СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Барлас Камалов “Кан кардәшләр”

Шатлык өстенә шатлык! Нур өстенә нур!
Нурия ханымның бүгенге халәтен шулай дип кенә аңлатырга мөмкин. Гүя кар да бүген аның өчен генә шулай бәйрәмчә җемелди, кояш та аның хакына шул тикле көләч елмая! Кошлар да каты суыклардан соң җылытып җибәргәнгә кинәнеп кенә түгел, Нурияне тәбрикләп тә чыркылдашалар төсле.
Менә ул әле генә үзе операция ясап савыктырган шофер егетне өенә озатып калды.
— Мин сезне беркайчан да онытмам, Нурия Гәрәевна! — дип саубуллашты таксичы егет.— Миңа икенче гомер бүләк иттегез...
— Исән-сау эшләгез, энем! Намус киләчәктә дә аерылгысыз юлдашыгыз булсын!..
Әҗәл белән якага-яка килгәндә, кешенең тормыш бизмәне үлем ягына басканда операция өстәленә салган адәм баласын ай үтәр-үтмәс сафка кайтаруның ни икәнен дөньяда хирургтан да нечкәрәк аңлаучы юк. Була да алмый. Әлбәттә, үлем авызыннан йолып алынган кеше коткаручысының фидакарьлеген тиешенчә бәяли, аның туган-тумачасы, нәсел-ыруы, дуслары сөенә. Әнә больницадан каршы алырга күпме кеше килгән!..
Нурия ханым, яшьләрчә канатланып, кабинетына узды. Керә-керешкә ишек буендагы көзгегә күз салды да бик азга гына тукталып калды. Бит урталарының алсуланып чыгуына дикъкать итте. «Артыгын дулкынландыммыни соң? — дип уйлап алды хирург.— Беренче операциямнән соң аякка баскан кешене озатуым диярсең... Моның гаебе юк-югын, үлем тырнагыннан тартып алынган гомернең кыйммәтенә чик юк, ничек сөенмисең?! Ә бу егет бигрәк яшь, бигрәк акыллы. Әллә нинди сөйкемле сөяге бар төсле. Күңел матурлыгы шулай итәдер. Гаделлеге, батырлыгы өчен бик озак яшәргә хаклы ул! Ә бит берничә минутка гына кичексәк тә...»
Аның зур карасу-соргылт күзләрендә сөенеч очкыннары җемелдәгәндәй булды. Нечкә кашлары килешле сынып куйды. Ул көзгедәге шәүләсенә наян үсмерләрчә күз кысты. Аннары тилемсәләнүдә үз-үзен шелтәләп сәер генә елмайды. Вак, тигез тешләре күренеп калды. Көзге каршында тукталганмын икән, рәтләштергәлим инде дигәндәй, ак башлыгы астыннан чыгарга әрсезләнгән чәчләрен төзәтте. Аларга еллар бәсе сарган иде.
Нурия ханым, эш өстәле яныннан узып, түр тәрәзә буена барып утырды, йомшак креслоны нәкъ менә аның нык, йомры гәүдәсенә таманлап ясаганнар диярлек иде. Ул сул кулының төз, нәфис бармаклары белән күзләрен ышкып алды да иркен сулап куйды. Шул чак, кабинет ишеген шакып, медсестра хат кертеп чыкты.
— Сезгә, Нурия Гәрәевна, заказной авиахат. Кул куеп алдым,— диде.
— Рәхмәт, сеңелем!
Хат Украинадан иде. Херсон өлкәсеннән.
Нуриягә хатлар еш килә. Ул кайчандыр үзе ярдәм күрсәткән, тормышын саклап калган, аяусыз интегүләрдән аралаган кешеләрдән рәхмәт хатлары, тәбрик телеграммалары ала тора. Тик бу хат беренче юлларыннан ук гадәти башланмаган иде. Сәлам язу, теләкләр теләү барысы бер читтә калып торган. Беренче юлында ук «Мин сезне таптым, ниһаять! Кемгә рәхмәт укыйм дисәм, мең-мең рәхмәтем үзәк газетага, сезнең хакта язган авторга булырга тиеш икән”,- дигән сүзләр теркәлгән. Аннары зур итеп: “Исәнмесез, мине дөньяга кабат тудырган Нурия Гәрәевна!”- дип куелган.
Нурия ханым аптырый калды. Ваемсыз гына ял итеп алмакчы иде, булмады. Ул, креслодан торып эш өстәле янына барып утырды да, хатны өр-яңадан укый башлады.
«...Мин сезне, Нурия Гәрәевна, утыз өч ел буена эзләдем бит. Үзем дәваланган госпитальнең кырык бишенче елны ук ябылуын, персоналның төрле республика һәм өлкәләргә демобилизацияләнүен хәбәр иттеләр. Сезнең хакта өзеп кенә бер сүз дә әйтмәгәннәр иде. Шулай да мин сезне табасыма ышанып яшәдем. Күңел тоемы алдамады. Көтмәгәндә-уйламаганда, газета укып утырганда, сезнең исемгә тап булдым. Фамилиягез Гәрәева түгеллеге мине икеләндермәде. Монысы аңлашыла. Икенче бер нәрсә борчый: адашлар азмыни бу дөньяда! Ләкин ышанам: бу — сез. Гамәлегез — сезнеке. Караклар белән рәхимсез бәрелештә югалып калмаган батыр таксистка ашыгыч кан кирәк булгач, үз каныгызны биргәнсез һәм үзегез үк (район больницасында бүтән хирург юктыр да инде) операциягә керешкәнсез. Ул егет тә лачын икән, күпме каны акса аккан, җинаятьчеләрне кеше күбрәк йөри торган урамга кадәр алып чыккан. Шунда капканнар кабахәтләр! Ә сез геройның гомере кыл өстендә чакта ярдәмгә килгәнсез.
Мине дә сез, хөрмәтле Нурия Гәрәевна, фашист китергән үлемнән йолып калган идегез. Хәтерлисезме икән инде, Көнчыгыш Пруссиядә булды бу. Кыр госпиталендә. Мин әле сезгә стационар госпитальдән берничә хат та язган идем. Микола Кравчук дигән яралыгыз мин. Миңа ул чакта тулар-тулмас унсигез яшь иде. Хәер, сез дә миннән ике генә яшькә олы сестра идегез бит.
Аңлап торам, сугыштан соң укыгансыз, врач булгансыз, кешеләр гомере сагына баскансыз. Татарстанда эшлисез икән. Географик атластан сез яши торган район үзәген эзләп таптым. Атаклы КамАЗдан да ерак түгел икәнсез. Язсам ышанырсызмы, механизаторлар йортына күтәреп килдем газета белән атласны. «Минем туганым турында язганнар, менә кайда яши ул!» — димен. Укыдылар да аңламый торалар. «Кан кардәшем!»— дим. Тагын гаҗәпләнәләр. Баштанаяк һәммәсен сөйләп бирдем...»
...Кыр госпиталенә берничә яралыны китерделәр. Мөмкин булганнарын бик тиз юындырып, яраларын бәйләп салдылар. Берсенең хәле аерата авыр иде. Иң ашыгыч чараларны күрделәр. Мәгәр яралының хәле уңай якка үзгәрмәде.
— Егетне коткарып булмас, ахры...— Күпне күргән баш врач, тәмам чырайдан төшеп, шулай дип көрсенде.— Чәчәк чагы бит, чәчәк чагы...
Нинди генә очракта да өметен өзми торган кешедән мондый сүзне ишетү Нурияне тетрәндереп җибәрде.
— Минем палатага салыгыз аны, иптәш майор,— диде ул, батыолыгын җыеп.— Бәлки коткарырбыз...
Майор сестрага гаҗәпсенеп карады: «Бу ни бу? Аллага ышануымы татар кызының, яшьлегенә була сөйлиме?» Тик, ничек кенә булмасын, исән калырына бөтенләй өмет булмаган сугышчыны Гәрәевалар палатасына салдылар.
Яралы яныннан тәүлек буена китмәделәр. Процедура артыннан процедура ясала торды. Икенче тәүлек тә аны саклап узды. Ләкин үлем чигенергә уйламый иде. Сугышчыга кан җибәрү котылгысыз булып калды. Сакласа, гомерен шул саклап калыр! Әмма ни дәһшәт! Кирәкле группа кан юк иде. Тиздән, тиздән китерергә тиешләр, ә бу минутта юк. Эшне сәгатьләр түгел, минутлар хәл кылачагын бик яхшы белгән Нурия Гәрәева баш врачка ялвара башлады:
— Иптәш гвардия майоры, минем каным шул группа. Алыгыз миннән. Зинһар, алыгыз!
Тавышын бик сирәк күтәрә торган баш врач кылыч белән чапкандай әйтеп салды:
— Булмый! Ярамый! Сез әле кайчан гына бер яралыга кан бирдегез, Гәрәева. Чама югалтмагыз. Госпиталь персоналын сафтан чыгара алмыйбыз...
Тумыштан сабыр булса да, үзенекен итә белә иде, күрәсең, Нурия. Баш врачны күндерде. Майорның сагаюы исә дөрескә чыкты. Кан алып бетергәндә, йомшап калган Нурия аңын җуйды. Бер гомерне коткарабыз дигәндә, икенче тормышның сүнү куркынычы туды.
Чиксез зур куанычка, солдат та, медсестра да савыктылар. Киресе булган очраклар да аз очрамый иде бит! «Савыктылар» диюе ансат, ә Микола Кравчук бик авыр сәламәтләнде. Инде рәтләнеп бара дигәндә, кат-кат өзлекте, врачларны әледән-әле куркытты. Азрак баш-күз алгач кына, аны туган илдәге госпитальләрнең берсенә озаттылар.
— Озакламас, сугыш тынар, Нурия. Гитлерның муены астына килер көнгә озак калмады. Сугыштан соң ничек тә күрешербез дип өметләнәм, - диде Микола, кыр госпиталеннән киткәндә.— Син минем туганым хәзер. Кан кардәшләр без!..
Нурия ханым хатның берничә юлын укыды да уйга калды. Тагын укыды, янә уйланды. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Карасана, Микола нинди юлузган!
«...Савыгып авылга кайткач та, механизаторлар курсын тәмамлап, тракторга утырган идем. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумын бетердем, Нурия Гәрәевна. Яу тынганнан соң беренче еллар, үзегез дә беләсез, җиңел булмады. Төрлесен күрдек, күпне кичердек. Мин хәзер дә үз авылыбызда. Колхозда эшлим. Механизаторлар звеносы башлыгы. Мактанып түгел, чын күңелдән сөенүемне һәм горурлануымны уртаклашып язам: тугызынчы бишьеллыктагы казанышлар өчен миңа Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелде.
Игезәк уллар, бер кыз үстердек. Егетләребез, хәрби хезмәтләрен тутырып кайткач, авылда калдылар, өйләнеп семья кордылар. Оныклар көтәбез. Кызыбыз Анюта медицина училищесында укый. Әнисе белән без аны Нюра дип тә, Нурия дип тә йөртәбез. Сез, Нурия Гәрәевна, һәрчак безнең семьяның хәтерендә.
Әгәр дә мин чыннан да сезне тапкан булсам, үтенеп сорыйм, ике генә юл булса да җавап языгыз. Мин сезне гаиләгез белән кунакка көтәр идем. Түземсезлек белән җавап өметләнеп, сезнең алда тау кадәр бурычлы Микола Кравчук».
Нурия ханым шундук җавап хаты язарга утырмакчы иде, булдыра алмады. Зур шатлык та чамасыз дулкынландыра шул. Хирург күңел түрендә канат каккан сөенечен коллегалары белән уртаклашырга ашыкты...