СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәмзия Габделхакова “Әниләр”

Тау артыннан каурый болытларны алсу төскә мана-мана күтәрелгән язгы кояш җылы, назлы нурлары белән бәби табу йортының зур тәрәзәләренә кагылды. Кушеткада ятучы, өстенә ак җәймә япкан хатын, бәхетле елмаеп, күзләрен йомды. Манма тиргә баткан йөзендә илаһи тынычлык сизелә. Төне буе җиргә яңа тормыш китерү өчен көрәшеп арыган тәне изрәп ял итә. Үз бәхетенә тәмам ышангач кына, нәни улын үз күзләре белән күргәч кенә, йокы ихтыярына бирелеп, күзләрен йомды ул. Юк, мәңгегә түгел. Яңадан сөенеп уяныр, сабыен кочагына алып назлар, сөяр өчен, бу дөньяда ир хатыны, ана булуның бар бәхет-тәмен тоеп яшәү өчен яңа көч тупларга гына йомылды ул күзләр.
Ә кичен аңа янып торган лалә чәчәкләре, алсу алмалар, матур тартмага тутырган тәмле конфетлар алып килделәр. Зур, тигез хәрефләр белән язылган хатны кат-кат укыды Дилбәр.
«Кадерлеләрем минем! Әнкәсе! Мин бәхетле! Рәхмәт сиңа, алтыным! Исән булыгыз. Икегезне дә кочаклап үбеп, очрашуны тилмереп көтеп, әткәгез».
Әткәбез! Йа Алла, нинди матур сүз! Күңеле үтә нечкәргән хатынның күзләренә шатлык яшьләре атылып чыкты. Язмышның иң зур бүләге, аның мәңгелек мәхәббәте, алтын терәге булган Нәҗибе бу минутларда тагы да кадерле, тагы да газиз тоелды. Йа Хода, күпсенмә бәхетебезне!
Яшь ана беләк буе нарасыен сөеп туймады, иреннәрен бөрештереп яткан шул бәләкәй кеше аңа бер могҗиза, җиһан сере булып тоела. Юктан бар булган яңа җан Дилбәрне гаҗәпләндерә, табигатьнең бөеклегенә, көченә сокландыра, тереклекнең шулай дәвам итүе тормышның серлелегенә, бар нәрсә белән идарә итүче ниндидер, илаһи, бөек көчнең барлыгына ышандыра иде.
Баласына сокланып туймаган Дилбәргә үзе белән бергә ятучы Камилә әйтеп тә куйды инде:
— Шултиклем карама, күз тидерәсең бит.
— Үз балаңа үз күзең тимидер лә, апа.
— Тия шул, җаным, ничек кенә тия әле!
Өч бала таптым, синнән күбрәк беләм дигән сыман, бик ышанып әйтте ул бу сүзләрен. Ә Дилбәр малаена күз тиюен бер дә теләми иде, башка аңа алай текәлеп карамаска тырышты, бары тик, мәхәббәт, соклану, горурлану хисләренә күмелеп, сабыен күкрәгенә кысты, аның нәни тир тамчылары җемелдәгән маңгаен үпте.
Менә Дилбәр дә Ана булды...
— Син әле яшь, әниеңне хөкем итәргә хакың юк, — дигән иде әбисе. — Аның яшенә җиткәч аңларсың.
Юк, аңламый Дилбәр, аңламый. Йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланы ничек ташларга була? Беркайчан да эшләмәячәк ул моны, беркайчан да! «Әни» сүзен әйтүдән, наз-мәхәббәттән мәхрүм итмәячәк газиз баласын.
Ничә еллар буе күңелендә кара юшкын булып утырган хатирәләре яңарды.
— Әни!
Тузанлы юл буйлап кулына чемодан тоткан хатын атлый. Ул инде авылны чыккан, юлның ике ягында офыкта тоташкан яшел иген диңгезе чайкала.
— Әни!
Кайнар туфракта нәни эзләр калдырып, өч яшьлек бала йөгерә. Адымнары вак: китеп баручы хатынны күпме тырышса да куып җитә алмый. Ул хәлсезләнеп җиргә тезләнә, күзләреннән яшь ага.
— Әни!
Үртәлүдән үксеп елаган баланы әбисе кулларына күтәрә. Аның куллары каты, әнисенеке кебек йомшак түгел.
— Елама, Дилбәр, әниең тагы кайтыр.
Сирәк булса да кайткалады әнисе. Ялгыз түгел — ире белән. Тик ул олы борынлы, куе мыеклы абый Дилбәрнең әтисе түгел. Үскәч белде Дилбәр: үз әтисе башкага өйләнгән икән. Менә шулай, әтиле-әниле була торып, ятим үсте кыз. Әнисе аңа беркайчан да «кызым» дип дәшмәде, кочагына атылган баласын күкрәгенә кысмады, чәчләреннән иркәләп үпмәде, назламады.
Дилбәр тугызынчыда укып йөргәндә, әбисе дөнья куйды.
— Ялгыз яши алмассың монда, — диде әнисе, җеназа тәмамлангач. — Зөләйха апаңны чакырырбыз. Бер-берегезгә иптәш булырсыз.
Зөләйха күрше урамда яшәп ятучы ялгыз карчык, әбисенең апасы иде.
Укып бетергәч, Дилбәр әнисе яшәгән шәһәргә килде. Заводка эшкә урнашты, читтән торып техникум тәмамлады. Ул үз юлын үзе салды, беркемгә таянмады, беркемнән ярдәм эзләмәде. Әмма кыз күңел җылысына мохтаҗ иде, аның уңыш-шатлыкларына сөенеп, борчуларын уртаклашып торучы, аны .аңлаган, яратып көтеп алган якын кешегә мохтаҗ иде. Шуңа күрә Дилбәр еш кына әнисе яшәгән йортка килә, аларның өченче каттагы тәрәзәләренә карап тора, һәм көтә. Менә-менә ул тәрәзәләр ачылыр да, әнисе:
— Кызым, ник кермисең? Әйдә кер, — дип дәшәр кебек...
Ләкин тәрәзәләр ачылмый, «кызым» дип берәү дә чакырмый.
Шәһәр зур булса да, алар күрешкәлиләр иде. Әнисе ашыгып кына аның хәлләрен сораша, тик үзләренә чакырмый. Аның авызыннан «кызым» дигән татлы сүзне ишетер өчен аяк астында туфрак булырга әзер иде югыйсә кыз.
Кияүгә чыккач, Дилбәр ул сүзне каенанасыннан көтте. Иренә булган мәхәббәт чит ананы да яраттырды, бар күңел җылысын салып, «әнкәй» дип дәште аңа. Тик анда да «кызым» диюче булмады. Бу йортта ул килен, бары килен генә иде. Дөрес, каенанасы бик әйбәт кеше. Бала табу йортына инде ике тапкыр килеп китте. Өчпочмаклар, кыстыбыйлар пешереп алып килде.
Тик менә үз әнисе генә күренми, бала көтүен белә иде югыйсә. Дилбәр аңа вакытын да чамалап әйткән иде... Үз каны, дәвамы, беренче оныгы бит. Ә ул... килмәде дә, шалтыратмады да...
Нәҗибе аны машина белән килеп алды. Ак юрганга төргән сабыен кочагына алды да хатынының кулына бер кочак чәчәк тоттырды.
— Туп-туры әниләргә кайтабыз. Анда безне мунча ягып, бәлеш салып көтәләр. Әнинең сөенгәнен күрсәң!
Иренең елмаюлы, наз тулы карашы Дилбәрнең күңелен иркәли. Нинди бәхетле көн! Күктә кояш көлә, урамда яз тантана итә. Шул арада агачларга яшел төс кунган. Язга гына хас нәфис төсләр күзләрне иркәли. Күңелгә өмет, яшәү дәрте бирә торган иң ямьле, иң матур вакыты. Җир уяна, табигать яшәрә. Алда әле якты, җылы җәйләр бар. Алда әле озын, бәхетле гомер бар.
Машина кузгалып китте, бала табу йортының капкасыннан чыгып киләләр иде, нәкъ каршыларында таныш хатын пәйда булды. Дилбәрнең шатлыгы йөзенә чыкты:
— Әни!!! Нәҗип, туктат әле машинаны! Әни бит! Минем янга киләдер.
Нәҗип, Дилбәрнең әнисенә ни дип дәшәргә дә белмичә, аптырап-югалып калды. Туйларына да килмәгән бу хатынны ул бары тик Дилбәрнең сөйләве буенча гына белә иде.
— Апа! Әби... Дилбәр монда, аны чыгардылар.
Хатын, атлавыннан туктап, алар ягына гаҗәпләнеп карап торды. Дилбәрне танып, яннарына килде. Җыерчыклы кырыс йөзенә елмаю сыман кыяфәт чыкты.
— Син бәбәйләдең дәмени? Кемең бар соң? — диде ул, машина эченә иелеп.
— Улым бар, әни! — Горурланып әйтте бу сүзләрне Дилбәр.
— Ә-ә-ә... Яхшы булган. Әле минем дә шунда баруым иде. Каенсеңелнең кызы ята. Хәлен белмәсәң яхшы түгел. Аның да малай туды.
Дилбәр кинәт ямансулап калды. Карашын түбән иде, бите буйлап тәгәрәп төшкән яшь тамчылары сабыеның юрганына тамды.
Әнисе хатасын аңлады бугай, аклангандай кызу-кызу әйтеп куйды:
— Котылуың яхшы булган. Дөньяга килгәч, яшәсен инде. Тагы нәрсә диим?!
Хушлашасы да китәсе бит. Юк, бозны тоз сибеп эретмәкче:
— Әтиегез ташламасын үзегезне.
Шул мәгънәсез сүзләрен әйтте дә, кырт борылып, үз юлы белән китеп барды. Дилбәрләр дә кузгалды. Әле генә шат күңел белән елмаешып-сөйләшеп килгән юлдашларының кинәт ямансулап, боегып калуын күреп, руль артындагы урыс егете аптырап сорап куйды:
— Хатыныңны елатты бит бу абыстай? Кем иде ул?
Нәҗип сораулы карашын Дилбәргә төбәде. Ә ул дәшмәде. Артына борылып та карамыйча кызу-кызу китеп барган таш бәгырьле хатынны «әни» дип әйтү уңайсыз иде. Алай гына да түгел, аңа инде андый изге сүз белән дәшәсе дә килми иде бугай...