СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рахман Шәфигуллин “Сабантуй сөлгесе”

Хәмзә Шәфыйкович шофёры Дамирның:
— Теге мескен кыз баланы әллә алабызмы, жәл бит? — дигән сүзенә сискәнеп китте.
Караса, Лаеш борылышында кулына юл сумкасы тоткан унҗиде-унсигез яшьлек кыз тора иде. Ул яңгыр астында калган, күлмәге манма су. Хәмзә Шәфыйкович, рөхсәт биреп:
— Утырсын, әлбәттә, — диде дә күзләрен кабат басуга төбәде.
Дамир кырыкка якынлашып килсә дә, әле кызларны игътибарсыз калдырмый, һичьюгы, матурлыкны үзенчә бәяләп, комплиментлар әйтергә онытмый.
Хәмзә Шәфыйкович исә, теләсә-теләмәсә дә, ике арадагы сөйләшүне тыңларга мәҗбүр.
Инде җимеш кебек пешәргә өлгергән кыз баланың исеме Хаҗәр икән. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчыга белем ала. Бүген ялга кайтышы икән.
Кыз югалып кала торганга охшамый. Дәрәҗәсен белеп кенә ара-тирә кем булуыбыз, кайда баруыбыз белән кызыксына. Тимерлеккә барасын белгәч, шатлангандай әйтеп куя:
— Анда бит, больница ачылгач, яшь вакытында әнием дә эшләгән. Хәзер дә, кызык итеп: «Тимерлектә ике егетнең башын әйләндердем дә әтиеңә кияүгә чыктым», — дип сөйли. Берсенең исеме Хәмзә, икенчесенеке Әхтәм бугай...
Хәмзә Шәфыйкович, үзенең исемен ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте, ирексездән артка борылып карады. Менә сиңа мә! Бу бит, бу... Камилә кызы...
...Хәмзәнең бала чагы җиңел булмады. Туйганчы ашарга ризыгы, кияргә юньле киеме юк иде. Шуңа күрә үз сүзенә тугры калды: беренче получкадан туйганчы «Каракум» конфеты алып ашады. Соңыннан чем-кара костюм-чалбар сатып алды. Ак күлмәк, затлы галстук кигәч, егет тагын да чибәрләнде. Өченче теләге менә шушы килеш «Волга» автомобиленә утырып, авылга кайту иде. Хәмзә «Волга»да кайтып туктады.
Төньякта агач эшкәртү цехында эшләде ул. Әти-әнисе зимагурлар янында яшәп тә бозылмаган Хәмзә өчен бик сөенделәр. Сөенмәслек тә түгел иде: аракы эчмәде, тәмәкесен тартмады, эшләде, укыды, спорт белән шөгыльләнде. Соңгысы гомер-гомергә Сабантуйларда батыр калган әтисе күңеленә аеруча сары май булып ятты. Гап-гади Тимерлек малае шәһәр, республика чемпионы булсын әле!
Авылга Хәмзәнең кайтуын берәүләр шатланып кабул итсә, икенчеләре көнчелек белән карадылар.
Кичен уенга китешли, Хәмзә югары оч кибетенә сугылырга булды. Бер-ике шешә аракы алып, авылдашларын сыйларга уйлады. Яшьтәшләре арасында көнчел һәм астыртын Әхтәм дә бар. Ул төскә-биткә матурайган, озын буйлы. Нык күренә.
Бераз салып алгач, аның теле ачылды. Теләсә кемгә старшина кебек әмер биреп кенә тора.
Әхтәм черек тешле, юантык гәүдәле Нурисламны читкә дәште дә нидер әйтте.
Бераздан Нурислам сүз башлады:
— Син менә шәһәрдә яшисең. Анда акча күптер инде. Киемнәрең дә матур, безне санламыйча аракы да эчмәдең. Без бит андыйларның, кирәк булса, сөякләрен дә көл итәбез... — Нурислам һаман бәйләнүен белде: — Безнең арага керәм дисәң, йә тагын бер литр аласың, йә сиңа капут.
Хәмзә аңа каршы:
— Без бит бер чишмә суын эчеп үстек. Мин сезнең һәрберегезне дә сагынып кайттым. Икмәктер, мин моны көтмәгән идем,— дип китеп бармакчы иде, ләкин Нурислам, арттан аның күлмәгеннән тартып, кесә фонаре белән селтәнде. Хәмзәгә саклану чарасын күреп, көрәш алымын кулланырга туры килде. Җиргә сырты белән төшкән Нурисламга: — Әгәр тагын шаярасы булсаң, бөтенләй тормаска да можешь, — диде.
Бер атнадан соң Хәмзә Камилә белән танышты. Ул зифа буйлы кыз иде. Сары чәч, зәңгәр күзләр. Елмайганда түгәрәк битләрендә мәхәббәт чокыры уелып ала. Ул Казанда укып медсестра һөнәре алган.
Хәмзә һәр очрашуны көтеп алды. Уеннан соң таң атуны инеш буйларында, колхозның алма бакчасында каршыладылар.
Сабантуй көннәре дә килеп җитте. Ризван һәм Хәмзә дә авыл яшьләре белән яулык җыярга чыкты. Ат өстендә, урамны ярып, кышын-җәен ачык изү белән йөрүче кырык биш яшьлек Ханнан бара. Аның артыннан — клуб мөдире кылый Вәгыйзь. һәр йорттан бер төркем егет Сабантуй бүләге алып чыга. Кайберләре хуҗаларның ачы балын эчә, каклаган казын кимерә.
Бүләк бирүчеләргә егетләр, дәррәү булып: «Яулык! Яулык! Яулык!» — дип рәхмәтен белдерә. Бирмәгәннәр өчен «хурлык» сүзе авылны дер селкетә.
Хәмзәгә дә шактый бүләк эләкте. Камилә яши торган йортка җиткәч, ул дулкынланып алды. Үз-үзенә: «Яшь кыз ни бирсен инде», — дип тә уйлады. Ләкин ялгышкан икән. Төркем килеп җитүгә, урыс капкадан Камилә күренде. Ул Хәмзәнең муенына гаҗәеп матур сөлге элде.
— Вәт бу сөлге, ичмасам. Моны баш батырга бирербез, — дип, кылый Вәгыйзь бүләкләр исемлегенә сөлгене дә теркәп куйды. Менә шул сөлге Хәмзәнең башын бөтенләй бутап бетерде. Яшь йөрәген телгәләде. Моны ничек кулга төшерергә соң? Акча 6еләнме? Юк. Аны бит Камилә, яшьләр, халык белә. Димәк, көрәшеп алырга! Берәр центнерлы көрәшчеләрне егып булырмы? Бу бит үз авырлыгы үлчәмендәгеләр белән бил алышу түгел. Ни эшләргә? Хәмзә әтисе белән киңәшләшергә булды.
— Ватылу кирәк түгел түгелен. Ләкин бит, улым, аның даны бар, — дип, карт көрәшче төпчек малаен Сабантуйга әзерли башлады. Фәкать бер көн вакыт калган иде. Шуңа да карамастан Хәмзә үзеннән күпкә авыррак көндәшен җиңү ысулын үзләштерде. Бер аякка тезләнеп, көрәшченең астына керәсең дә бер кулын, култык астына кыстырып, аска тартасың һәм шул вакытта бөтен гәүдәң белән күккә чөясең. Икенче төрле әйткәндә, бер нокта аска тарта, ә өчесе өскә чөя. Көндәш, шулай итеп, сыртына барын төшә.
Сабантуй Хәмзә өчен алай ук начар башланмады. Беренче булып бала-чага көрәште. Аннан соң өлкәнрәкләр. Ул, әтисенең киңәшен тотып, Камилә биргән сөлге әйләнешендә генә бил алышырга булды. Озын таякны егермедән артык көрәшче уң кулы белән кысып тотты. Ектырган кеше төшеп кала. Хәмзәгә якынча дүрт-биш кеше белән көрәшергә туры киләчәк.
Спорт белән шөгыльләнгән егеткә көндәшләрен ату авыр булмады. Ә аннан соң ул Әхтәм белән көрәшергә тиеш иде. Әхтәм аңа караганда җиде-сигез килога авыррак. Өстәвенә тыгыз тәнле. Хәрәмләшергә дә күп сорамый.
Нәкъ шулай килеп чыкты да: Әхтәмне суырып алып күтәреп салганда, ул аяк чалды. Хәмзә борылып өлгерә алмады, сул иңбашы белән җиргә килеп төште. Эчтә нидер черт итте.
Буын күзгә күренеп шешә башлады. Ләкин Хәмзә, бөтен җан ачуын, көчен салып, көндәшен күтәреп алды да ул көтмәгән якка атып та бәрде. Әхтәмнең ике кулбашы да яшел чирәмгә тимичә, аның өстеннән төшмәде. Күзләре кып-кызыл булып, йөзе шәмәхә төскә кергән Әхтәмгә: «Ну эт икәнсең!» — дип кенә әйтә алды.
Ун минутлап вакыт узгач, мәйдан уртасына күрше авыл батыры, карсак Фәрхулла чыгып басты. Ә Хәмзәдә көрәш кайгысы юк иде инде. Сул кулны күтәреп тә булмый, авырта. Әтисе, кешегә күрсәтмичә генә, авырткан җирне тотып ышкыды да сизмәстән тартып куйды. Бераз җиңеләйгәндәй тоелды.
Хәмзә, барлык сабырлыгын җыеп, Фәрхулла янына атлады. Күп булса, аның нибары ун минутлык көче бар. Җиңмәсә — сөлгедән җилләр исә.
Менә ул әкрен генә сөлгесен Фәрхулланың биленә салды, җитез хәрәкәтләр белән бер урында көндәшен әйләндерә башлады. Таза, юан кешеләрнең хәле тиз бетүчән, аларның хәрәкәтләре дә күбесенчә салмак була. Ни булса, шул булыр дип, кичә генә әтисе өйрәткән алымны кулланып, Хәмзә туксан алты килолы Фәрхулланы тәгәрәтеп җибәрде. Мәйдан гөр килде. «Булмады!» — диючеләр дә юк түгел иде. Судьялар ышанмады. Аларны кабат көрәшкә чакырдылар. Кабат шул ук хәл. Фәрхулла җиргә ауды.
Камиләнең күз явын алырдай сөлгесен Хәмзәнең муенына салдылар. Ул җиңде!
Аның тәкә өчен көрәшергә мөмкинлеге дә, теләге дә юк иде. Сабантуйны ташлап, больницага китте.
Тәҗрибәле фельдшер Харис стаканга аракы тутырып салды да, ниндидер май белән кушып ышкыганнан соң, Хәмзәнең кулбашын үз урынына утыртты. Иртәгесен инде шеш беткән иде.
Буыннар тагын да ныгый, осталык арта төшкәч, Хәмзә төрле-төрле бәйгеләрдә җиңү яулады, бүләкләр алды. Әмма туган авылында көрәшеп яулаган матур сөлге гомер буе истән чыкмады.
...Ул көнне Сабантуй соң гына тәмамланды. Батыр булып Фәрхулла калган, икенче урынны Әхтәмгә биргәннәр.
Хәмзә дә кичке уенга сул кулын муенына асып төшәргә булды. Бала-чага көрәш турында сөйләшә. Кызлар ниндидер матурлык белән аңа елмая. Бер урында егетләр җыр сибә... Әхтәм дә яхшы гына төшергән. Ул Хәмзәне читкә дәште. Бераздан ачу катыш сүз башлады:
—Нигә кайттың син авылга? Камиләне бит мин специально бер кеше белән дә йөрттермәдем. Үземә дип сакладым. Ә менә син төкердең миңа. Авыл алдында мыскыл иттең. Сөлгене дә алдың, Алла хакы өчен, бир син миңа Камиләне...
—Син нәрсә, Әхтәм? Ул бит әйбер түгел...
Әхтәм, ысылдап:
—Беләсең килсә, Нурисламны мин сиңа каршы махсус котырттым. Аякны да махсус чалдым, — диде.
Хәмзә җиргә төкерде дә китеп барды.
Сүз йөртә икән, куркак дип уйламасыннар өчен, бу сөйләшүне ул Камиләгә дә, дусты Ризванга да җиткермәде. Тулаем алганда, үзенә түбәнлек дип санады, эчкә йомды.
Соңрак Әхтәм гайбәт таратудан да тайчанмады, имештер, Хәмзә Камиләне «сындырган». Бу турыда ул авыл яшьләре алдында мактанган, ди.
Сабыр холыклы Хәмзә Камиләнең сафлыгына карата үз исеменнән гайбәт таралгач түзмәде, кара эчле Әхтәмне акылга утыртырга булды. Бу кичне дә Әхтәм аларга ияреп, тозсыз сүзләр сөйләп килде. Хәмзә үзенең көндәшен аулак урынга дәште.
— Әхтәм, егет кеше горур, намуслы була. Син кайчан булса да үкенерсең, ләкин эшләгән явызлыгыңны гафу итә алмыйм. Бәлки, бу сиңа киләчәктә сабак булыр,— дип, йодрыгы белән эченә, яңагына сугып җибәрде. Аннан иң авыр очраклар да гына кулланыла торган көрәш ысулы белән күтәреп алды да кычыткан арасына ыргытты. Әхтәм, ыңгырашып, җиргә барып төште.
Хәмзә өенә кайтып өстен алыштырды һәм Камилә яшәгән йортка атлады. Тик ул чыкмады... Димәк, Камилә имеш-мимешләргә ышанган!
Бер атна буена Камилә уенда да, эштә дә күренмәде. Аны туган авылына кайтып киткән, диделәр.
Хәмзәнең дә отпускысы төгәлләнде. Ул кабат, әтисе әйткәндәй, «зимагурлар» шәһәренә китеп барды. Беренче мәхәббәтен озак оныта алмады егет.
Камиләгә килгәндә, ул күрше авылга кияүгә чыккан, ә Әхтәм солдат хезмәтендә иде инде.
...Хәмзә Шәфыйкович Хаҗәрне өйләренә кадәр илтеп куйдыртты. Камиләне бер күрәсе дә килгән иде аның. Әмма әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән. Сабантуй сөлгесе дә «зимагурлар» шәһәреннән кире сөйгәненә җибәрелгән иде...