СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми"

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр. Әмма бу кыз:
— Миңа мал-байлык кирәкми, миңа чын адәм кирәк,— ди дә бөтен башкодаларны тәмле тел белән озата икән.
Бу ил патшасының өйләнмәгән улы бар икән. Патша малае бу кыз турында халыктан бик яхшы хәбәрләр ишетә дә, үз-үзен тыя алмыйча, бу кыз яшәгән авылга кызны карарга китә. Патша малае кызны бер күрү белән үк моңа гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый.
Ә кыз моңа:
— Дөрес, син патша малае, синең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул,— ди.— Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын,— ди.
Патша малае, кызның мәрҗән кебек тешләре арасыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәч, уйга кала. Шулай бераз уйлап торганнан соң:
— Ярар алайса, җан кисәгем, миңа бер ел вакыт бир. Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын,— ди дә саубуллашып чыгып китә.
Бу патша сарайга кайта да, бөтен палас тукучыларын җыеп:
— Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә ала, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итәрмен,— ди.
Шунда сиксән яшьлек бер тукучы бабай:
— Ярар, падишаһым-солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итәрмен,— ди.
Шуннан бабай патшаны келәм-палас тукырга өйрәтә башлый.
Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә»,— диләр. Шулай бер ел үтә. Егет тә тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә. Шатлыгыннан, тукучы бабайга әйткән сүзен дә үти: күп мал бирә, үзен баш тукучы итә.
Шулай итеп патша малае бу атаклы кызга өйләнә. Кырык көн, кырык төн туй ясыйлар. Мин дә анда идем, халык эчте, мин иренемне яладым, күргән күрде, күрмәгән ишетте. Шулай итеп туй да бетте, болар яши башладылар.
Шулай әйбәт кенә яшәгәндә, көннәрнең бер көнендә, бу яшь патша чыга үзенең илен карарга. Илне карап йөргәндә, килеп җитә бер шәһәргә. Шәһәргә керүе була, моның башына капчык кидерәләр дә күтәреп бер арбага салалар. Аннары, авызын, башын томалап, каядыр алып та китәләр. Шул көе, азмы-күпме баргач, моның капчыгын салдырып алалар. Шунда күзен ачып караса, ни күрсен, бу тора бер бик олы бүлмәдә. Бүлмәдә моңардан башка бик күп кешеләр бар икән, бөтенесе ярым лангачлар икән. Патша, боларны күргәч, бик курка. «Йа аллам, бу ни могҗиза? Нинди бәлагә төштем? Мине монда нишләтерләр икән?»— ди дә телсез кала.
Шул килеш аптырап утырганда, моның янына бер кеше килә дә:
— Нәрсә шаккаттың? Монда кием кирәк түгел,— дип, моның киемнәрен салдырып алып китә.
Менә моның янына башка ялангач кешеләр килеп:
— Син ничек бу ерткычлар кулына эләктең?— дип сораша башлыйлар.
Хәйран калып бераз торгач, башына акылы килә, сөйли башлый.
— Бу нинди җир, нинди халык, мин кайда?— дип сорагач, бу кешеләр моңа:
— Без фәлән шәһәрдә, ә безне нәрсә эшләтәләр, бер дә белмибез. Һәр көнне арабыздан йөз кешене алып китәләр. Киткәннәрдән беркемнең дә кире кайтканы юк,— диләр.
Шулай сөйләшеп торганда, бүлмәнең икенче ягыннан ишек ачыла да, болар янына кулларына хәнҗәрләр, кылычлар тоткан берничә кеше килеп керә. Керәләр дә берничә кешене алып та китәләр. Шул төркемгә бу патша малае да эләгә. Тар, кысан җир асты юлы белән барганда боларөем-өем итеп өйгән кеше сөякләре күрәләр. Ачлыктан, төрле җәфалардан, аннан да бигрәк авыр эшләрдән үлгән була ул адәмнәр.
Патша, бу хәлне күргәч, бик каты курка. Шулай да бер хезмәтче янына килә дә:
— Сезнең хуҗагыз кем, кая ул? Миңа бик кирәк иде ул,— дип сорый.
Теге кеше моңа карап көлеп куя да:
— Хуҗаны күрмәсәң дә, синең майны ничек сыгарга белербез,— ди.
— Юк, син көлмә, мин аңар бик күп файда итәргә телим,— ди патша малае.
Бу кеше, «күп файда» дигән сүзне ишеткәч:
— Әйт, нинди файда итәсең соң?— ди.
— Мин бик яхшы паласлар тукый беләм. Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем башка эшләремнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз,— ди моңа патша малае.
Шул вакыт теге кеше моны бер бүлмәгә алып керә. Боларның хуҗасы шул бүлмәдә икән. Патша малае үзенең бик яхшы паласлар суга белүен әйтеп бирә. Шуннан соң хуҗа аңа киемнәр кигертергә дә бер бүлмәгә палас тукырга илтергә куша.
Моңар киемнәр, палас тукырга кирәк-яраклар бирәләр. Шулай итеп, бу эшкә тотына. Бер ай дигәндә, бер бик әйбәт палас тукып бетерә. Моңа икенче палас тукырга моңа кирәк-яраклар бирәләр. Ә паласны патша йортына сатарга алып китәләр.
Ярар, болар юлда барсыннар, ә патша малае паласын тукып ятсын, ә без сезнең белән патша йортына китик.
Патша малаеның хатыны иренең китеп кире кайтмаганын беркемгә дә белдертми. Үзе иренең киемнәрен, таҗын киенеп, ил белән хөкем итә. Яшь патшаның югалганына ике ай тулганда, тегеләр патша сарае янына килеп җитәләр, паласны күрсәтәләр. Патша йортындагы бөтен халык бу паласка бик сокланалар, сатып алмакчы да булалар, әмма паласка бик кыйммәт бәя сорыйлар икән. Бу хәбәр яшь патшаның хатынына ишетелә. Ул паласны карый да шундук аны ире тукыганлыгын танып ала, чөнки ире тукылган гөлләр арасына яшереп кенә үзенең исемен язып куйган була. Хатын, сатучылар сораган хакны биреп, паласны ала да:
—Шундый паласларыгыз булса, тагын миңа китерегез,— ди.
Шулай итеп, яшь патша тоткында ике ел ята. Шул вакыт эчендә ун палас тукый. Паласларына үзенең нинди шәһәрдә, нинди җирдә икәнлеген - бөтенесен яза. Ә теге палас сатучылар, моны сизмиләр,сатуларын гына беләләр икән. Унынчы паласны китергәч, хатын мондый әмер бирә:
— Мең солдатлы гаскәр әзерләргә, палас сатучыларны кулга алырга!— дип.
Әмер үтәлә: палас сатучылар кулга алына. Шуннан хатын, ак атка атланып, гаскәр белән ире тоткында яткан шәһәргә китә.
Шәһәр халкы патшаны бик хөрмәтләп каршы ала. Шулай да аның бу хәтле гаскәр белән килүеннән куркалар.
Патша хатыны паласларда язган адрес белән барып керсә, ни күрсен, бу йорт шәһәр башлыгының йорты булып чыга.
Ул йортны тентергә, йорт хуҗасын, бөтен йорт халкын кулга алырга әмер бирә. Бер бик олы подвалдан исәбе-хисабы булмаган кеше сөякләре, бер сарайдан кеше киемнәре чыгаралар, ә бер бүлмәдән сәләмә генә киенгән, сакалы, чәче бик озын булып үскән, үзе бик арыгаеп беткән патша малаен чыгаралар.
Патша хатыны ирен күргәч үк таный, әмма беркемгә дә сиздерми. Тик:
— Моны, аерым бер атка атландырып, патша йортына алып барыгыз,— ди.
Бер сарайдан шулкадәр алтын-көмеш чыга — исәбе-хисабы булмый. Бу эшкә бөтен халыкның исе китә.
— Без шәһәр башлыгыбызны бик яхшы, изге кеше дип белә идек. Ә ул кеше канечкеч ерткыч икән,— диләр алар.
Шуннан патша хатыны шәһәр башлыгын, аның хезмәткәрләрен бер рәткә тезәргә, ә теге ялангач кешеләрне киендерергә куша. Бу эшләр беткәч:
— Бу шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән кем ничек үч аласы килә, шулай үч алыгыз, тик берәм-берәм генә,— ди.
Шуннан соң иң әүвәл шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән теге ялангач халык, аннан бөтен шәһәр халкы үч ала. Шулай итеп боларны җәзалап үтерәләр.
Патша хатыны барлык малны ярлыларга бүлеп бирә дә, ирен алып, гаскәре белән өенә кайтып китә.
Патша йортына кайткач, ирен мунча кертә, сакалын-чәчен кыркыта, патша киемнәрен кидерә дә:
— Менә, сөеклем, һөнәрең үзеңне үлемнән коткарды, ә патша булуың бер тиен дә файда бирмәде. Шуңа күрә бабайлар: «Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми»,— дип әйткәннәр,— ди.
Шуннан патша хатынына бик зур рәхмәтләр әйтеп, алар бик тату яши башлыйлар.
Шунда әкият тәмам. Сөйләгәнне ишеткән идем, үзем күрмәдем.