СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Бабам хикәяте"

Белми кош тоткандай елмаеп керде Гыйльми янына.
— Хәтерлисеңме, — диде ул, — теге вакыт авылга кайткач, Яңгыр малай буласым килә, дигән идем... Начальник буласы килә башлады бит әле. Әти дә: «Зур кеше чыгар безнең бу Белмидән», — ди. Начальник булу чынлап та шәп бит ул, ә? Күз алдыңа гына китер. Машина белән килеп алалар, китереп куялар.
— Үзең карыйсың инде анысын, — диде Гыйльми. — Сиңа аны өйрәтергә җыенмыйм. Әмма авылдагы яңгыр яудыручы бабам сөйләгән хикәятне тыңлау сиңа зарар итмәс иде.
...Борын-борын заманда Кырын тау дигән җирдә яшәгән, ди, йомраннар кабиләсе. Дансөяр исемле йомран кабилә башлыгы булган, ди. Кырын тау йомраннары аны шактый еллар буе үз башлыклары итеп сайлап килә икән. Электән килгән гадәт буенча, башлык итеп иң зирәк, иң көчле, иң үткен йомран сайланырга тиеш булган. Әмма соңгы вакытта бу таләп бозыла килгән. Сайлаулар җитә башладымы, Куштан йомран, Койрык йомран һәм Бөкре йомран моның янына киләләр дә: «Йомраннар кабиләсенең теләге аксакал итеп сезне калдыруда», — диләр. Ә Дансөяргә шул гына кирәк. Алай да бер уй борчый башлый моның күңелен. Аксакал итеп сайладылар сайлавын, тик гаепләнеп китәргә туры килмәгәе. Гаеплене, ни генә булмасын, йомраннар хөкем итә. Аны үз иленнән куалар, андый башлык ялгызлыкта һәлак була.
Менә шушы мәгънәсез гадәтне ничек юкка чыгарырга? Монысын да ахырга кадәр җиткерә алса, гомер буе курыкмыйча кабилә белән идарә итәр иде. Сер түгел, күзенең үткенлеге юк, көче, сәләте дә мактанырлык түгел, зирәклек тә чамалы. Шулай булгач, хата кылынмас дип кем әйтә алыр?
Хаталанудан саклый күр, — дип көрсенеп куйды Дансөяр.
Шунда кинәт кенә мичкәдән чыккан күк тавыш яңгырады:
— Үзең сакланмасаң, кем сакласын сине, әй Дансөяр?!
Баш йомран урыныннан сикереп торды да алгы бүлмәне карады, сарайны, аннары печән асларын актарып бетерде. Бер җирдә беркем юк иде.
— Әллә саташуым инде. — Дансөяр ирексездән колак яфракларын тотып карады. — Юк, игелеккә түгелдер бу. Иртәгә үк кабилә йомраннарын җыеп алырга да аксакал булудан баш тартырга кирәктер, бәлки...
Баш йомран уйга калды. Шушындый зур кабиләне кемгәдер калдырыргамы? Карты-яшенең хөрмәтеннән мәхрүм булыргамы? Бөтен нәрсә минем кулда бит хәзер. Бер сызгырсам, йомраннар ояларына кереп посалар, икенче сызгырсам, ялт итеп ояларыннан килеп чыгалар, азык эзләргә керешәләр, мине туйдыралар...
Мондый дан, мондый хөрмәттән ничек баш тартасың? Аксакал башың белән кемгәдер буйсынырга, кемнеңдер әмерен үтәргәме? Юк, булмый. Иң яхшысы, кабиләне саклау эшен йомраннарның үзләренә тапшырырга гына кирәк...
Шундый уйлардан башы катып, карт йомранның тәмам йокысы качты. Инде таң да беленеп килә иде. Йомраннарны табигать кочагына ризык хәстәрләргә чакырырга да вакыт җитте.
Кояшның тәүге нурлары сибелүгә, Дансөяр оясыннан башын тыгып сызгырып җибәрде. Йомраннар берәм- берәм, ояларын калдырып, Кырын тау битенә сибелделәр.
Аксакал бүген әле үзе сакта. Ә иртәгә теге уен үткәрә алса, эше җиңеләячәк. Үзең кабилә башлыгы да һәм бернәрсәгә җавап та бирәсе булмаячак...
Чү! Тау итәгенә елышып кемдер шуыша түгелме? Аксакал күзләрен бер ачып, бер йомып күзәтергә кереште.
Начар күрәләр шул күзләр. Их, үткенрәк булса алар!.. Шулай да, ятып калганчы атып кал, дигән борынгылар. Ничек кенә булмасын, кача-поса килгән җанвар йомраннар дусты булмас.
Аксакал, тәвәккәлләп, биегрәк урынга басты да, Кырын тауны яңгыратып, өзек-өзек итеп сызгырып җибәрде. Бу аның: «Йомраннар, сакланыгыз, дошман бар», — дигән сүзе иде. «Ә» дигәнче барлык йомраннар ояларына кереп посты. Аксакал үз оясына иң соңыннан гына керде. Дөресрәге, керде дә, муенын сузып, теге җанварны күзәтмәкче булды. Тик күзләре берни дә аера алмады. Җанвар дигәне төлке иде. Әнә ничек хәйләкәр кылана ул. Йомраннар кереп качкач, ул да борылып киткән булып кыланды да чокырга кереп ятты. Ә үзе сиздерми генә Кырын тауны күзәтә башлады, йомраннар нишләр икән, янәсе.
Төлкене күздән югалткач, Дансөяр, оясыннан чыгып, тагын сызгырып җибәрде. Бу — аксакалның, янәсе, куркыныч үтүен белдерүе иде. Йомраннар шунда ук тагын Кырын тауга сибелделәр. Шул чакта Кырын тау өстендә кара нокта пәйда булды. Тилгән... Ул әле төшкәндәй, әле күтәрелгәндәй итеп биектә тирбәлеп тора. Аксакал аннан күзен алмый.
Тик ялгышты шул Аксакал. Тилгәнне күзәтеп, җир өстен күзеннән ычкындырды. Бу арада чокырга поскан төлке Аксакалның артыннан ялт итеп килеп чыкты да бер сикерүдә яшь кенә бер йомранны эләктереп тә алды. Чыелдау тавышыннан Аксакал айнып китте, сызгырмакчы булды. Ләкин тавышы чыкмады, чыкса да соң иде инде.
— Хыянәт, — диделәр йомраннар, — хыянәт!
Аксакал хәбәр салмады.
Аннары, барысы бергә җыелышып, Аксакалга ташландылар. Ә күктә тилгән тирбәлә. Ул якынайганнан-якыная... Аксакал, куркыныч килүен күреп, әче итеп сызгырып җибәрде. Ләкин аны инде бер генә йомран да тыңламый иде. Үзен типкәләп, талый-талый илләреннән куып җибәрделәр.
Качар урынсыз, оясыз, ялгыз башы бушлыкта калды Дансөяр. Тилгән исә аны ачык җирдә бик тиз күреп алды һәм өстенә уктай атылды. Соңгы мәртәбә йөрәк өзгеч әче итеп сызгырды Дансөяр. Ләкин инде аны тыңлаучы да, ишетүче дә юк иде...
— Ничек, ошадымы бабам хикәяте? — диде Гыйльми.
Борыны салынган Белми исә:
— Ә минем күзләрем, беләсең килсә, бик зирәк,— диде.
2025-07-22 13:22