СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Марат Кәримов “Көтүчеләр”

Озак еллар ерак якларда йөргәннән соң, ниһаять, аякларым туган тупсага басты. Өй ишеген ачып керүгә, балачакның, үсмер чакның якты хатирәләре яңарып киткәндәй булды. Бергә уйнап үскән дуслар, иптәшләр искә төште. Минем иң якын дусым Яркәй исемле малай иде. Әле дә онытмыйм, адым саен мине өйрәтә торган иде: алай димә, болай димә, алай эшләмә, болай эшлә. Туйдырып бетерә иде. Кайсы чакта үзеннән шул өйрәтү гадәте өчен, үчекләп, «укытучы» дип көлә идек. Кемнәр булып бетте икән шул малайлар? Нинди һөнәр ияләре икән?
Мин әнкәйдән Яркәй турында сораштырам.
— Мәктәптә балалар укыта, — диде әнкәй. Аннан мактарга тотынды. — Бик әйбәт укыта, балалар да, ата-аналары да бик риза үзеннән.
Сагындырылган икән шул. Барып күрим әле.
Мәктәп мөдире, бу нинди таныш түгел кеше дигәндәй, миңа баштанаяк күз йөртеп чыкты да соравыма, кыска гына итеп:
— Ул көтүдә, — диде һәм, дәфтәрләрен күтәреп, дәрескә кереп китте.
Ни эшләп йөри икән ул көтүдә? Гаҗәп. Шунда ук фантазия эшкә җигелде... Аның классында көтүче малае укый. Шул малай бүген дә укырга килмәгән, дәресен калдырып, әтисе белән көтүгә киткән. Ә Яркәйгә шул тыңлаусызны колагыннан тотып алып кайтырга да партага беркетергә кирәк булган. Бер уйласаң, ул малайны да аңларга мөмкин. Тынчу класста көне буе утыруга караганда, таудан тауга чабып, чәчкәле тугайларда аунап йөрү мең мәртәбә күңеллерәк. Ә безнең якның табигате искитәрлек бит ул. Гомер буе сокланып туймаслык. Малай чакта үзебезнең дә, дәрестән качып, табигать кочагына йөгерүебез бер тапкыр гына булмады...
Шундый уйларга бирелеп барганда, аһ, бер чокырга ялгыш бастым да таеп, капланып барып төштем. Шайтан ашыгы шырт итеп калды.
Ах-ваһ итеп, көчкә өйгә кайтып кердем. Әнкәй аякны капшап карады да:
— Буыны чыкмаган, — дип тынычландырды. — Каймыккан гына. Тиз төзәлер. Борынгыча дәвалыйк, булмаса.
Ул, сыер тизәге сылап, әрекмән яфрагын ябыштырып куйды.
Әнкәй тынычландырса да, аяк иртә белән бүрәнә кебек шешеп чыккан иде. Врачка күренми булмас.
Медпункт әллә ни ерак түгел, чатанлый-чатанлый барып җиттем. Мине ишектә йозак каршы алды. Йозакка кәгазь кыстырылган. «Мине эзләмәгез, мин көтүдә» дип язылган иде анда.
Көтүдә бер-бер хәл булган икән, мин әйтәм, йә көтүчене үгез сөзгәндер. Бәләкәй чакта мине дә үзебезнең яшь үгез тәгәрәтеп йөрткән иде. Үгез күрсәм, хәзер дә ярты чакрымнан уран узам. Бик нык җәрәхәтләмәсә ярар иде, дип көтүчене жәлләп тә алдым. Аның ярасы янында минем бу аяк каймыгу пүчтәк булып тоелды. Үземнең сабырсызлыгым өчен оялып, кире борылдым.
Төн чыкканчы аякның шеше бераз кайткандай булды. Шулай да сызлавы басылмаган иде әле. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигәннәре минем турыда икән. Врач юк, район үзәгенә медикаментлар алырга киткән.
— Син дә район үзәгенә барып кайтасыңмы әллә? — дип киңәш бирде әнкәй. — Шеше азып китмәгәе.
— Аның өчен машина кирәк бит әле.
— Авыл Советы рәисе — тыңлаучан егет. Җилдертеп кенә алып барып кайтыр.
Авыл Советы бинасында йомыш-юлга йөри торган апа гына утыра иде. Минем сорауга:
— Рәис бүген көтүдә, — дип җавап бирде.
Ни булган бу көтүдә? Бер көнне укытучы бара, икенче көнне врач йөгерә, менә килеп авыл Советы рәисе шунда киткән. Тәмам күңелемә шик салды бу хәл. Түзмәдем, көтүнең кайсы җирдә йөргәнлеген сораштырдым да, таякка таянып, шунда атладым. Сыерлар чаңнауга төшкән иде. Учак янында рәис чәй кайнатып утыра. Мине күрүгә, урыныннан торды:
— Бүген сезнең чират идеме әллә?
— Нинди чират?
— Мал көтү чиратын әйтәм. — Минем аңламый торганымны тоеп, сөйләп алып китте. — Син яңа кеше, белмисеңдер шул. Без бит авыл көтүен чиратлап көтәбез.
— Ә нигә көтүче көтми?
— Бар, табып кара син көтүчене. Беркем дә риза түгел. Менә шуңа күрә үзебезгә чиратлап йөрергә туры килә.
— Яркәй мине чаңнаудан эзләп тапты.
— Авылның астын өскә китердем, ә син монда икән. Әйдә, очрашуга алып китәм үзеңне. «Кем булырга?» дигән темага пионерлар җыелышы үткәрәбез, — ди.
Җыелыш бик күңелле үтте. Укучылар миңа һөнәремә кагылган сораулар бирделәр, үзләренең киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Классның яртысы космонавт булырга хыяллана икән. Аннан кала врачлар, инженерлар, артистлар. Бу озын исемлектә нишләптер җир кешесенә урын табылмады. Шул хакта әйтәм дип авыз ачарга торганда, арткы партада утырган бәләкәй генә буйлы малай кул күтәрде:
— Ә мин космонавт та, врач та, артист та булмыйм. Мин иң кызыклы профессия кешесе булам.
— Йә, йә, синеңчә, ул нинди һөнәр?
— Көтүче! — диде малай.
Бөтен класс шаркылдап көлеп җибәрде.
— Ә нигә көтүченең эше иң кызыклы эш дип уйлыйсың? — дип сорадым аңардан, көлү басыла төшкәч.
— Кызык булмаса, мал көтәргә чиратта тормаслар иде. Әнә врачлар да, укытучылар да, төп эшләрен ташлап, бер көн булса да, көтүче оулып йөриләр. Димәк, кызык.
Шаяра идеме бу малай, әллә чынлап та шулай уйлый идеме? Кыяфәтеннән бер дә белерлек түгел. Шулай да борчулы уйларга салды ул мине.
Мәктәпкә килүнең беренче көннәреннән үк без бит үзебез балаларны җирдән аера башлыйбыз. Төрле-төрле һөнәрләрнең кызыклыгы турында авыз суларын агызып сөйлибез. Аларның хыялларына канат куябыз. Әмма җир кешесе һөнәренең бөеклеге һәм изгелеге турында әйтергә онытабыз. Үзебез тудырган дефицит түгелмени бү көтүче һөнәре дә?
Яңарак авылдан хат алдым. Әнкәй яза: «Көтү көтәргә безгә дә чират җитеп килә. Таудан тауга сыерлар артыннан йөгерергә мин инде картайганмын. Әллә кайтып, чиратны уздырып китәсеңме?» — дигән.
Димәк, һаман да көтүче юк икән. Эшләр киләчәктә дә шулай барса, теге малай үсмичә торып, көтүче таба алмаслардыр, ахры.