СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Кәккүк ялгыша икән”

Мин Ык буена төшкәндә, Әсәдулла абзый судан чыгарып каплаган җилпуч чаклы гына көймә өстендә утыра иде.
Күтәрелеп тә карамый, дөньясын онытып, эт уйната. Кулындагы брезент бияләен салып бер читкә ыргыта да этенә кычкыра:
—Һоп, очты. Тот, кәкре койрык! Китер бияләйне!
Шуны гына көтеп торган шаян яшь эт, ыргылып барып, бияләйне алып килә. Тик хуҗасына бирми, ике-өч адым читкә куя да хәйләкәр генә карап тора. Әсәдулла абзый кузгала башласа, бияләйне кабып, шунда ук читкә сикерә. Артыннан килүче булмагач, бияләйсез кал алайса дигәндәй, йолкый, ботарлый башлый. Авызына кабып зыр-зыр селкетә, бөтерә, аягы белән басып, бармакчасыннан тешләп тарта.
Әсәдулла абзый балаларча куанып көлә:
—Нишлисең, юньсез, ертасың бит. Китер бияләйне! Китер, дим!
Уен белән шулкадәр мавыккан, минем килеп җиткәнне сизми дә калды. Эте өрә башлагач кына башын күтәрде.
—Курыкма, Маннур энем, курыкма! Тешләми ул. Эт икәнемне белсеннәр дип кенә гайрәт чәчә... Балыкка дисәм, кармакларың юк. Кая җыендың болай?
—- Сезнең авыл балалары кичә мәктәпкә килмәде, — дидем мин. — Шулар артыннан барам.
—Менә, агай! Директорны йөртәләр бит. Тик, Маннур энем, син аларга ачуланма. Паромның рәте юк. Бригадирны кыздыр. Алдан хәстәрен күрмәде. Хәзер генә төзәтеп яталар. Дүрт чакрым араны судан йөзеп килсенмени бала-чага.
Ык болынындагы калку төбәккә утырган утыз гына йортлы Кечекаен авылы ташу вакытында һәр ел су уртасында кала. Телефон баганаларын боз аудара, бригада йортындагы бердәнбер телефон эшләми башлый. Йомышың төшсә, тик бер чара: йә паром, йә көймә.
—Мин дә иртәдән бирле тәвәккәлли алмый утырам әле менә. Бу әҗәл тагарагына ышансаң... — дип, гөбелдәтеп көймә төбенә сукты Әсәдулла абзый. — Бик котырган иде иртән. Диңгез диярсең. Тына башлады инде.
Әмма Ык тынычланып җитмәгән иде әле.
Ык дигәч, бер тын белән аркылы йөзеп чыгарлык тар гына елга күз алдына килүе мөмкин. Җәен чыннан шулай. Тик язгы ташу вакытларында аналы-балалы ике елга — Кама белән Ык — үз ярларыннан ташып чыгалар да икесенә егерме чакрым киңлектәге уртак үзәнне басып алалар.
Диңгез дисәң дә диңгез. Зур-зур дулкыннар, ак кикрикләрен күпертеп, бер-бер артлы йөгерешеп киләләр дә фф-фушт, фф-фушт итеп ярга авалар.
—Нишләргә соң әле болай булгач? — дидем мин, аптырап. — Шул паромга ышанып төшкән идем бит.
—Хәзер керергә була, — диде Әсәдулла абзый. — Җиле тынды. Калдык дулкыннар гына болары. Кичә без чыкканда күрсәң иде син аларны. Бу кәкре койрык белән икәүләп чак су төбенә китмәдек... Әйдә, төшерик көймәне. Бергә сөйләшеп барырбыз, юл кыска булыр.
Без көймәне суга төшергәнче үк, эт сикереп кереп ятты.
—Һе, аягын суга чылатасы килми кыланчыкның, — диде Әсәдулла абзый. — Кит аннан, Танайка! Урын бир кунакка. Тегеләйрәк бар! Танайка, дим...
Без, дулкыннар өстендә чайкала-чайкала, Ык үзәгенә кереп киттек.
—Танайка... Исеме бик кызык икән, — дип көлдем мин. — Гади көчек түгелдер, ахры. Чит ил кунагыдыр.
—Түгел. Үземнең баҗай этенең көчеге. Ә исеме... Исеме икенче бер эт истәлеге аның, Маннур туган. Сугыш истәлеге.
—Әллә сугышта өйрәтелгән этләр белән эш итәргә туры килдеме?
—Юк, өйрәтелгән түгел иде ул. Әмма бик акыллы хайван иде. Берчак шулай бөтенебезне зур бәладән коткарды. Бер эшелон кешенең гомерен саклап калды.
—Ничек? Өйрәтелмәгән этме?
Минем ышанып җитмәгәнне сизде, ахры, Әсәдулла абзый. Бераз тынып торды да тагын кабатлады:
—Әйе, акыллы иде. Өйрәтелгән этләрең бер якта торсын... Тыңларга иренмәсәң, сөйлим. Юл озын, вакыт уздырырга кирәк бит... Кырык беренче елның кышы иде. Яман авыр вакытлар... Фашистның котырынып килгән чагы.
Бик каты бер сугыштан соң без, утызлап солдат, чолганышка эләгеп, дошман тылында калдык. Бәреп чыгарга көчебездән килми. Патроннар, гранаталар чамалы. Пулемет та берәү генә. Ни кырасың аның белән. Партизан отрядларын эзләп, урманнарда озак каңгырып йөрдек. Булмады. Урман читенә чыгып, кечкенә генә бер авылны күзәтеп яттык. Шикле нәрсә күренмәгәч, командирыбыз бер латыш егете белән мине разведкага җибәрде.
Авылда чыннан да немецлар юк иде. Өйдән өйгә кереп йөрдек. Крестьяннар безгә барлы-юклы азыкларын бүлеп бирделәр. Әмма партизаннар турында һичкем һичнәрсә әйтә алмады.
Булмады инде дип китеп бардык.
Авылны чыгуга, тыны-көне бетеп, артыбыздан бер малай куып җитте.
—Туктагыз әле, абыйлар, — ди бу безгә. — Партизаннарны эзлисез икән. Табарга була аларны. Кайда икәннәрен төгәл генә белмим. Минем туганым апа малае Гаврик белә. Узган айда, әнисе белән килгәч, сер итеп кенә әйтте миңа. Алар авылындагы бөтен ирләр партизан икән. Немецларның староста итеп куйган кешесе дә партизан, ди. Җәйгә чыккач, Гаврик белән без дә китәбез...
—Молодец, батыр икәнсез. Кайда яши соң ул Гаврик? Ерактамы? — дибез.
—Ерак. Утыз чакрым. Танайка авылында. Авылын тапсагыз да, өйләрен таба алмассыз. Үзем озата барам.
—Әниең ачуланыр бит.
—Әни юк минем. Немецлар үтерде... — ди. — Бабай белән генә торам. Үзе кушты бабай.
Үзәк өзгеч суык булуга да карамастан, малай безнең отрядны озата китте.
Юлда сорашып белдек. Исеме Вадим икән. Үзенә унөч яшь. Әтисе белән абыйсы сугышта. Исәнме-юкмы икәннәрен белми.
Танайкага барып җитәрәк, үзебез урманда калып, Вадимны авылга җибәрдек.
Әйләнеп килгәндә, тәмам төсе качкан иде малайның.
—Авылда бер кеше дә юк, — диде ул. — Гаврикларга да кердем. Алар да әллә кая юкка чыккан.
Без бөтен отрядыбыз белән авылга киттек. Чыннан да бик сәер, шомлы тынлык иде урамнарда. Мәет чыккан нигез диярсең. Шылт иткән тавыш ишетелми. Бөтен ишекләр ачык, ә йортларда ник бер кеше булсын! Бушлык, кабер тынлыгы, җан өшеткеч салкынлык... Куркыныч әкияттәге кебек. Әйтерсең барлык җан иясен явыз аждаһа йоткан.
Күпне күргән бар иде безнең, Маннур туганкай... Сугыш узган якларда янып кара күмергә әйләнгән авылларның исәбе-хисабы юк иде. Әмма мондый ук сәер хәлне очраткан булмады...
Тәрәзәләрендә ак челтәр эленеп торган зәңгәр капкалы бер йортка кердем. Кемне дә булса очратмаммы дип өмет иткән идем. Әмма бусы да үлек йорт булып чыкты. Гадәттә кеше куышына тереклек җылысы бирә торган ак морҗа да иләмсез зур кара авызыннан салкын аңкытып тора.
Тик өй эчендәге бар нәрсә үз урынында. Агач караватта бер өем мендәр. Шкафта савыт-саба. Өстәлдә иске яшел ашъяулык. Янәшә куелган өч урындыкның берсендә бала бишеге, икенчесендә, кечкенә генә таш тәлинкәдә, яртылаш кимегән кукуруз боламыгы. Бозланган боламыкка кашык ябышып каткан. Идәндә чүпрәктән тегеп, шәмәхә кара белән күз-каш сызылган курчак аунап ята. Бишек янындагы өченче урындык буш. Баласына боламык ашатып утырганда, ана белән баланы бергә йоткан, ахры, аждаһа!..
Артык карап тора алмадым, тизрәк чыгып киттем.
Баскычтан төшеп барганда, караңгы абзар эчендә ниндидер җан иясе күзгә чалынып киткәндәй булды. Барып карасам, почмакта бер эт утыра. Кечкенәрәк кенә сары эт. Куркуданмы, ачы суыктанмы, бөтен тәне калтырый. Үзе шыр сөяк. Инде күптәннән ризык заты эләкмәгән, ахры, бичарага!..
—Кил, мүчкә, кил! — мин әйтәм. — Тимим, үз кеше мин, — дим.
Аның саен почмакка сыена.
Яңадан өйгә кереп, әлеге боламыкны алып чыктым. Азык исен сизгәч, эт башта алга омтылып куйды, әмма килеп ашарга йөрәге җитмәде, яңадан үз почмагына чигенде.
Тәлинкәне куеп, читкәрәк киттем. Шуннан соң артык түзеп тора алмады. Ачлык дигән нәрсә куркудан өстен чыкты. Әкрен-әкрен генә килде дә күз ачып йомган арада тәлинкә төбен ялап куйды.
Инде күптәннән дошман тылында булсак та, азык- төлек мул иде әле безнең. Немецлардан ике олау консерв кулга төшергән идек. Һәрберебез күтәрә алган кадәр төядек.
Баскычка утырып, шуларның берсен ачтым да тәлинкәгә бушаттым. Бу юлы эт куркып тормады, атылып килеп, симез сыер итен ике-өч кабуда юк итте. Аннары, тагын юкмы соң бераз дигәндәй, күзгә карап тора башлады.
—Җитте, туганкай! — мин әйтәм. — Солдатның да тамагы бар бит. Тагын әле кайчан кулга төшә мондый ризык. Син инде, мүчкә дус, үз җаеңны үзең кара. Безнең юллар ерак әле. Ә синең бөтен кайгың — җан асрау. Фашист белән сугышып йөрисең юк... — Әсәдулла абзый борын эченнән генә көлеп куйды. — Әмма язмыш дәфтәрендә безнең юлларның бер кисәге янәшә сызылган булган, ахры, — дип дәвам итте ул. — Калмый ияреп чыкты.
Командирыбыз лейтенант Сафронов — электән менә синең кебек мәктәп директоры булып эшләгән кеше — бик йомшак күңелле, мөлаем егет иде. Күрүгә, этне кызганды.
—Ай-Һай бетәшкән! Тәмам эче аркасына ябышкан бит. Кая китте соң хуҗаларың? — дип, башыннан сыйпый тегенең. — Исемең ничек? Бобикмы? Жучкамы?.. һе, әйтә алмыйсың шул. Яңа исем табасы булыр.
Вадим шунда ук ялт итеп командир алдына килеп басты:
—Мин таптым, мин. Танайка!.. Танайка булсын исеме!
—Ярыйсы. Кайбер шагыйрьләр дә исемнәрен үзләре туган авыл исеме белән алыштыралар бит, — дип көлә лейтенант. — Кая, иптәшләр, туйдырыйк бераз Танайканы. Үзебезнең дә каешлар бушады. Ныклап кына бер ашарга кирәк. Кояш та баеп килә...
Аннары һәрберебезне күздән кичереп чыкты да уйга калды.
Уйласаң, уйларлык нәрсә бар иде шул анда. Күбебезнең кул-аяк бармаклары өшегән. Яралы иптәшләрнең хәле бөтенләй яман. Катырак җил иссә дә аварга торалар.
Күрә инде лейтенант, бу килеш ары китеп булмый.
—Менә нәрсә, иптәшләр, — ди. — Фашист борчымаса, бу авылда бераз ял итәрбез. Шул арада, бәлки, хуҗалардан берәрсе килеп чыгар. Күренеп тора бит, бик ашыгып китеп барганнар. Кем дә булса кайтмый калмас... Ә хәзер зуррак биш-алты йортны сайлагыз да бүленеп урнашыгыз.
Вадим тагын чәчрәп чыкты. Тере малай, күзгә кереп тора.
—Әйдәгез, Гаврикларга алып барам, — ди. — Болын кадәр аларның өе. Ипиләре дә, бәрәңгеләре дә бар. Аш пешерергә була. Туйганчы ашатырбыз Танайканы.
—Яхшы фикер, — дип мактап куйды малайны командир. — Тик, дустым, ут ягарга караңгы төшкәнне көтәсе булыр. Җил юк, морҗадан чыккан төтен ун чакрымнан күренәчәк. Фашистның күзе очлы аның.
Сафронов, авыл башларына сакчылар куеп, безне Вадим артыннан алып китте.Өйдә чыннан да бераз азык-төлек бар иде. Киштәдә дүрт ипи, берничә кукуруз шишарасы. Әмма алар авызга алмаслык булып бозланып катканнар. Чиләктәге бәрәңге дә, өшеп, чуерташка әверелгән.
—Сарай артында базга күмелгән бәрәңгеләре булырга тиеш, — ди Вадим. — Ачып алырга кирәк.
Тик лейтенант бу эшкә рөхсәт бирмәде:
—Юк инде, дустым, — ди. — Бөтен кышлык азыклары шулдыр әллә. Мондый суыкта баз ачсаң, ни буласын белергә тиеш син. Ашавын ашап бетерә алмабыз, ләкин калганы өшеп юкка чыгар. Хуҗалар кайтса, ни уйлар безнең турыда!..
Әмма хуҗалар кайтырлык җирдә булмаган икән шул, туганкай. Кич көтмәгәндә килеп кергән бер карт безгә бу авылның бөтен фаҗигасен сөйләп бирде.
Пәһлеван гәүдәле, ап-ак сакаллы мәһабәт бабай. Өстендә сары тун, аякларында калын олтанлы зур итекләр. Кулына такта капкачлы зур чиләк тоткан.
Авыл башына сакка баскан яшь бер иптәшебез аркасына мылтык терәп алып килгән иде аны.
—Менә, иптәш лейтенант, — ди. — Урманнан чыкты да туп-туры авылга... Колхоз умартачысы, янәсе. Кортлар карарга килгән, янәсе. Кортлары кар өстеннән бал җыя, ахрысы. Немец шымчысыдыр, мөгаен!
Карт шунда, ялт борылып, йөнтәс кашлары астыннан теге егеткә сөзеп карады. Кызу канлы кеше иде, ахры.
—Син авызыңны үлчәп ач, арба чәкүшкәсе! — ди. — Шымчы булмаска соң!.. Ике улымны үтерделәр алар минем. Синең кебек җир чеметкән малайлар түгел иде. Өрлектәй егетләр иде...
Картның тавышы калтырап китте. Озак кына сүзсез торды. Аннары барыбызны да күздән кичерде дә кулындагы чиләкне өстәл уртасына утыртты.
—Һе! Шымчы, имеш! Кортлары кардан бал җыя, имеш! Әнә... Кар балы түгел, юкә балы. Күчтәнәчкә китердем үзегезгә. Тарас бабай булам мин, күрше авылдан. Теге этләр урманда умарталык, барын сизмәделәр. Аерткан бөтен балымны, алар узып киткәч, җан башыннан колхозчыларга өләштем...
Бабай түш кесәсеннән таушалып беткән бер кәгазь алып өстәл өстенә чәпәде.
—Кара менә күзең булса, барысы да закон кушканча!
Күренеп тора, риясыз карт. Күңелендә кер булса, шундый хәтәр елларда колхоз тәртибен саклап ятамы соң кеше?
Әмма теге егет һаман үзенекен итә:
—Туктале. Безнең монда икәнне каян белдең? Җавап бир әле шул сорауга! — дип, картның теңкәсенә тия.
—Үз авызыңнан ишеттем, бик беләсең килсә! — ди бабай. — Омшаникка килә идем. Урманда янымнан гына сөйләшеп уздыгыз. Шөкер, чукрак түгел әле мин...
Шунда лейтенант картны кочып алды:
—Аңлашылды, Тарас бабай, рәхмәт, бик зур рәхмәт! — ди. — Әйдә, утыр әле. Күрше авылдан булгач, мондагы хуҗалар турында да беләсеңдер әллә?
—Белмәгән кая!.. Бик беләм, — ди карт. — Әнә шунда ындыр артында гына алар. Карты-яше, баласы-чагасы — һәммәсе бер кабердә. Соңыннан мин килгәндә бер бала үлеп җитмәгән иде әле. Менә шушы йорт хуҗасының малае...
Бу сүзне ишетүгә, Вадим картның кулына килеп ябышты:
—Исәнме ул?.. Кая ул, бабай? Чыннан да, Гаврик үзе идеме?
—Исемен төгәл белмим, — ди Тарас бабай. — Бодай саламыдай сары чәчле, синең шәйлерәк малай... Кулымда җан бирде. Үләр алдыннан бер-ике сүз әйтә алды. Партизаннарны таптырып, дүрт көн бөтен авылны җәфалаганнар. Беркемнән бер сүз ала алмагач, үзләреннән кабер казытып, һәммәсен тезеп атканнар...
Шунда өй эче тып-тын булып калды. Тик мич аралыгыннан Вадимның сулыгып елаганы гына ишетелә иде.
Аннан соң бабай киштәдәге ипиләргә карап әйтеп куйды:
—Ничек авылны таламый, яндырмый киткәннәрдер, шунысы гаҗәп. Башка авылларны талап өннәре тыгылган булгандыр, күрәсең. Әнә сабыйларның ашыйсы ризыклары өелеп калган. Ашагыз. Хәләл ул сезгә. Ашап көч җыегыз да шулар каны өчен үч алыгыз. Аямыйча кырыгыз хәшәрәтләрне!..
Күңелгә никадәр авыр булса да, шактый озак тордык без бу авылда.
Партизаннардан берәрсе килеп чыкмасмы дип көтәбез. Вадимның да кайтып китәсе килми.
—Бабаң борчылыр, бар, кайт, — дибез.
—Ярар, иртәгә китәрмен, — ди.
Тик икенче көнне, юк-бар сылтау табып, тагын кала. Көннең көн буе эт белән мәш килә. Сыйлый тегене. Ике- оч мәртәбә җылы аш бирә. Чыккан саен кесәсенә кабыклы бәрәңге тутырып чыга.
Эте дә малайны көтеп кенә тора. Атылып килә дә аягына сыена, ыргылып, борынын ялап ала.
Бер атна эчендә танымаслык булып көрәйде үзе. Йоннары күпереп китте.
Хәер, безнең үзебезгә дә адәм төсе керә башлады. Кермәскә ни... Җылы өй, йомшак урын. Көнаралаш мунча. Иртә-кич кайнар аш, баллы чәй.
Ашыйбыз. Әмма капкан саен күңел әрни. Тарас бабайның теге сүзләре гел колак төбендә:
—Ашагыз! Ашагыз да сабыйлар каны өчен үч алыгыз...
Шулай итеп, унбиш көн узып китте.
Уналтынчы көнне Тарас бабай тагын килеп чыкты.
Сафронов аның белән озак киңәшеп утырды. Картның сүзләреннән чамалап, бу тирәдәге авылларның, урман- кырларның картасын сызды. Аннары бөтен сугышчыларны бер өйгә җыйды.
—Шактый көттек, иптәшләр. Көткән кешебез һаман юк. Башка урманнарга күчеп киткәннәрдер, күрәсең. Инде артык сыйланып ятарга хакыбыз юк. Безнең туганнар фронтта кан коя. Ә без монда... Әйтәсе юк, рәхәт. Нишләптер фашистлар да борчымый. Инде аларны үзебез борчып карыйк. Бетте җәннәт тормышы. Җыеныгыз!
(Дәвамы бар)
2026-01-30 11:22