СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Бака, тычкан, чабата"

Борын-борын заманда булган бер гаилә. Беркөнне атасы малаен чакыра да моңа кибеткә барырга кушып, унбиш тиен акча бирә.
Китә малай кибеткә. Юлда барганда, моңа бер Тычкан очрый.
- Әй малай, бир миңа биш тиен акча, - ди. - Бир, зинһар, берәр кирәгеңә урармын, - ди.
Малай уйлый да бирә моңа акчаны. Бераз китә. Моның каршысына сикерә- сикерә Бака килә.
- Әй малай, бир миңа биш тиен акча, бер кирәгеңә ярармын, - ди.
Малай уйлый-уйлый да тагы бирә. Очрый моңа Чабата. Бусы да биш тиен акча сорый. Малай, әтигә «югалттым» дип әйтермен дип, Чабатага да биш тиен акчасын бирә. Бераз киткәч борылып караса, өчесе бергә - Тычкан да, бака да, Чабата да - моның артыннан киләләр, әйтәләр моңа:
- Син бик әйбәт малай икәнсең, сине юмартлыгың өчен буш итмибез, - диләр. - Бер патша бар, аның бик чибәр кызы бар. Кем дә кем аның кызын көлдерә алса, кызны шуңа бирә диләр. Без аны сиңа алып бирәбез, - диләр.
Шулай дип, Тычкан белән Бака җигеләләр Чабатага. Малайны утырталар да алып китәләр патша сараена. Малай кулында чыбыркы. И чаптыралар болар, и чаптыралар.
- Юлдан китегез! - дип, малай кычкыруын гына белә.
Барып җитәләр болар патша сараена. Патша сараеның болдырында патша кызы белән патша үзе басып тора икән. Карыйлар болар. Патша кызы Чабатага җигелгән Тычкан белән Бакага карый да чыдый алмый көләргә тотына. Эче катып көлә бу хәзер. Патша әйтә:
- Эһе, көлдең, хәзер үзеңне шул егеткә бирәбез, - ди.
Патша шулай дигәч, кыз да риза инде. Егетне алып керәләр патша сараена. Кияү булды бит хәзер. Кыз бу егетне бик ярата башлый. Тик моның яратуын вәзир малае ошатмый. Вәзир малае кызны үзенә алмакчы булган икән. Әлеге егетне үтермәкче була бу. Беренче кичне теге малайны кыз белән үзләрен генә калдырмыйлар. Йокларга ята бу патша белән бер бүлмәдә. Шунда вәзир малае да керә. Тычкан, Бака, Чабата сөйләшәләр: «Бу вәзир малае безнең егетне харап итмәкче була бит, әйдә, без аның үзен кызык итик, - диләр. - Әйдә, урлап борчак китерик», - диләр.
Тычкан, берәүнең келәтенә кереп, борчак урлап чыга, Бака аны Чабатага сала да, кайтып та китәләр. Кайтып, туп-туры патша бүлмәсенә керәләр. Бака борчакны вәзир малаеның борыны эченә сала, Тычкан борын тишегенә койрыгын тыгып кытыклый башлый. Вәзир малае шулчак бик яман итеп төчкереп тә җибәрә, борчак очып барып патшаның маңгаена да тия. Патша куркып сикереп тора да:
- Кем эше бу? - дип кычкыра.
Вәзир малае, коты алынып:
- Мин идем, падишаһ хәзрәтләре, төчкергән идем, - ди.
- Син әле шулай мине мыскыл итәсеңме? - ди патша. -Ялчыны чакырта да: - Менә бу юньсезне төрмәгә ябып куй, - ди.
Шулай итеп, вәзир малаен төрмәгә ябып куялар, чабатага утырып килгән егеткә зыян итүче булмый.
Икенче көнне туй ясыйлар. Туйны бик шәп итеп уздыралар да, малай кызны алып китәргә тиеш була инде. Җигәләр бик шәп атлар, арбаларга төйиләр маллар, байлык.
Тычкан, Бака, Чабата әйтәләр егеткә:
- Патша арбасына утырма, үземнеке бар, дип әйт, - диләр.
- Безнең өй дә кыек бит әле, кыз белән нишләрбез икән? Кунаклар да күп булыр, - ди бу.
- Анысы синең эшең түгел, кайгырма, - диләр.
Малайны патша арбасына утыртмакчы булалар. Күпме әйтсәләр дә утырмый. Кыз белән икәвесе чабатага утыралар. Кучер итеп алалар бер чикерткәне. Болар утыруга, Бака белән Тычкан бик яхшы айгыр булалар, чабаталары тарантаска әйләнә, ә чикерткә чибәр генә егет була. Патшаның да, аның якыннарының да исе китә бу эшкә. Туйны озата баралар. Малай кая барырга да, нишләргә дә белми, хур булырмын инде, ди. Кайта торгач, кайтып җитәләр. Атлар туктый зур бер сарай алдында. Капка төбендә егетне әтисе белән әнисе көтеп тора икән. Шуннан болар тагы кырык көн, кырык төн туй итәләр.
Туйларында мин дә булдым. Куйдылар бер иләк катык. Карга кычкырды «Карр!» дип, миңа ишетелде «Пожар!» дип, урамга чыктым, янабыз дип. Анда чыксам, берни юк.