СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафаил Төхфәтуллин “Мәхмүзә апа катыгы”

Авылга кайттыммы, гадәтем шул: катык ашап туя алмыйм. Дөрес, аның ишедән хәзер шәһәр җире дә бик мәхрүм түгел. Кибетендә кефир дигәнен дә, «Снежинка» дигәнен дә, хәтта юан муенлы шешә капкачына, авыз тутырып, «Катык» дип язып куелганын да саталар. Ләкин, егетләр, — кая инде ул! — үзебезнең чын авыл катыгының күләгәсе генә бит болар барысы да.
Яңа гына баздан чыккан, базга бер төшкән килеш, шунда каймагы, сөте дә салып җибәрелгән, аз гына алсу, аз гына бөрчек-бөрчек кымырҗып та торган чын катыкка нәрсә җитә!
Аннары әле сез, яшьләр, беләсездерме-юкмы, чын катык ашауның үз тәртибе бар бит. Беренчедән, чын катык, әйткәнемчә, баздан яңа алып менгән булырга һәм шунлыктан коштабакның тышкы ягына бераз салкын тир чыккан булырга тиеш. Икенчедән, катык янына күмәч-булка ишеләр түгел, бары арыш ипие генә кисеп куела. Ул арыш ипие дә, хәзерге күп кенә авыллардагы кебек, кибеттән алып кайтылган кирпеч түгел, ә, бабайлар әйткәнчә, рәхәтләнеп күкрәккә терән кисә торган, кабарып пешкән түгәрәк йорт ипие булырга тиеш. Өченчедән, катык алюмин, тимер кашык белән дә түгел, бары тик агач кашык белән ашала. Аннары, катык ашауның урыны да бөркү өй түрендәге өстәлгә түгел, ә күләгә төшеп килгән баскыч төбенә шакмаклы ашъяулык җәеп хәзерләнә... Менә шушы шартлары да килсә — их!.. Бар арыганнарыңны ялт юып кына төшерә торган, җанга да, тәнгә дә шифалы ризык инде ул безнең татар катыгы!
«Нигә болай, авыз суларыңны корытып, катык турында сүз башладың әле?» — диярсез. Кечкенә генә бер вакыйгасын сөйләп бирсәм, сәбәбе аңлашылыр.
Шулай күптән түгел бер авылга командировкага бардым. Ниләр ишәргә бардым да юлларны ничек кичтем — боларын сөйләп торуның хаҗәте юктыр. Сүз катык турында икән, катык турында гына булсын.
Ә катык дигәннән, анысы, үземә кунып чыгарга күрсәтелгән йортның капкасын ачып керүгә үк, күңелне кытыклап алырга өлгерде. «Әһә, мин әйтәм, бу өйдә катыкның менә дигәне эләкмәгәе». Ник дигәндә, егетләр, минем күзем андыйга бик үткен. Иң беренче, киң генә ишегалды кап-кара балчык иде, яшел чирәм бары койма буйларында гына иде — мал-туар, бигрәк тә сыер таптаганга шулай бу. Каралты-кура да иркен, бик төзек иде, һәрхәлдә, кәҗә-сакалбай өчен генә түгел. Өй баскычына каршы ук башка каралтылардан алгарак чыгарып салын ган тагын бер кыек түбәле алачыкка күзем төште. Монысы, әлбәттә, кар базы инде.
Сап-сары итеп, татарча итеп юылган киң баскыч төбендә әллә ничаклы аяк киемнәре тезелеп тора. Безнең авыл өйләрендә баскычның беренче тактасына ук бары оекчан гына басып үтәләр бит, мин дә иелеп тузанлы ботинкамны салып торганда, ишектән, — әби дисәм, картайтам бугай, апа дисәм, үземне яшәртмәгәем, — бер хатын килеп чыкты.
— Исән генәме, кунак! Әйдә, салып торма аягыңны, бүген идән юарга өлгермәдем әле, өйгә уз, — диде ул, алай бик өзгәләнмичә дә, әмма караңгы чырай да күрсәтмичә. — Шәһәрдән михайнек килде, дигәннәр иде аны... Килгән-киткәнне шулай безгә кертәләр инде. Әйдә, бик яхшы. Берәүнең дә рәнҗеп киткәне юк моңарчы.
Озынчарак йөзен җыерчыклар шактый чуарласа да, кара күзләре гаҗәп үткен итеп, бераз сынабрак та, хәтта бераз мутланыбрак та караучы, юаная төшкән гәүдәсен яшьләрчә җиңел-җитез йөртүче хатын иде бу. Киң, озын күлмәгенең алгы итәген алъяпкыч бавына кыстырып куйган, җиңнәрен сызганган. Зәңгәрсу тамырлы, эре сөякле кулларының тик торуны белмәве, хәзер дә җир селкетеп эшләрлеге әллә кайдан сизелеп гора иде.
Шунысын да әйтергә кирәк: үткен карашлы бу озынча йөз миңа ничектер бик таныш та кебек тоелды. Ләкин: «Мондый нык үзәкле уңган апа-җиңгиләр авыл саен инде алар, берәрсенә охшатамдыр», — дидем дә хәтерне әллә ни җигеп маташмадым.
Өйгә уздык. Чисталык һәм пөхтәлек балкып торган иркен бүлмә эчендә иң беренче күзгә ташланганы менә нәрсә иде: түр почмакта телевизор балкып утыра, өстәлдә китап-газеталар, шунда ук баян һәм... стенадан аллы-гөлле зур шәмаил кукраеп карап тора, тәрәзә араларында кызыл башлы озын сөлгеләр эленгән, ишек катында, алтындай ялтырап, җиз комган тора... Гомумән, иске белән яңа бик сәер аралашкан иде бу өйдә.
— Ирегез өйдә юк, ахры? — дидем мин, бу сәер янәшәлеккә ачыклык кертергә ниятләбрәк.
— Картымны җирләгәнгә бишенче ел китте шул инде.
— Эмм... Ничек, авырып вафат булдымы?
— Ике атна гыпа урын өстендә ятты, мәрхүм. Шуңарчы ат урынына эшләп йөрде-йөрде дә, инде тормышлар түгәрәкләнде, йорт-җир бөтәйде дигәч кенә... дөньяны куйды да китте, бичара.
— Менә син! Кызганыч... Ә яшьләр эштәдер инде?
— Малай эштә.
— Кайда эшли?
— Тракторда.
Телевизор өстендә, зән-зәңгәр күзләрен миңа текәп, бик зур курчак утыра иде.
— Балалар әниләре белән берәр җиргә киттеләрме әллә? — дидем мин, күңелдә бу курчакның нәни хуҗаларым бер тотып сөясе килү хисен тоеп.
Ләкин теге мине ишетмәдеме, кабаланып, өстәлдәге самавырга үрелде.
— Кая соң, сусагансыңдыр, ашка кадәр самавыр куеп җибәрим.
— Самавырдан бигрәк... Эмм... Кем дип әйтергә инде сезне?
— Авылда бар да Мәхмүзә апа дип йөртәләр.
— Апа дип... Миңа да апа микән соң?
— Апа булмагаем. Җиденче дистәне башладым.
— Апа тиешле, алайса. Болай бик яшь күренәсез әле, бер дә андый яшьне бирмәссең. Ә мине Гыймади энем дия аласыз. Ни... Мәхмүзә апа, самавырдан бигрәк, миңа аз гына салкын катык булса, әмма дә шәп булыр иде.
— Шулаймы? Хәзер алып менеп бирәм, алайса.
Һәм менә абзагызның алдына бер коштабак катык килеп утырды. Катыкның да ниндие генә әле! Бая әйткәнемчә, чын катык, һәм коштабак тышына салкын тир дә бәреп чыккан. Кулда — өрәңге кашык. Икенче кулда — йортта пешкән түгәрәк каравайдан каерып кискән калын ипи телеме. Дөрес, арыш ипие түгел, бастырып тарткан бодай оныннан пешерелгән ипи, ләкин монысы ләззәтне аз гына да киметми. (Нихәл итәсең, арыш ипиен, үзебез ашаудан бигрәк, күбрәк тавык-чебешкә генә ашата башладык шул хәзер.) Аннары, табын баскыч төбендә түгел, өйдәге өстәлдә икән, монысы белән дә килешмичә булмый. Ник дигәндә, катыкны баскыч төбендә кырын ятып ашау өчен табындашлар да кирәк, бер ялгызың, ятим бала кебек, баскыч төбендә катык ашап утырмыйлар. Ә Мәхмүзә апаны, белеп торам, чакырсам да, барыбер минем белән утырмаячак. Чит ир белән баскыч төбендә катык ашап утыручы хатын-кызны минем гомеремдә дә күргәнем юк. Самавыр артына гына утырып, синең белән чәй эчәргә мөмкин безнең хатыннар, ә инде кара-каршы утырып катык ашау... Анысы — юк.
Әйе-е. Ә катыгы, әйтерең бармы, шәп! Свежий каймагын да бер дә кызганып салмаган, рәхмәт яугыры. Һәр капкан саен, тәнгә — сихәт, җанга рәхәт өстәлә бара, минсиңайтим.
Мәхмүзә апа, кереп-чыгып, үз эшләрен карап йөри, ишектә ул күренүгә, мин аның катыгын мактарга тотынам, ә кулдагы өрәңге кашык ашыкмый гына үз юлында йөри бирә, ул арада күңел дигәнең әллә кайчангы хатирәләрне дә кузгатып-кузгатып ала.
Минем әни дә катык оетуның авылда бер остасы иде, мәрхүмә. «Синең катыгың тәмле була, Фатыйма, — дип, күрше-күлән дә, берәр җирдән әлсерәп кайтса, безгә кереп катык ашап чыгар иде. Ә базар көннәрендә катык баскыч төбендә чүлмәге белән, әбәт чиләге белән өзелмәде. Берсе керә, берсе чыга, әни һәммәсен катык белән сыйлый. Кемнәр генә керми иде! Татарыннан, чувашыннан, русыннан... Барысы да әнинең катыгын мактап бетерә алмый, барысы да әнигә рәхмәтләр укый.
Ярар, тарихка бик җәелмичә, Мәхмүзә апага кире кайтыйк әле. Әнә ул, чиләк ярым сыешлы зур самавырны өстәлгә утыртуга, мич буена сөяп куелган чапалакны алып, стеналардагы минем күземә дә чалынмаган ничәмә чебенне шап-шоп теге дөньяга җибәрде.
— Ни бетереп торам шушы чебеннәрне, әллә кайдан керәләр, — диде. — Әйдә, кунак, чәй эчеп алыйк.
— Бәлки, эшчеләр дә кайтып җитәр? Көтмибезмени?
— Малай төшлеккә кайтып йөрми ул, кырда гына ашыйлар. Кызу чаклары.
— Ә килен, бала-чага кайда?
Мәхмүзә апаның кулындагы чынаяклар өеме өстәлгә куйганда чылтырап ишелеп төште дә, шул тавышка мине ишетмәде булса кирәк.
— Киленне әйтәм, бала-чаганы ияртеп, кунакка-мазарга киттеме әллә?
— Кунакта шул, — диде Мәхмүзә апа акрын гына һәм шунда ук, тавышын күтәрә төшеп: — Әйдә, утырышыйк, юлдан килгәч, чәй эчмичә хәл керми ул, — диде.
Мин бер генә чынаяк эчтем дә, рәхмәт әйтеп, йомрымны тәлинкәсенә каплап куйдым.
— Шундый шәп катыктан соң чәйнең бик кирәге дә юк икән, — дим.
— Бигрәк яратасың, ахры, катыкны? Шәһәр кешесенә тансыктыр шул.
— Тансык дип... Менә мондый әйбәте тансык аның. Юкса хәзер кибетендә дә бар катык, базарда да дигәндәй...
— И-и, базар катыгын әйтмә инде син аны. Беләбез! — Мәхмүзә апаның әле генә ягымлы елмайган йөзе бер генә мәлгә бик ямьсез кыйшаеп куйды. — Яратсаң ашале, тагын алып менеп бирермен, — диде ул, коштабакны миңа табарак этеп.
Шулчак мин аның кул аркасында, беләзектән аз гына түбәнрәк, зур гына зәңгәрсу миң күреп алдым.
Бөтен тәнем әллә нишләп китте.
Таныш иде миңа бу зәңгәрсу миң, таныш иде бу кыек елмаю... Юк, юк, ялгышмыйм булса кирәк. Тикмәгә генә, бая аны беренче күрүдә үк, күңелдә ниндидер хатирә кыймылдап куймаган икән аны.
...Инде сугышлар беткәнгә дә ничәдер еллар узган, ләкин азык-төлек ягы һаман да кысанрак чаклар иде. Аннан авыррак заманда да ни таза йөргәнне, кинәт кенә авырып киттем. Врачлар урынга ятарга кушсалар да, яткан ятуга китә ул дип, үзем гел аяк өсте йөрим.
Беркөнне, шулай һавага йөрергә чыккач, базарны бер әйләнеп кайтырга булдым. Тукта, мин әйтәм, күңелләрне ачып җибәрә торган берәр ризык очрамасмы.
Көньяклардан ук килеп, алмасы, хөрмәсе, әле кагы белән сәүдә итүчеләр яныннан уздым. Яшелчә, ит-май тирәләрен әйләндем. Юк, берсе дә күңелгә ятмый. Шулчак «Катык, кому катык!» дигән тавыш колакка чалынды. Кинәт авыздан сулар ук килгәндәй булды. Менә, мин әйтәм, монысы аш булыр!.. Киттем шул якка таба.
Мин килеп җиткәндә, катык алучылар шактый җыелган иде инде. Ләкин катык сатучы хатын, аңа карап, бик ашыкмый. Хәер, катыкны ярты литрлы банка белән бик тиз, бик җитез үлчәп бирә. Әмма исап-хисапны бик озак өзә. Акчаны, һич ашыкмыйча, җентекләп саный, аннары кара бәрхет бишмәтенең изүеннән кулын терсәк тиңентен тыгып җибәрә дә анда бик озак капшанырга, сумнарны күкрәк турысының әллә кай җирләренә озаклап урнаштырырга тотына, әгәр алучыга сдача бирергә кирәк булса, бу кул күкрәк тирәсендә тагын шул чама капшана башлый.
Үз нәүбәтемне көтеп шактый озак басып торырга туры килгәнлектән, миңа аның бу хәрәкәтләрен ирексездән җитәрлек күзәтергә туры килде. Чыннан да, сәер иде бу. Чүмечен, банкасын тотканда ни җитез, ни өлгер йөри торган эре сөякле бу кул, учына акча кердеме, кинәт салмакланып кала, хәтта сизелер-сизелмәс кенә калтырый да башлый иде.
Миңа чират шуның өчен дә озак җитте. Мин бит, базарга чыкканда, катык алу нияте белән чыкмадым, шунлыктан, билгеле, минем кулда катык салдырып алырга бернинди савыт-мазар юк иде. Әмма биредә катыкны шулай аягүрә эчеп китәргә теләүчеләр миннән кала да шактый табылды, ә хатынның безнең ишеләр өчен бер генә банка йөри иде.
Ниһаять, ничәмә ирен тигән ул ак банка минем кулда. Сатучы хатын аны, әлбәттә, юып тормый иде.
Шул бик истә калган. Хатын, миңа катык салганда, банканың тарая башлаган турысына җитүгә, чүмеч төбендәге калган бер-ике кашыгын ялт итеп чиләгенә кире салды.
— Нигә салып бетермисең аны, сыя ич әле монда, — дидем мин, вакчылланудан түгел, ә аның бу хәрәкәтенә ачуым чыгып.
— Син, нәнем, акчаңны гына түлә, ике литрын да җәһәт салып бирәм мин аның, — диде хатын, авызын кыйшайтып кына елмаеп куйды. — Ә синең акчага тиешлесе нәкъ шуннан була. Ышанмасаң, әнә магазиндагы варенҗе банкыларын барып кара.
Мин, әлбәттә, сүз көрәштереп тормадым, читкәрәк киттем дә банка кырыеннан катык чөмерә башладым. Әмма ләкин... Их, егетләр! Исеме белән кыяфәте генә катык иде моның.
Ачуымнан кулымдагы банканы чак кына асфальт ташына атып бәрмәдем. Ләкин тыелып кала алдым. Юк инде, ни генә булмасын, алай ризыкны җиргә ташлап мәсхәрә итмиләр бездә. Ризыкны изге күреп, хөрмәт итә белергә өйрәткәннәр безне ата-бабаларыбыз.
— Мә, апа, катык шулпасының шулпасы гына икән бу, — дип, ярсып китеп олы җәнҗал кубармас өчен шулай шаярткан булып, банканы хуҗасына суздым.
Катыкчы хатын зәһәр ачу да, шул ук вакытта нигәдер шүрләү-курку да берюлы чагылган кара күзләрен тутырып миңа карап куйды да зәңкиләнеп банканы тартып алды. Шунда мин аның кул арасындагы зәңгәрсу миңен күреп калдым.
Менә хәзер шушы миңле кул мине тагын катык белән, бу юлы инде чын катык белән сыйлый.
Мин урындыгымны чак кына читкәрәк этеп утырдым.
— Мәхмүзә апа, ниме... Хәзер дә базарга катык сатарга чыгасызмы әле? — дидем мин, аның күзләренә туры карарга тырышып та, моны һичничек булдыра алмыйча.
— Нигә алай дисең әле?
— Ни... Үзегез әйттегез бит, базар катыгын белгән инде аны, дисез.
— Белгән чаклар бар иде. Инде менә картны җирләгәннән бирле, ике аягымның берсен атлаганым юк базарга. Аллам сакласын, әйтмәгәнем булсын.
— Элегрәк чыга идегезмени?
— Булды инде, — диде ул коры гына һәм самавыр башындагы чәйнеккә үрелде. — Син исемеңне Гыймади дидеңме әле?
— Әйе.
— Үзең болай дөнья күргән кешегә охшыйсың, Гыймади энем, үзең җүләр сораулар да биреп куясың.
— Ничек «җүләр»?
— Соң!.. Сугыш нинди генә әрсезлеккә өйрәтмәде ул халыкны. Башыңнан кичкәндер ич?
— Мин сугыш буе фронтта булдым. Тыл хәлләрен, бәлки, белеп бетермимдер.
Мәхмүзә апа шалтыр-шолтыр чынаяклар җыештыра башлады.
— Сугыш башлануга, дүрт бала белән утырып калдым мин, нәнем. Хәзер генә үсеп җиттеләр дә таралышып беттеләр. Янымда төпчегем Зөфәр генә. Аларны аякка бастыру өчен ниләр генә күрмәде бу баш...
Ул чынаякларны, тирән тәлинкәдәге суда озак-озак әйләндерә, бармаклары белән кат-кат ышкый пде.
— Җиңел булмагандыр шул, — дидем мин, апаны истәлекләр биләп алуын, аның шуларны бер сөйләп бушанасы килүен шәйләп.
— Җиңел булмый ни!.. Алай да бөтен сугыш буе сыерны бетермәдек. Балалар да, рәхмәт яугырлары, бик тырыш булдылар. Җәйнең җәй буена чалгы күтәрә алганы чалгы белән чабып, кечерәкләре кул белән йолкып, печән хәзерлиләр, кечкенә арбага үзләре җигелеп ташыйлар иде, бичаралар. Шулай мең бәла белән сыер асрыйсың, ә туйганчы сөтен-маен ашаган көн булдымы икән? Шул бер сыерга күз төбәүчеләр үзебез генә идекмени анда?! Сөт заданиесен түләүче дә сыер, ит заданиесен түләүче дә һаман шул сыер. Кием-салым ясарга, тегесен-моны- сын юнәтергә дисәң, тагын шул сыер имиенә килеп ябышасың...
Син әнә әйтәсең, базарда катык саттыңмыни, дисең. Саттым шул. Сугышка кадәр базарга әйбер сатарга түгел, берәр нәрсә алырга да аяк басмаганны... Өйрәтте сугыш. Катыгын да саттым, бүтәнен дә... Әле ярый, баштарак персидәтелебез бик әйбәт кеше иде, колхозчының хәленә керә белә иде. Базарга барам, дисәң, тотмый иде. Көндезен базарга барсаң, төннәрен әвенгә ашлык сугарга чыгасың — үзе җайлый иде шунда. Әмма күп эшли алмады, бахыр, үзе дә сугышка китеп барды. Менә шуннан соң җибәрделәр бер адәмне персидәтел итеп... Ни Аллага, ни муллага юк дигәндәй, атлы казак кебек идарә атына менеп атлана иде дә, бар белгәне иртән базарчы хатыннарны куу, кичен әвеннән кайтучыларның кесәләрен капшау иде... Төрлесен күрдек инде ул персидәтелләрнең дә... Әмма үз җаеңны үзең карамасаң, аларның яхшымы- яманмы сүзләренә генә ышанып, көн итәрлек булмады...
— Да-а...
— Сугышлар беткәч тә тормышлар тиз генә эзгә төштемени әле ул! Картым сугыш бетәсе елның кышында ук кайтты кайтуын. Әмма тазалыгы бик чамалы иде мескеннең. Үпкәсендә аскулкы утыра, ике аягы, бер кулы яралы иде. Тагын барысына да үзем чаптым, картның иске акча белән йөз дә ун сум пинсесе нәрсәгә генә җитә иде ул? Ничек итсәм иттем, картны аякка бастырдым. Шуннан соң гына бераз сулу алдык. Картның, мәрхүмнең, куллары алгый иде шул. Балта да чаба, мич тә чыгара, пыяла да куя иде. Тамаклар туйды, әмма йорт-җир бик беткән иде, бик җимерелгән иде. Карт, урыны оҗмахта булсын, колхозда да, кешеләргә дә йорт-җир тергезүдә ни тырышып эшләсә дә, үз йортыбызны карарга бер дә һәвәс булмады. Ни гаҗәптер инде... Районына булсын, лесхузына булсын, үзем йөгереп, үзем әмәлләп агачын-төгәнен кайтарсам, анда иренми, эшли, коеп кына куя иде. Әмма тегесен-бусын табу артыннан йөрергә дисәң... Юк, андыйга бигрәк юаш иде, мәрхүм.
Аннары, яшерен-батырын түгел, шешә белән дә ярыйсы дуслашкан чаклары булды бахырның. Дөньясы да шуңа әйләнеп китте бит аның. Берәрсенә мич чыгарырга барса, нигез кирпечен салган көнне дә — ярты, морҗа очлаган көнне дә — ярты. Бер өлге пыяла куйса да — ярты... Соңрак андыйдан тәүбәгә дә килде килүен. Әмма, авыр туфрагы җиңел булсын, бик тә үзәккә үткән чаклары булды. Фәрештәләрнең «амин» тоткан чакларына туры килмәсен тагын, тфү, тфү... Ә тормышны алып барырга кирәк. Шундый авырлыклардан соң кешечә дә яшисе килә, балаларны да аякка бастырасы бар. Тырыштым. Ары чаптым, бире чаптым. Син әйтмешли, базарда катык та саттым...
— Да-а... Җиңел булмагандыр... Ни, Мәхмүзә апа... Минем менә шуны да бик беләсем килә, нигә шулкадәр начар соң ул базар катыгы?
— И-и, күрде инде бу башлар, — диде Мәхмүзә апа, хис-хатирәләренә бирелеп, минем соравымны ишетмәде дә бугай. Күзләрен аска гына текәгән килеш, кулындагы тәлинкәсен сөртә-сөртә, беразга сүзсез утырды... — Инде менә, уйлап баксаң, тормышым да бөтен. Ашарга-эчәргә мул, йорт-җир җитенке. Шулай да, Гыймади энем, ни дип кенә әйтим...
— Нәрсә, Мәхмүзә апа, берәр борчуың бармы әллә?
— Әнә син бая сорадың, килен балалары белән кунакка китте мәллә, дисең. Кунакка гына түгел шул... — һәм пышылдап кына диярлек әйтте: — Бөтенләйгә үк китүе булды, ахры, киленнең...
— Ничек? Аерылыштылармыни?
— Алай законный аерылышканнары да юк югын, икенче ел инде бергә тормыйлар. И Алла!.. Бигрәк җиңел карыйлар шул хәзерге яшьләр... Бер дә эш рәте белми иде, бахыр. Тапканны бөртекләп тотуның да ни икәнен белмәде. Алай бик барлыкта гына үскән кыз да түгел иде канә. Ирен дә бер дә тәрбияли белмәде. Шуларны бераз әйткәли идем. Ярамады, күрәсең. Алай биана ошамагач, тотарга да башка чыгарга иде... Анысына да риза идем. Юк шул, үзләре дә бер дә тынышып кына гора алмадылар. Хәзер генә борынын салындырып йөргән була да бит малай... Язга чыкканнан бирле, өйгә кайтып кунганы да юк. Әнә күрше малае Рафис көн саен кайта. Малай кайтмый. Әллә миңа да үпкәлисе килә инде... Күңелем гел изгелектә генә иде лә канә... И Аллам, үзең ярлыка!
Ул, кулына чапалак алып, мич кырыена кунган тагын берничә чебенне теге дөньяга җибәреп килде.
— Уйлыйм-уйлыйм да, картлык көннәремдә Аллаһы Тәгаләнең гөнаһларым өчен җәзалавыдыр инде бу, дим. Хәзер бар белгән догаларымны гел укып кына йөрим дә бит... Әүвәлрәк бар дип белдекмени Алланы? Син әйтмешли, ул базарларда ни гөнаһларга кермәдек... Шул базарга чабып, картымны да тиешенчә тәрбия итә алмаган көннәрем булды бугай... Тәүбә, әстәгъфирулла, әллә ниләр килә күңелгә...
— Да-а... — дип сузудан башка сүз тапмадым.
— Бүтәне бүтән, оныкларымны бик сагынам. Улым белән кызымны. Бигрәк сөйкемле, бигрәк акыллы балалар инде. Бик тә сагынам үзләрен. Баланың баласы балдан татлы, дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер шул... — һәм ул яулык очы белән күзләрен сөртеп алды.
Ниһаять, мин аның йөзенә күтәрелеп карадым. Юк, бая беренче күргәндәгечә алай бик яшь түгел иде бу йөз. Кашлары, керфекләре кара булганга гына, күзләре дә җете кара булып күренә, чынлыкта шактый төссезләнгән иде инде бу күзләр. Алай яшьләрчә мутлык та сизелми икән.
— Яратсаң ашале катыкны, тагын алып менеп бирермен, — диде ул, коштабакны яңадан миңа табарак этеп.
Ләкин кулларым кашыкка үрелә алмады...