Ял паркының бер читендә, елганың биек ярын кисеп кергән озын һәм тирән ике үзән арасындагы тигез аланда спорт мәйданы корганнар. Иртәдән кичкә хәтле кеше өзелми шуннан. Иң элек якын-тирәдә яшәүчеләр иртәнге гимнастиканы ясап, алан тирәли берничә кат йөгереп үткәннән соң, каннарын кыздырып, өйләренә кайтып китәләр. Алар артыннан спорт мәктәбенә йөрүче яшьләр килеп тула. Сабан туена охшаган шау-шулы, ин күңелле вакыт биредә мәктәп балалары килгәч була. Яшел, зәңгәр, кызыл, сары, шәмәхә төстәге спорт костюмнарыннан шау-гөр килеп керсәләр, спорт мәйданы болытлы көнне дә чәчәкле аланга охшап кала. Балаларның йөгерүләре, сикерүләре, таганда атынулары, көрәшүләре, яшел үләндә тәгәрәп уйнаулары, бәйрәм вакытларындагы кебек, карап торучыларның да күңелен күтәрә. Карап торучылары шушындагы санаторийда ял итүчеләр — без булабыз инде. Иртәнге дәваларны кабул иткәч, төшке ашка кадәр бирегә килеп, «саф һава алырга» яратабыз. Кайчагында мин дә вак ком сибелгән йөгерү юлыннан эре-эре атлап үткән булам. Ләкин түгәрәкне бер кат әйләнеп чыкканчы җитез аяклы яшьләр мине өч-дүрт кат узып китәргә өлгерә.
Бүген мине яр башындагы эскәмиядә ял итеп утыручы Гайсә агай үз янына чакырып алды:
— Йөрмә әле, Рабига, яшьләргә комачау итеп. Утырып ял ит бераз,—диде ул, уенын-чынын кушып.
— Сөйләмә дә инде, Гайсә агай. Әнә теге зәңгәр майкалы кыз дүрт тапкыр узып китте үземне. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар...
— Кесә тулы борчаклар, дип тә җибәр инде.
— Менә шушы таулардан сыздырып кына төшә идем чаңгыда.
— Сезнең өлешкә тигән әле ул рәхәт заманнар.
— Сезнеке авыррак булгандыр шул.
— Авыр гынамы соң? Менә шушы Подлужный урамында иде безнең өй. Сукыр бабам белән икәү торабыз. Мин тугыз яшьлек малай. Аны карау да минем өстә.
— Күрше палатада яшәгән Гайсә карт белән көн дә күрешеп, исәнләшеп йөрсәк тә, болай ачылып китеп сөйләшеп утырганыбыз юк иде әле. Бүген ул. әнә шулай суз иярә сүз чыгып, моннан күп еллар элек булган фаҗигале бер вакыйганы сөйләп бирде.
...Авыр еллар була ул. Шәһәр халкы ач, ягарга утын, кияргә кием таба алмый интегә. Барыннан да бигрәк, тоз юклыгы газаплый халыкны. Икмәкне дә, тозны да спекулянтлар бик кыйммәт саталар.
Подлужный урамының Казанка елгасына терәлеп торган җимерек өендә сукыр бабасы белән яшәгән Гайсәнең дә хәле җиңел түгел. Ныграк итеп бер типсәң, елгага авып төшәрлек өйдә тычкан кимерерлек тә икмәк валчыгы тапмассың. Тычкан да, таракан да юк хәзер аларның өендә. Шәһәрнең югары урамнарындагы баерак өйләргә качып беткәннәр алар. Гайсә дә күп таптады ул урамнарны. Икешәр-өчәр катлы өйләрдә яшәүче кешеләрнең вак-төяк эшләрен эшләштерсәң, аз булса да тама дигәндәй, кесә төбенә салып кайтырлык каты-коты эләккәли иде әле. Соңыннан бабасы белән икәүләп, шул сыныкларны кайнар суда җебетә-җебетә, тәмләп ашыйлар иде. Март айлары кергәндә хәл кыенлашты. Подлужный урамының Гайсә кебек хәерче малайлары азмыни шәһәрдә. Барысының да ашыйсы килә. Озын куллылары да бар. Тегесен-монысын чәлдереп чыгалар. Тора-бара малайларны капкага якын да җибәрми башладылар. Эт өстереп куалар. Кул кушырып, салкын өйдә күшегеп утыру да эш түгел.
— Хәрәкәттә бәрәкәт, бар, улым, бер әйләнеп кер, булмаса,— дип, Гайсәне бабасы теләнергә чыгарып җибәрә.
Бер көнне малай көнозын йөрде. Теш арасына кыстырырлык та әйбер алып кайта алмады. Кечкенә балалар кебек ябыгып, кипшенеп беткән бабасы янына буш кул белән кайтырга уңайсызланып, берәр нәрсә бирмәсләрме дигән өметен өзмичә, кичке эңгер-меңгер төшкәнче йөрде дә йөрде ул. Булмаса булмый бит. Гайсә дә борынын салындырып өенә кайтырга борылды. Кинәт, шы-гы-ы-ыр, шы-гы-ыр! Борылып караса, симез-симез капчыклар төялгән олауларны көчкә тартып атлар килә.
— Икмәк! Базарга ашлык китерәләр. Әх! Шуның бер генә капчыгы безгә булса икән!
Малай, төшенә дә кермәгән байлыкны тотып карыйсы килеп, капчыкларга үрелде. Ләкин ни бу? Капчыклар таш кебек, бераз юешләнеп тә торалар. Ашлык исе дә килгән кебек түгел.
Гайсә дымланып киткән бармак очын теленә тидереп карады. Тоз! Тоз бит бу.
Шулвакыт аркасын пешереп камчы килеп төште:
— Әй, өтек! Ни эшлисең анда? Тай олаулар яныннан!
Унсигез яшьлек милиция начальнигы Николай Илларионович Голубятниковның спектакльләрне халыкка күрсәтер алдыннан, баш режиссер буларак, үзе карап кабул итә торган гадәте бар иде. Көне-төне бандитларны, спекулянтларны, каракларны һәм шуның ише җыен хәшәрәтләрне эзәрлекләп арган-талган көннәрендә дә бозмый ул гадәтен. Шабанов фабрикасы эшчеләре, типография наборщиклары, шәфкать туташлары һәм шәһәрнең башка яшьләреннән торган үзешчән артистларның тырышып-тырышып уйнауларын карап утырганда, килешмәгән җирләрен төзәтеп җибәргәндә, репетиция тәмамланганнан соң түгәрәкләнеп утырып, илдәге, шәһәрдәге хәлләр турында сөйләшкәндә ул үзенең рәхәтләнеп ял иткәнен һәм йөрәгенә, тәненә тагын да күбрәк көч, дәрт алганын тоя иде. Ярата иде ул бу эшне. Кем белә, илдә тынычлык урнашкач, ул, бәлки, шушы юлдан киткән дә булыр иде. Гражданнар сугышының кайнар көннәрендә Николай Голубятниковның бу турыда уйларга вакыты гына юк иде әле.
Бүген аның көне тыныч үтте дип әйтергә була. Милиция егетләрен киендерергә бердәм форма булдыру турында кайгыртып йөрде. Грузинский урамда ялган акча ясаучыларны тотканнар иде, аларның эшен карады. Тагын шулай көн дә булып торган вак-төяк вакыйгалар... Репетициягә ул күтәренке күңел белән килде һәм аның яхшы кәефен берни дә бозар кебек түгел иде. Баш рольдә уйнаучы Солтанның вакытында килеп җитмәве генә аны бераз хәвефләндерде. Болай соңга калып йөри торган егет түгел иде, ни сәбәп тоткарлады икән? Бу спектакльне әзерләү беренче көннән үк күңелсез маҗара белән башланды бит. Нәкъ менә шул Солтан уйныйсы рольгә билгеләнгән Егорны Сорочи базарында бандитлар чәнчеп үтергән иде.
Ниһаять, йөнтәс бүреге белән тирләгән йөзен сөртә-сөртә Солтан килеп керде. Авызы колагына җиткән. Күңеле төшеп йөргән кызны очраткан да шуның белән сөйләшеп, вакыт үткәнен тоймый калган. Голубятников егетнең шатлыгын сүрелдерергә теләмәде, шулай да шактый кырыс итеп:
— Күпме кеше көтте үзеңне,— диде, аннан соң, учын учка сугып, сәхнәдәгеләргә әмер бирде: — Башлыйбыз!
— Тик аңа иртәгә күрсәтеләчәк спектакльнең соңгы репетициясендә утырырга да, тамашаның үзен күрергә дә туры килмәде. Николайның сәхнә алдындагы урындыкка җайлап утыруы булды, шартлап ишек ачылды һәм тыны бетеп йөгереп кергән милиционер:
— Тоз складын басканнар! — дип кычкырды.
Гайсә, караңгы өйләрдән төшкән күләгәләргә кача-поса, ни өчен олаулар артыннан киткәнен үзе дә белми. Ике якка ачылган авыр имән капкадан атлар кереп киткәч тә урыныннан кузгалмыйча торды әле. Күңеленнән әллә ниләр уйлап бетерде: шушы тозның бер капчыгы олаудан төшеп калган икән дә, Гайсә аны өстерәп өйләренә алып кайткан икән, имеш. Тозны ул комсыз спекулянтлар кебек миллион сумнарга түгел, бик арзанга, бабасы белән үзенә ипи алырлык кына акчага бирә, имеш. Акчалары булмаганнарга бушлай да җибәрә. Юк, бер капчык : түгел, бер капчык күп бит ул. Күтәрә дә алмый әле аны Гайсә. Менә шушы баштагы бүрек туларлык кына коелып калсын икән ул. Анысы да җитәр иде әле. Их, нигә шулай ; икән, берәүләргә биш олау, берәүләргә бер уч та юк.
Икенче көнне Гайсә, сәбәбен үзе дә аңламастан, олаулар кереп киткән сары буяулы йорт янына әйләнеп килде. Авыр капка инде бикле, тәрәзә капкачлары да ачылмаган, йорт тирәсе тып-тын, биредә кеше тормый дип әйтерсең. Ишегалдына күз салырга теләп, койма буйлап йөреп килде. Өй стенасы белән бер очтан кызгылт-сарыга буялган койма тактасында чәнти бармак сыярлык та ярык күренмәде. Ачлыктан эче эчкә ябышкан малай юешләнеп киткән борын астын кул аркасы белән сөртеп алды да, төбе тишек кесәсенә кулларын батырып, Подлужный тавыннан менеп китте.
Бик аптыраган чакларында милиция идарәсенә барып керә торган гадәте бар иде аныц. Башта Гайсәне бирегә базардан тотып китерделәр. Соңыннан үзе кереп йөри башлады. Начальник Голубятников ничә тапкыр инде аны балалар йортына барырга үгетләп карады, сукыр бабасын ташлап кая барсын соң инде Гайсә.
Коля абый берәр сынык икмәк, йә тозлы балык кисәге бирер иде дә, очратып булмас инде. Кичә дә төшкә кадәр юкка гына көттем, дип уйласа да, малайның аяклары туп-туры милиция идарәсенә таба атлады.
Дежур милиционер Гайсәне яхшы белә иде, тик бүген, . гадәттәгечә, ачык чырай белән каршыламады.
— Николай Иллариопович операциядә. Кайчан кайтуы билгесез. ЧП бүген бездә. Тоз складын талаганнар.
— Тоз складын?! — дип кычкырып җибәрүем сизми дә калды Гайсә.— Мин күрдем бит аларны! Мин беләм аның кайда икәнен!
— Ни сөйлисең син, малай? Чынлап әйтәсеңме?
— Чынлап, чынлап. Алладыр менә. Үз күзләрем белән; күрдем.
— Алланың монда катнашы юк,— диде милиционер. Ашыгып чыгып барган җиреннән кире борылып, Гайсәне үзенең урынына утыртты.
—Син шушында тор. Беркая китмә. Мин хәзер...
Голубятниковның аз санлы милиция отряды Гайсә күрсәткән сары буяулы йортны чолгап алганда көн төшкә авышкан иде инде. Милиция начальнигының мылтык түтәсе белән имән капкага бер сугуы булды, эчтә һаулап эт өрә башлады. Кемнеңдер ашыгып капкага килгәне ишетелде.
— Нәрсә кирәк? — диде карлыккан, ямьсез тавыш.
— Милиция!
Каралты-кура, амбар-бүлмәләре күп булган бай йортны тикшереп чыгу җиңел түгел иде. Шулай да биш олау тоз энә түгел, югалмас. Ничек тә табылыр. Табылырга тиеш. Кат-кат эзләп тә шикләнерлек нәрсә күрмәгәч, Николай Илларионович уйлап куйды: әллә бу малай ялгышканмы соң? Бәлки, алар бу йортка кермәгәннәрдер? Юкка вакыт әрәм итү булды микәнни?
Кичтән бик каты эчкәнгә йөзе шешенгән хуҗаның салынып төшкән күз кабаклары астыннан хәйләкәр һәм усал елтырау күргәч, ул тагын бер тапкыр җентекләп, бар җирне карап чыгарга кушты. Үзе чолан коймасына таяна-таяна чардакка менә торган баскычтан күтәрелә башлады. Кинәт, утка пешкәндәй, бармак бите әрнеп китте. Караса, шырпы кадалган. Очлы башлы шырпыны теше белән тартып алгач, Николай Голубятников койма тактасын игътибар белән тикшерә башлады. Берәү булса, күптән корылган, еллар үтү белән шомарып, каралып беткән коймада шикләнер җир тапмас иде. Әмма милиция начальнигының үткен күзләре бер кадак төбендә әз генә яньчелеп торган урынны шәйләп алды. Ул да бармакка кадалган шырпы кебек аксыл-сары булып күренә нде. Николай Илларионович янындагы милиционердан балта сорап алды һәм койма тактасын көч белән каерырга тотынды.
Мылтык тавышын ул ишетмәде дә, күкрәген бик каты авырттырып нәрсәнеңдер килеп бәрелүен генә тойды.
Начальникның шулай күз алдында һәлак булуыннан ярсыган милиционерларга аракыдан шешенеп беткән бандитларны тотып алуы кыен булмады. Алар чоланга яшерелгән тозны хуҗаның атларына төяп, бандитларны да сак астына алып, Подлужный тавыннан менеп киттеләр. Иң арттагы чанада кипкән йомшак печән өстендә сузылып яткан Николай Илларионович Голубятников артыннан елый-елый барды да барды Гайсә.
Без ул көнне тау башындагы эскәмиядә озак утырганбыз. Аста, калай түбәле йортларындагы көндәлек мәшәкатьләре белән, Подлужный урамы күренеп тора. Спорт мәйданчыгында инде хәрәкәт тынган. Сүзгә мавыгып, яшь спортчыларның китеп барганын сизми калганбыз. Без дә урыныбыздан кузгалдык.
Гайсә агай хикәясеннән соң дулкынланып, бик озак тынычлана алмыйча йөрдем дә блокнотыма язып куйдым. Кирәк булуы бик ихтимал, тарих укытучысы бит мин.