СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Татар халык әкияте "Аю,Бүре, Төлке"
Бервакытны аю, бүре, төлке үзара сөйләшеп бер фикергә килгәннәр, ди. Без, диләр икән, моннан соң беркемгә дә тимәскә, үз көчебез белән көн күрергә дип сүз куешыйк, дигәннәр. Шулай итеп болар беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештылар, ди.
Болар бергә чыгып киттеләр. Юлда барганда болар бер дөягә юлыктылар, ди. Дөя болардан:
—Кая киттегез, дуслар?— дип сорый икән.
Болар:
—Менә, без киттек әле, беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештык,— диләр.
Дөя әйтә:
—Ярый, алай булгач мине дә алып китсәгезче,— ди.
Шуннан соң болар чыгып китәләр бергәләп юлга. Берничә көннәр баралар. Юлда дөя үлән ашанып тамагын туйдырып бара. Үлән ашау гөнаһ түгел инде. Аю, бүре, төлке барган саен ачыга, барган саен дөягә үчегәләр: «Дөя туенып бара, әйдә, без моны үтерик»,— диләр. Озак та үтми, болар өчәүләп дөяне буып ыргыталар. Шуннан аю әйтә: «Мин моның эчәк-карынын күлгә илтеп юып кайтыйм, мин кайтканчы сез бернәрсәсенә дә тимәгез»,— ди. Бу китте. Аю китү белән төлке бүрегә: «Әйдә әле, бүре дус, аю кайтканчы без моның бөерен ашап куйыйк, мин аңа үзем җавап бирермен, тик ул кайтып, бөер кайда дип сораса, син миңа әйләнеп кара»,— ди.
Аю әйләнеп кайта. Кайтып тикшереп караса, бөер юк. Бүрегә карап:Дөянең бөере юк бит, ул кая киткән?— ди. Шулай дигәч, бүре төлкегә әйләнеп карый. Төлке:
—Нигә син миңа карыйсың? Үзең бөерне ашап бетердең дә, хәзер миңа әйләнеп карыйсың, әйттем бит мин сиңа ашама дип,— ди. Шулай диюе була, аю бүрегә ачуланып, бүрене куып чыгып китә. Аю китү белән төлке дөянең итен камышлыкка ташып яшереп куя. Аю әйләнеп кайта, үзе арыган-талган була. Аюның кайтуына, төлке дөя суйган урында елап утыра. Аю:
—Дөянең ите кая?— ди.
Төлке әйтә:
—Аю абый, дөянең итен каракош килеп күтәреп алып китте, үзем дә менә шуны искә төшереп елап утырам,— ди.
Аю бик каты ачуланып, болар белән яшәп булмый дип, үз юлына китә, ә хәйләкәр төлке шул үзе яшереп куйган дөя итен ашап әле дә булса көн итә икән, ди.
2025-09-10 14:26