СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хисам Камалов «Куян күзе нигә кызыл”

Беркөнне Әлфис әтисеннән шул хакта сораган иде, тик канәгатьләндерерлек җавап ала алмады. Әтисе әллә белмәгәннән, әллә болай гына авыз эченнән нидер мыгырдады да бетерде.
Бүген әтисе өйалдыңдагы агач караватта ята. Кичә читлектән качкан куяннарны бәрәңге бакчасында куып тотканда аягын авырттырган иде. Әллә үкчә тамыры сузылган инде, иртәнгә тубыгы шактый нык шешеп чыккан.
Әлфис ишектә күренүгә, әтисе кыймылдап куйды, аягы авыртканнан ухылдады. Аннары башын борып:
— Куяннарга люцерна чабып салдыңмы? — диде.
Бәрәңге бакчасының аргы башына шул үләнне махсус чәчкән иде Гаптелмән. Куяннарны бик шәп үстерә люцерна. Итләре дә тәмле була.
— Ашамыйлар, маемлаганнар,— дип, Әлфис үлән сүле белән яшелләнгән учларына карады.
— Алайса Бикәнәйдән сарут чабып кайт.
Иләк тоткан, керфекләренә он кунган әнисенең келәттән кереше иде, Гаптелмән сүзләрен ишетеп туктап калды.
— Җитәр, шул куяннар дип, баланың җелеген киптермә,— диде.
Аның бөрешкән иреннәреннән ачуланганы күренеп тора иде. Гаптелмәннең бер кашы маңгаена таба җыерылды, ике коймак кебек бер-берсенә ябышып торган юка иреннәре ачылды.
— Эшкә таяк тыкма әле!
— Куяннарың бәрәңге җирен ат аунаган кебек иткәннәр!
— Иллә дә барышны аңламаган кеше булырсың икән! — дип кыза башлады Гаптелмән,— Бар керем шулардан түгелмени?
— Колхозда әйбәтрәк эшләсәң, кереме дә булыр иде.
— Ишеткән инде! Өйдә дә агитация белән теңкәгә тимә! Эшлим бит, ә нәрсә төшә?
— Каравылда йокы симертеп ятып сиңа... Әнә атлы эшкә кер...
— Атлар белән генә чиләнәсем калды! Куяннарым исән булсын!
— Ялкауның сәбәбе мең була ди.
— Ялкау, имеш! Узган атнада куян балаларын тапшырырга баргач, нәчәлник үзе чакырып алды. Әгәр урын алып бирсәк, шәһәргә күчәргә риза булырсыңмы, ди. Киңәш итеп әйтүе. Әнә кая сикерергә тора эшләр! Ә син кешегә чыгара күрмә!
— Һаман шул һавадагы торнага алданып йөрисең! — диде хатыны, төрттереп, һәм тырт кына өйгә кереп китте, ә Әлфис ишек төбендәге эскәмиядә утырып калды.
— Әниең шулай ул, бер саплам җеп озынлыгы гына уй йөртә ала. Уйны аны еракка төбәргә кирәк. Ярар, бар, Әлфис.
Улы чыгып киткәч, Гаптелмәннең уйлары еракка йөгереп китте. Өйне Әлмәткә алып барып утыртсаң, җайлы булыр иде булуын. Урынны иске Әлмәтгән, Зәй буе тирәсеннән сорарга кирәк. Болыны, әрәмәсе якын. Бураны күчерергә үзләре машина бирерләр анысы. Ә шәһәргә бер төпләнсәм, куянны үрчетеп карар идем каравын! Анда, лабораториядә, куяннар җитмәгәнлектән, эшсез утыралар икән...
Монысы артыннан Гаптелмәнгә тагын да татлырак уйлар килде... Авылдан ычкынсам, бригадир Шәфәгатьнең борынына чиертәм инде. Килә дә, үзеңне бик саклыйсың, авыр эштән качасың дип, җанны чукый башлый. Әй, аның кукраеп, үзен әллә кемгә куеп сөйләнүен күрсәң. Тирес өстендәге әтәчмени! Үзенең миңа баш булудан рәхәт чиккәне йөзенә бәреп чыга. Әле кайчан гына киндер ыштан киеп мәктәпкә чаба иде. Армиягә китеп кенә кеше рәтенә кереп кайтты. Аның мине ничек тә авыр эшкә җигәсе килә. Беркөн шулай, әйдә, фермага тирес ташырга бар, ди. Мин аңа врач белешмәләрен чыгарып салдым. Тагын ярамый. Хәйләкәр син, ди. Һаман кеше ышыгында гына яшәргә яратасың, дип авыз ера. Куяннарга ымлап, өч тиенлек куян, ун тиенлек зыян, дигән була. Көнләшә. Минем өй дә, лапас та ак шифер белән ябылган. Ә аның өе түл, абзары салам сыртлы. Яңгыр үтеп ята. Шуңа җене чыга, көнчелегеннән нишләргә белми. Мин Әлмәткә күчеп китсәм, шартлар иде бер...
Шәһәрдә малайга да әйбәт булыр иде анысы. Армиягә киткәнче русчага да өйрәнер. Ә өйне шәһәрчә итебрәк салырга туры килер, теге якка тагын бер тәрәзә уймыйча булмас. Барысы да әнә Әлфискә каласы. Әллә мин үзем өчен тырышаммы? Әнә шул Шәфәгатьнең үзен миннән өстен куеп йөрүләрен күрмәсәм иде...
Әлфис болыннан сарут чабып, ике капчыкка тутырган, шуны бәләкәй арба белән алып кайтып килә. Иң сусыл кыяклы сарутны кырый читлектәге куяннарга бирәчәк ул. Анда иң акыллы куяннар. Аталы-аналы иде, хәзер сигез булдылар. Ана куян читлеккә алгы тәпиләре белән ябыша да артына утырып каршы ала Әлфисне. Печәнне таптап йөргән балаларын борыны белән этеп җибәрә. Ике баласын әтидән сорап алам, үзем читлек үреп, үзем тәрбияли башлыйм. Бигрәк матур үзләре. Ак кар йомарламы кебек тәгәрәп кенә йөриләр. Ә аналарының күзләре бик моңсу. Нилектән икән? Ун көнлек булгач та, әти балаларын лабораториягә илтеп тапшыра. Бәлки, шуңадыр. Әле имидән дә аерылмаган балаларын алар бик юксыналардыр.
Ә лабораториядә куян балаларының канын алалар икән. Шул каннан малларга укол салыр өчен ниндидер дару ясыйлар, ди. Ул вакцина бик, бик кирәкле, дип сөйләде әтисе. Әлфиснең үзенең дә күргәне бар: һәр яз саен, көтүгә чыгар алдыннан, сыерларны югары урамга тезеп бәйлиләр. Районнан килгән мал врачы һәр сыерның муенына укол кадап чыга. Әнә шул укол өчен даруны ун көнлек куян каныннан ясыйлар, ди. Укол салганнан соң өч-дүрт сәгать үткәч, врач сыерларның күзләрен карап йөри. Кайсы сыерның күзе эренле булса, шунысы чирле, үпкә авырулы. Аның сөтен эчәргә ярамый. Чахотка эләгүе ихтимал. Сыерны яраксызга чыгаралар, көтүгә дә җибәрергә рөхсәт ителми. Бөгелмәгә, бойняга озатырга гына кала. Шулай итеп, куян балаларының каны бик кирәкле эшкә китә икән. Тик... Әлфис учка сикереп төшәргә торган ап-ак йомгакларны бик жәлли шул. Бик җанлы алар, тиктормаслар, үзләре гаҗәеп акыллылар. Ирекне яраталар. Ана куян тимер челтәрне кимерә. Ябылуда ятканга бер дә чыдый алмый. Аристаннар кебек, дип, беркөнне әнисе дә жәлләп куйды.
Әлфис кайтып кергәндә, әтисе таякка таянып читлекләр янында тора иде.
— Әти, кырый читлектәге балаларны илтмә әле,— диде Әлфис, печәнле капчыгын жиргә утыртып.
— Нигә алай дисең, улым?— дип сорады Гаптелмән, күтәрелеп карамыйча гына алюмин чыбыкларны ишә-ишә читлек ишеген рәтләде.
— Мин аларны жәллим. Бүген төшемә дә шулар керде.
Гаптелмән эшеннән туктады.
— Ничек инде жәллисең? Аларны илтмәсәм, сиңа велосипедлык акча да булмый.
— Булмасын, җәяү дә әйбәт йөрим.
— Соң, велосипед дип теңкәгә тиясең бит!
— Хәзер булмаса да ярый. Шул бәләкәйләр хакына кирәкми!
— Нәрсә, әниең кебек мәгънәсез сүзләр сөйлисең тагын?
— Мин аларны үзем үстерер идем.
— Тукта әле, хәзер лабораториянең иң кытлык чагы, һәр куян баласын икешәр сумнан да ким бирмим.
— Алар бигрәк риясыз, матурлар.
— Матурлыгы нәрсәгә аның? Әллә син теге...— Гаптелмән чигәсенә төртеп күрсәтте,— Ә куян бәлешен, ай-яй, шәп сыпыртасың, ә?
— Әни тәмле итеп пешерә.
— Юк, куян ите тәмле ул. Жәлләсәң, суймаска кирәк, суймасаң, куян итен ашап булмый,— дип, Гаптелмән улына тагын бер карап алды да капчыктагы печәннәрне учлап-учлап читлек эченә ташларга тотынды.
Әлфис әтисенең сүзләренә җавап таба алмады, куян ите салып пешерелгән бәлешне бик ярата иде шул.
— Син куян балаларын кызганма,— диде Гаптелмән, бушап калган капчыкны җилкәсенә ташлап. Аның бу минутта улына акыл бирәсе килде.— Жәлләү үзеңә генә зыян ул. Ә куяннар үз балаларын бар дип тә белмиләр. Тудыра да оныта.
— Кая! Әнә бит ничек ярата. Борыны белән баласының колак төбен кашып тора.
— Эч пошканнан гына ул.
— Балаларын гел алганга күрә аналарының күзләре боек.
— Иреккә чыгасылары килә шилмаларнын,— дип, Гаптелмән куяннарга карап көлемсерәде, Әлфис исә әтисенең елмаюын йомшаруга юрады һәм баягы соравын кабатлады.
— Куян дип мәлҗерәмәсәнә,— диде Гаптелмән, кинәт җитдиләнеп,— Әнә нәчәлник сиздереп куйды. Шул куян аркасында Әлмәткә күчеп куюыбыз бар әле. Юләр!
Әлфиснең күзләре читлектәге куян күзләре кебек моңсулык белән тулды. Китек иреннәрен әле болайга, әле тегеләйгә борып мелт-мелт итә торган, зур колаклары яшь әрекмән яфрагыдай тибрәнгән куян балаларын ул һаман да жәлли иде.
Икенче көнне әтисенең аягындагы шеш ныграк кабарган булып чыкты. Ә бүген — нәкъ куян балаларын илтәсе көн. Гаптелмән шешкән тубыгына карап торды, юк, үзем бара алмам, ахры, дип уйлады. Йөзе чытылды, маңгаена җыерчык юллары сызылды. Ни кылырга белмичә баш ватып торды ул. Аннары гына, эчтән үкенеп булса да, бу эшне Әлфискә кушарга уйлады. Бүтән чара юк иде. Нигә, ике кулына ике кәрзин авыр булмас, шәт. Ул аягына киез итекләр киеп, куян читлекләре янына чыкты. Үзенең шул эштә йөртә торган кәрзиннәрен алды һәм оялардан куян балаларын алып тутыра башлады. Кәрзин саен уникешәрне салды. Аннары кәрзиннәрне кулларына тотып, «үлчәп» торды. Юк, авыр түгелләр. Ишегалдында калайдан ук ясап маташучы Әлфисне чакырып китерде, ике кулына ике кәрзин бирде.
— Йә, күтәреп бак әле, авырмы? — дип, малаена көлемсерәп текәлде.
— Юк, очкын гына,— диде Әлфис ниндидер күтәренкелек белән.
— Алайса бар, яхшылап киен, Әлмәткә үзең илтеп кайтырсың.
— Ничек?
Әлфиснең күзләре чикләвек кебек түгәрәкләнде, йөзенә аптырау чыкты.
Әтисе дәшмәде, үзенең авырткан аягына карады. Димәк, әтисе бу эшне чынлап аңа ышанып тапшыра икән. Әтисенең ышануы Әлфиснең күңелен үсендерде. Үзенең җебегән түгеллеген күрсәтәсе килде аның. Хәер, әллә ни искитәрлек эш тә түгел. Әтисенә ияреп баргалады ич ул анда. Азнакайдан Әлмәткә бара торган автобуска утырасың да базар янында төшәсең. Бер квартал үргә таба менә торган юлдан барасың, ветлаборатория шунда гына.
Кара чалбар, шакмаклы кызгылт күлмәк, коңгырт төстәге ботинка кигән, ике кулына ике кәрзин күтәргән малаеның җил-җил атлап барганын Гаптелмән бик кәефләнеп карап калды. Яшь әле, акча тәмен белми, дип уйлады ул. Менә үзе шулай йөргәли башласа, тизрәк татыр.
Әлфис куян балаларын бик җайлы илтеп җиткерде. Лабораториядә бик көтеп торалар иде, аны чак кына күтәреп алмадылар. Барысы да ак халат кигән, чәчләрен малайларча йөрткән яшь кенә апалар шунда ук кәрзиннәренә ябырылдылар.
— Күрдеңме, минем юрау дөрес чыкты. Зилә,— дип шырык-шырык көлде берсе.
— Бер — нуль, синең файдага,— диде икенчесе, кәрзин эченә кулын тыгып.
Алар, куян балаларын учларына тоткан килеш, көлешә-көлешә эшкә керештеләр.
Икенчеләре килде, кәрзингә кулларын төшереп куян балаларын алды. Бер түгәрәк битлесе куянны күкрәгенә кысты да бала урынына ярата, үбә башлады.
— И җаныкаем, нигә болай колакларың шәлперәйде? — диде,— Әллә әнкәңне сагындыңмы?
— Куяннар балаларын бик тиз оныталар икән,— дип куйды икенче апа.
Кәрзин бушагач, Әлфис күтәрелеп карады. Шау-шу тынган, һәркем, үз өстәле артына утырып, эшкә керешкән иде. Һәрберсенең өстәлендә кечкенә читлек, рәт-рәт тезелеп торган приборлар, шприцлар. Әлфис үзе янындагы апаның эшләвен күзәтә башлады. Теге иң элек куян баласына йомшак кына бәйләвечләр кигезде. Бәйләвечнең бер очын өстәл тартмасына кыстырып куйды. Куян берничек тә кымшанырлык түгел хәзер. Аннары кулына юан энәле шприц алды. Икенче кулы белән куянның арт ботын йоннан аралады, бармагы кан тамырын эзләп тапты һәм шул төшкә шприц кадады. Аннары шприцның пешкәген өскә таба ипләп кенә тарта башлады. Пешкәк астында кызыл сызык барлыкка килде. Ул сызык калыная барып, пешкәк астына мул булып кан җыела иде. Куян баласы кечерәя, өстәлгә сеңә барган кебек булды. Кайчы шикелле тырпайган колаклары авып төште. Китек иреннәрен өстәлгә төртеп-төртеп ала. Шприц колбасы кызыл багана булып тулганда, куян баласы хәлсезләнеп бер якка янтайды, сузылды да күзләрен йомды. Аның эче генә бер күтәрелеп, бер төшеп торды. Ул шулай сулыш ала иде. Апа тиз генә шприцны тартып алды, ахак кызыл канны бер колбага бушатты һәм холодильникка куйды. Аннары икенче шприц белән куян баласына ниндидер укол ясады. Бер минутта тегенең колаклары кыймылдады, турыланып утырды, иреннәрен бик җәһәт селкетергә тотынды. Әлфис бугазына ниндидер төер килеп утырганын сизде. Шуны йота алмыйча азапланды. Куянны тагын нишләтерләр инде, дип көтте ул. Шунда гына үзенә төбәлгән тавышны ишетеп, уянып киткәндәй булды.
— Ә бүген син алып килдеңмени, кая? — диде ишектән кергән абый һәм елмая-елмая кәрзиннәрне карарга тотынды. Кәрзиннәрнең буш икәнен күреп, бер Әлфискә, бер эшләп утыручы кызларга карады һәм барысын да аңлап: — Бәяләре килешенмәс борын алып бетергәнсез бит, кычыткан чыпчыклары! — дип, үкенечле тавыш белән әйтеп куйды, йөзендәге көләч ягымлылык кинәт сүнде.
— Ә син Маша орбитасында озаграк әйләндең. Аның тылсымнары бетмәс-төкәнмәс! — диде әлеге Әлфис күзәтеп торган кыз.
— Әй, телең, телеңдә — безең! — дип, завхоз кулын селтәде һәм, Әлфиснең җиңенә кагылып, үз артыннан иярергә ымлады.
Алар, коридор аша үтеп, ян бүлмәгә керделәр. Әлфис һаман әле кичергән тәэсирдән айнып җитмәгән иде. Завхоз, куян балаларын күпмедән бирәсең, дип, аңа текәлеп карады. Әтисе аңа төгәл хакны колагына тукып җибәргән иде. Әлфис, көчкә акылына кайта башлап:
— Әти икедән дә ким бирмәскә кушты,— диде һәм авызында, әрем сабагы эләккән шикелле, ниндидер ачы тойды, завхоз биргән акчаларны тизрәк кесәсенә тыкты, буш кәрзиннәрен кулына алды.
Юлда да Әлфиснең күз алдыннан һаман теге юаш куян баласы китмәде. Укол кадаганда дерт итеп калтыранып китүе, китек иреннәре арасыннан телен чыгаруы, колбадагы канның күз явын алырлык кызыл төсе. Ни гаебе бар инде ул мәхлукның, дип уйлады малай.
Өйгә бик боегып, җилкәләре салынып кайтып керде ул. Кара төк баскан битле әтисе, киез итектән килеш, тавыкларга җим болгатып маташа иде. Кәрзиннәрнең буш булуын шунда ук шәйләп алды ул. Күз кырыйларында җылы сызыклар пәйда булды. Малай кәрзиннәрне баскыч кырыена ташлады да күтәрмәгә килеп утырды. Бер сүз эндәшмичә, йөзен әтисеннән читкә борды.
— Әллә акчаңны югалттыңмы?— диде Гаптелмән, пошына башлап.
Күз кырыена чыккан нурлар кинәт бетте. Малай башын ике кулы белән кочаклап утыра, һаман дәшми. Гаптелмәннең эченә салкын йөгергән кебек булды, кызыл борыны кырыенда дәһшәт сызыклары пәйда булды. Әлфис әтисенең аңа төбәлүен сизде, башын күтәрде. Пинжәк кесәсенә кулын тыкты да, кәгазь акчаларны алып, әтисенең сузылган учына салды. Үзе аңа күз дә салмыйча өйгә кереп китте. Тәрәзә янында басып торганда әтисенең акча санавы күзенә чалынды. Әтисе, җимле бармакларын теленә тигезеп ала-ала, тезенә куеп акча саный. Бер саный да башын селкеп куя. Аннары тагын бармакларын теленә тигезеп ала, гүя акчаның тәмен татып карый иде. Ниһаять, берничә кабат санаганнан соң, әтисенең йөзенә нур галәмәте чыкты.
— Шулай диген аны, уңгыры,— дип кычкырып куйды ул,— Котны ала яздың бит!
Шунда ниндидер рәхәтлек белән кесәсеннән каешланып беткән портмонет чыгарды һәм акчаларын салып куйды. Аның кыяфәтендә ниндидер җиңү һәм үзеннән канәгатьлек чалымнары сизелде.
Әлфиснең эчендә ниндидер ачу кузгалып куйды. Әтисенең шулай акча санавы аның күңелен кинәт кырысландырды. Ул хәзер акчаларның кайдан, ни рәвешле килгәнен үз күзләре белән күреп кайтты бит.
Әлфис төне буе саташып йоклады. Төшендә муенына куян каны агып төшә, имеш. Куяннарның күзләрен дә шул кызыл кан баскан, имеш... Әлфис уянып китсә, башына сыртын куеп мәче яткан икән. Чыкта йөреп йоны дымланып беткән. Шулчак Әлфиснең йөрәген тагын куян балаларын жәлләү тырнап үтте. Йокысы качты. Ул, урыныннан торып, ишегалдына чыкты һәм куяннар янына лапаска керде. Нәрсә эшләгәнен үзе дә аңлап бетермәстән, лапасның бакчага чыга торган капкасын киң итеп каерып куйды. Аннары ниндидер кинәнү һәм үчегү хисе белән читлек ишекләрен ачып чыкты. Куяннар шыбырдашып җиргә коелдылар, бермәл аяк асты кар яугандай ап-ак булып торды.
Ниндидер авыр йөктән арынган сыман җиңеләеп, Әлфис өйалдыңдагы караватына кереп ятты. Шунда ук йоклап та китте. Каты йокы белән йоклады.
— Харап булдык! — дигән ачынулы тавышка уянып китте ул, карлыккан хәлсез тавыш белән әтисе кычкыра иде.
— Шул калай әтәч Шәфәгать эше бу!
Ул зарлана-каргана, аягы авыртуын да онытып, куяннар артыннан чаба-чаба тәмам хәлдән тайган. Өйалды басмасына килеп ауган да Әлфискә дәшә иде.