СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рифә Рахман "Язык- казык башында"
Фазылҗан картны үзен белә белгәннән бирле Әүлия дип йөрттеләр. Бала чагында ук бу кушаматның тагылуы бераз сәеррәк тә иде. Аның тарихын авылдашлары түгел, ул үзе дә инде хәтерләми, әмма ләкин, гомер бакый җисеме исеменә туры килеп, изге бер зат сыйфатында яшәде. Әле егет чагында, иптәшләре авылны ду китереп йөргәндә дә, алар белән эчеп алып, авыл буйлап авыз күтәреп җырлап йөрмәде, кызлар өчен борын канатканчы сугышмады, авызына тәмәке ише хәрәм әйберне алмады, кешегә каршы килү түгел, кайвакыт туры күтәрелеп карарга да җөрьәт итмәде сыман.
Инде өйләнеп алып, олыгая төшкәч тә, һаман шул яшьлегендәге кебек тыйнак холыклы, күркәм гадәтле, ачык чырайлы булып калды. Күршеләрен ярдәменнән ташламады, әти-әнисен ризыктан аермады, хатынына кырын күз белән карамады, балаларына-оныкларына тырнак белән дә чиртмичә, сүз белән игә китереп үстерде. Әүлия дисәң дә әүлия иде.
Мондый холыклы кешенең намазлык өстендә, догада, зур авырулар кичермичә үләсенә һичкемнең күңеленә шик килми иде, алай булып чыкмады. Фазылҗан карт инде ничә ай буена сызланып, ухылдап урын өстендә ята, нәсел- нәсәп белән хушлашкан, балаларына фатихасын биргән, оныкларына әйтәсе сүзләрен әйтеп бетергән, үлемне көтеп- көтеп тә көтеп ала алмаган иде.
Әүлия карт карап торышка әллә ни каты авырган да кебек түгел, районнан олы улы чакыртып кайтарган докторлар да тыңлап-тикшереп, нинди диагноз куярга белмәделәр, картлык чиредер, яше бар бит инде, йөрәге бик таза, бераз торыр әле, дип киттеләр.
Яшәвенә өмет калдырмаганга гомерен янәшәсендә кичкән карчыгы Гайнибикә табибларга үпкәләмәде, ул моны үзе дә белә, тик беркемгә начарлыгы тимәгән, үсмер чагыннан намазда булган, мәетләрне юган, күмешкән, ата- бабаларының рухына догасын туктатмаган иренең бу кадәр газапланып, сыкранып ятуына аптыраган, инде үз гөнаһлары, үз үлеме турында уйлап, тәмам хафага төшкән иде.
Гайнибикә абыстай җылы суын тутырган комганнан ирен тәһарәтләндерсә дә, аның өчен намазлыгын, таза киемен хәстәрләп торса да, дога-фәләнне бар дип тә белмәде. Баштарак законнан курыкты, аннан, гадәтенә кермәгәч, эш күплеккә сылтады, хезмәтем догадан китсен, дип, үзен оҗмахка өметләндерерлек сәбәпләр, шартлар тапты. Әүлиядәй картының үлә алмый ятуы бу көннәрдә аның да тынычлыгын алды, йә терелсен, йә башка бер якны алсын инде, бик азаплана бит, дип өтәләнде, аның артыннан ук, инде безнең ни күрәселәребез бардыр, дип уфтанды.
Фазылҗан абзыйның хасталыгы бөтен тирә-якны тагын бер кат ахирәт гамәлләре турында уйлатты, әле аягында йөргән яшьтәшләренең кулыннан эшен төшерде, иртә- кич алар йортыннан кеше өзелмәде. Күршесе Сәйфетдин дә җомга намазыннан соң авыру янына сугылып чыгарга карар итте. Дөрес, моңа кадәр әллә ничә мәртәбә Әүлия дустының ул инде хәлен белгән, сөйләшәсен сөйләшеп бетергән кебек иде, алай да ниндидер бер могҗиза, аякларыннан ук тартып, алар йортына китергәндәй булды. Килененең намаздан соң кайнар коймак пешереп көтеп торганын белгән килеш тә, туры үзләренә кермичә, Фазылҗаннарга таба атлады.
Күршесе, ул кергәндә, текә куелган ястыгына терәлеп, болдыр яны тәрәзәсеннән карап утыра иде. Баскыч төбендә кәлүш салып азапланган Сәйфетдингә ачык чырай чыгарырга тырышып, шулай да хәлсез генә елмайды, моңсурак карашы белән йортка чакырды. Җомга көнгә каршы Фазылҗанны бик чисталап юындырганнар, урын-җирен, киемнәрен алмаштырганнар, чәчен-сакалын караганнар, карават кырындагы урындыкка кергән кешегә дә җитәрлек итеп ризыгын куйганнар. Сәйфетдин карават янына ук килеп утырды. Болай өйдәгеләргә ишеттерми, аларны эштән бүлми серләшергә бик кулай иде. Матураеп, тагын да яктырып киткән, йөзенә ниндидер нур иңгән Фазылҗанны күргәч, Сәйфетдин аның үлем көтүе хакында онытты, янына утыруга ук, дөнья хәлләре турында сөйли башлаган иде, күршесе кулына орынып кына туктатты, тынып тор, әле мин сөйлим дигәндәй, үзенекен тезеп китте. Инде йөзенә төс кунгандай тоелган Фазылҗанның ахирәт эшләре турында тагын сүз катуы Сәйфетдингә бик үк ошамады ошавын, әмма, ни хәл итсен, тыңлады, тора-бара бирелеп үк китте.
Әүлия сүзне ерактан - бала чагыннан башлады, әти- әнисенең үзләрен ничек үстергәнен, мулла бабасының якты гамәлләрен искә алды. Бервакыт йокысыннан тора алмыйча сабагына бармавы, хәлфәсе алдында оятлы булуы да, мунчаны иртәрәк томалап, әнисенә ис тидерүе дә, бәбкә саклаганда, берсен тилгәннән алдыруы да калмады. Аннан көтмәгәндә яшьлегендә күзе төшеп йөргән кунак кызы Сания турында сөйләп китте. Кыюсызлыгы аркасында сүз катмаганлыгына әллә үкенә иде инде?.. Сәйфетдин бу хатирәләрнең болай гына искә төшерелмәгәнлеген күңеле белән тоя һәм ниндидер яшерен сернең картның тел очыннан менә-менә ычкынасын инде көтеп үк утыра башлаган иде.
Ниһаять, ул сүзгә дә чират җитте бугай. Фазылҗан күршесенә ястыгын кабартыбрак куярга, бераз җайлабрак утыртырга кушты. Аннан тагын үзенекен дәвам итте:
- Сания соңгы тапкыр кунакка килгән елны хәтерлисеңме? - дип сорады ул. — Алмагачлар бик мул чәчәк атты, бөтен бакчалар шау шомыртта утыра иде ул язда. Кызый гел безнең тыкрыктан чишмәгә суга йөри. Мин абзар артында эш белән булышкан булып маташам. Эштәмени кайгы?! Ничек тә күрәсе, сүз катасы килә.
Сәйфетдин Сания кунакка килгән елны түгел, үзе өйләнгәннекен дә сораган вакытта төгәл генә әйтә алмый. Хәер, мәрхүм карчыгы турында бик үк уйламаска тырыша, салмыш бер көнендә уеннан ябышып кайткан Гыйззенурга эченнән генә үпкә саклый, әмма кеше сизүеннән бик курка иде.
Һәркемнең, һич югы, бер яшерен сере булгандай, Сәйфетдиндә дә кешегә сөйләү түгел, уйларга да куркырлык нәрсәләр җитәрлек. Яманның да яманы була дигәндәй, шуның иң күңелне ашаганы - оныкларына, килене Марзияга бәйлесе.
Улы да, карчыгы да үлеп, алар кулында гомер кичерә иде Сәйфетдин. Аның да ашаган ризыгы тәмле, кигән киеме чиста, тик рәхәтләнеп, кинәнеп сөйләшеп утырырлык кешесе генә юк. Оныгы Камил район үзәгендә эштә, ялга гына кайта, килен - яшь чагыннан бик тешләк бер нәрсә. Ни уйлаганын бер Ходай гына белә...
Марзияны улы Корбангалигә Сәйфетдин үзе димләде. Улына сүз эндәшмәскә, кыз йортында кыбырсымый гына утырырга бик нык әйтеп барганнар иде, егет башта түзде, аннан ахыры бетмәс кебек тоелган сүзгә чыдамады, әти, тизрәк кайтыйк инде, Акбайны сагындым, дип ычкындырды. Марзия моны ишетте, әмма ишетмәгәнгә салынды, заманы шуны кушкандыр инде, ирләрнең кадерле чагы, акылга ярты таман ни килде Корбангалинең дә бәһасе чибәр, уңган хатын-кызныкыннан югары иде. Әле генә унсигезе тулган Марзия ачлы-туклы атасы йортыннан икмәкле, өрлектәй ир балалар белән тулы Сәйфетдиннәрнекенә күченде.
Корбангали, өйләнгәч, сабыйлык гадәтләрен бер читкә куйды, су буенда бака тотып та уйнамады, күрше малайлары белән алма бурлыгына йөрүен дә ташлады, йорт эшләренә ныграк булышты, күңеллеләнеп киткәндәй булды, әмма акылга сайлыгы һәр әйткәненнән, һәр гамәленнән күренми калмый иде.
Төп йортка хуҗа булачак Корбангалинең акылы тулмаганлыгы Сәйфетдинне дә, карчыгы Гыйззенурны да һаман саен борчып торды. Инде энеләре дә үсеп, кайсы кайда таралгач, Сәйфетдин тәмам пошаманга төште. Акылга таман улының балалары да шундый ук булса дип кайгырды ул һәм көннәрнең берендә, карчыгының ерак туганнарына киткән чагын туры китереп, җанын ашаган уйларны килене Марзияга да тиште. Ахырдан, ичмасам, картлыгыңда караучың булыр, әллә бер-бер малайны сиңа үзем ясап биримме, дип, туп-турыдан ярды да салды. Эш Сәйфетдин һич өметләнмәгәнчә тәмамланды: килен шул көннән авырга узды...
Узуын узды, әмма дә Сәйфетдин күңеле моның белән һич кенә дә тынычланмады. Инде Корбангали, Гыйззенур каршында кылган гамәленә оят хисе бөтен тамырын кимерә башлады. Үтә дә хурлыкта тотылганнан туган кебек хис йортка бала шатлыгы иңгәч тә кимемәде. Ике арада сер булып калган көннән бирле ул киленне кочу түгел, эштә арыган кулларына да кагылмады, кирәкмәгән чагында күзенә чалынмаскарак тырышты, шулай да оныгы Камилне үз баласы кебек яратты! Хәер, үзенеке булгач, үзеңнеке итеп яратасыңдыр да инде!
Улым дип әйткәндә, чигә тамырлары сулык-сулык килгән чакларында да, Сәйфетдин теш кысып түзде, беркемгә бу хакта сүз катмады: киленгә биргән вәгъдәсе бик нык, хәлне чишә-нитә калса, җәзасының каты буласы аермачык иде.
-Сания ул елны бабаларына озаккарак килде, яз да үтте, җәй дә башланды... Көннәр озын. Төннәр кыска. «Ә» дигәнче таң ата. Мин ишеге бакча артына ачыла торган печәнлектә генә йоклыйм. Сания иртән суга төшеп киткәндә карап калып ләззәтләнәм. Ул тум-тулук чиләкләре белән әйләнеп килгәнче, айлар-еллар үткән кебек тоела.
Шулай бервакыт Сания суга нигәдер кичкырынлатып, моңланып җырлый-җырлый гына төште. Минем ат арбасыннан печән бушатырга әзерләнгән чак. Тыкрыкта үтеп йөрерлек юл калмаган дисәң дә була. Җитмәсә, Сания узган юлда бастырык бауларын чишеп торам. Үтә алмаслыгының көн кебеклеген белгәч, ничек тә эшне озаккарак сузасым килеп, бауларны әле аннан, әле моннан тарткалаган булам. Көтеп-көтеп тә юл бирмәгәч, Сания түзмәде:
-Фазылҗан абый, уздырасызмы мине? - дип сорады.
Ул тавышларының матурлыгы! Ул карашларының тирәнлеге, мәгънәлелеге! Югалдым, беттем. Эшемнән туктап, туп-туры аның күзләренә карадым. Сания, шаяртырга булдымы, тагын да кызартырга теләдеме, көянтәсе-ние белән янлатып борылып, миңа терәлеп үк арба яныннан узып китте. Тәнемә кагылган һәр күзәнәгеннән ут кабарлык иде! Тынсыз, телсез калдырды ул мине!
Кунак кызы су буеннан бик озак кайтмады. Әллә минем печән бушатып бетергәнне көтте, әллә мине артыннан төшәр дип уйлады микән?.. Аның үзенә битараф түгеллегемне белгәнемә шигем юк иде югыйсә... Ә минем менә чишмә буена төшәргә, башкалар кебек тал-тирәкләр төбендә кыз кочарга батырлыгым җитмәде. Мулла оныгыннан тагын ни көтәсең?!
Инде Сания дә, җырлый-көйли генә, сулы чиләкләрен күтәреп өенә кайтып киткәч, печәнлектән төштем дә, атны туармыйча гына, арбасына басып, чишмә тыкрыгыннан инеш буена төшеп киттем.
Фазылҗан абыйның шушы урында сүзе өзелсә дә, бетмәгән булып чыкты. Бер тирән итеп сулады да гомер буе үзен басып торган йөктән котылган шикелле тиз-тиз генә әйтеп ташлады:
-Хикмәт монда Санияне үпмәү-кочмауда түгел, шул чакта, арба өстеннән генә басып торып, тыкрыкка печ иткән идем, кызыкайны көтеп бик тә кысталган идем шул. Әлеге гөнаһым тотып, менә ничәнче көн үлә алмый ятам. Бүтән бервакыт аннан да зуррак яманлык кылмаган идем шикелле. Хәер, анысын бер Алла белә... Әле ярый, күрше, син кердең. Сөйләдем - җиңел булып китте. Инде җиңеләйгән күңел белән үлсәм дә була торгандыр.
Сәйфетдин Әүлия картны тынычландырып матур сүзләр әйтергә теләгән иде, булдыра алмады. Ухылдап, йөрәгенә тотынды. Бу карт гөнаһлары янында аныкы инде тау кебек булып калган иде. Сөйләсә, килене кеше күзенә ничек күренер? Болай да юләрдән акыллы туган, дип шикләнеп караучылар булмады түгел, булды. Сөйләмәсә, Фазылҗан карт кебек, айлар буе караватта бөгәрләнеп, үлә алмый ятмасмы? Артык гади кеше акылы белән, көндәлек тормыш белән яшәгән икән. Аңа Әүлия булырга язмаган шул...
Күршесенә күтәрелеп карарга да оят иде аңа. Фазылҗан үзе сөйләгән хикәяттән Сәйфетдиннең болай авыраеп китүенә аптырады. Якын иткәнлеген, рәхмәтен аңлатырга тырышып, иңенә кагылды, кулларында әллә нинди бер җиңеллек сизде. Ахирие генә бер сүз дә әйтмәде. Әллә Фазылҗанның яшьлек гамәлләрен бик зур гаепкә алдымы соң?! Бераздан үзе үк сиздерер әле дип, Фазылҗан чаршау артында кыштырдап йөргән карчыгын дәште:
-Әнисе, дим, әнисе! Сәйфетдиннең чәен яңартып җибәрче.
Гайнибикә ишегалдына чыгып киткән икән. Үзе дә белештерми, Фазылҗан урыннан күтәрелде, аны көткән кебек, карават янында торган башмакларын аякларына киде дә аралыкка, суынмаска дип плитә өстенә куелган чәйнекне алырга чыгып китте. Чыжлап утырган чәйнекне тотып әйләнеп килгәндә, терелеп аякка басканлыгын, Сәйфетдингә инде чәйнең ниндие дә кирәк булмаганны аңламыйча, һаман үзалдына сөйләнде:
-Инде күпме гомер калгандыр, алга таба үкенмәслек итеп, гөнаһсызрак яшәргә кирәк, әле үләсе дә бар бит...
2025-12-22 14:48