Буран. Кар өстендә ике шәүлә. Телеграф баганасымы әллә? Алай дисәң, телеграф баганасы куш булмый.
Җил тынып, тоташ кар стенасының бер чите ишелеп төшкәндәй булды. Бер мизгелгә дөнья яктырып китте. Чү, бу кара таплар кешеләр түгелме соң? Әйе, икәү. Адашканнар. Сукыр кешедәй әле бер якка, әле икенче якка сугылуларыннан ук күренеп тора. Рәхимсез буран хәлсезләнгән юлаучыларны йомычка кебек бер урында бөтерепме-бөтерә.
— Арыдым, хәл алыйк, Сабир.
— Ярамый, ишетәсеңме, эт өрә, авылдыр, бәлки?
— Әйе, нидер гүли...
Сабир, бу гүләүнең җил тавышы икәнен белсә дә, сулышын тыеп, тын калды: юраганы юш килмәсме? Трактор-фәлән тавышы түгелме? Суга батканда салам да тансык.
— Бер генә минутка... Сабир, дим...
— Җебемә!
Ул Хәкимнең култыгыннан эләктереп алды. Хәким тагын бер ялварса, туктап хәл җыярга да каршы түгел иде үзе. Ярый дәшмәде. Җепшек кар, чыбыркы белән сыдыргандай, биткә бәрә, кашка, керфеккә сылана. Үзеңнең кайдалыгыңны — жирдәме-күктәме — аеруе читен хәтта. Бәлки, Хәкимне калдырып торып, юл катысын катнаштырып караргадыр?
— Гафу ит, Сабир...—диде Хәким,—гафу...
Сабир аптырап калды. Чөнки Хәким — үтә дә горур, соң дәрәҗәдә вәкарьле кеше. Ул һәрвакыт үзен Сабирдан өстен күреп йөри. Дөрес, моны яхшылык, игелек пәрдәсенә бик оста итеп төрә белә. Шуңа күрә ана ачуланып та булмый. Колхоз башлыгына карышкан өчен былтыр әнә Сабирны эшеннән чыгара яздылар. Хәким ярдәм итте — тимәделәр. Уйламаганда-көтмәгәндә Хәким аны үзенә шофер итеп алды.
— Мин барында югалмассың,— диде ул, Сабирның җилкәсеннән кагып. Бу исә, хәтерендә тот, дип кисәтүе иде булса кирәк.
Шуннан бирле Сабир колхозның инженерын йөртә. Көне-төне юлда — запчасть эзлиләр. Бүген менә Чаллыдан кайтышлары иде. Авылга күп тә калмаган иде югыйсә. Хәким бу очракта да түрәлеген күрсәтмичә түзә алмады. Машинада катып үлгәнче, атлый торыйк, шуышып булса да кайтып җитәрбез, дип кырт кисте. Һәм менә адаштылар.
Хәким горур гына түгел, гаять үзсүзле дә, теләгәнен җир ярылса да эшләргә сәләтле. Шуның өчен берәүләр аны өнәп җиткермиләр. Кайсылары, киресенчә, егет, ичмасам, үз сүзенә хуҗа, диләр. Өйләнгәнче үк менә дигән йорт җиткереп керде, эшендә сынатмый, абруе бар.
Алар арасындагы мөнәсәбәт балачактан ук килә. Бер урамда үстеләр — Сөн урамында. Текә яр буйлап сузылган бер яклы урам. Тирә-як уч төбендәгедәй күренеп тора. Язын боз акканны карарга бөтен авыл халкы җыела монда. Гармун сузалар, бииләр, җырлыйлар.
Сөн елгасында су коенып үстеләр алар, зурлар күрмәгәндә яр җимереп уйнарга да күп сорамыйлар иде. Уеннан уймак: берсендә кәс белән бергә Хәким дә аска тәгәрәмәсенме, Сабир шулкадәр куркып калды, ярдәмгә кешеләр чакыру урынына, үз-үзен белешмичә яланга чыгып качкан иде. Елап бетте. Кичкырын атасы аны көчкә эзләп тапты.
— Хәким, Хәким...—диде ул, үксүен баса алмыйча.
— Хәкимеңнең аягы сынган, больницага алып киттеләр.
— Мин гаепле, әти...
Дуслар ике-өч атнадан очраштылар. Хәким гипска катырган аягын кояшта җылытып утыра иде.
— Нигә качтың, лыгырдык,—диде ул.
— Курыктым...
— Дус, имеш... Хәзер миңа каршы килергә хакың юк, аңладыңмы? Беркайчан да!
Хәким сүз башлаганда вакыйганың болайга борылуын башына да китермәгән иде. Исәбе Сабирны аз-маз чеметеп алу иде. Иптәшенең шүрләп калуын да күргәч, аны кысладай эләктереп алды.
— Ант ит, юкса бөтен тәнеңне кутыр баса, бүре сеңере салдырдым,— диде Хәким, кемнәндер ишеткән куркыныч бәддога хәтеренә төшүенә куанып.
Сабир ышанучан, беркатлырак иде шул. Дустының һәр сүзен ул чынга алып, куркуга төште.
— Сүзеннән чыкмам, Хәкимҗан, баскан урынымда җир убылсын, башыма мәктәп кадәре таш төшсен,—дип ант итте.
...Бу хәлләр онытылды, әлбәттә. Ләкин Сабир, чыннан да, Хәким сүзеннән чыкмас булды. Вакыт үтте. Ә гадәт калды...
— Сабир... нит инде син... гафу...
Сабир Хәкимгә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, туктарга чамала ган инженерны төртеп җибәрде. Аның һаман бер сүз кабатлавы туйдырды.
— Сабир, нитим әле, әйтеп бетерим,— диде Хәким,—теге чакта...
— Тәмәке кабызыйк әле.
Җылы төтен эчкә таралды, хәл кереп китте.
— Теге чакта...
— Җитте. Беләм. Укымавымда сиңа ачуым юк, үземнән.
Сигезенчене бетергәч, алар авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә дә Чистайга бергә бардылар. Беренче имтихан рус теленнән иде. Сабир «дүртле» алды, Хәкимгә «өчле» куйдылар.
Математикадан бергә утырдылар, һәркемгә — аерым бирем. Сабир сөйләшү буенча иң элек Хәкимнең эшенә тотынды. Каты чикләвек иде, әмма ерып чыкты. Үзенекен тәмамларга гына вакыт җитмәде.
Хәким техникумга керде, укып китте, институт бетерде. Сабир башка талпынмады, армиядән кайткач, шоферлар курсында уку белән чикләнде.
— Хамисә өчен... гафу ит,—диде Хәким.
Ул баядан бирле шуны тукына иде. Хамисә турындагы уе аны ничә еллар буена эчтән кимерә иде инде. Адашмасалар, бу сүз чыкмас та иде, бәлкем. Үз-үзен тота белә ул. Ничек кенә белә әле!
Гаҗәпләнүенә каршы, Сабир бу ачылуга ул көткәнчә әһәмият бирмәде.
— Үзем буталдым, беләсең. Тик... минем Фазыйлаларга барганны Хамисәгә кем әйткән? Төнлә бардым, таң белән кайттым ич.
— Мин,— диде Хәким.
— Син?!
Ул Хәкимнең якасына ябышты...
Сабир армиядән кайтканда, Хамисә фельдшер булып эшли иде. Матурлыгы әллә ни түгел, әмма күз карашы яшен кебек көйдереп ала торган. Үзе уенчак. Ул барында авызыңны чөйгә элеп торырмын димә. Сабир исә аралашучан түгел. Сүз байлыгы да чамалы. Җитмәсә, җирән ул. Аны үскәндә «ут баш» дип үртиләр иде. Кыскасы, Хамисәгә пар түгел. Үзе, шуны белә торып та, кызны берничә мәртәбә озатып кайтты.
— Хәким булып Хәкимгә карамады, вакыт әрәм итеп йөрмә,—диделәр аңа иптәшләре.
Ләкин ул аларның сүзен колагына да элмәде, һаман Хамисә янында булырга тырышты. Ярата иде ул фельдшер кызны. Шаярып сөйләшүен, кычкырып көлүен читтән генә күзәтеп торырга ярата иде. Ә икәүдән-икәү калгач, Хамисә сабырлана, тыйнаклана, җитдиләнә. Сабир мыштым гына озата да кош тоткандай сөенеп кайтып китә иде.
— Авылда сүз китте, ичмаса, култыклап озатыр идең,—диде аңа Хамисә беркөнне шаяргандай итеп.
Сабир, сулыш алырга да кыенсынып, кызның ялангач беләгеннән тотып алды.
Шулчак тыкрыктан, фараларын яктыртып, автомашина килеп чыкты. Яшьләр, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә елыштылар. Машина узып киткәнче койма буеңдагы тирәк ышыгында басып тордылар. Шуны гына көткәндәй, болытлар артына яшеренгән җиреннән ай чыкты. Сабирның күңеле дә ай нурына коенган дөнья кебек яктырып, киңәеп киткәндәй булды. Ул сөйгәненең биленнән алды...
Өйләнешергә булдылар. Хамисәнең атасы ризалыгын бирде. Түбәсе күктә иде егетнең. Ләкин иртәрәк шатланды ул.
Сабирның армиягә киткәнче йөргән кызы бар иде. Сирәк-мирәк хат язышып тордылар. Әле хезмәтен тутырып кайткач та бер-ике мәртәбә очраштылар. Ләкин ара ераклыгы комачауладымы, башка сәбәп булдымы, алар арасындагы хисләр кырауга эләккән чәчәк кебек саргайдылар. Ә ара өзелмәгән, Хамисәсенә бу хакта әйтергә базмады. Беркөнне Фазыйла язган хатларны, фотокарточкаларны алды да, мотоциклына утырып, кыз яшәгән Чишмә авылына чыгып китте. Бәхетсезгә юл каршы — кибет янында ул дусты Сафага тап булды. Бераз салмыш.
— Малай бар, Сабир, малай тәпиен юмыйча булмый, мәңге бәхил түгел, йөз грамм синең кебек егеткә чутмыни,—дип сөйләнә-сөйләнә аны тарткалый ук башлады. Буйсынмыйча чарасы калмады. Чишмәгә барып җиткәндә ул шактый кызган иде инде. Фазыйла Сабирны бу хәлдә чыгарып җибәрмәде.
— Исерек килеш йөрмә, ашамам,—курыкма,—диде ул,—иртәдән дә өлгерерсең.
Ә иртән иртүк, Сабир йокыдан уянганчы, Чишмә авылын шаулатып икенче бер мотоцикл узып китте. Бу Хәким иде. Ул Сабирның кайдалыгын капка яңагына сөялгән мотоциклдан анлап алды.
...Сабир Чишмәдән кайта-кайтышлый медпунктка тукталды.
Бүлмә чиста, якты. Ул, ишекне ачкач, тузанлы итекләренә күз төшереп бераз икеләнеп торды. Хамисәнең ни булса да әйтүен көтте. Ләкин кыз дәшмәде. Кулындагы журналын өстәл читенәрәк этеп куйды да, пыяла шкафны ачып, нидер эзләнергә тотынды. Йөзеннән сәер елмаю йөгереп узды. Тик ул иреннәргә барып җиткәнче сүнеп, күзләрендә генә чагылып калды.
— Күземә күренмә,—диде Хамисә, ниһаять.
— Ашыкма, анлатам.
Кыз кулына бинт алып, аны сүтә башлады. «Җан ярасын бинт белән бәйләп булмый»,—дип уйлады Сабир. Аңа чыгып китүдән башка юл калмаган иде. Урамда бик озак мотоциклын кабыза алмый азапланды.
Сабир түзә алмады —Төмән якларына чыгып китте. Бер елдан сон авылга кайтып төшсә — Хәким белән Хамисә тормыш корып җибәргән. Инде еллар үтте, Сабир Хамисә алдында үзен һаман гаепле саный. Яратты, ярата... Хикмәт, әлбәттә, гаеп тоюда гына түгел, яратуын сиздермәскә тырыша. Йөгәндәге хисләрнең ычкынып куюы бар бит...
— Хакмы? — диде Сабир.
— Буран,—диде Хәким,—адаштык...
— Көтәр идең синнән гафу!
Сабир, кырт борылып, шашынган буран өермәсенә каршы атлады. «Үкенеп, көнләшеп яшәүдән ни мәгънә? Җебек мин»,—дип өзгәләнде. Бераздан ул тәгәрмәчләрен кар күмеп киткән машинасына килеп төртелде. Гаҗәпләнмәде. Әйтерсең лә бернинди адашу булмаган, буран да юк. Кабинага кереп утырды. Тәне йомшарып, изрәп китте. Күз кабаклары авырайды, йокы басты. Тәненең тынычланасы, көч җыясы килә. Уйлар гына ирек бирми.
«Буран. Хәким адашкан. Сабир эзләгән —таба алмаган, эзләрне кар күмә. Беркем бернәрсә әйтә алмый. Вәссәлам».
Эзләрне кар күмә. Ә намусны? Ул, фараларны кабызып, сигнал җепләрен турыдан-туры аккумуляторга беркетте дә, әле кар күмәргә өлгермәгән эзе буйлап буран эченә кереп югалды.