Бер күрүдә гашыйк булучылар заманы узган дисезме? Узган, пычагым! Әнә ич, озынча буйлы, күз төбенә перламутр сөрмәләр тарткан кызны күрүгә, Ильясның йөрәге ничек сикерергә тотынды. Сигез цилиндрлы двигатель диярсең. Әллә ярыла инде, Ходаем?! Менә, ичмасам, кыз дисәң дә кыз! Теләсәң, бер кашык су белән йот, суың юк икән, болай да авызыңны ертмас. Мәҗлес башланганнан бирле Ильяс кыздан күзен алмады, хәтта бер-ике тапкыр кашын да сикертте бугай әле. Каршысында гына утыра ич. Кыз да җавапсыз калмады сыман.
Ильяс тимерне кызуында сугып өйрәнгән егет, тәнәфес игълан ителеп, бию көе яңгырый башлауга, кыюлык өчен тамагын кырды һәм кыз янына юнәлде.
— Сезне чакырырга рөхсәттер бит, — диде ул, кыз алдында нәзакәтлек белән баш иеп.
— Минем исемем Ильяс, — дип таныштырды егет үзен. — Илья дип тә йөртәләр.
— Ә мин — Нэлли! Татарчасы — Наилә.
Очрашыр өчен тулай торактан да уңайлырак урын бар микән? Анда теләсәң дә, очрашасың, теләмәсәң дә: йә буфетта, йә кер юу бүлмәсендә, йә, соңга калудан куркып, ашыга-ашыга лекциягә йөгергәндә. Яшәсен тулай торак! Уйлап чыгарган, төзегән кешеләренә мең рәхмәт! Аларның үзләрен гомерләре буена тулай торакта яшәтерлек.
Икенче көнне Ильяс кичен Наиләне коридорда очратып, кинога чакырды һәм шуннан китте, китте... Әле кино, әле танцы, әле бакчада култыклашып йөрүләр. Наилә Совет Армиясе көне белән запастагы ефрейторга галстук бүләк итте. Хатын-кызлар бәйрәмен кыз Ильяс биргән капрон оек белән каршылады.
Атнаның җиде көне дә якшәмбедән генә торса икән! Юк шул, бал көткәндә, лай каптыра икән бу дөнья.
Беркөнне Ильяс янына группадашы Валя кергән иде. «Берни аңламыйм, зинһар, төшендер, югыйсә зачетымны бирә алмаячакмын», — дип өзгәләнә, фәкыйрь.
Валяның аңгыралыгы хак анысы. Аның өчен ике икең — биш, бер күңел белән өч. Ничек мәктәпне бетергәндер дә, ничек университет тиклем университетка укырга керә алгандыр. Башында ми түгел, чүбек тә юктыр.
Нишләсен Ильяс, инәлеп кергән кешене куып чыгарсынмыни?! Башта өстәл артында кара-каршы утырып аңлатты, соңыннан, дәреслеккә карарга җайлы булсын дип, Валя янына барып утырырга мәҗбүр булды. Җилкәсе аша үрелеп, кызып-кызып аңлатырга керешкән иде, ишек шакыдылар һәм, рөхсәт-фәләнне дә көтеп тормастан, Нэлли-Наилә килеп керде.
— Әһә, — диде ул, барыннан да бигрәк Ильясның Валя аша үрелгән кулына игътибар итеп, һәм аны ай күрде, кояш алды.
Ильяс:
— Наилә! — дияргә генә өлгереп калды.
Эшнең тыныч кына төгәлләнмәсен сизенгән Валя томана хәлдә кергән иде, аңгыра көе чыгып китте.
Аңлашырга дип, Ильяс Наилә янына кузгалган иде, өлгерәлми калды, кыз үзе килеп керде.
— Мә! — дип ыргытты ул кайчандыр Ильяс бүләк иткән оекны. — Бер кыз гына җитми дисеңме?! Берсе белән кинога йөрим, икенчесе белән бүлмәдә кочаклашам дисеңме? Донжуан! Бар, рәхәтлән, бик кирәгең бар иде!
— Нинди кочаклашу, Наилә? Кем әйтә аны?
— Акланма, егет булып кала бел! — Наилә янчыгыннан алып кырык тиен акча сузды. — Бусы кичә кинога алып барганың өчен.
Ильяс та бит ир-егет, җен ачулары кузгалды. Муенындагы бүләк галстукны салып, Наиләнең иңенә ташлады:
— Ал! — Аннан соң унөч тиенне кызның учына салды: — Бусы син алып биргән туңдырма өчен...
Бер әйләнә башлаган тегермәнне тиз генә туктатам димә. Китте исәп, китте хисап:
— Бусы газлы су өчен!
— Мә, дүшәмбе көнне трамвайда син түләгән идең, өч тиен сиңа булсын!
Бакыр, көмеш акчалар уңга очты, сулга очты. Ниһаять, икәүләп тырышып та, бүтән бүлешер нәрсә тапмагач, дебит-кредит эшләре төгәлләнде. Наилә галстукны тотып чыгып китте, Ильяс ачудан муенына капрон оек буып куйды.
Мондый «канлы бәрелеш»тән соң алар бүтән очрашмас сыман иделәр, аңларсың кешене — ике көн узуга, тагын пар күгәрченнәр шикелле гөрләшеп бергә йөри башладылар.
Татулык ай ярымга җитте. Үпкәләшүгә, исәп-хисап кабат кузгалды: капрон оек Ильяска табан очты, Наиләнең иңсәсенә галстук килеп сыланды.
— Буфетта сок өчен түләдең, мә ун тиен!
— Биш тиенгә универмаг янында ливерлы кабартма алдың...
Бер ел эчендә капрон оек белән зәңгәр галстук җиде-сигез тапкыр кулдан-кулга күчте. Күп йөри торгач, оекның күзе китә башлады.
Танышлыклары елдан артты — өйләнештеләр. Туй-мазар ясарга акча кирәк, ә анысы юк иде, — язылыштылар да шуның белән вәссәлам! Язылышуын гына язылыш, паспортында мөһере генә булсын, туй ясамагансыз дип, кире аера торган гадәт юк.
Чөкердәшеп ай узды, ике ай узды, юктан гына үпкәләштеләр бит болар. Тагын тиенен тиенгә чутладылар. Хәзер исәп-хисап эшләре дә кыенлашты, чөнки мескен галстук белән оек янына бергә тора башлагач алган әйберләр дә өстәлде.
«Ир белән хатын икесе дә бер калыптан ясалган» ди халык. Хактыр, югыйсә Ильяс белән Наилә өч ел эчендә ундүрт тапкыр аерылышып, ундүрт тапкыр кушылмаслар иде. Капрон оек тузып, тәмам эштән чыкты. Эшләре тирәнрәк киткән иде, ахры, соңгысында болар суд аша ук аерылыштылар. Шуннан һәрберсе үз якларына кайтып урнашты.
Ике еллап узгач, мин Казан урамнарының берсендә Ильясны очраттым. Бер-беребездән хәл-әхвәл сораша башладык.
— Гаилә хәлләре ничек соң? — дим. — Ялгыз яшәүләре бик кыен түгелме? Әллә өйләнеп җибәрдеңме?
— Хак, өйләндем бит, яшьти, — ди бу. — Кайдан белдең?
— Чыраеңа чыккан, — дигән булам, кыек атып туры тидерсәм дә. — Кемгә?
— һи-и, кемгә булсын, үземнең хатынга. Буш кул белән кайтмыйм дип, капрон оек алдым әле үзенә бүләккә. Элеккесе тузган иде. Ничек, яратырмы икән? — Ильяс, миңа күрсәтергә дип, сумкасыннан төргәк чыгара башлады.
Шул чакта мин аның муенына буган студент елларыннан ук таныш булган зәңгәр галстугына игътибар иттем. Таушала, керләнә төшсә дә, ул әле төсен бөтенләй үк югалтмаган иде. Галстук галстук инде, ни әйтсәң дә, капрон оек белән чагыштырганда, чыдамрак шул.