СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Бүләк кемгә”


Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне — үзенә чакырып алган.
— Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, — дигән.
Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне Көз башлаган:
— Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!
— Әллә мин аз эшләдемме? — дип сикереп торган Яз. — Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.
— Ай-яй, — дигән Җәй, — мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?
— Артык күп түгел минем эш, — дигән Кыш, тыйнак кына. — Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.
Кояш тыңлап-тыңлап торган да бүләкне берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» — дигән.
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.