?
Тик соңгы вакытларда өянке куышы тирәнәя бара, анда тузан җыела, кырмыскалар да күренә. Бәлки, яшьтәшкә ярдәм кулы сузарга, бу черекне кырып алырга, арчып чыгарырга кирәктер? Ул очракта черүнең тукталуы да ихтимал бит әле.
Менә бүген, иртәннән аяз, матур бер җәйге көндә, ул өянке янына кармакларын гына түгел, ә өтерге, ышкы, чүкеч кебек эш кораллары салынган тартмасын да күтәреп килде. Кармакларын суга ташлады, сырмасын салып куйды һәм эш башлады. Бәхеткә, черек бик алай тирәнгә дә китмәгән икән. Бер сәгать дигәндә ул эшен тәмамлап та куйды. Куыш эче киңәеп, яктырып, чистарып калды. Карт аркасын бераз дымлы, әмма рәхәт салкынча агачка терәп торды.
Әле чабаклар чиртү вакыты җитмәгән, бераз иртәрәк. Госман су өстендә хәрәкәтсез яткан калкавычларга карап утырды һәм тиз арада тәненә таныш дулкыннарның таралуын сизде. Тик бу дулкыннар бүген ничектер сәер, аеруча тоемлы, көчле иде. Карт рәхәтләнде, җылынды, йокымсырап та киткәндәй булды, һәм... шунда гаҗәеп хикмәти хәлләр башланды.
Ул гүяки бу өянке төбендә түгел, каядыр өстә, кәүсә биеклегенең урта бер турысында утыра, имеш. Моннан тирә-юнь әйбәт күренә, тик бу тирәлекне танып булмый, имеш. Өянке тирәсендә биек үлән үскән үзәнлек җәелеп киткән, һәм анда шау булып яшь өянкеләр үсеп утыра! Госман карт гаҗәпләнүеннән тәмам таркалган уйларын тәртипкә салып өлгермәде, аста якынлашып килгән бер сыер күренде. Госман исә бу сыерны танып та алды. Ул малай чагындагы Габдерәуф бабайлар сыеры, аклы-каралы, бик качкалак, бөтен авылга атаклы терлек иде бу. Менә хайван ул утырган өянкегә якын ук килде, авыр гәүдәсе белән аңа сөялде. Шул ук мәлдә картның гәүдәсе аша үткән җылылык дулкыннары агышы да кискен үзгәрде. Хәзер гүяки аның гәүдәсе аша ниндидер уңайсыз, шомлы, куркынулы дулкыннар үтә иде. Менә хайван агачка ышкына ук башлады, һәм... Госманның гәүдәсен ток куырып алгандай булды, ул бизгәк тоткандай калтыранды.
Карт, җитез генә утырган урыныннан калыкты. Бу ни хикмәт? Госман, гомеренә авылда тимерче булып эшләгән кеше, белеме җидееллык авыл мәктәбе генә булса да, болай мәгълүматлы, фән-техника яңалыклары белән таныш карт иде. Яшь вакытында бик күп китаплар укыды, үзенә китапханә булдырды, әле хәзер дә укыштыргалый, кичләрен телевизор карый, газеталар алдыра, аларны укып бара. Ул үсемлекләрдә, агачларда да кеше тәнендәге кебек биотоклар, биокыр булу ихтималы турында ишетеп тә, укып та белә иде. Тик менә бу кадәресен... Бу кадәресен башына да китергәне юк иде аның. Бу ни хәл булыр бу?
Тукта, тагын сынап карарга кирәк әле. һәм Госман, тагын куышка кереп, аркасын терәп утырды. Тиз арада аның күз алдында тагын өянкеләр үскән үзәнлек пәйда булды, тик болары инде зур үскәннәр иде. Менә шунда елгадагы асылма басмадан чыгып килгән ике кеше күренде. Бер олы кеше белән бер малай. Кулларына балта-пычкы тотканнар.
Шунда Госманның гаҗәпләнүенә чик-чама калмады. Култык астына озын пычкы кыстырган кешедә ул үзенең әтисе Абдулланы, ә кулына балта тоткан яланаяклы малайда... үзен танып алды! Малай өянкегә якын ук килде, кулындагы балтасы белән аңа китереп чабарга әзерләнгәндәй итте. Госман картның тәненнән тагын куырылу, калтырау йөгереп үтте. Шунда әтисе, иреннәрен хәрәкәтләндереп, малайга нидер әйтте, һәм алар ары киттеләр. Бер өянке янына тукталдылар. Абдулла, учына төкереп, кулына балта алды, өянке төбенә чаба башлады. Абдулла балта белән селтәнгән саен, Госманның тәненнән чәнчүле дулкыннар йөгереп үтте.
Шунда суда яткан калкавычларның берсе кисәк кенә аска чумды - эре чабак тартып җибәрде, һәм... Госман карт сихерләнеп тамаша кылып утырган күренешләр дә бердән юкка чыкты. Аһ, кирәкмәгәндә чиртте! Кәефе кырылган Госман карт гәүдәсен өянкегә тери төшеп утырды. Юк, кабатланмады инде теге хикмәтләр. Җитмәсә, бүген балыгы да бердәм чиртте, әледән-әле урыннан торырга туры килде.
Балык ул әйбәт итеп чиртә-чиртә дә кинәт шым да була. Госман карт, өенә менеп китә алмыйча, озак уйланып, гаҗәпләнеп утырды. Ни булды соң бу? Инде җае чыкканда йокымсырап китәргә генә торган бер карт кешенең төшләнүе генәме? Әллә... Әллә инде карт агач белән карт адәмнең биокырлары очраклы рәвештә бергә туры килеп, бер-берсенә яраклашып, шушындый да әкәмәт хәл килеп тудымы? Кем белә, дип уйлады Госман карт, бәлки, шушы агачта да ниндидер тоемлау, хәтта хәтер дигән нәрсә бардыр. Вакыт-вакыт ул да уйланып, төшләнеп, үткәннәрен, үзе өчен истәлекле, шомлы вакыйгаларны, хәлләрне хәтерләп утырадыр. Белмәссең... Табигать дигәнең, бер караганда, бик гади, икенче караганда, бик серле дә бит ул.