СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рәисә Ишморатова "Зөлфия"
Ямьлелеге белән дан алган Актаныш якларында, талгын гына ага торган гүзәл Агыйдел буена урнашкан авылда кардәшләребез яши. Җәйнең иң матур көннәрендә, печәнгә төшәргә берәр атна кала, без туганнарыбызга кунакка кайтабыз, сабан туй карап киләбез. Көз җиткәч, колхозда кыр эшләре тәмамлангач, авылдагы туганнарыбыз үзләре безгә кунакка килә. Алар, шәһәргә килгәндә, кайларда булырга, кемнәр белән очрашырга дип бер план төзеп киләләр. Әлбәттә, планнарының иң беренчесе— Татар Академия театрының ел сезонында куелган спектакльләрен карау, музейга, циркка бару була. Менә кичә генә, иртәнге самолет белән, колхозның алдынгы сыер савучысы, җитез, уңган кыз Зөлфия килеп керде. Исәнлек-саулык сорашып, чөкердәшеп чәй эчкәч, ул:
— Ярышта җиңдең дип, идарә миңа бүләк итеп радиола биргән иде. Радиоласы бик һәйбәт һәйбәтен дә, тик рәтле-башлы пластинкаларыбыз юк. Вакытың булса, апа, әйдә бергәләп кибетләрдән әйләнеп кайтыйк әле,— диде Зөлфия.
Менә без шәһәрнең музыка әйберләре сатыла торган кибетләренә кереп йөрибез. Шулай бер кибеткә кергәч, кара ефәк халат кигән, чәчләрен алтын кебек сары төскә, тырнакларын кып-кызыл, керфекләрен кап-карага буяган кыз янына килеп туктадык.
— Исәнмесез! — диде Зөлфия, сатучыга баш иеп, ә тегесе иңбашларын сикертеп, «мин сезне танымыйм» дигәндәй, прилавканың икенче ягына барып басты.
— Татар кызы түгел ахры,— диде Зөлфия, елмаеп. Мин аның колагына гына:
— Бездә кибеткә кергәч исәнләшү гадәте юк,— дидем. Ә ул, бер дә исе китмичә:
— Без өйрәнгән инде, авылда ят кешеләр белән дә исәнләшәбез. Кара, кара, никадәр пластинка монда... Безнең кебек сыер савучы кызларның күңеленә ятардаен бирегез әле, матурым!
Сатучы кыз сумала кебек кара буяуга буялган керфекләрен күтәреп аңа карады.
— һе!.. Сыер савучыга нинди көй ошаганын каян белим ди мин. Конкретрак сора. Кайсы кирәк?
Зөлфия, оялчан күренсә дә, сүзгә төшеп калганнардан түгел иде.
— Соң сез күрсәтегез, нинди пластинкаларыгыз бар?
Сатучы кыз, чөгендер шикелле куе кызыл иреннәрен кыйшайтып, тупас кына елмаеп куйды.
— Әллә син сукырмы? Әнә список, укы да әйт!
Күренеп тора, авылдан килгән кыз ошамады аңа.
Зөлфия миңа мөрәҗәгать иткәндәй: «Чыннан да, әгәр сукыр булсам, ул минем белән ничек сөйләшер иде?»— дип пышылдады.
Аргы башта бөтен кибет эчен яңгыратып пластинка уйнаталар. Кешеләр музыка тыңлый. Мин Зөлфиягә карыйм. Аның кара тутлы гаҗәеп сөйкемле йөзе музыка тәэсиреннән җитдиләнеп калган... Күзләрен зур ачып:
— Чайковский, Татьяна ариясе,— ди ул. Үзем дә сизмәстән аның кулын кыстым.
— «Евгений Онегин» операсын тыңлаганың бар алайса?
— Ике тапкыр,— ди Зөлфия, музыкадан аерыла алмыйча.— Болгариядә һәм Ленинградта.
Сатучы кыз, бу сүзләрне ишеткәч, тәненнән электр тогы үткәндәй калтыранып китте. Ләкин сиздермәскә тырышса да, түзә алмады:
— Болгариягә нигә барган идегез, турист булыпмы? — дип сорады.
Зөлфия бераз эндәшми торды. Аннары, күзләрен сатучы кыз күзләре белән очраштырырга теләмичә, башын аскарак иде дә:
— Миңа «Евгений Онегин» операсы пластинкаларыннан берәрне бирегез әле,— диде. Заказы салынган пакетны кулына алгач, башын югары күтәреп: — Болгариягә мин өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга бардым. Сезне беркая да җибәрмиләрмени? Культуралы сату итәр өчен өйрәнергә беркая да бармыйсызмыни?
Сатучы кызның йөзе чытыкланып китте. Бу минутта аның чәчләренә, керфекләренә, иреннәренә, тырнакларына сыланган буяулары бергә кушылып буталгандай булды.
Зөлфия кызу-кызу атлап кибет ишегенә юнәлде. Мин аның артыннан ашыктым:
— Син бит татар халык көйләре, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин пластинкалары белән дә кызыксынган идең. Нигә ул пластинкаларны сорамадың?
—Кибете һәйбәт, ә сатучысы... Әйдәгез, апа, икенче кибеткә...
2025-04-24 10:55