СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова "Бохар кынасы"

Дөньяны аклы-каралы дисәләр дә, аклыгын күрмәде Кәүсәрия. Ире эчәргә яратты. Эшеннән кызмача кайтып, гел юктан да тавыш чыгарды. Улы Раил, холкын яхшы белгәнгә, әтисе кайтуга урамга чыгып китү ягын карый иде. Улы: «Аерыл, нигә газапланып яшисең?!» — дисә дә, Кәүсәрия аерылышу турындагы уйны башына да кертмәде. «Аек чаклары да булгалый, нәрсә дисәң дә, ир бит әле», — дип юатты ул үзен. Аерылсам, бөтенләй юкка чыгар. Марат бердәнбер улының әтисе бит. Атадан күреп ул үсә, ди, нинди тәрбия бирә соң Марат улына? Ничек кенә булмасын, авыл җирендә аерылышып йөрү дәрәҗә түгел. Аерылган очракта да, ул кечкенә авыл өен ничек бүләсең? Ир дигәнең эт түгел, бала атасы, урамга чыгарып җибәреп булмый.
Шәһәрдә төзелештә эшләүче ире беркөнне эшеннән көн дә кайта торган вакытында кайтмады. Эшчеләрне авылга махсус автобус китергәнлектән, ул өйгә гел бер вакытта кайта иде. Эченә шом керде Кәүсәриянең. Раил дә каядыр чыгып киткән иде. Ни уйларга да белмичә аптырап, тәрәзә төбендәге кыналарның саргайган яфракларын алгалап йөргәндә, телефон шалтырады. Кәүсәриянең йөрәге жу итеп китте. Телефоннан ят ир-ат тавышы: «Сез Марат хатыны Кәүсәрия буласызмы? — дип кызыксынды, Кәүсәриянең беләкләренә каз тәне чыкты. «Әйе», диде ул, тотлыгып. «Хәзер килеп җитәбез, өегездән чыгып китмәгез», — диде чыбыкның теге башындагы ир.
Кәүсәрия аңына килгәндә, телефон «пип-пии» дигән елак аваз бирә иде. «Исән генә булса ярар иде», — дип уйлады хатын. Иренең йөрәге сәламәт түгел. Табиблар «эчәргә ярамый» дип күп тапкыр кисәттеләр. Кан басымы да югары. «Ишемия» дигән диагноз куйдылар. Кичектерми дәваланырга кирәклеген дә искәртеп торалар. Хастаханәгә юлламасы да өстәл тартмасында ята. Ләкин Марат дәвалану турында уйлап та карамый: «Менә миңа дару шул», - дип, шешәгә генә күрсәтә.
Хатынның куркуы юкка булмаган икән. Марат үлгән иде. Эш сәгате бетеп юынырга дип иелгәндә, башындагы кан тамыры шартлаган. Кәүсәрия иренен үлемен бик авыр кичерде. Яшисе килмәгән чаклары күп булды аның. Ләкин тормыш дәвам итә, үлгән артыннан үлеп булмый. Әтисе үлгәндә, улы Раил, унтугыз яшьлек егет, институтта укый иде. Әтисе үлгәч, ул да бик үзгәрде, үз эченә бикләнде. Әнисе белән сөйләшми диярлек: бөтен аралашулары «әйе» белән «юк»тан узмый. Ана кеше, бу хәлгә бик борчылса да, берни эшли алмады. Улы әнисенең бердәнбер юанычы икәнен аңламый, күрәсең. Әнисенә бер җылы сүз җитә ләбаса. Кәүсәрия йомшак кына итеп сүз башлый, улының күңелен күтәрмәкче була. Ләкин Раил сүзне бик тиз өзеп куя. Сүзләр өзелгән тәсбих төймәләредәй таралып кала. Хатын бүлмәсенә кереп китә. Күзеннән аккан яшьне һич туктатып булмый. Бер бәхетсез — гел бәхетсез... Нигә улы бу кадәр каты бәгырьле булды соң?..
Раил, институт тәмамлап, икътисадчы таныклыгы алып чыкса да, һөнәре буенча эш таба алмады. Кая гына барып сугылса да, стаж сорыйлар. Каян килсен кичәге студентка стаж? Үз һөнәре буенча эш таба алмаучылар буа буарлык. Кем уйлап чыгарган түләүле укуны? Күрше егете Камил, университет тәмамлап, юрист дипломы алып чыккан. Ул да шофёр булып эшләп йөри. Раилнең дусты Әнвәр — югары белемле финансист, һөнәре буенча эш табу өмете өзелгәч, төзелешкә барып керде. Раил дә төзелештә. Улы югары белем алсын өчен, күпме акча түктеләр. Уку өчен түләү бер хәл, сессия саен йә зачёт куйдырыр, йә имтихан тапшырыр өчен дә байтак киткәндер. Акчаның кыйммәте калмады, су урынына ага. Кәүсәриянең башы кредиттан чыкмый. Берсен ябарга өлгерми, икенчесен ача.
Улына да егерме ике яшь тулды. Институтны тәмамлауга армия хезмәтенә алырга тиеш булсалар да, Раил көзге чакыруга эләкмәде. Шулай итеп төзелештә эшләвен дәвам итте.
«Син эшли башлагач, тормыш җайланыр. Кредитларны да әкренләп түләп бетерербез, — дип улын юатты ана. Раилнең генә уе әнисендә түгел, кесәсенә әз-мәз акча керә башлауга, аның киенәсе килде. Өс- башын, аяк киемнәрен яңартты. Компьютерның да яңарагы кирәк булды. Хезмәт хакын алуга, урыны табылып кына тора дигәндәй. Ә уку? Анысы гел кирәк тә булмаганмы? Шушы уйлар Раилгә тынгы бирми. Аның ачуы чыга. Ә кемгә? Заманагамы? Әнисенәме? Әтисенәме? Бу сорауга җавап табарга институт белеме генә җитми шул.
Раилне компьютердан башка берни дә кызыксындырмый кебек. Эшеннән кайту белән, ашарга да утырмыйча, компьютерга «кереп китә» дә, йокларга ятканчы, Интернеттан чыкмый. Кәүсәрия, еларга җитеп:
—Улым, дусларың белән дә аралашмыйсың. Борчылам шул синең өчен, — дисә:
— Бүтән кайгың булмаса, юк белән башыңны катырма, әнкәй. Интернет аша аралашам мин, — дип, борын астыннан гына мыгырданып куя Раил.
— Улым, аш суына, ашарга чык, — ди ана, өзгәләнеп.
— Хәзер, хәзер чыгам, — дисә дә, ашарга вакыты калмый аның.
Өйдә авыр тынлык урнаша. Раилгә әнисе әллә бар, әллә юк. Уртага салып сөйләшер сүзләре до калмады. Нишләмәк кирәк, ана бу хәлгә ияләшеп тә бара. Тик борчулы уйлары гына күңеленә тынгы бирми: шулай мүкләнеп утырыр микән бу бала? Алай дисәң, ярый әле, улы начар юлда түгел. Әнә яшьләр арасында күпме наркоман, сыра коллары, ялгыш юлдан китүчеләр...
Язгы чакырылыш башлануга улына Хәрби комиссариаттан чакыру килгәч, сөенергә дә, көенергә дә белмәде Кәүсәрия. Ярар, солдат боткалары ашап, дөнья күрсен, бәлки, уңай якка үзгәреп кайтыр, кадеремне белә башлар, дип юанды ул. Ерак йөрисе юк, ахирәте Әминәнең улы нинди тискәре, көйсез малай иде. Армиягә кадәр әти-әнисенә юньле сүзе дә булмады. Армиядән үзгәреп кайтты Рәмис. Танырлык та түгел үзен. Ул сөйләшүләре, ул холкы! Әминә һаман ышанып бетә алмый. Әти-әнисенә булышуның ни икәнен дә белмәгән бала «Әнкәй, нинди эшең бар, әйт, булышам» дип кенә тора, ди. Әминә гел улын мактауда:
— Бәхетенә яхшы эшен дә тапты. Йөргән кызы көтеп алды, тиздән туй итмәкчеләр, — ди. Күренеп тора, күршесенең шатлыгы эченә сыймый, бөтен дөньяга ж,иткерәсе килә. — Армиягә җибәр Раилне. Минеке армиядән «кеше» булып кайтты, — дип, уены-чыны белән киңәш бирә.
Әминә белән булган сөйләшүне уйлап, армиядән «кеше» булып кайтачак улын күз алдына китереп, үзалдына елмаеп куйды Кәүсәрия. Шулай гына булсын, берүк, Ходаем...
Раилне озату җомга көнгә туры килде. Язның кояшлы, җылы матур көне иде. Бертуган апасы, тагын ике-өч туганы белән Хәрби комиссариатка кадәр озата бардылар улын.
— Елама, әни, вакыт үткәнен сизми дә калырсың, — дип юатты улы, әнисен кочып.
Кайбер солдат буласы егетләрне йөргән кызлары озата килгән иде. Раилне озатучы кыз булмады. Автобуслары күздән югалганчы кулын изәп барды.
— Минем өчен борчылып ятма, — диде, автобус тәрәзәсеннән башын тыгып.
Кирәкле сүзләр дә әйтә белә икән бит улы. Кайтырга чыккач, юл буе шулармы уйлап, үзен үзе тынычландырды хатын.
Бусагасын атлап керүгә, күңелсез уйлар чорнап алды Кәүсәрияне. Бүлмәләр салкын, шыксыз булып тоелды аңа. Улының бүлмәсенә кереп утырды да тыела алмый елап җибәрде. Раил салып калдырган күлмәкне кулына алып, күкрәгенә кысты. «Юлында яхшы кешеләр генә очрасын балама, — дип тәкрарлады бичара, өзгәләнеп. — Таза-сау булып, исәнлектә күрешергә насыйп ит, Аллам! Сугыш кырына түгел, армия хезмәтенә озаттым бит», — дип, үзен кулга алырга тырышса да булдыра алмады. Елады да елады. «Ходай гомер бүләк иткән икән, нигә бәхетен кызганган? Гомерем үтеп бара, бер рәхәт тә күрмәдем». Әллә улын, әллә үзен кызганып озак утырды Кәүсәрия. Тормыш сынауларсыз гына булмас. Ләкин хәсрәтен дә кызганмый җибәрә шул Ходай. Кемгәдер гомер буе ишелеп бәхет ява. Аңа бәхетнең елмаеп та караганы юк әлегә. Менә хәзер япа-ялгыз, ятим баладай хис итте ул үзен. Улы аңа иптәш иде, ялгыз түгел иде Кәүсәрия. Ә хәзер... Тынлыкны бозып, кесә телефоны шалтырады. Кәүсәрия ашыгып телефонын алуга, улының көр тавышы ишетелде: «Өч сәгатьләп автобуста барабыз. Әни, минем өчен борчылып торма», — диде улы. Улының шалтыратуына бик сөенде ана. «Сезгә изге юллар теләп утырам, улым», — диде ул, ашыга-ашыга.
Сөйләшү тиз өзелсә дә, ана кешенең күңеле күтәрелеп китте. Улының шалтыратуы яшәү көче биргәндәй булды. «Нигә әле мин үземне кызганып утырам, — дип, үзен битәрләп алды ул. — Бар да яхшы булыр. Алланың рәхмәте, эшләрмен дә ашармын», дип, үзен тынычландырды хатын.
Кәүсәрия зур гына складта эшли. Химик ашламалар, чүп үләннәренә каршы көрәшү чаралары, кыскасы, склады химия заводы чыгарган әкәмәтләр белән тулган. «Анда озак эшләргә ярамый, зыянлы, диләр, эшеңнән кит» дип кисәтүләр, «Склад исе сеңгән, үзең дә химик коралдан ким түгел» диючеләр дә булды
Кәүсәриянең әти-әнисе якты дөньядан иртәрәк китте шул. Сүз куешкандай, өч ай дигәндә, әнисе артыннан әтисе дә китеп барды. Бердәнбер сыеныр кешесе бертуган Хәмдия апасы иде.
— Килеп керүгә сулыш алу авырлаша, тын юллары кысыла, ихтыярсыз күздән яшь ага, — дигән иде апасы, сеңлесенең эш урынын килеп күргәч.
— Кая барып бәрелим соң, апа, тотып алып эшләрдәй һөнәрем булмагач, — дип кырт кисте Кәүсәрия. — Ходай исәнлектән аермасын, һәр эшнең бер кыен ягы була инде. Бишенче дистәмне вакладым ич Берәү дә, колач җәеп, эшкә чакырып тормый. Без түгел, яшьләр эшсез каңгырап йөри. Өйрәнгән инде мин, бернинди начар ис сизмим.
Склад авылдан өч чакрым читтә урнашканлыктан, эшкә бару-кайту да мәшәкатьле. Маршрут автобусы йөрмәү сәбәпле, еш кына җәяү барырга туры килә.
Гадәттәгечә, иртәнге якта эшкә чыгып китте ул, Урамда җәй башы. Көн җылы, һавасы саф, җиләс, җәяү барса да, эшенә өлгерәчәк иде әле. Машина-мазар күренмәгәч, атлый торыйм дип, ашыга-кабалана олы юлга төште. Бераз баруга, машина сигналы ишетеп, артына борылып карыйсы итте. КамАЗ машинасы туктаган икән. Шофёр авызын ерган, Кәүсәрияне чакырып, кул изи. Ят кеше түгел, классташы Кәрим икән. Кавыша алмый калган беренче мәхәббәте, Яшерен-батырын түгел, хатынның йөрәге урыныннан купты. Утырмаса да яхшы түгел, утырса да.., Күреп калсалар, сүз буласы көн кебек ачык. Хәер, алар турында сүзнең туктаганы булдымы икән? Ире исән чакта гел Кәримнән көнләшеп тавыш чыгарды,
Дөрес, аның өчен җирлек юк иде дип әйтеп булмый. Чөнки иренең эчүеннән тәмам туйган хатын, сирәк булса да, җае чыккан саен, Кәрим белән очраша иде. Кәрим дә беренче мәхәббәте белән күрешү өчен җаен табып кына торды.
— Нигә туктадың инде? Әйттем ич, очрый калсам туктама, — дидем.
— Ничек үтеп китим инде, шул якка барам бит, — диде Кәрим.
— Сүзе булыр үзеңә, — дия дия, хатын җитез генә кабинага үрмәләде.
— Кеше сүзе дип, сине юл чатында калдырып китимме? Булдыра алмыйм. Син минем иң якын кешем, — диде ир, Кәүсәрия машинага кереп утыруга.
— Шулай дигән булма инде хет, — дип каршы төште Кәүсәрия.
— Чын шулай, мин алдый белмим, — диде Кәрим. Сагыш тулы күзләрен күтәреп, Кәүсәриягә карап алды. Склад каршына килеп туктагач та: — Бераз гына янымда утыр инде, — дип үтенде ул.
— Саниягә җиткерерләр дип тә курыкмыйсың, ә?
— Куркудан узган инде без, бер-беребездән бизгән. Аның белән бер көн дә тормас идем, чыгып китәргә урыным юк, — диде дә Кәрим, башын күтәреп, ни әйтерсең дигәндәй, Кәүсәриягә текәлде.
— Хәлләрең авыр икән, кызганыч, — дип, хатын машинадан төшү ягын карады. — Хәзергә хуш, рәхмәт, — диде ул, машина ишеген ябып.
Кәүсәриянең көне буе башы авыртты, маңгае сызлады. Күңелен ямьсез уйлар чорнап интектерде. Кәефе төшеп, җанын сагыш сарды. Складка кергән хәркем, аның кәефсез икәнен сизеп: «Балтаң суга төшкәндәй, нәрсә булды сиңа бүген?» — дип сорап аптыраттылар.
— Башым чатный, соңгы вакытта әллә нәрсә булды, үзем дә аңламыйм, — диде ул. Берәү белән дә сөйләшәсе килмәвен дә яшерми иде.
Якын танышы Гөлия кергәч кенә, авыртуы җибәргәндәй булды. Кәефне күтәрә белә шул ул. Мәзәк капчыгы бер дә бушап тормый аның. Ишетмәгән, белмәгәнне сөйләп көлдерә. Юл аша складка каршы кибеттә сатучы булып эшли үзе. Кибет димәсәң хәтере калыр. Кечкенә сату ноктасы, хуҗасы — шәһәр кешесе. «Гөлия шуның белән типтерә икән» дигән сүз дә йөреп тора. Кәүсәрия бик озак белмәгәнгә салышып йөрсә дә, ниһаять, кызыксынып сорады:
— Дөресме ул, Гөлия, сине кибет хуҗасы белән бергә, диләр? Сораган өчен ачуланма инде. Килеп керүгә кибетне яптыра да сине итәгеннән дә төшерми, имеш.
— Үзем дә төшәргә җыенмыйм, дускаем. Мин болай да ир рәхәте күрми яшим. Ходай үземә бирмәгәч, нишләргә кала соң? — дип җавап бирде ул кыенсынмыйча да.
— Ир кирәк булгач, кияүгә чык, — дип киңәш бирде Кәүсәрия.
— Үзең нигә чыкмыйсың соң? Ирең үлгәнгә дүрт ел була түгелме? Шул Кәримгә карап авыз суыңны корытып яшисең. Әллә белмиләр дисеңме?
— Авыз суын корытырлык булса, күптән үземнеке итәр идем, юк сүз, — дигән булды Кәүсәрия, агу тартмаларын күчергәләп.
— Хатыны белән бер түшәктә йокламый да, имеш, Кәрим. Хатыны күршесе Зиләгә елый-елый сөйләгән, ди. Кәрим әле дә тора инде аның белән. Бала да алып кайтмады Сания. Сыра мичкәсе кебек юаная гына белде. Син аның янында кызлар кебек.
— Үз хатыны бит, ничек бар шулай яратсын. Бәлки, гаеп Кәримдәдер, — диде Кәүсәрия, Санияне яклаган булып.
— Ә син тикшереп кара, белерсең, — дип куйды Гөлия.
— Бар, кибетеңне ач, кеше көтә сине, — дип, кибет ягына ымлады Кәүсәрия, үзе складның икенче башына китеп барды.
Көн буе уйлары Кәрим тирәсендә чуалды хатынның. Кәримнең күрешкән саен әйтә торган сүзе бар: «Син минем иң якын кешем». Бәлки, шулайдыр, кем белә аны? Ничек белергә була? Ә белеп нишли ала? Шул сораулар тынгы бирмәде Кәүсәриягә.
Көндезге очрашуларының дәвамы булып, төнлә Кәрим төшенә керде. «Күпме түзәргә мөмкин, без бергә булырга тиеш», — дип, Кәүсәриянең ирененнән үбеп алды ул. «Тавык төшенә тары керә, ашамаса, тагын керә» ди. Уянгач та, күңеленнән уйлап, үткәннәрне исенә төшереп ятты.
Маратка кияүгә чыгуына да Кәрим сәбәпче булды шул. «Кәүсәрияләрнең туганы Наилә белән чуала икән Кәрим», — дип сүз чыкты. Кәүсәриягә шул җитә калды. Яратуы көчле булса да, горурлыгы җиңде кызның. Кәрим белән очрашуларны өзде дә тиз арада ерактан килеп эшләп йөргән Маратка кияүгә чыгып куйды. Марат та, Ален Делон кебек үк булмаса да, күз төшмәслек егет түгел. Озын буйлы, киң җилкәле. Күзгә-башка да чибәр күренә. Дулкынланып торган кара чәч, зур кара күзләр. Ул да Кәүсәриянекүптән ошатып йөри икән. Туры килгән саен сүз ката. Егет нең өмете өзелде дигәндә, Кәүсәрия үзе аның белән очрашырга теләген сиздерде. «Язмышларны тәкъдир яза» дигәннәре дөрестер. Ә бәлки, язмышлар безнең ялгышларыбыздыр... «Язганны күрми гүргә кермәбез», — ди иде әнисе. Кызының Маратка кияүгә чыгуына каршы килмәде, һәркем үзе теләгәнчә яшәргә тиеш. Ялгышларсыз булмый тормышлар. «Үзе абынган еламас», — дияргә ярата иде ул.
(Дәвамы бар)

* * *
2025-05-16 11:58