— Тор, улым, сине авыл советына чакыралар,— диде әни, мине йокыдан уятып.— Әллә берәр гаебең бармы? Колхозның яшелчә бакчасыннан кыяр-фәлән урламагансыңдыр бит? Дөресен әйт!
— Юк, әни.
— Ни дип чакыралар икән соң, ә? Әтиең турында фронттан кара язу-фәлән килмәгәе... Йә Хода!
— Алайса сине чакырырлар иде, әни.
— Шулай дисеңме, Зәет...
Иртәнге җылы сөтне эчкәч, мин авыл советына киттем. Барып кергәндә, председательнең бүлмәсе малай-шалайлар белән тулы иде.
— Әйдүк, Зәет,— диде председатель Хәлиулла абзый, ютәлләп.
Мин бер почмакка барып утырдым. Хәлиулла абзый, пыяла күзлеген ялтыратып тагын бер мәртәбә миңа карап алды да кәгазьгә карандаш белән язып куйды.
Бераздан соң Хисмәтулла бабай килеп керде:
— Карчыкны әйтәм, ничек тә җибәрми бит, биш вакыт намазың кала, ди. Алай да үзен күндердем, мәйтәм, үзеңә ыстансадан күз даруы алып кайтырмын.
— Чакыртылган кешеләр барысы да килде,— диде председатель, өстәл артына торып басты.— Мәсьәлә болайрак тора: станцага эшелон белән эвакуированныйлар килгән, сезгә, җәмәгать, шуларны барып алу тапшырыла. Хисмәтулла бабай старшой итеп билгеләнә. Фатирга урнаштыру сөйләшенгән, сезгә кунакларны сау-сәламәт алып кайтасы гына кала.
— Апкайтабыз, апкайтмый ни, җырлап апкайтабыз,— диде Хисмәтулла бабай.
Атларны җигеп, без юлга чыктык. Авылдан станцага кадәр җитмеш чакрым, ди Хисмәтулла бабай. Булса ни, җәйге кояшлы көндә арбага утырып, тургайлар сайравын тыңлап баруы үзе бер бәхет түгелмени?! Юл такыр, арба селкетми, олаулар, гүя, тезелешеп очкан торналар инде...
«Шайтан» тавын менәргә калгач, без, атларны тугарып, ял итәргә булдык. Хисмәтулла бабайның чалгысы да бар икән, ул мине үзе белән урман эченә печән чабарга алып кереп китте. Ун-унбиш минут вакыт үтмәгәндер, икебезгә ике бәйләм печән чабып та килдек. Мине күргәч, «Көнбагыш» кушаматлы туры атым кешнәп җибәрде. (Көнбагыш басуында үскәнгәме, аңа «Көнбагыш» кушаматы биргәннәр иде.) Ат печәнне бик яратып ашады. Мин үзем дә әни юлга биреп җибәргән сөтне шешәдән телемне йотардай булып эчтем. Ял итеп алгач, без яңадан сәфәр тоттык. Калган юлның ничек узганын мин хәтерләмим, үзем дә сизмәстән, йокыга киткәнмен. Хисмәтулла бабай мине станцага килеп җитәр алдыннан уятып:
— Поезддан сак бул! — диде.
Пассажирлар вокзалында эвакуацияләнеп килүчеләр күренмәде.
Эзли торгач, эвакуированныйларның товар станцасында икәнлеге беленде. Без атларны шул якка тарттык. Килеп җиткәндә, хәрби эшелон кузгалып китте.
— Фронтка! — диде Хисмәтулла бабай салмак кына.
Станца тирәсе эвакуированныйлар белән тулы иде. «Боларның кайсылары безнең авылга икән?» — дип баш ваттым мин.
Без авылга кайтырга чыктык: минем арбада балалы хатын белән буйга җиткән бер кыз иде.
— Исемең ничек синең? — дип сорый озын керфекле әлеге кыз, минем башымнан йомшак куллары белән сыйпап.
Юри дәшмим, минем иркәләнәсем, тагын да чәчләремнән сыйпатасым килә. «Их, үзеңнең шундый бер апаң булсачы!» — дип уйланып куям мин.
Ниһаять, мин әйтергә мәҗбүр булам.
— һинд телендә синең исемең шагыйрь дигән сүз ул,— ди кыз.
Мин шаркылдап көләм: «Безнең нәселгә шагыйрь кайдан килсен?!»
— Берзаман шигырьләр яза башларсың әле.
— Кайчан?
— Гашыйк булгач...
Без юл буе гәпләшеп кайттык: мин аңа безнең якның табигате, басулары турында сөйләдем.
— Мин булканы булка килеш үсәдер дип уйлаган идем, хәзер ничек үскәнен белдем инде,— диде Люся, мөлаем елмаеп.
Авылга якынлашканда олауга Хөҗҗәт килеп утырды һәм Люсяны фатирга үзенә төшәргә димли башлады.
— Минем өчен барыбер,— диде кыз, көлеп.
Без әни белән икәүдән-икәү генә яши идек. Хөҗҗәт Люсяны фатирга үзенә кертергә тырышса да, барып чыкмады, кыз бездә тора башлады.
Мин аңа авыл йортларын, арыш басуларын, елга буйларын күрсәтеп йөрдем. Люся үзе яланаяк, башында мин бүләк иткән түбәтәй ңде. (Дөрес, бу түбәтәй өчен миңа әнидән эләкте-эләгүен.)
— Абыең төсе итеп саклый идем, инде сагынганда карарга әйбере дә калмады... Сандык төбендә генә тота идем, кайдан эзләп таптың ул түбәтәйне, малай актыгы? Ичмасам, түбәтәйне башына бисмилла әйтеп кисен иде, әйт әле син аңа, яме?
Люсяның безгә фатирга керүенә әни һич тарсынмады. «Үзе генә җитмәгән, тагын көчеге дә бар, ичмасам»,— дип тә әйтмәде. Кызый яраткан көчеген һәркөн җылы су белән сабынлап юа, йоннарын тарак белән тарый, елга буена алып чыга, әнием биргән сөтне үзе ашамыйча, көчегенә бирә иде. Люся аны үзе белән Барановичи шәһәреннән алып килгән икән.
Читтән килгән кыз бездә тора башлагач, шундый имеш- мимешләр дә ишетелгәләде:
— Сәйри апа белорус кызын фронттагы улы өчен кәләш итеп тота икән...
Люся өй эшенә тиз күнде: су ташыды, идән юды, бәрәңге әрчергә өйрәнде, кыскасы, бик өлгер кыз булып чыкты. Тик менә ат караучы Хөҗҗәт белән генә ара бозылды, ул хәтта шуңа барып җитте: «Көнбагыш»ны бирми башлады. Ә Люся:
— Станцадан алып кайткан атны күрәсем килә,— дип теңкәгә тия.
— «Көнбагыш» бераз авырып тора әле,— дим мин аңа.
Без җәй саен печән әзерли идек. Быел да әни шулай эшләде: лесхоздан печән сатып алды. Әмма урманнан кайтарырга ничә тапкыр сорап та, Хөҗҗәт ат бирмәде. Әни дә, мин дә аптырашта калдык. Колхоз председателеннән барып сорасаң: «Мин алашаларга түгел, колхозчыларга хуҗа»,— дип кире борып җибәрәчәк. Нишләргә?
— Хөҗҗәттән үзем барып сорыйм,— диде Люся.
Кыз сүзендә торды, ат җигеп кайтты. Безнең капка төбендә башын чайкап торган теге бурлыны күргәч, шатлыктан үрле-кырлы сикердем. Әмма арбада дилбегә тотып утырган Хөҗҗәт күземә чалынып киткәч кенә минем күңелем төште.
— Әйдә утыр, киттек,— диде Хөҗҗәт.
Мин арбага менеп утырдым. Авылны чыккач, Хөҗҗәт дилбегәне миңа тоттырды, үзе Люся янына күчеп утырды.
— Минем белән дус булсаң, йортыгызны печәнгә күмәм,— диде ул.— Люся да әнә сөт яратам, ди, ялгызы гына түгел, көчеге дә бар бит әле. Әйе, адәмгә дә, көчеккә дә сөт кирәк. Син үзең сөт яратасыңмы соң?
— Яратсам, нишләр идең?
— Кара, ничек сөйләшә! Әллә һаман ачу тотасыңмы?.. Бир бишне, әтиең мәрхүм сабыр кеше иде, ә син әтиеңә охшамагансың.
— Үзең гаепле, ничә тапкыр «Көнбагыш»ны сорадым, бирмәдең.
— Искене искә алучының күзен карга чукыр, диләр. Оныт син узганны, ат типмичә тәртә сынмый дигәндәй, синдә дә, миндә дә гаеп булгандыр инде. Кеше фәрештә түгел ич. Әйдә, чаптыр «Көнбагыш»ны!
Минем дилбегәне тартып җибәрүем булды, «Көнбагыш» пошкыра-пошкыра урманга таба юыртты.
— Шәп айгыр, эх, бу туры бурлыны туйда җигәргә! — диде Хөҗҗәт, кызга хәйләкәр карап.
Тегесе чыркылдап көлеп җибәрде.
Печәнлеккә җиткәч, Хөҗҗәт атны тугарырга кушты, ә үзе чалгы алып чабарга кереште: аңа ни печән, ни әрем — барыбер, һич аера белми. Чалгысы чаж-чыж килә, елан ыслыймыни! Люся чикерткәдәй сикергәләп, гел Хөҗҗәт тирәсендә чуала.
— Печән чабарга өйрәт әле!..
— Кулың кабармасмы? Син бит, Люся, мулла кызыннан ким түгел, мулланың кемлеген беләсеңме соң?
— Беләм, бәлеш ашаучы,— диде кыз, хихылдап көлә-көлә.
— Бу малайның әнисе мулла турында шулай диме әллә?
Челлә җиткәч, Хөҗҗәт Люсяны үзе белән елгага коенырга алып китте, мин бармадым, ат һәм сбруйларны сакларга калдым.
Озак көттем мин аларны, күзләрем Хөҗҗәт белән Люся киткән якта булды, әмма күренмәделәр. Кинәт урман тынлыгын ярып:
— Зәет, коткар! Коткар! — дигән тавыш яңгырады.
Мин йөгереп килеп Хөҗҗәтнең өстенә сикердем, җиргә егып салдым.
— Җүләрләнмә, җибәр,— диде ул, ычкынырга маташып.— Буып үтерәсең!
Әмма мин тыела алмадым, ыргактай бармакларым белән бугазына ябыштым, бу әшәке җанга карата күңелемдәге нәфрәтнең иге-чиге юк иде. Бер мизгелгә аңа нинди җәза бирү турында бер-бер артлы баштан фикерләр үтте: «Әллә үзен агачка бәйләргәме? Әллә?..»
— Ялварып сорыйм, Зәет, зинһар, җибәр,— диде күм-күк булган Хөҗҗәт.
— Икенче Люсяны рәнҗетмәссеңме?
— Рәнҗетү түгел, янына да килмәм.
— Сораган чакта «Көнбагыш»ны бирерсеңме?
— Бирермен, бирермен, теләсәң аны җигеп Чабаксарга бар...
— Тор алайса, ләкин әйткән сүзләреңне онытасы булма!
— Синдә, Зәет, көч бар икән, һич алай дип уйламаган идем,— диде Хөҗҗәт, ялагайланып.— Тик бу турыда милициягә генә барып әйтәсе булма.
— Анысы Люсяның үз эше инде,— дидем мин, кызга карап.
Хөҗҗәт фуражкасын бөгәрләп кулына тоткан килеш ешлык эченә кереп китте.
— Сиңа, Зәет, никадәрле генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр,— диде Люся, җирдә яткан ефәк башъяулыгын иелеп алып.
Без атна буе печән ташыдык, дөресен генә әйткәндә, ефәк әрем белән катыш иде ул.
Әремле булса да, әни печәнне кыш буе сыерга кинәнә-кинәнә ашатты, сыерыбызның сөтне күп бирүенә чиксез сөенде. Савып керде исә:
— Улым, җылы сөт эч, йөрәгеңә ятыр,— диде.
Ә минем күз алдымда һаман да урмандагы ешлык, Люсяның ак ефәк башъяулыгы иде. «Сөт әремле!» — дип кычкырып әйтмәсәм дә, әни дә, Люся да моны тоялар иде, әлбәттә: «Ефәк әрем тәме!..» Мин-үсмер күңелендә Люся уяткан беренче хисләрдә дә гүя шул ачы тәм бар шикелле иде. Ләкин ул тәм минем өчен иң татлы, иң ләззәтлеләреннән дә истәлеклерәк һәм кадерлерәк булып калды.