Алтынчы сыйныф якынлашып килүче бәйрәм кичәсенә әзерләнә иде. Сыйныфның иң оста биючесе Нурислам авырып киткән. Ә үзен татар эстрадасының булачак йолдызы дип күзаллаган Вәсилә гадәттәгедән артык киреләнеп маташа. Кыскасы, эшләр хөрти иде.
— Гел мин генә димәгән, ике дистәдән артык кеше утыра монда, — дип кырт кисте булачак йолдыз.
— Бәлки, берәребез шигырь сөйләр? Башка юл юк бит, — диде арткы партада утыручы Миннур, аптырашта калган иптәшләрен тагын да уйга батырып.
— Әһә, бәлки әле син әтәч булып кычкырырсың? Күз алдыңа китерәсеңме, зал ничек егыла-егыла көләчәк, — дип ысылдады Вәсилә.
— Әтәч булып кычкырырсың, мәче булып мырларсың, эт булып та өрерсең синең кирелегең белән! Җитмәсә, киләсе ел эт елы бит әле, — диде Миннур, авыр сулап.
— Эт?! — Вәсилә бер секундка уйга калды. Аннары кинәт аның йөзе яктырып китте. — Менә бит безнең концерт номеры кайда утыра, — дип, ул бөтен сыйныф исеменнән Рушанга ташланды. — Этең бармы? Бар! Көне-төне урамда эт куып йөрисең. Менә шул дүрт аяклы дусларыңның берсе белән сәхнәгә чыгачаксың да берәр тамаша кылачаксың. Әйтик, этеңнән сорыйсың, бергә берне кушкач ничә була, дип, этең җавап итеп ике тапкыр өрәчәк. Мондый номерны циркта күргәнем бар, әллә ни кыенлыгы да юк, шул вакытта бик оригиналь чыгыш та булачак.
— Багира авырып китте бит, кичә ветеринарга бардык, дәресләргә дә шуңа килә алмадым, — дип, Рушан ялварулы карашын Вәсиләдән сыйныфташларына күчерде.
Ләкин малайны яклап сүз әйтүче табылмады. Киресенчә, мәсьәләне чишелгән дип хәл итеп, укучылар сыйныфтан берәм-берәм югала бардылар.
Икенче көнне дә, аннан соң да Рушан мәктәптә күренмәде. Сыйныфташларыннан берсе дә моның сәбәбе белән кызыксынмады. Бәйрәм кичәсе башланып, чыгыш ясау чираты алтынчыларга җитә башлагач кына, Рушанны искә төшерделәр.
— Аңа ышанасы да юк иде, тагын Вәсилә апагыз коткара инде сезне, мин булмасам нәрсә эшләр идегез, — дип, булачак йолдыз сәхнәгә таба кузгалган иде, шулчак концертны алып баручы:
— Людвиг ван Бетховен! Ундүртенче соната! Фортепианода — Багира! Музыкаль җитәкче — алтынчы сыйныф укучысы Рушан Галиев! — дип игълан итте.
Тын калган залны шаккатырып, Галиевнең дүртаяклы дусты фортепиано алдындагы урындыкка менеп утырды да, ал тәпиләрен клавишаларга куеп, карашын музыкаль җитәкчесенә төбәде. Тегесе исә кулы белән җиңелчә хәрәкәт ясауга, Багираның тәпиләре клавишалар буйлап китте. Һәм залда көчле музыка тавышы яңгырады. Зал тыңлаучыларның көлү һәм кул чабу тавышларына күмелде.
Кичәдән соң Рушан янына Вәсилә килеп шыпырт кына сүз башлады:
— Карале, ничек син ул хайванны Бетховенны уйнарга өйрәттең? Әйт дөресен! Син безне берәр ничек алдадың бит, шулаймы?
— Алдадым. Тик син кешегә әйтмисеңме? — диде Рушан, Вәсилә кебек пышылдауга күчеп, як-ягына каранып алгач.
— Әйтмим инде, сөйлә тизрәк!
— Вәгъдә диген!
— Вәгъдә!
— Хикмәт шунда: Багира бит Бетховенны түгел, Шопенны уйнады. Шуны берәү дә сизмәде, — диде Рушан. Һәм, булачак сәхнә йолдызын кичке йолдызлар астында калдырып, дүрт аяклы дусты белән үз юлыннан китеп барды.