СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Мулланурова "Туйда"

Фәйрүзә, өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп китте. Рәдинәнең, үзе әйтмешли, карап кына торган көмеш кашыкларын ашыкмый-кабаланмый, иркенләп юды.
«Әйбер-карага күз-колак бул! Бик сак булырга кирәк мондый чакта! Хәзер бәндәгә ышаныч бетте! Берәрсе көмеш кашыгымны кыстырып китә күрмәсен. Кемнәргә биргәнеңне чамала!» — дип, килендәше колагына киртләп куйды бит. Бик тә кадерле булгач, чыгармаска гына иде! Юк шул, кунаклар алдында мактанасы килә.
Кая гына җыеп куярга соң боларны?!
Тар-кысан аш бүлмәсендә болай да алма төшәр урын калмаган: әрҗә-әрҗә әфлисун, лимон, шәфталу, үтә күренмәле юка капчыкларда өрек, кипкән җимешләр, хөрмә, йөзем өсте-өстенә тау булып өелгән. Татлы судан бушаган кувшиннар, муеннарын өскә сузып кукраеп утыручы шәраб шешәләре идәнгә тезелешкән.
Шөкер, туй исән-имин генә азагына якынлаша бугай. Иркен сулыш алып, әзрәк җиңеләеп китсәң дә ярый торгандыр...
Мәҗлес мул булды, аракы-шәраб су урынына акты, байлык- җитешлекнең ни икәнен сукыр да күрерлек, саңгырау да ишетерлек итеп тырыштылар! Кем туе дигәндә — аларныкы! дип күкрәк сугып мактанырлык булсын дип, җан-фәрман чаптылар.
Тик менә Бәләкәй абыйсының олы улы башлы-күзле булганны Тәлгать кенә күрә алмады. Нишләтәсең, якты дөньядан иртәрәк китеп барды шул. Кырык яше тулар-тулмас күзләрен мәңгегә йомды да куйды, һай бу гомерләр! Берәүләргә өеп-өеп бирәсең, кемгәдер җитәр-җитмәс... Исән булса, Тәлгать үз улын өйләндергәннән битәр куанып, кая басканын белмичә шатланып йөрер иде. Бик тә туган җанлы, кече күңелле, шәфкатьле иде аларның Тәлгатьләре! Әллә гомере кыска буласын сизенгән — кешеләргә гел яхшылык, изгелек кылырга атлыгып торыр иде.
Ире исенә төшкәч, болай да яшьләнергә генә торган күзләрен хатын бертын түшәмгә текәп торды. Яшен эчкә йотып, кайгы- хәсрәтен беркемг ә күрсәтмәскә өйрәнеп беттем дигәч тә, хыянәтчел яшьләрнең тышка бәреп чыгуы бер дә килешкән эш түгел, ләбаса.
Әгәр Тәлгате исән булса, туй өстәленең бер читендә аңа да урын табылган булыр иде. Туй кадәр туйны, савыт-саба юып, аксак аяклы урындык саклап, кухняда уздырмас иде, әлбәттә.
Хәер, туй үпкәсез булмый. Үтәр, барысы да узар, дип юатты ул үз-үзен. Бәлки әле аның хәтерен сакларга тырышканнардыр. Парлылар янәшәсендә ялгыз, тол хатын моңаеп утырмасын, дитәннәрдер. Әнә аның биләмәсендә — кухня якта — тулы тәртип бит.
Ул янә өч көнгә сузылган озын-озак, мәшәкатьле-ямьле туйны уйдан кичерде. Аллага шөкер, аш-су уңды. Хуҗалар йөзенә кызыллык китерерлек булмады. Югыйсә, туй кадәр туй мәҗлесен берүзе әзерлисен белгәч, Фәйрүзәнең коты алынган иде бит.
Килендәше Рәдинә, ташны да эретерлек йомшак тавыш белән:
—Малайкаем, күз текәп торган Маһирәттәй хастага сабышкан бит! Ике кулсыз, ике аяксыз итте, мәлгунь карчык! — дип, хәсрәтләнеп-көрсенеп сүз башлады. — Үзеңә генә кыенгарак килер микән? Аш-суны, ризык-нигъмәтне әзерләве, дим.
—Куй, юкны сөйләмә, Рәдинә! Берьялгызым ничек ерып чыгыйм, ди?! Андый зур мәҗлес уздырганым юк ич минем, — дип, җаны-тәне белән тартышып, карышып маташты баштарак. Рәдинә — тешләгән җирдән өзә торган хатын:
-— Күз курка — кул эшли, — дип, хәйлә капчыгын чиште. — Аш-суың телне йотарлык тәмле була. Шуны яхшы белгәнгә чакырдым ич мин сине! Син булдырмаган эш юк ул!
Өзде дә куйды килендәше. Ирексездән — кодагый дигәндәй, бөтен батырлыгын җыеп эшкә чумудан башка чара калдырмады.
Фәйрүзә баштарак мичләренең көенә төшенә алмыйча йөдәде. Күргәзмәгә куярдай матур итеп бәрелгән өчпочмакларын мичкә тыгуы була, эссе мич өсләрен куыра да ала. Ишле ризыкны бер кешегә карап бетерүе читен. Кул арасына керердәй беркем юк. Рәдинә тегесе-монысы артыннан чаба. Өлгерим дип, Фәйрүзә тәмам хәлдән тайды.
Бер дә болай булганы юк ие бит. Мичеңне үзең кара әле, — дип өзгәләнде ул, өсте кызарган тәгамне жәлләп.
Юкка исең китмәсен сана, — дип, аны үзенчә юатты Рәдинә. — Бүген яшьләр мәҗлесе бит. Килен белән малайның дуслары-иптәшләре. һәммәсе ач студент. Алар көйгән дип тормас. Шәп кенә шуар әле.
Туй бит ул! Яшь җилкенчәк хәтеренә ныграк уелып калачак. Бер дә мондый хәлгә калганым юк ие. Әллә ни генә булды...
Әйттем ләбаса, көяләнмә! Борын аслары кипмәгән мәйсезләр ич алар. Дөнья рәтен белгән бер акыллысы табылмаган араларында... Акча җыешып, берәр затлырак бүләк аласы урынга, һәркайсы кочак-кочак чәчкә күтәреп килгән! Затсызлар!
Алай димә... Чәчкә — тылсым бит ул. Чын, фәкыйрьлекләре хактыр.
—Чәчкә гомере бер көнлек. Шиңә дә бетә. Ташлыйсы гына була.
—Затлы, матур розалар да алганнар түгелме соң?
Бик ошатсаң, әнә теге акларын — затлы дип исең киткәнен бүләк итеп үзеңә биреп җибәрермен. Туйдан соң...
Җәйнең бер тотам җеп озынлыгы төне узып та бара бугай, күкнең бер чите инде агара да башлаган. Их, бүген дә өенә кайтып куна алмады! И-и, көткәндер инде әнкәсе... Юлдан күзен алмыйча, тәрәз төбендәге гөлләрне күчерә-күчерә урам күзләгәндер.
—И-и балакаем, гомерең буе шулай кешегә ярарга тырышып чиләнерсең микәнни? Үзем толлык ачысын гарык булганчы эчтем. Инде чүмереп бетердем, бүтән калмагандыр дисәм, синең өлешеңә дә ялгызлык-ятимлек насыйп икән. Ирсез хатынның язмышы... Бөтенесенә бил бөгә шул! — дип, хәвефләнеп-борчылып озатты аны нигәдер.
—Озак тормам, кайтырмын, — дип, саубуллашмыйча да чыгып киткән иде. Инде дүртенче көн, хәлләрен дә белә алмады. Кече кызы да авырып калган иде, гөнаһ шомлыгы. Әнкәсенең дә хәле шәптән түгел. Йөрәге бик начарланды, күзләре дә күрмәскә әйләнде. Операция ясатып карарга иде дә бит, кемгә генә барып сүз кушасы булыр. Кемгә сыенып, кемнән ярдәм көтә ала соң тол хатын? Шәфкатьсез, каты-кырыс бит заманы. Бөтен нәрсә акчага, танышлыкка килеп төртелә.
Күңеленең бер почмагында «Бәләкәй абыйга ялынып карасам...» дигән уй кыбырсый әнә.
Бәләкәй абый! Кызык та инде, Тәлгать олы абыйларын — Дәү абый, уртанчысын Бәләкәй абый дип йөртә иде. Балачактан шулай гадәтләнгән, Фәйрүзә дә шул сүзгә ияләште. Югыйсә нинди бәләкәй абый булсын инде ул? Аю кебек олпат гәүдәле, таза бәдәнле уртанчы абыйлары. Дәү абый дигәннәре, киресенчә, курач- җыйнак, кечерәк кенә буйлы... Бәләкәй абыйның таныш-белеш бихисап, абруй-дәрәҗәсе дә зуррак. Тик... Рәдинәсе кушмаса, бармакка бармак та суга алмый. Аягын атламас аның рөхсәтеннән башка... Ә Рәдинә — тәкәббер! Дөнья гаме аның уенда да юк. Киресенчә, дөнья үзе аңа баш ияргә тиеш дип исәпли ул. Ирен — Бәләкәй абыйны гына түгел, бүтәннәрне дә баш идерә, буйсындыра белә.
Килендәшенең чыбык очы туганы Миңзифа зал белән кухня арасында бертуктамый киләп сарып йөреп тора. Фәйрүзә биләмәсенә йомыш табып Бәләкәй абый да кереп чыккалый. Тик бер дә ялгыз чагын очратып сүз-мазар кушармын димә, Миңзифаның колагы тырпайган. Ә аның алдында авызыңны ачмавың хәерле. Авызың тулы кара кан булса да төкерергә ярамый.
—Кунакларның иң кәттәләре җыела бүген. Казанның яңа байлары. Эшкуар-эшмәкәрләр, бизнесменнар! Урындагылар! Алар алдында сер бирергә һич ярамый. Дөнья тоткасы шулар! Дөнья алар кулында хәзер! — дип, килендәше алдан ук шушы көн өчен хәстәрләнде. Ризык-нигьмәтнең дә иң тансыкларын, затлы-кыйммәтлеләрен сайлап кына тезделәр өстәлгә.
...Фәйрүзә баядан бирле кулында әйләндергән көмеш кашыкны, ниһаять, сөртеп, яшерердәй урын эзләгәнен дә онытып, биек булып өелгән савыт-саба өстендәге тәлинкәгә, башка кашыклар янәшәсенә куйды. Шулчак «тау» кинәт җанланды — аш тәлинкәләре зыңгылдады, кашыклар чыңлап идәнгә сикереште, кыйшык аяклы калтырча урындык нәкъ менә шушы азаккы кашык авырлыгын күтәрә алмагандай янтаеп, чайкалып китте. Фәйрүзә кош җитезлеге белән савыт-сабага таба ыргылды. Гәүдәсе, тезләре, беләкләре, тартылган һәр мускулы, һәр кылы хәрәкәткә килде, ул кулларын сузып урындыкны эләктерергә, биешеп зыңлашкан тәлинкәләрне бер мизгелдә кочагына җыеп өлгерде. Әмма йөк авыр иде, өстенә-башына ишелергә торган һәлакәтне берничә секундка туктатып-тоткарлап торырга мөмкин, әмма тотрыклыгын югалткан, җан кергәндәй һәркайсы үз көенә сикерешеп калтыранган тәлинкәләрне саклап калу, челпәрәмә килеп көл өеменә әверелүдән коткару гаять тә авыр, хәтта ки мөмкин булмастай шөгыль иде. Чатан, калтыравык урындык белән бергә ул үзенең дә янтаюын, кыегаюын, ава башлавын гына тойды. Әмма шул мизгелдә ниндидер могҗизалы көч аны кочагында биешкән тәлинкә- савытлары, кыйшык урындыгы белән бергә кочаклап алды. Нык, каты кулларның көчен-кодрәтен аермачык тойды ул.
—Курыкма! Мин нык тоттым. Ипләп кенә кулларыңны бушат. Җайлап кына астан шуып чыгарга тырыш.
Фәйрүзә, ниндидер аңлатып булмый торган сихергә, могҗизалы көчкә ышангандай, сүзсез-өнсез шул кодрәтле тавыш тылсымына буйсынып кулларын бушатты, астан шуып чыкты. Ару- талулары, хәсрәт-борчулары кул белән алып ташлагандай җиңеләю тойды. Яңа туган сабый баладай керсез-садә, имеш, ул, моңсыз-сагышсыз... Аңа рәхәт... Бик рәхәт. Дерелдәп торган тәлинкәләр дә, ап-ак фарфор савытлар да балалар уенчыгыдай җип-җиңел. Ул аларны өемнән әкрен генә ала, идәнгә җайлап тезә. Тезә дә тезә, тезә дә тезә... Әйтерсең ул бии, кайчандыр җанга сеңгән, күңелгә уелып калган могҗизалы көй тәэсирендә сихерләнгәндәй оча.
—Аһ, — диде ул, ниһаять, башын күтәреп көлемсерәде. — Сезне фәрештәләр юлладымы әллә?
—Әйе, мин күктән иңдем. Фәйрүзәмнең мине чакыруын, бәлагә юлыкканын белдем дә канатланып хозурыгызга иңдем.
«Фәйрүзәм!» Каян белә ул аның исемен?! Гаҗәп, ләкин каршысындагы ир кешенең тавышы да, килеш-килбәте, буй-сыны да таныш...
-Фәйрүзә! Син мине чынлап та танымыйсыңмы?
- Фәрештәләр белән танышлыгым чамалырак шул. — Каян теленә килде шундый шаян тәгъбир!
—Син һаман шул. Тамчы да үзгәрмәгәнсең...
—Ничек?
- Шундый. Элеккечә. Шаян, шук. Уйнап сөйлисеңме, чынлапмы — белеп булмый.
—Кеше аңламастан булгач, исәрдер!
—Миңа, ахрысы, чынлап та баерга язгандыр. Танымадың...
Бу моңсу тавыш, бу кара каймалы яшькелт-коңгырт күзләр йөрәгенең кайсыдыр кылына кагылды. Фәйрүзә, кинәт уянып киткәндәй, аңа текәлде, куллары ирексездән таныш та, таныш та түгел ир-атка сузылды.
Ишек катында Миңзифа басып торуын ул шунда гына абайлады. Күрүен күрде, әмма бу хәл дә аның аңына барып җитә алмады. Күңел кылларын тибрәткән аһәң сихерендә иде әле ул, әйтерсең лә хыял дәрьясында йөзә, әллә кайчан тузан туздырып узган яшьлек дөньясына кайтып бара. Дулкыннар каекка кага, агымсу аны еракка-еракка, чиксезлеккә таба агыза. Ул ярдан ераклашкан- нан-ераклаша баруын, кешеләрнең кул изәп аңа нидер кычкыруларын аңлый да сыман, әмма тавышларын ишетми, сүзләр аңлашылмый, ым — көчсез.
Әнә тегесе — Миңзифа. Аның зәңгәр күзләреннән зәһәр очкыннар чәчри. Ни хикмәттер Мансур — яшьлек хатирәсе белән бәйле дусты Мансур — әкрен-әкрен генә артка чигенә.
—Тымызык күлдә корт уйный, диләрме?! Сабыр-басынкы гына дип йөрсәм, син әле...
Фәйрүзә краннан аккан кайнар суга кулларын тыга. Эссе су аны пешерә, уята, тылсым дөньясыннан чынбарлыкка — кухняга кайтара. Ул өелеп яткан савыт-сабаны дәшми-тынмый гына юарга-ышкырга тотына. Миңзифа, аркасына кайнар сулышын өреп, артта басып тора, аның теле кычыта. Фәйрүзә белән сөйләшәсе, бәлки, әрләшәсе, ихтимал, тол хатынны авыр сүзләр әйтеп кимсетәсе килә торгандыр. Анысыннан да бигрәк, Мансурның ни йомыш табып монда уралуын, Фәйрүзәгә мөнәсәбәтен ачыклыйсы килә аның.
—Шәп тә кеше соң Мансур Гаделевич, — дип, ашыкмый гына, түш кесәсеннән үгез күзе кадәр генә бәләкәй көзгесен чыгарып, каш-күзен төзәтергә тотына. Иреннәрендәге иннекне янып торса да яңартасы итә, кара карандаш чыгарып, керфек төпләрен каралта. — Бик затлы нәселдән бит инде. Шәһәрдә бик важный, влиятельный әфәндебез! Карыйм, шул затлы абзаң кухняда синең белән чөкердәшә. Үзең дә шә-әп! Мансур Гаделевичны белгәнеңне дә сиздермәдең! Әллә яңа танышырга өлгердегезме? Кара син! Үпкәлим! — Миңзифа шаярткан булып бармак яный, ә күзләре.„ Күзләре майлы калҗа күргән песинеке сыман ялтырый. — Йә, яшермә инде, ничек таныштыгыз?
—Ничек дип... Күптән инде. Авылга килгәннәре бар ие. Студент чакта. Бәрәңге казырга...
—Мәхәббәт маҗарасы булганга охшап тора...
—Кем белгән... Онытылган инде. Күп сулар акты бит.
—Сөйлисең килмәсә, бигайбә. Телеңнән тартып сөйләтә алмыйм. Шулай да шаккатам, кайбер кешегә ишелә дә төшә бәхет дигәнең!
Фәйрүзә тыны кысылгандай иңрәп куя. Әйтте бу сүзне! Әйтсә дә әйтә инде, ник күзең чәчрәп чыкмый, алдын-артын уйлап тормый.
Шул арада Рәдинә килеп кергәнен күреп, ул, бу бөркүлектән, эсселектән котылу юлын күргәндәй, килендәшенең беләген эләктереп ала.
—Рәдинәкәй-гөлкәй! Рәхмәт! Туй узды. Инде китим, яме.
—Ни сөйлисең син? — Рәдинә күзләрен түгәрәкләндереп, миңгерәү сарыкка карагандай, аңа гаҗәпләнеп карап тора. — Нинди китү ди ул? Туйны ташлап китәләр димени?! Әле иң кызыклысы — алда! Ризык бик тәмле булды, кем әзерләгәнен сер итеп тотмагыз, күрсәтегез пешекчене, әй!., юк ла, аш-су остасын, дип теңкәгә тияләр.
—Рәхмәтләр яусын инде сүзеңә. Тик... Тотма син мине. Китәсем бар.
—Шашма инде. Нинди китү?! Өйдә әнкәң бар. Хәзер чәкчәк чыгарасы.
—Рәдинә, бәгърем, аңла! Әнкәй авыру, үзе ярты кеше. Гүзәл сырхаулап калды, эчем — тоташ ут. Җибәр! Абый белән дә сөйләшмәкче идем әле, әнкәйне хастаханәгә урнаштырып булмасмы икән?!
—Сөйләшерсең, тыңлар. Син дә мине тыңла. Эшне ярты юлда калдырмыйлар. Кызык булмый ул алай. Бүген соң инде. Түз иргәгәгә чаклы. — Рәдинә сүзне беткәнгә санап ишеккә борылды.
Миңзифа арттан бавын тартуы булды, алъяпкычы чишелеп китте. Фәйрүзәне әйләндереп-тулгандырып карады да:
—Күлмәгеңне алыштырсаң да ярар иде, бәхетле Көлбикә! — дип куйды. — Күлмәгең булмаса, Рәдинәнекен сорыйбыз.
Ул арада кемдер хуҗабикәне ашыктыра башлады:
—Кунаклар китәргә дә ашкына. Инде кайсыберләре кузгала да башлады. Йокламагансыздыр бит анда...
—Чәкчәк! Чәкчәк чыгарасы бар лабаса. Әйт, кузгалышмасыннар! — Рәдинә, пошаманга төшеп, Фәйрүзәне җилтерәтергә тотынды. — Ташласана күлмәк белән әвәрә килүеңне! Бик матур өстеңдәгесе. Әйдә! Чәкчәкне чыгарабыз. Тот, Фәйрүзә, подносны! Ә син, Миңзифа, чәкчәкне күтәрәсең...
—Туктагыз әле, нишләргә тиеш мин? Тәртибен белеп бетермим...
Аның нәрсәсен беләсең, — диде Рәдинә, чын күңелдән гаҗәпләнгән чырай белән. — Синең эшең — акча җыю. Башта чәкчәкне син тотып чыгасың! Аны кисәбез. Иң әүвәл үзең авыз итеп караган буласың. «Килен-кияү чәкчәге ай-яй тәмле, телеңне йотарлык икән» дип сөйләнә-сөйләнә акчаңны салып күрсәтәсең. Мисал өчен, ягъни мәсәлән. Аннан чиратлап рәттән барасың. Җырлап бирсәң дә ярый. Шунысын онытма, акча салырга исләреннән чыкмасын. Елмайган-көлгән булып, бүләкне йә туй мәһәрен көтеп торасың...
—Иблис — башка, җен — башка дигәндәй, мәһәр бөтенләй бүтән нәрсә түгелме соң ул?
—Ярар! Исеме түгел — акчасы кыйбат. Балкып-елмаеп акча җыю — синең эш.
—Юк! Мин оялам. Үзегез генә...
—Өй алам, диме? Өй алырлык акчаң булса... Чәкчәк акча сорый ул. Әйдә, абыеңа үтенечең дә бар түгелме?! — Рәдинә хәйләле көлемсерәп, үтәли тишәргә теләгәндәй текәлеп торганда каршы килеп буламы соң?
(Дәвамы бар)