СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рифә Рахман "Сары тавык дәвасы"
Гөлниса, башы әйләнгәнгә түзә алмыйча, койма буена килеп чүмәште. Тәне таба мае кебек кыза,хәлсезләнгән йөрәге Гыймазетдин абзыйларның көн дә киртә ватып кача торган тае лапылдап йөгергәндәй тибә иде. Сеңлесе Миңнисаның:
- Апа, төсең качкан, әллә чирләп киттеңме? - дигәненә дә, авызына килгән әче су, буа ергандай, тышка атылыр санап, баш кагып кына җавап бирде, әмма иптәшләренә шунысы да җитә калды. Элекке уеннарын онытып, «брачлы»га күчтеләр.
- Син берүк кузгала күрмә, дөнья хәлен белеп булмый, җан да тәслим кылырсың, - дип, күрше малае Нәсим носилка әмәлләргә кереште.
Якында гына алмаштырырга алып ташланган җилкапка аунап ята иде. Такта-киртәләрне аркылы-торкылы бәйләрлек бау һәм әмәл тапмагач, шуңа килеп ябыштылар. Гөлнисаны, җилтерәтеп, капка өстенә китереп тә салдылар. Ай-ваена да карамыйча, иңнәренә күтәреп, дәррәү Кадыйр абзыйларга юнәлделәр. Кыз тәмам җебегән, бу исәрлекләргә каршы торыр хәле калмаган иде.
Әле генә мәктәптә дә сугыш уеннары уйнап кайтканга, балаларга монысы да бик кызык һәм шуның дәвамы кебек тоелып китте. Имеш, яраланган сугышчыны медчастька илтәләр. Ата коммунист Нәсим тиз арада барысын да үз кулына алды.
- Дошман территориясен узабыз, - диде ул, сугыштан контужен кайтып, халыкта «дизәртир» буларак даны таралган Хәйбүшләр турысына җитәрәк. - Иелергә! Юк, авыруны җиргә куярга һәм үзебезнекеләргә кадәр шуышып кына барырга!
Гөлниса шалтыр-шолтыр, дөбер-шатыр өстерәлгән капка өстендә актык тамчы хәлен дә югалтты, тәне кабат җыелмаслык таралды.
Аларга таба нәрсәдер күтәреп килгән балаларны күргән Зөлхиҗәттинең йөрәге жу итеп китте. Аумас өчен, тәрәз яңагына сөялде:
- Ләхәүлә вәлә куәти!
Сишәмбедә кояш батканчы өер булып урамда баруны юньле эшкә санамаганга, бар белгән догаларын укырга керешкән иде, өзде, үзе дә белештермәстән, ишегалдына атылды. Балаларның нәкъ менә алар капкасыннан килеп керүләрен күргәч, лапылдап, баскыч төбенә утырды.
- Ләхәүлә вәлә куател галиел газим, Раббем...
- Брачка, ашыгыч ярдәм! - дип кычкырган Нәсимнең сүзе һавада эленеп калды. Усаллыгы белән даны чыккан Зөлхиҗәттигә якын килергә һәм аны да, гадәттәгечә, уенга кертергә беркем базмый иде.
Карчыкның кыяфәтен күргән Нәсим дә югалып калды. Зөлхиҗәтти, кармалана-кармалана, үзе торды, кыштыр- кыштыр гына, носилкадан күтәрелеп килгән Гөлнисага таба атлады:
- Нишләп ятасың анда, акылың табаныңа төшкере!
Әбекәйнең каршысына Миңниса чыгып өлгермәсә,аның эше харап иде:
- Ни, Зөлхиҗәтти, ул чирләп киткән, менә күтәреп алып кайттык... Әле исән...
Карчык телсез калды, әмма тагын үзен кулга алды. Уенмы бу, чынмы дип карап торгандай итте дә:
- И-и-и, балакаем, сары булган бит сиңа, ничек моңарчы күрмәгәнбез? — дип бот чапты.
Гөлнисаның үзенә дә авызын тутырып килгән сары суларның сәбәбе аңлашылды.
- Иртәгә чәршәмбе. Алла боерса, терелерсең, иптәшләрең барысы да урлап булса да чәршәмбе йомыркасы китерерләр. Аның файдасы бик зур бит.
Дус-иш, кеше капкасын икенче ишегалдында калдырганын да онытып, өйләренә таралышты. Үз иркенә калдырылган Гөлниса көч-хәл белән генә сәкегә кереп ятты да тавыкларның йомырка салганын көтә башлады.
Йокысы туеп уянса, сәке янындагы урындыкта коштабак тулы «чәршәмбе йомыркасы»! Сугыш вакытында авызларыннан өзеп, тирә-як күршеләр керткән аларны. Бәлеш тә ашый алмаслык Гөлниса әнә шул утыз-кырык йомырканы берьюлы сыпыртса, һичшиксез, тереләчәк иде. Тик йомырканың көч-хәл белән чәйнәп йотылган өч-дүрте дә берничә минуттан, өелеп, бугазына килде, һәм ул аларны косып ташламыйча булдыра алмады.
- Син нәрсә, кызны үтерергә җыендың мәллә? - диде әле Гражданнар сугышыннан ук буш җиңнәр җилфердәтеп кайткан Кадыйр абзый. Шул мизгелдә кулларының юклыгын онытып, кызның аркасыннан кагам дигән иде, тик шәлберәйгән күлмәк җиңнәре аңа буйсынмады. - Түз, кызым, йомырка ашау - авырмаганда да авыр ул. Бавыр беткәндә - бигрәк тә. Без үскәндә, сары йокса, сары әйбергә карап утырырга кушалар ие... минем прәшкә әбизәтелни терелтәчәк сине!
Ул, билендәге солдат каешын салып, Гөлниса яткан сәке башындагы кадакка элде. Шул ара ишектән атылып чыгып киткән Зөлхиҗәтти бераздан әллә никадәр әйбер:жиз табак, комган, сыер муенына эленә торган шөлдер ише кебек нәрсәләр күтәреп кайтып та керде.
Әбисе Гөлнисаның, сәгатьләр буена урамга карап, әти- әнисен уйлап, моңаеп утыру гадәтен белә иде. Берьюлы файдасы да тисен, янәсе! Аларны тәрәзә төбенә дә, өстәл өстенә дә тезде.
Көн карады Гөлниса, төн карады, күзләре чепиләнеп бетте, йөзе тәмам саргайды, тик бу юл белән дә терелмәде.
Инде өстендәге җете яшел күлмәге, искергәч, кечерәйгәч, сандыкка салынган сарысына алмашынды, чәйне дә чынаякның лимон төсендәгесенә ясадылар. Әллә каян табып, сары кашык та алып кайттылар. Алардан эчелгән сары гөлҗимеш суы да, кунакка сакланган тары ярмасыннан пешерелгән ботка да кызны терелтергә ашыкмады. Нишләргә белми торганда, күршеләре Нәгыймә килеп керде.
- Илдарханым исән-сау кайтса, сыйларга дип саклаган сары тавыгым барые, инде Гөлнисага язган икән, - дип кычкырып елап җибәрде, — гүспитәлгә эләккән...Ул да кеше күзләренә карап ятадыр, мескенем. Шушы сары тавык итеннән терелсәгез, догагыз барып, менә ул да исән- сау кайтмасмы...
Тавыкны җиренә җиткереп, бисмилла әйтеп суйдылар, сарыга каршы ымлап пешерделер. Корсагында ярыланып килгән һәм әллә никадәр чирлене кеше итәчәк «чәршәмбе йомыркалары»н да кызганып тормадылар.
Урталай ярганнан соң, шулпа эчендә тагын бер кат өшкереп, Гөлниса алдына куйдылар, шуннан күтәрелгән парны суларга иелгән башына юрган капладылар. Аның бер почмагын күтәреп, әледән-әле балыктай һавага чыккан кыз түзде, сары тавык шулпасы тәмам суынганчы парында утырды.
- Инде теләгәнеңчә итен дә аша, - диде Зөлхиҗәтти, Гөлнисаны шаккатырып. Аның үз гомерендә, бер тавыкны берүзе ашау түгел, ботын да кабып караганы юк! Әле сугышка кадәр кимергән тавык башы белән «очарга» дип бирелгән канатының тәме дә бүгенгедәй телендә тора иде.
Инде менә тавык бөтене белән аныкы! Кыз, ит бүләргә остарып беткән каенанадай, аның бер ботын каерып алды һәм, бер кабуда йотам дигәндәй, авызына китерде. Китерде дә шунда ук читкә ыргытасы килгән кыяфәттә туктап калды. Тавыкны ашарга теләү дә, ашый алмау да шулкадәр көчле иде, ни эшләргә дә белмәде. Аннан ак итеннән бер өлешен өзеп алып чәйнәп караган итенде һәм, зур авырлык белән генә, күзләрен - атылырдай, тамагын ярылырдай киереп, шул килеш кенә йотып җибәрде.
Шушы сары тавыкның симез ботын гына булса да әкренләп, чәйнәп ашый алмаудан керфек төпләренә җыелган яшь бите буйлап тәгәри башлады. Кайчан да булса тагын бирәләрме әле аңа ул ботны, юкмы?! Кыз үзен авыруы аркасында гына эләккәненнән дә нәүмиз калуына гарьлек хисенә буылганнан буыла баргандай тойды. Караватның ялтыраган тимеренә тотынды. Авыздан сары суларны һаман да ныграк китергән сары тавыкка инде ничек тә карамаска. Күзләрен чытырдатып йомды. Ябык күз кабагы артындагы караңгылыкка карап тора башлады. Анда ниндидер кара нокталар пәйда булдылар да, зурая-зурая алга таба килгәч, бихисап күп тәлинкәләргә салып куелган тавыкларга әйләнделәр. Гөлниса үзенең шулар арасында бөтерелеп диңгез төбенә төшеп киткәндәй юкка чыкканын күрде һәм инде башка берни дә аңламас, тоймас хәлгә килде.
Аның елавына иткә кызыгып карап торган, әмма боты түгел, башы да тәтемәгән өч яшьлек Миңниса тавышы да кушылган иде. Ул, алдында шундый тәмле ит була торып ашамаган апасына, аның, шуны күрергә теләмәгәндәй, күзләрен йомып утыруына бик гаҗәпләнде, иллә мәгәр киселгән үлән кебек мендәренә егылуына исе китмәде. Эчтән генә апасы урынына үзе авырмаганга язмышка үпкәләгән кызның үз хәле хәл иде.
— Апа, башыңны гына тотып карыйм әле, эссеме, юкмы? - диде ул авыруы йокса гына ярар иде дигән татлы хыяллар белән, аңсыз яткан Гөлниса янына килеп.
2025-04-21 17:12