СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәдинә Маликова "Көндәшләр".

Мин матурлыкның һәм яратуның ниндилеген унике яшемнән беләм.
Матурлык - Әкълимә апа төсле була.
Ярату - Заһир абый кебек була.
Заһир абый безнең Тарагыш авылында мәгълүм егет иде. Ул атка менеп урам буйлап чабып узганда, кем генә сокланып карап калмады икән! Ак тулпар, озын ялын җилпеп, муенын алга сузып, борын тишекләрен киңәйтеп очып бара, тоякларын такыр юлга тупырдау авазлары чыгару өчен генә бәреп ала сыман тоела иде. Ак күлмәк кигән җайдак аяклары белән тулпарга береккән, аның белән бер көйгә талпына... Мәктәп дәреслекләрендә кентавр сурәтен күрүгә, мин Заһир абыйны искә төшердем: ул да бит аты белән бер җан, бер тән булып тоела иде.
Аның кебек ак айгырга атланып, Тарагыш урамнарын дер селкетеп чабып узу турында кайсы гына малай хыялланмады икән? Төшләргә керә иде ул тулпар, саташтыра иде.
Табигый инде, без, малайлар, тоз суы сипкәндәй, янгын сарае тирәсендә чуала торган идек. Тын алырга да куркып, хәлебез китеп, Заһир абыйның берсе ак, икенчесе алмачуар ике айгырны ашатканын, тазартканын, иярләгәнен ачык капкадан карап торабыз, бер-беребезгә ул атлар турында өлкәннәрдән ишеткәннәребезне сөйлибез. Имеш, узган кышны ак айгыр чанасы-ние, чанадагы председателе белән бергә тимер юл шлагбаумы аркылы сикереп чыккан. Имеш, язын ул җимерелеп барган күпер аша очып үткән... Җиргә карап йөри белми иде ул тулпар, йолдыз санап кына йөри иде. Озын, сөякчел башын бары тик Заһир абыйның иңенә аның шыпырт тавыш белән назлап дәшкәнен ишетер өчен генә ия иде ул.
Без атларга читтән генә карап торуны да зур бәхеткә саныйбыз, ләкин анысы да күп эләкми.
Заһир абый:
- Барыгыд, бар, өйләрегедгә кайтыгыд, аналарыгыдны аптыратмагыд, - дип, сарайның агач сырлар белән бизәлгән капкасын ябып куя торган иде.
Безгә, борын тишекләребезне киңәйтеп, һәр егет өчен алыштыргысыз татлы исне - ат тире һәм тирес исен, башак исен иснәргә генә кала иде.
Шулай ук сарай янындагы келәткә дә кертми иде ул безне - ә анда агач эшкәртү өчен киң озын өстәл тора һәм әллә нинди хикмәтле эш кораллары саклана иде. Заһир абый келәттә сбруйлар рәтли, челтәрле кәрнизләр, рамнар ясый - ул тирә-юньдә дан тоткан балта остасы иде. Эшкә тотынса, безнең барлыгыбызны да оныта, Фидан Гаффаров тавышына охшаган аһәң белән әкрен генә җыр суза:
Агыйдел сулары кебек Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек Ярсулар булмас инде, -
дип җырлый ул. һәм карашын безнең баш өстеннән әллә кая, еракка төби. Шундый кызыксынып, озаклап карый, әйтерсең лә бик кирәк, бик кадерле нәрсә күрә. Мин түзмим, ул караган тарафка күз салам, ләкин саргаеп килгән урман-тугайдан башка нәрсә күрмим. Тугаеның - юасы, урманының җиләге-чикләвеге күптән беткән, Агыйделдә коеныр чак үткән... Ни күрә иде икән анда Заһир абый?
Шулай берзаман аптырап, Агыйдел аръягына карап торганда, Заһир абыйның дәшкәнен ишетеп сискәнеп киттем мин.
Давыт, син дә мондамыни? Кер әле, - диде ул.
Мин кыюсыз гына келәт эченә атладым. Башка малайлар да минем арттан иярмәкчеләр иде, Заһир абый аларны: Ә седне кем чакырды? - дип тиз туктатты. Миңа исә: Әнә теге пычакны алып бир әле, - диде.
Шул көннән мин Заһир абый янында үз кеше булып киттем. Келәттә аңа такта башы тотышам, сарайда атларга башак болгатышам. Кайчак Алмачуарга атланып йөрим Билгеле инде, үземнең дә Заһир абыйга яхшылык эшлисем килә.
Әз генә булса да аның күңелен күрим дип, мин беркөнне клубта ишеткән сүзләрне аңа җиткердем.
Ә клубта Әкълимә апа аның турында бик матур сүз әйтте. Анда гадәттәге күңел ачу бара иде. Билгеле инде,безнең ише мәктәп балаларына клубка керергә рөхсәт ителми. Укытучылар күреп калса, икенче көнне бөтен фәннәрдән сорап үзәгеңә үтәчәкләр, җавабыңны аз гына ялгышсаң да: «Уку кайгысы качкан шул инде синнән, клубта кызлар күзләү кайгысы гына калган», - дип, бөтен кеше алдында көлкегә калдырачаклар. Алай да без, өлкән егетләрнең бот араларына кысылып булса да, анда үтәргә
тырышабыз, авыз суыбызны корытып, яшьләрнең бишле-сигезле, түгәрәк уен уйнаганнарын карап торабыз.
Ул көзне мин укытучылардан бик шүрләми башладым. Ни өчен дисәгез, бездә фатирда Әкълимә исемле укытучы тора, ул миңа клубка чыккан өчен сүз әйтми, киресенчә, уеннар беткәч, үзе белән алып кайта иде. Клубта да мин аның янынарак елышам. Шулай бер кичне ул кызлар белән сөйләшеп тора иде, ишектән Заһир абый килеп керде. Кызлар көлешеп алдылар: «Ут кечерәйдеме әллә дип торам, кара-чутыр кереп караңгылаган икән!», «Ну хәзер кәкре аягы белән тып итеп бер басса, идән сайгаклары бөгелеп төшә инде!» Авыл кызлары Заһир абыйга үч саклыйлар, чөнки ул ал арның берсенә дә карамый иде. Кызлар көлгән булдылар, әмма Әкълимә апа көлмәде: «Заһир - чын егет ул! - диде. - Аяклары да чын егетләрчә - атта йөрергә күнеккән баһадир аягы!» «Кара-кара, яклаган була, әллә кара-чутыр синең йөрәгеңә утлы кисәү салдымы?» - дип телләште кызларның берсе. Тик моңа әһәмият бирүче булмады, чөнки һәркемгә мәгълүм: Әкълимә апа артыннан Богады авылының Әхнәф исемле арык гәүдәле, караңгы чырайлы егет йөри, әнә ул сәхнә кырыена таянып утырган да йөзен гел Әкълимә апа артыннан борып йөртә - озын борынын аңа бәйләп куйганнармыни! Юкка карый акай күзләре белән ашардай итеп, барыбер мин аннан Әкълимә апаны озаттырмыйм, барыбер араларына керәм! Төрткәләсә дә, чеметкәләсә дә: «Бар-бар, балаларга күптән йокларга вакыт!» - дип куса да, яннарыннан китмим. Үземнең дә китәсем килми, Әкълимә апа да кушмый.
Икенче көнне мин Заһир абыйга Әкълимә апаның аны ничек яклаганын сөйләп бирдем.
Заһир абый мине сулыш та алмыйча, тынып, башын иеп тыңлады. Ә иртәгесен минем кулыма нарат сагызы төсле куе, сары җилем белән ябыштырылган конверт тоттырды.
- Әкълимә апаңа бирерсең, - диде, читкә карап.
Мин конвертны теләр-теләмәс кенә алдым. Дөресен генә әйткәндә, бездә фатирда торган ике ай эчендә мин Әкълимә апаны тәмам үземнеке итеп бетергән идем һәм аның егетләр белән, хәтта Заһир абый белән дә йөрүен теләми идем. Армиядәге егетеннән атнасына ике-өч хат килә бит! Килә! Шул бик җиткән.
Хәзергә хәтле Әкълимә апа минем күңелемдә дөньядагы кызларның иң чибәре булып саклана. Дөрес, мин аның төс-битен, кыяфәтен тасвирлап бирә алмыйм, бары тик түгәрәк йөзле, озын коңгырт толымлы икәнен генә әйтә алам. Тәнәфестә өлкән класс кызларының: «Шундый толым буламыни, ялгаган ул аны, ялгаган!» - дип гайбәт сатып торганнарын ишеткән бар иде. Көнләшкәннәрдер инде, Әкълимә апа алардан нибары ике-өч яшькә өлкән булып безгә педучилище тәмамлап кына килгән иде бит. Кызларның гайбәте аның колагына да барып ирешкән булса кирәк, шуннан соң ул, толымнарын тыгызлап үрмичә, аннан-моннан чалыштырып кына аркасына сала торган итте. Карагыз, күрегез, бер генә ялгаган җире дә юк!
Ләкин Әкълимә апаның матурлыгы толымында түгел, йөзендә, якты күз карашында, йомшак тавышында, ягымлы сүзендә иде. Ул, бер тутырып карап: «Җиткән егет бит инде син!» - дисә, үсеп-зураеп, гайрәтләнеп киткәндәй буласың, үзеңне яхшы кеше итеп сизәсең. Каядыр барасы, кемгәдер яхшылык эшлисе килә башлый.
Менә шул Әкълимә апага тапшырырга тиеш идем инде мин Заһир абыйның хатын.
Мин кайтып кергәндә, ул дәфтәр тикшереп утыра иде. Кулымдагы конвертны күрүгә, урыныннан сикереп торды, ләкин хатны кулына алгач һәм тышында язу-фәлән юклыгын күргәч, хатның армиядәге егетеннән түгеллеген белеп, йөзе сүрелде, гаҗәпләнеп, миннән:
-Кем бирде моны? - дип сорады.
-Кем булсын... Заһир абый...
Әкълимә апа конвертны миңа сузды да, җитди итеп:
-Кире үзенә илтеп бир, - диде. - Йомышы булса, мәктәпкә килсен, шунда сөйләшербез, дип әйтеп әйтте Әкълимә апа, диген.
Мин хатны алдым да ишегалдына чыгып киттем. Иң беренче хисем - канәгатьлек булды. Менә шундый ул безнең Әкълимә апа, егетләр хат язган дип бер дә исе китеп тормый!
Ләкин шунда ук күңелемә пошаман төште: ни йөзем белән бу хатны ачылмаган да килеш Заһир абыйга кире илтеп бирермен дип уйлый башладым. Тирләгән кулым белән кесәдәге конвертны әвәлим дә әвәлим, нишләргә дә белгән юк. Янып торган мичтән идәнгә утлы күмер чәчрәп төшсә дә шулай була бит: идәндә яткырырга ярамый - яндыра, тотарга тиз генә соскысы йә кыскычы табылмый, кул белән дә тотып булмый... Минем өчен шундый утлы күмергә әйләнде бит бу нарат сагызы белән ябыштырылган конверт!
Шулай да ни язды икән аңа Заһир абый?
Гөнаһым зур - сабыр итә алмадым, болдыр артына чыктым да конвертны шартлатып ерттым. Аның эченнән шакмаклы дәфтәр бите килеп чыкты. Почмакларына истәлек дәфтәрендәге төсле иттереп чәчкәләр төшерелгән, уртасына җыру язылган:
Агыйделнең пароходы,
Еракка җитә уты.
Сине уйламый үтә микән
Сәгатьнең бер минуты.
Атларымны дагаладым,
Дагалары каралтын.
Их, дускаем, син белмисең,
Эчләрем тулы ялкын.
Ахырдан «Сине чиксез хөрмәт итүче 3.» дип куелган. Укып та чыктым мин бу хатны, шаркылдап көлеп тә җибәрдем. Җә, ни дип язган инде бу җыруларны Заһир абый? Әкълимә апа шуларны да белми дип уйлады микән әллә?
Ләкин хатны тагын бер тапкыр укып чыккач, авызым җыелды, мин, кара күмер өемен актарып, аның астындагы утны күргәндәй булдым. Тикмәгә генә язмаган иде Заһир абый боларны!
Кире өйгә кердем дә хатны Әкълимә апаның каршына, дәфтәрләр өстенә илтеп салдым. Нишләр микән, минем шикелле шаркылдап көләрме-юкмы?
Ул көлмәде, язуны бик җитди кыяфәт белән укып чыкты, иң ахырдагы «3» хәрефен калын итеп кызыл кара белән «Д»га төзәтте дә, миңа карап:
-Нишләдең син, Давыт? - диде. - Синең исемең «За- выт» түгел бит, ул язганда да «Д» белән, «Давыт» дип языла, - диде.
Хикмәт шунда, безнең якта, «3» авазын саңгыраулатып, «бед бадарга барабыд» дип сөйләшәләр. Мәктәптә исә сүзләрне әдәбиләштереп, кагыйдә буенча язарга кушалар иде. Шуның аркасында төрле буталчыклыклар килеп чыга, кайда «3», кайда «Д» куярга белми аптырап бетәсең.
«3» кушып сөйләшү безнең авылда кыланчыклык булып санала, арттырып җибәргәннәр исә бөтенләй адәм көлкесенә кала иде.
Ләкин бу юлы мин Әкълимә апага мине наданлыкта һәм кыланчыклыкта гаепләгәне өчен түгел, Заһир абый өчен рәнҗедем. Әле генә аңа хатның кемнән икәнен әйттем бит, инде онытып та куйган!
Кызарынып-бүртенеп:
-«Д» түгел ул «3» - «Заһир», - дидем.
Әкълимә апаның каләме хәрәкәтсез калды, ул хатка бер үрелде, бер кулын кире алды. Почмакларына чәчкәләр төшерелгән шакмаклы дәфтәр бите аңа да утлы күмер булып тоелды, ахрысы.
-Син, Давыт, моннан ары болай итмә, - диде ул, ниһаять, миңа борылып. - Почтальон китергән хатларны гына бир миңа, ә мондыйларны берәүдән дә алма, апа кушмый, диген! Җиткән егет бит инде син, аңларга тиеш!
Иртәгесен Заһир абый мине кара күз төпләрендә көйрәгән ут белән бәгыремне көйдергәндәй итеп каршы алды. Мин тизрәк Алмачуар артына постым.
Әкълимә апаң бер-бер сүд әйтмәдеме? — дигән кыюсыз гына тавыш ишеттем мин.
Әйтмәде...
Хатка җавап та бирмәдемени?
Җавап кирәк иемени?
Заһир абый тынып калды.
Без, аның белән янәшә утырып, чи тиредән унике чатлап икебезгә ике камчы үрдек. Борынгыча иттереп, бөтен шартын туры китереп.
Салават батырның камчысы шушындый булган, — диде Заһир абый. - Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен беләсеңме? Аның кулында кылыч түгел, камчы бит! Яхшы камчы үткен кылыч кебек көчле корал ул, чын егет аны кулыннан төшерми, үлгәндә дә дошманына бирми.
Бу сүзләрне мин күңел түремә салып куйдым, камчымны гел үзем белән йөртергә тырыша идем. Заһир абый сөян агачыннан сырлап-бизәп рам ясады, аңа көзге куйды.
Моны өегедгә алып кайт, яратсалар, түргә элсеннәр, диде.
«Яратсалар» дип күплектә әйтсә дә, бүләкнең Әкълимә апага икәнлеге көн кебек ачык иде. Ләкин көзгене Әкълимә ападан алда минем әнкәй күтәреп алды:
И-и, оста да инде шул Даһир! - диде. - Кулы алтын, куңеле җәүһәр шул егетнең! Карале, улым, җайлап кына әйт әле, тәрәдә яңаклары какшаган, бер килеп рәтләп китмәс микән?
Шуннан соң Заһир абый, сирәк кенә булса да, безгә килеп ишек-тәрәзәләрне, абзар-кура тирәләрен рәтли торган булды. Ирсез йортта какшаган җир һаман табылып тора - әткәй вафат булганга дүрт ел иде бит инде...
Әнкәй Заһир абыйны кояш чыккандай балкып каршы ала, ул килеп керүгә, мине Нәфикъ чишмәсенә суга җибәрә иде. Заһир абый исә әрсезләнми, бәясен төшерми, Әкълимә апа кайтып керсә, самоварны көтеп тормый, чиләктән чумырып салкын су эчә дә чыгып китә иде.
Бигрәк кыюсыд инде бу Даһир! - дип карап кала иде әнкәй аның артыннан. - Син дә, Әкълимә, шунда кыстамадың, әйдә, бергәләп чәй эчик дип әйтергә телеңне жәлләдең. Синең бер сүдеңне генә көткән ие ул!
Әй, Мәрхәбә апа, бер сүз әйтсәң, әллә нигә өметләнер кеше!
-Өметләнсә ни! Седнең икегеднең дә яхшыдан-яхшыга өметләнер чагыгыд!
-Минем яраткан кешем бар бит, Мәрхәбә апа, вәгъдә биргән ярым бар!
-Яшь чакта вәгъдә бирешү дә, ташлашу да гаеп түгел, яшь чак - яр сайлар чак, - дип, Әкълимә апага каршы төшә әнкәй. - Янәшә куеп сайлый башласаң, шул Даһирдан яхшысы булмас ие әле!
-Яхшы кешеләр күп ул дөньяда, җан сөйгән яр бер генә! — дип, аның авызын каплый Әкълимә апа. Шаярып- көлеп җырлап та бирә:
Агыйделнең пароходы
Җиталмый Кызыл Ярга.
Җиталмый, дуслар, җиталмый
Яратып сөйгән ярга.
-Кара аны, егетнең асылына кул селтәп, Богады Әхнәфенә барып каба күрмә тагы! - дип куркыта аны әнкәй.
-Ничек башыңа килә, Мәрхәбә апа! Мескен ул Әхнәф, гел чәүкә баласы төсле инде, борыныннан тотсаң, җаны чыгар! - дип көлә Әкълимә апа.
-Одын борынлы егетләр усал була алар, беднең Даһир ише түгел! - ди әнкәй.
Аның сүзе хакка чыкты, озакламый Әхнәф үзенең кемлеген күрсәтте.
Ләкин аңа хәтле безгә аның үзе белән түгел, Богадыдан хатын алып, Әхнәфкә кода булган Вәкил белән бәрелешергә туры килде.
Яз җитәрәк булды бу хәл, Әкълимә апа, барлык укытучылар кебек үк, фермада, ындыр табагында агитатор булып йөри иде. Беркөнне әнкәй мине ындыр табагына, Әкълимә апаны төшке ашка чакырырга җибәрде. Мин, гадәтемчә, камчымны калдырмадым.
Кояшлы көннән рига күләгәсенә кереп, күзем бераз күнегүгә, сулышым кысылып, баскан урынымда катып калдым. Богады кияве Вәкил Әкълимә апаның толымын беләгенә урап тоткан да:
-Абыем-җаныем, дип әйт, бер суырып үбәм, дип ант ит! Вәкил җаный, диген! - дип кабатлый.
Башы җайсыз каерылган, йөзе кызарынган Әкълимә апа, еларга җитешеп:
-Вәкил абый, зинһар, азаплама! - дип ялына.
Минем беркайчан да Әкълимә апаны мондый кызганыч хәлдә күргәнем юк иде әле. Ә ялга туктаган хатыннар көшел өстенә утырганнар да бу хәлне авыз ерып тамаша кылалар. Безнең авылда яңа өйләнгән яшь иргә кызлар белән шаяргалап алу гөнаһ саналмый. Башка берәү булса, минем дә ис китмәс иде, ләкин бу юлы йөрәгем күкрәк читлеген тишеп чыгардай булып ярсыды, нишләгәнемне белмичә:
Җибәр хәзер үк! - дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Вәкил исә Әкълимә апаның чәчен тагын да ныграк тартты:
Яле, җаныем, диген әле бер генә!
Җибәр, диләр сиңа! - дидем мин, якын ук килеп.
-Хәзер, көчек, сиңа да өлеш чыгар! - дип ысылдады Вәкил, миңа башын да бормыйча гына.
Мин, Заһир абыйдан өйрәнгән кискен хәрәкәт белән селтәнеп, кистереп, камчым белән аның беләгенә сыдырдым. Вәкил, яман тавыш белән акырып, миңа ташланды. Ләкин кая, аны җиткереп тораммы соң! Ригадан чыгып сыпырганда, мин хатыннарның көшелдән сикерешеп торганын, Әкълимә апаның чәч төзәткәнен күреп алдым.
Ойгә кайткач, Әкълимә апа:
-Давыт, олы кешегә кул күтәрергә ярамый алай! — диде. - Җиткән егет бит инде син, тәртипле булырга кирәк!
-Ә ул миңа көчек дип акырса да ярыймы? Кешене мыскыл итсә дә ярыймы?
Әкълимә апа, иренен тешләп, башын түбән иде:
-Рәхмәт инде сиңа... - диде. - Ләкин бүтән алай итмә!
Мин аның сүзен тыңларга тырыштым: Вәкилне күрүгә,урамның икенче ягына чыга торган иттем. Үзем аны күрмәгән булып кыланам, сызгырынам, камчы шартлатам. Ачудан күзләре ялт та йолт итә тегенең, тик килеп якадан алырга батырлыгы җитми.
Әмма бер кичке эңгер-меңгердә чамаламыйрак калдым, тыкрыктан борылуыма каршыма килеп тә чыкты, уң беләгемнән эләктереп тә алды ул мине.
Каптың бит, малай актыгы!
Тик мин камчымны сул кулга күчереп өлгергән идем инде. Заһир абыйның «Егет кеше үлгәндә дә коралны кулыннан төшерми!» дигән сүзе истә иде шул, истә иде! Шулай кара-каршы басып калдык без: Вәкил минем беләктән умырып тоткан, мин, артка каерылып, сул кулымда камчы уйнаткалыйм. Әллә шул камчыдан шүрләде бу, әллә кәефе шәп чакка туры килдем, мине кыйнарга тотынмады, йөземә иелеп, мыскыллап көлде дә:
Кайда синең тәти апаң, ә? - диде. Аның авызыннан сасы аракы исе аңкый иде. - Тү-тү бит тәти апаң! Толымнары белән кулларын урап озаттык без аны! Кияү куенына керә бүген тәти апаң! Ха-ха!.. - Ул шаркылдап көлеп җибәрде, мин бар көчемә тартылып аннан ычкындым да өйгә таба йөгердем.
- Әкълимә апа кайда? - дип кычкырдым, ишекне ачуга.
- Ни булды? - дип, кече яктан башын сузды әнкәй. - Кайтмады әле Әкълимә апаң, мәктәптә берәр эше чыккандыр.
Мин, ут чыккандай ашыгып, янгын сараена чаптым. Заһир абый китеп өлгермәгән, сарай капкасын бикләп азаплана иде.
- Әкълимә апа... Богады Әхнәфе... Урлаганнар... - дидем, сулышыма кабып.
Ул сарай капкасын ачып җибәрде дә ак айгырга барып ябышты, миңа:
- Ни карап торасың, иярлә Алмачуарны! - дип кычкырды.
Бер минуттан без, авыл урамын дер селкетеп, Агыйделгә таба оча идек инде.
Елга аша турыдан барганда, Богады бездән өч кенә чакрым. Ләкин хәзер юл өзек чак, ташу вакыты, анда, алты чакрымнан әйләнеп, Әрҗәндәге таш күпер аркылы йөриләр. Баштарак мин кая чапканыбызны чамаламыйчарак калдым, бар теләгем: ак айгырдан калышмау иде. Караңгыда каралып, күңелне шомландырып җәелеп яткан елга ярына килеп баскач кына, Заһир абыйның турыдан барганын аңладым. Әнә ул атына камчы белән сукты, әнә ак айгыр, пошкырып, кара упкынга ташланды, әнә күздән юк булды. Баттылар, харап булдылар... Минем йөрәгемә ташу суының салкыны үтеп кергәндәй булды. Ләкин, юк, батмаганнар, әнә эчтәрәк ак тап күренде, ат пошкырганы ишетелде. Алар аргы якка таба йөзеп киттеләр. Ә миңа хәзер нишләргә? Бозлы суга чумаргамы? Әгәр калкып чыга алмасам? Алмачуар ак айгыр түгел, мин Заһир абый түгел... Харап кына булырбыз... Алмачуар яр читендә таптанды, аның да суга сикерәсе килми иде...
«Борылырга кирәк, - дигән уй үтте баштан. - Анда барып мин нишли алам? Заһир абый баргач бик җиткән...» Кире китү теләге шундый көчле иде, хәтта ниндидер бер гайрәт иясе күлмәк чабуымнан артка таба тарта иде шикелле. Әгәр шул көчкә буйсынып кире киткән булсам, мин, мөгаен, бөтенләй бүтән кешегә әйләнер идем, язмышым да башкача булыр иде. Бәхеткә каршы, бер хис мине коткарды, ул хис оялу иде. Иртәгә Заһир абый күзенә ни йөзем белән күренермен? Шушы уй миңа тәвәккәллек бирде. Күзләремне чытырдатып йомдым да, бар көчемә селтәнеп, камчым белән Алмачуарның янтыгына сыптыр-
дым. Шунда ук каядыр очканымны сиздем, сулышым буылды, бөтен тәнемне ялкын теле өтеп алгандай булды. Беренче уем «Нишләп болай тәнне яндыра, су салкын бит!» булды. Икенчесе — «Беттем!» иде. Ләкин шунда ук өскә калыкканымны сиздем, әйтерсең лә су анасы мине мәрхәмәтле учы белән югарыга этә иде. Башым судан чыккач, йотылып сулыш алдым да, аякларымны өзәңгеләрдән ычкындырып, Алмачуарның ялына тотындым.
Башта куркуымнан, аннары тырышып йөзгәнгә күрә, мин туңып өлгермәдем. Аргы якта Заһир абый мине көтеп юра иде. Мин җиргә аяк басуга, ул, борылып, ерак та түгел утларын җемелдәтеп утырган Богадыга таба чапты.
Шунда күңелемне берни белән дә алыштырып булмый юрган тантана - көрәш һәм җиңү тантанасы биләп алды. Тарагыш авылының гади малае Давыт түгел идем мин ул төндә, гүзәл кызны гыйфрит тозагыннан коткарырга чапкан баһадир идем, кешеләргә ирек яулап күтәрелгән Салават батыр идем.
Әхнәфләр йортын тиз таптык - капка түбәсенә лампочка асылган, ачык ишектән кешеләр кереп-чыгып йөри иде.
Заһир абый читтә, караңгыда туктады да:
Бар, апа кайда, дип сора, - диде.
Мин капканы Алмачуарның күкрәге белән бәрдереп ачтым да, атны арт аякларына күтәреп:
Апа кайда? Апа чыксын! - дип кычкырдым.
Ишегалдындагы хатыннар кайсы кая сибелделәр. Әстәгъфирулла, кем бу?
Әкълимәнең энеседер инде! Апасын сорый бит! Котны алдың, җүнсед, - диде берсе, тынычланып. - Күрше өйдә апаң, әнә урам аркылы. Кияүгә хәтле күреп чык!
Әһә, Чәүкә Әхнәф кыз куенына керер алдыннан хәл җыеп, киенеп-ясанып йөри икән әле. Бик вакытлы килеп җиткәнбез! Сикереп төштек атлардан, йөгереп мендек болдырга. Күрсеннәр иде шунда Заһир абыйны кәкре аяк дип авыз ерып көлгән кызлар! Бер генә типте ул ишеккә, бер генә, йозак әллә кая очты, келәләр чылтырап иште. Мин ишекне каерып ачып җибәрдем.
Әкьлимә апада булган үзгәрешләрне мәңге онытасым юк Ян кырыйдагы урындыкта башын учларына салып бөгелеп төшкән иде ул, нечкә ак беләкләрендә күгәргән эзләр ярылып ята иде - чәче белән генә түгел, аркан белән бәйләгәннәр иде аның кулларын! Аның тезләрендә яткан толымнарыннан ук гарьләнү, чарасызлык, хәсрәт бөркелә иде Менә ул башын күтәрде, йөзендә чиксез нәфрәт чагылды, иреннәре ачы сүзләр әйтер өчен тетрәнеп ачылды. Ул, бичара, бу йортка Әхнәфтән башка берәрсе керер дип өмет тә итми иде. Безне күргәч, әйтәсе сүзләре тел очына эленеп калды, ул зур һәлакәттән котылган кешенең бәхетен тасвирлаган гүзәл сын булып торып басты, кулларын безгә таба сузды.
Мин аның кочагына атылдым һәм Заһир абый белән икесе арасында калдым. Әкълимә апа тетрәнгән куллары белән мине кочаклады, мин аның иягенә маңгаемны терәдем, аның тәненнән берни белән чагыштырып булмый торган исерткеч хуш ис килгәнен тойдым, башым әйләнеп китте...
Без Әрҗән күпере аша әйләнеп кайттык. Әкълимә апа минем аркама терәлеп, кочаклап утырган, мин, ак айгырдан калышмаска тырышып, Алмачуарны куалыйм...
Авылга кергәндә, Заһир абый ындыр артлап китте, без урамнан кайттык. Клуб тирәсенә җыелган яшьләр безгә гаҗәпләнеп карап калдылар. Капка төбендә безне әнкәй белән Заһир абый көтеп торалар иде. Заһир абый Әкълимә апага аттан төшәргә булышты. Мин борылып карадым һәм аның Әкълимә апаны кочакларга омтылыш ясаганын күреп алдым. Әкълимә апа исә, аның күкрәгенә учларын терәп, артка каерылды. Әйе, ул читләште, мин аны тәрәзәдән төшкән ут яктысында аермачык күрдем.
-Рәхмәт яусын инде сиңа, - диде үзе, гаепле кеше сыман. - Мин синең яхшылыгыңны кайтара алмам инде, әҗерен башкалардан күрергә язсын.
Заһир абый атның тезгенен рәтләгән булып азапланды:
-Күңелең кушканны эшлә, Әкълимә, күңелең кушканны...
-Әйдәгед, тидрәк өйгә керегед, самовар кайнаган! Аллаһыма, өстегеддә коры җеп әсәре калмаган! - диде әнкәй, минем күлмәкне капшап.
-Рәхмәт, Мәрхәбәтти, атларны карыйсы бар, - диде Заһир абый һәм атын җитәкләп китеп барды.
Ул төнне без бик вакытлы өлгердек. Әлбәттә, Әкълимә апа Әхнәфне барыбер кабул итмәс иде. Ләкин егет аның янында әз генә утырып чыкса да, аларның исеме ил теленә керер, кемдә гаеп булган да ник килешмәгәннәр дип, имеш- мимеш сүз таралыр, кыз намусына күләгә төшәр иде.
Ә болай Әкълимә апа хакында бер генә кеше дә яман сүз әйтә алмады. Соңыннан авыл халкы арасында: «Давыт кыз урлаган егетләрне юлда ук куып тоткан да, Әхнәфне камчысы белән ярып, Әкълимәне тартып алган», - дигән хәбәр таралды. «Булыр, булыр, - дип, бу сүзне ныгытканнар авыл хатыннары. - Теге чакта ындыр табагында,Әкълимәне яклап, Вәкилне дә эт урынына кискән ие бит ун. Ай-яй, башкисәр ул Мәрхәбәнең малае!»
Нишләптер Заһир абыйның исеме бөтенләй телгә кермәде, әллә аны күрми калганнар, әллә кыз артыннан чабуына ышанмаганнар...
Бу хәлләрдән соң да ул безгә сирәк-мирәк кенә килеп, аны - моны рәтләштерүдән туктамады. Ул эшләгән арада, мин Нәфикъ чишмәсеннән су алып кайтам, әнкәй самовар куя иде.
Шулай беркөнне, көянтә күтәреп, судан кайтып килә идем, каршыма велосипедка атланган солдат киемле ят бер егет очрады.
Укытучы Әкълимәнең фатиры кайсы? - дип сорады миннән.
Мин иягем белән үзебезнең капкага ымладым, үзем дә шунда борылдым. Ул велосипедыннан төште дә, күңел түреннән чыккан шат тавыш белән ягымлы итеп:
Бәхетем миннән алда керсен әле, - диде.
Мин борылып аңа карадым: әллә монда булган хәлләрне ишеткән дәме инде? Ул, минем гаҗәпләнгәнемне күреп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Тулы чиләк күтәргән кеше очраса, юлың уң була, әллә ишеткәнең юкмы? - диде. - Димәк, син минем бәхетне күтәргәнсең.
Әкълимә апа мәктәптә, - дидем мин төксе генә.
Бигрәк әйбәт, ул кайтканчы, юл тузанын кагып, адәм рәтенә кереп торырбыз, - диде солдат. - Син миңа бер- ике чүмеч су бирерсең бит?
Мин, өйалдыннан чүмеч алып чыгып, Нәфикъ чишмәсенең саф суын аның кулына салып тордым. Аның җыйнак, тыгыз тәненнән, кояшта янган нык муеныннан, һәрнәрсәне җайлы тота торган кулларыннан гайрәт, көч бөркелә, кыска аксыл чәчләреннән, шат йөзеннән, Агыйдел суы төсле якты күзләреннән, ягымлы тавышыннан җанны эретә торган җылылык агыла иде. Уңган булса да килешле гимнастеркасын, түшендә зыңгылдап торган значокларын да искә алсаң, кайсы гына малайның йөрәге туң калыр икән? Аның учыннан чәчрәгән тамчылар белән бергә гүяки минем күңелдәге салкынлык та түгелеп, җылы дулкын бәреп керде.
Рәхмәт яусын, җиткән егет икәнсең! - диде ул, нәкъ Әкълимә апа төсле иттереп.
Без өйгә кердек. Бусагадан атлауга, солдатның якты күзләре Заһир абыйның эчтән янып торган карашы белән кисеште Ул, әлбәттә, бу каратут йөзле егетнең монда хуҗа түгеллеген, аның ник килгәнен бер карауда аңлады. Тыенкы тавыш белән сәлам бирде, әнкәйнең чакыруына рәхмәт әйтеп, түргә узды. Әнкәй, кая басканын белмичә, самовар тирәсендә бөтерелергә кереште.
Менә алар - ике егет - янәшә утырдылар да армия хәлләрен сөйләшә башладылар. Заһир абый да Себердә хезмәт иткән булган икән, уртак сүз табылды. Мин мич артындагы чөйдән камчымны алып чалбар балагына суккаладым... Авыл егетләре арасында мондый очрашуларның ничек тәмамланганын ишеткән дә, күргән дә бар иде. Алай-болай сугыш купса, кемне якларга, кайсына камчы белән сыдырырга? Заһир абыйга каршы бару мөмкин түгел, ләкин солдатны да рәнҗетәсе килми...
Ә егетләр карашларын өстәл япмасына төбәп сөй ләшәләр, тавышлары тыныч, әкрен, ләкин бу тынычлыкта бик көчле эчке киеренкелек сизелә. Әйтерсең лә алар арасында күзгә күренмәс кыл сузылган, ул кыл торган саен ныграк тартыла, менә-менә ул шартлап өзеләчәк, һәм өйдә баш китәрлек берәр хәл булачак...
Бу тартылу, киеренкелек, соң дәрәҗәгә җитеп, куркыныч шартлауны көтүдән колаклар чыңлый башлагач, өйалды ишеге ачылганы, җиңел аяк тавышлары ишетелде, бусагада Әкълимә апа күренде.
Аңа каршы өстәл артыннан ике егет торып бастылар, дүрт пар күз аңа төбәлде. Ләкин Әкълимә апа ул күзләрнең бары бер генә парын - Агыйдел суы кебек яктысын гына күрде. Мин аның бер генә тапкыр булса да Заһир абый тарафына керфек сирпүен көттем, көттем генә түгел, теләдем, бөтен йөрәгем белән эчтән ялвардым: «Ул синең өчен салкын дәрья суларына ташланды, җанын фида кыла язды, син дә кара инде бер генә!» - дидем. Ләкин ул Заһир абыйның күзеннән сирпелгән ялкынны да, минем күңелемнән түгелгән ялваруны да тоймады. Ул, гомумән, безнең дөньяда барлыгыбызны оныткан иде...
Менә Заһир абый, өстәл артыннан чыгып: «Сау булып торыгыд», - дип, ишеккә юнәлде. Әнкәй мине дә, җиңемнән тотып, аның артыннан тышка таба тартты. Шунда мин Әкълимә апа белән солдатның йөзләрендә кабынган елмаюны күреп алдым. Гомеремдә бер генә тапкыр булса да мин дә берәү белән шулай елмаешсам иде!
Кичкә таба солдат Әкълимә апаны үзалдына, велосипед рамына утыртып, авылыбыздан алып китте. Капка төбендә әнкәй: «И-и, бигрәк пар килгәннәр икән шул!» дип сокланып аларга карап калды.
Без кыштан ук бик тырышып атларны Сабан туена әзерли башлаган идек. Көне җитәрәк кенә Заһир абый:
Алмачуарны чыгарып тормабыд инде, - диде. - Ак айгырга син атланырсың, син җиңелрәк.
Ул елны Әрҗән Сабан туенда булган кешеләр хәтерлиләрдер: без икенче булып килдек. Беренчегә мотоцикл бирделәр, безнең ак айгыр сыртына тере тәкә китереп салдылар. Халык тарала төшкәч, безнең янга Әкълимә апа килде Һәм, серле елмаеп, ат муенына чүпләмле сөлге бәйләде.
Мин сөлгенең кемгә тиешле икәнен аңлар дәрәҗәгә җиткән идем инде. Аны, ат муеныннан алмыйча, сарайга алып кайттым. Заһир абый, бер ат ялын, бер сөлгене сыйпаштырып, озак тынып торды, аннары, миңа карамый гына:
Гелләр үдгәрмәгән Әкълимә, иеме? - диде. - Ябыкмаган, боекмаган, бәхетледер, мөгаен. - Аннары соклану һәм сагыш катыш тавыш белән өстәп куйды: - Шундый булмаса, Әкълимә булырыемыни ул!
Заһир абый белән безнең дуслык мин армиягә киткәнче дә, аннан кайткач та дәвам итте. Мин аның атлар белән сөйләшкәнен, җырлаганын тыңларга ярата идем. Аның шыпырт тавышында ярсу атларны буйсындырырлык көч Һәм җан сөйгән ярлар белән колактан-колакка аңлашырлык хис сизелә иде. «Әллә соң безнең бабаларыбыз телне Агыйдел дулкыннары кагуыннан, урман тавышыннан, кошлар сайравыннан, тамчылар тыпырдавыннан өйрәнделәр микән? Әллә шуңа шыпырт, шул ук вакытта көчле, хисле микән ул?» - дип уйлый идем мин.
Басу капкасын чыккач та,
Сулга каерылгач та,
Их, дускаем, рәхәт яшә,
Беддән аерылгач та, -
дип җырлый иде Заһир абый, һәм аның җырында, Әкълимә апаның елмаюында, ул бүләк иткән сөлге бизәгендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә борынгыдан килгән һәм мәңгелеккә барачак сафлык, ныклык, ышаныч барлыгын тоя идем. Мин Агыйделгә, аның аръягындагы тугайга,урманга карыйм, караган саен карыйсым килә, торган саен дөнья яктыра, төсмерләргә байый бара. Аларны яктырткан нур минем күңелемдә бары тик үзем өчен генә күтәрелеп килгән кояштан бөркелә. Ул нур миндәге ышанычны ныгытканнан-ныгыта бара.
Әйе, матурлык - Әкълимә апа төсле була, ярату - Закир абый кебек була...