СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдрахман Минский «Канәфер чәчәге”

Тыны кысыла-кысыла күтәрелде ул баскычтан.
Кулында — канәфер чәчәкләре, башында — мең төрле уй-шик, күңелендә — дулкынлануга да, сабырсызлануга да охшаш хис.
Күтәрелә барган саен сулышы ешаеп, адымнары әкренәйделәр аның. Туфан шигырен үзгәртебрәк әйтсәң — әллә шатлык авыргамы әкренәйде бу адымнар...
Ә кайчандыр...
Кайчандыр очып менгәндәй менә иде бит ул бу баскычтан!
Секундның күз ачып йому тизлегендә, хәтере күгендә, әнә шул «кайчандыр» артында калган яшьлеге уянгандай булды.
...Баскыч басмаларының биш атлыйсын бер атлап, өченче катка ашыга, ашыга гына да түгел, ашкына егет. Менә ярым караңгы коридор. Әнә түшәмдәге тәүлек буе сүнмичә янган электр лампасы. Таныш ишек. Ишек яңагында таныш төймә. Басарга-басмаска кыймыйча икеләнеп тора егет. Тапшырдык. Баса. Эчтә кыңгырау зыңлый. Җәһәт атлап килгән аяк тавышы якынлаша. Егет бердән сагая. Ул түгел бу! Әйе, әйе, аның аяк тавышы түгел бу. Егет шуны уйларга да өлгерми, ишек ачыла. Олы яшьтәге мөлаем апа «йә, ни йомыш?» дигән сыман карап тора. Егет каушый. Гаепле кеше шикелле кызара да үзе.
— Исәнмесез! Ни... Гафу итәсез... Ни... Менә... Разия кирәк иде...
Разия өйдә юк икән. Дус кызына дәрес әзерләшергә киткән. Егеткә ямансу, тик ул моны сиздермәскә тырыша.
- Калдырып кына китим алайса,— ди ул һәм, кулындагы чәчәкләрне сузган арада, апаның ирен кырыйларында чагылган кинаяле елмаю билгесен дә шәйләп ала.
Уйлар... Уйлар...
Гаҗәеп хикмәтле бер тизлектә яшьлегенә алып кайтып, дәртләндереп җибәрдегез кешене!
һәм менә кеше, баскыч басмаларын җиңел атлап, югары катка менеп җитә...
Иске таныш коридор. Бик тә таныш ишек. Барысы да якын, барысы да үз аңа монда, тик ишек яңагындагы төймә алмашынган да түшәмнән асылган электр бавы лампасыз калган.
Кеше, сузыла төшеп, бармак очын төймәгә тидерә. Күр инде, эчтәге кыңгырау тавышы да үзгәргән, теге еллардагы кебек зыңламый хәзер, саесканны хәтерләтеп чырылдый. Кинәт туган шиге өшетеп җибәрә аны... Әгәр ул булмыйча, башка берәү булып чыкса?! Чү, кемдер йомшак кына басып килә түгелме соң? Кеше, колагын ишеккә таба суза төшеп, тыңлый. Әйе, килә. Улмы соң бу?
Менә теге — йомшак басып атлаучы — ишеккә үк килеп җитә. Гаҗәп! Җитә һәм тынып та кала. Ни дип ачмый соң әле ул? һич югында: «Кем бар?» —дип сорарга тиештер бит инде. Шүрли, күрәсең... Кем булса да хатын-кыз нәселеннән бу куркак. Ир заты булса, бу кадәр, көпә-көндез, ишек ачарга шүрләмәс иде. Кеше тагын бармак очын төймәгә тидерә. Эчтә тагын саескан чырылдый.
— Кем бар?
Аның тавышы! Кешенең чырае ачылып, яктырып китә.
— Ач, күрерсең.
— Кем син?!
— Мин бу... Иске таныш...
Ишекнең эчке келәсе алынуы ишетелә, аннары чылбыр бавы ычкындырылмыйча гына ачылган ишек арасыннан түгәрәк һәм җыерчыксыз шома йөзле, киндер сүседәй ап-ак йомшак чәчле, карасын җуймаган аксыл-кара кашлы хатын күренә. Бу — озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, бүген исә пенсиягә яшәүче мәгариф ветераны Разия Асылбаева иде.
Иске танышлар, бер-берсен тиз генә таный алмыйча, сүзсез карашып торгач, икесе дә берыолы телгә килә.
— Исәнме, Разия!
— Зариф...
— Ялгышмадың.
Ишекнең чылбыр бавы бушатыла. Зариф эчкә уза һәм узышлый болай ди:
— Тану сәләтең, яшь чагыңа караганда, ярыйсы ук камилләшкән. Бер күрүгә таныдың.
Бу төртке иде. Разия моны тиз абайлады. Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, дәшмичә генә уздырып җибәрергә теләп, Зарифка плащын эләргә урын күрсәтте...
Бүлмәгә уздылар.
Разия мондый көтелмәгән очрашу тәэсиреннән әле дә булса котыла алмаслык хәлдә иде.
- Кая, тагын бер карыйм әле үзеңне. Синме соң бу? Йа Хода, булса да булыр икән! Син шул! Зариф!! Нинди язмышлар белән? Нинди җилләр китерде? Ничек килеп чыгасы иттең?
— Килдем менә. Юлны яшьтән үк белә идем бит. Әле хәзер дә баскычтан менешли...
Кинәт сүзе бүленде һәм утырган җиреннән корт чаккандай атылып торды:
— Һей... Оныта язганмын бит...
Ашыгып барып, бая плащын элгән җирдә онытып калдырган чәчәкләрне алып килде һәм Разияга сузды:
— Менә бу юлы үз кулыңа тапшырдым, дип әйтә алам...
— Оныта язуың гына әйбәт булмаган,— диде Разия һәм өстәп тә куйды,— склерозың көчле, күрәсең...
— Гафу ит, дускай, никадәр генә көчле булмасын, сүзләр безне барыбер шушы канәфер чәчәкләренә китереп җиткерергә тиеш иде. Аннары, онытырлык булсам, бүген, кырык ел вакыт узуга да карамастан, мин аларны китерә алыр идеммени?
— Кырык ел? Нинди кырык ел?
— Склероз үзендә икән. Онытучысы да үзең икәнсең...
— Берни анламыйм...
— Аңлатырга теләп, мин бу өйгә бер килгән идем инде... Бүгенгедәй канәфер чәчәкләрен тотып. Туры китерә алмадым. Язмаган, күрәсең. Хәтерлисең микән?
— Мин бернәрсәне яхшы хәтерлим, Зариф, артыгынча кыюсыз идең бит син, Зариф, ул елларда.
Зарифны үртәп алдылар бу сүзләр. Ул берничек тә җавапсыз калырга теләмәде.
— Безнең буын Мусалар, Матросовлар буыны иде. Ул елларда, әйе, безгә бүгенге джинс чалбарлылар кыюлыгы җитми иде шул...
Киная иде бу, усал киная иде. Зарифтагы эчке ярсуны Разия аның тавышыннан ук тотып алды. Әмма сүз көрәштерергә теләмәде. Ләкин бу килешү дигән сүз дә түгел иде әле. Югыйсә Разия үзе дә, игәүләп кыршылган, ялган ямаулар белән «бизәп», балаклары кайтарылган чалбар киеп, ат ялыдай чәч үстереп, модага сукыр килеш иярүчеләрне өнәп бетермәгән кебек, шундыйларны «бүгенге яшьләр» дип гомумиләштерүгә дә башаягы белән каршы иде. Мондый гомумиләштерүне ул картлыкка хас чир итеп саный иде. Шуңадыр да, Зарифның авырткан җиренә орынмас өчен, беррәттән үзен дә кушып:
— Картаябыз, Зариф! — диде.
Зарифны тагын үртәде, хәтта чәнчеп тә алды бу сүзләр. Кашлары җимерелде аның.
— Картаябыз, дисең икән алайса, ә?! Әйдә, Разия, кем әйтмешли, ашыгыч йомгак ясарга ашыкмыйк әле. Мин картлык зары тынларга дип килмәдем. Аннары картлык дигәнең дә бит ул, яши белмичә картаючылар зарланганча, ул тикле куркыныч та түгел. Ялгызлык куркыныч! Ялгызлык! Әнә шул ялгызлык үзе картлыкны китерә дә инде. Мин, Разия, әйтим инде алайса, әнә шундый ялгызлыкка дучар булудан качып юлга чыктым. Юлчыга юлдаш кирәк. Ялгызлыктан ялгыз гына котылып булмый. Юлдаш кирәк, ә юлдашка кем эләкте шуны алып та булмый. Юлдашын якын күргән кеше булуы шарт. Иске дус булса, тагын да ышанычлырак. Иске дус яңаның икесенә тора, диләр бит... Хәзер белденме инде бу канәфер чәчәкләренең тарихын...
Мин әйтәсемне әйттем, хәзер сүз синеке, дигәнне аңлаткан сыман, Зариф, урыныннан торып, балкон ишеге каршысына килеп басты. Шәһәр күренешен күзәткәне хәлендә, Разияның җавабын көтте. Разия исә бу тикле көтмәгәндә-уйламаганда борылыш ясаган сүзләрнең очына чыга алмыйча газаплана иде.
Ни дип дәшми ул? Бу юлы да аңлата алмадыммы әллә?
Зариф, артык түзеп тормаска булып, күңелендәгесен ачты да салды.
— Сине эзләп килдем мин бу йортка, Разия.
Әллә ялгыш ишетә инде. Разия, мондый хәбәрдән башын җуйган кеше кебек, аптырап калды һәм берьюлы гына нинди җавап бирергә дә белмичә торды.
— Сине эзләп! — дип кабатлады Зариф.
— Соңга калынмаганмы соң, Зариф?! — диде аптыраган Разия.
— Изге эшкә беркайчан да соң түгел.
— Изге эшнең үз вакыты да булгандыр бит...
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, яшьлек чагы...
— Яшьлек чагыбызда туган-туфрак кайгысы төште шул башыбызга. Яшьлегебез ут эчендә яшьнәп узды...
Ярсый төшеп, әмма горурлык белән әйтелгән бу сүзләр Разияның күңел ярасын кузгатып-сулкылдатып алдылар. Ул кинәт кабынган хәтер көче тәэсирендә, күтәрелеп, дивардагы фотога карады. Фотодан сугыш кырында ятып калган газиз әтисе — гвардия капитаны Асылбаев карап тора иде.
Бүлмәдә шыксыз тынлык урнашты. Зарифка сүзен дәвам итү кирәк иде.
— Бүгенгедәй исемдә, безнең группа студентлары алдагы якшәмбедә Маркиз утравына пикникка чыгарга сүз куешканнар. Пикникта сине дә катнаша дигәч, шуны ачыклау сылтавы белән сезгә кереп чыгарга булдым. Дөресен әйткәндә, ул елларда, гел сине күрәсе, бергә буласы килеп кенә тора иде. Нишлисең, әле генә син әйткән кыюлык җитмәгән, күрәсең. Беренче сылтау икенчесен тудырды. Черек күл бакчасы чатындагы чәчәкләр кибетенә кереп, кесә төбендәге барлы-юклы көмешләрне җыештырып, өч сабак канәфер чәчәге сатып алдым. Канәфер чәчәге — мәхәббәт билгесе, дигәнне ишеткәнем бар иде... Өйдә булмадың... Пикник якшәмбесе иртәсендә ил өстенә коточкыч кара хәбәр ябырылды....
Баягы тынлык яңадан кайтып өшетеп җибәрде. Мондый тынлыкта үзенә урын таба алмаган Зариф, балкон ишеген ачып, тышка ук чыкты.
Җәйге кызу көн челләсенең алсу-зәңгәр рәшәсенә уралып шәһәр өсте — ак таш йортлар, ары табан борынгы Сөембикә манарасы, тагын да арырак көмеш тасмадай сузылып аккан Идел һәм Идел аръягы яшеллек ләре җәелеп ята иде.
Разия да, бүлмәдәге ялгызлыктан качкан сыман, кухня ягына узды. Газ плитәсен кабызды, су тутырып чәйнек куйды, сервант-комодтан, пенсиягә озатканда мәктәп коллективы бүләк иткән һәм моңарчы бер дә тотылмыйча яткан затлы фарфор чынаяклар дистәсеннән ике парын чыгарып өстәлгә куйды. Суыткычтагы шушы атнада гына кайнаткан карлыган вареньесы исенә төште һәм... шунда ук онытты. Ни дип бу күңел дигәнең балкон ягына тарта әле? Балконга чыкты. Берни булмагандай итеп һәм тыныч күренергә тырышып, Зарифка сүз катты.
— Шуннан?
— Шуннан... Алты елдан соң гына кайттым мин сугыштан. Хәер, кайттым дисәм бигүк туры килмәс... алып кайттылар. Госпиталь кеше бирде. Бүлмәдә ничек итеп җайлашырга, кирәк төшне ничек табарга, утны ничек кабызырга, суны ничек агызырга, кыскасы, ничек итеп бәрелмичә-сугылмыйча хәрәкәт итәргә өйрәткәч, кешем кайтып китте. Рәхмәт яугыры күршеләр ярдәмендә кара ялгызлык газабын ул хәтле авыр кичермичә яши торгач, көннәрдән бер көнне, Одессага, мәшһүр Филатов клиникасына чакырып алдылар. Менә шунда инде, сөйләсәң, кеше ышанмас могҗиза булды. Дәвалаучы күз врачы — Филатов шәкертләренең берсе — Борис Петрович Сокол, бер-ике ай дәвалап операциягә әзерләгәч, иртәләрдән бер иртәне, обход сәгатендә җайлап кына яныма утырды да операциягә ризалыгымны сорап сүз башлады. Яшермим, диде, операция бик тәвәккәл һәм туксан тугыз процентка өметле, тик, диде бу, бер шарты бар, анысы әнә шул калган бер процентка бәйләнгән. Әгәр дә, диде, шул шартны үти алсагыз, сез йөз проценты белән бәхетле!.. Йөрәк түзми, беләсе, ишетәсе килә — нинди шарт? Бер түгел, мең шарт дисәләр дә, үтәргә әзер мин хәзер! Менә нинди шарт, ди, бүгеннән, хәтта менә шушы, без сөйләшеп утырган минутлардан башлап бары тик бер өмет, бер генә уй-теләк белән, ягъни бик тә янып, бар нәрсәдән кадерле, сөйгәнең булса бик тә әйбәт, диде бу, кешеңне ашкынып, кабат әйтәм — ашкынып күрү хыялы белән яшисең, аның рәсемен гел күңел күзең алдында саклыйсың. Менә шундый хикмәтле шарт иде бу... Нәкъ шул минутларда, берни күрмәс күзләрем алдында, синең төсең кабынып балкый башлады... Операциянең ничек узуын, ничек урыныма китереп салуларын, тәүлек буе бер уянмастан йоклавым, кыскасы, бернәрсә белмәвем-сизмәвемне сөйләп тормастан, бер бик күңелгә кереп калган минут турында әйтеп узасым килә. Кай көн булгандыр, хисабын белмим, уянган көн иртәсендә булды бу... Колагым төбемдә йомшак та, назлы да яңгырап әйтелгән «Хәерле иртә!»не ишетеп уянып китсәм, янымда син утырасын. Әйе, әйе, син. Үзем дә ышанмыйча, кулларым белән битемне, күземне капшап карасам, күзләрем кат-кат уралган бинт бәйләвеч астында... «Хәерле иртә!»не әйтүче баш очымда дежур чыгучы медсестра икән...Тагын да ике атнадан соң күзләремнең бәйләвен алдылар. Ах, ул минутлар! Ничек кенә сөйләп аңлатырга да сүз тапмамдыр... Күз яшемә буыла-буыла шатлануым шул булды — дүрт елга сузылган кара төннән соң кояшлы көн яктысын күрү бәхетенә ирештем. Әмма бу бәхет дигәнең, күңелем күгендә кабынган зур бәхетнең яртысы гына иде әле... Шулай итеп, бу юлы инде клиника ишеген бернинди ярдәмчесез, үзем, үз кулым белән ачып чыктым. Палата халкы, сестралар, Борис Петрович капкага хәтле озата килеп, мең теләк теләп, мең киңәш биреп саубуллашып калдылар. Баш врач машинасын тәкъдим иткән иде, риза булмадым. Диңгез портына кадәр озын юлны рәхәтләнеп җәяүләп килдем. Әйтергә онытканмын, клиника месткомы миңа Кырым ял йортларының берсенә путевка бирде. Одессадан, «Россия» теплоходына утырып, Ялтага килдем.
Ялтаның коры-йомшак һавасы, «Кара» дисәләр дә зәп-зәңгәр диңгезе, каштан, инҗир, бадам тирәкләре, кызынучылар-коенучылар тулы пляжлары, даны дөньяга билгеле Массандра подвалында дистәләрчә ел ятып дәм алган уйнак шәраблары, әфлисун, шәфталу җимешләре, төрле милләт телләрендә яңгырап торган аваз, җыр, музыкалары якты күрмичә интеккән без фәкыйрегезнең күңелен күтәреп җибәрде.
Күтәрелгән шат күңел белән тирә-якны чын мәгънәсендә ач күзләнеп, тамаша кылып йөргәндә, күңелле генә бер ялгышу ычкындыра язып калдым. Күңелле, дисәм дә, соңы яхшы ук үкенечле булып чыкты.
Ялтаның мәшһүр үсемлекләр дөньясы — Никитский бакчасында экскурсия белән йөргәндә булды бу хәл. Охшаса да охшый икән кеше кешегә! Әйтәм ич, күзләремә ышанмыйча, телсез калдым. Син! Коеп куйган син. Исемеңне әйтеп кычкырыр идем, теге бер җырдагыча, телем тибрәнми. Аннары алар группасы икенче аллеяга таба кереп китте...
Разияның йөзендәге җәелә барган елмаюны күреп, Зариф кисәткән сыман итеп әйтте:
— Елмаерга ашыкмыйчарак торсаң икән. Тыңлап бетер башта. Шул. Кайттым Ялтадан. Бу юлы инде чәчәкләр тотып түгел, ә Кырым җимешләрен алып сезгә барып чыктым. Тагын өйдә булмадың. Сораша торгач, күршеләрегездән берсе, алар Ялтада, диде.
Кухня ягыннан ташып кайнаган чәйнек капкачы шакылдавы ишетелде. Разия кухняга ашыкты. Зариф аңа иярде.
— Миңа нишләргә?
— Сүзне дәвам итәргә.
— Әйдә, ноктаны шушында куйыйк! Дәвамы, Такташча әйтсәк, «шактый күңелсез» аның...
Онытылып ук бетмәсә дә, күңел тирәнлегенә батып яшеренгән йөрәк ярасына орынып алгандай булды бу сүзләр...
Разия белән мондый хәл элегрәк тә, аеруча, ялгызлык моңсулыгына бирелеп, уйлар ташкыны алып килгән әнә шул «шактый күңелсез» көннәр күз алдына баскан сәгатьләрдә була торган иде. Баштарак ул аларны газаплы кичерде, ә тора-бара күнекте... һәм менә бүген, күнегеп онытылды дигәндә генә, йөрәк мәрттәге янар таудай яңадан кабынып сызлап алды.
Күңелсез узды аларның яшьлекләре: берсенекен сугыш йотты, икенчесе тугрылыксыз иргә очрап иза чикте. Хурлык-кимсетелүләрдә узган ямьсез тормышның бердәнбер яме булып калган кызын тәрбияләп үстерүгә багышлады үзен Разия. Еллар үтеп, кызы үзе ана булу бәхетенә ирешкәч, әнисенә онык та бүләк иткәч, Разияның шатлыгы эченә сыймады.
Еллар тагын үтте...
Онык дәү әнисенә хатны үзе язарлык булып үсеп җитте. Хәзер инде Разия алардан ай саен ике хат: берсе ай башында, икенчесе — ай уртасында көтеп алу рәхәтен кичереп яши. Шуңадыр, ахрысы, бая, Зариф кыңгырау шалтыратканда, ишекне берьюлы гына ачмыйча торды, чөнки почтальон хат китерер чак әле килеп җитмәү генә түгел, шалтырату да аныңча түгел иде...
Оныгын исенә төшереп күзаллау Разияның кайгысын искән җилдәй очыртып алып китте.
— Ярый алайса,—диде ул,— узганнар узганда калсын, дибез икән, әйдә, рәхәтләнеп бер сөйләшә-сөйләшә чәй эчик әле...
Зариф өстәл катына килде.
Кардай ап-ак эскәтер. Зәвык белән әзерләнгән чәй табыны. Тагын нинди генә сый-хөрмәт куярга белмичә, әле сервант, әле суыткыч тирәсендә әвәрә килгән Разияның җитезлегенә хәйран калган Зариф түзмәде:
— Кайдан алдың әле син ул сүзне, Разия?!
Разия берьюлы гына андый алмыйчарак торды.
— Нинди сүзне?
— Картаябыз, дигәнне...
— Ә... Каян алыйм,— Разия чак тотылып калды, аннары, башка сүз таба алмагач, әйтте.— Паспорттан алганмындыр...
Зариф елмаеп, болай диде:
— Кешенең бит, дускай, катыргы паспортыннан башка йөрәк дигәне дә бар бит әле.
— Килешәм... Килешәм...
— Монысы беренче килешү булсын ди. Әйдә, үзең әйтмешли, рәхәтләнеп бер чәй эчик әле. Килешәсе эшләр тагын да бардыр әле.
Чәйгә утырдылар.
Разия Зарифны кыстый-кыстый сыйларга тотынды. Әле тегесен, әле монысын, балын-маен китереп тезә торды. Тагын нәрсәдер җитми кебек күренде ана табында.
— Тагын нәрсә белән генә сыйлыйм икән үзеңне, Зариф. Әйт, тагын нәрсә теләр иден?
—Бер генә нәрсә теләр идем мин, Разия. Яшьлегебезне аерган сугыш золымы бәхетле картлыгыбызга кагылмасын иде...
Алар, озак утырып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Киңәштеләр, аңлаштылар, килештеләр, табыштылар да кебек...