СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айзирәк Гәрәева-Акчура “Җәннәтеләсма, кызым...”

2013 елда Тукай районы Мусабай авылында мулла булган Нурмөхәммәт абыйның нәселен дәвам итүче Азада ханым Казанга Швециядән кайтты, авылга барды. Архивларга мөрәҗәгать итте. Әмма бабалары фамилиясен ачыклый алмады, шунлыктан, кызганыч, нәселләренә бәйле кешеләрне дә таба алмый китте. Хикәя шул хакта...

Җәннәтеләсманың төшләренә гел кояш чыкканы керә иде.
Кояш авыл тирә-юнендәге бала-чага тәпие тигән кырларга, болыннарга, урманнарга сузылган сукмакларны, ат тәгәрмәче салган такыр юлларны, авыл башындагы мәчеттән алып ас урамга кадәрге өйләрне — барча күз күргән җиһанны нурлары белән назлап, җылытып, иркәләп, акрын гына зәңгәр күккә күтәрелә. Кояш нурына коенмаган бер генә авыл тыкрыгы да, җан иясе дә калмый төсле. Шушы гаҗәп хәлгә самими куанган кыз, учларын ачып, кулларын өскә күтәрә, бар күзәнәкләре нурда эрегәнче киерелә...
Хәтта төшләрендә дә җылы, якты нурга төренеп үскән бала иде ул...
...Өченчеме, дүртенчеме тапкыр күтәрелде инде кояш. Әйтерсең мәрхәмәтле кояш аларның ачлыктан хәлсезләнгән тәннәрен нәкъ төшләрендәге кебек назлыйсы итте. Ләкин җиде һәм унике яшьлек баланы сыендырган яр чокырына кояш кереп җитә алмады. Ә үзләре кояш янына чыгарга курыктылар. Дөресрәге, балаларның өлкәне Җәннәтеләсма курыкты, үзе өчен дә, сеңлесе өчен дә. Әтисе бит кат-кат сөйләде, авылда атарлар диде. Әгәр аларның кайтканын белсәләр, аларны да атарлар микән?!
Сеңлесе мышык-мышык килә, ашыйсы килә...
Сабыйлыктан яңа аерылып барган 12 яшьлек кыз, талчыбыклары төсле генә калган арык куллары белән яр кырыендагы кәсләргә ябышып, чокырдан чыкты. Алар бит Магнитогорскидан исән-имин туган авылларына кайтып җиттеләр! Юлда ачлыктан, хәлсезлектән үлмәүләре үзе бер могҗиза иде.
Авыл янындагы чокырда качып ятуларына берничә көн булды, авылга керергә һаман курыктылар.
Авыл ягына караса, күңелен очлы безләр белән теткәләгән хәлләр бер-бер артлы күз алдына килеп баса. Күзгә күренми торган шул безләр тагын да ныграк куркытмасын, әрнетмәсен өчен күзләрен чытырдатып йома, бер генә мизгелгә булса да сыенырга, аннары эреп юкка чыгарга теләгәндәй, төшләренә кереп назлаган кояшны эзли. Шул рәвешле йончыган, хәлсезләнгән җаны беразга куркыныч чынбарлыктан үзенә качар юл таба...
Эх, булдыра алса, сеңлесен дә үзе белән шул кояшлы, нурлы юлдан алып китәр иде!
Аларның әтиләре авыл мулласы иде, аннары «халык дошманы» ясадылар. Ник, ни өчен шулай килеп чыкты? Балалар түгел, өлкәннәр үзләре дә аңламас хәлләр башланды.
Олы әниләрен, үз әниләрен, бөтен балаларны арбага төяп, авылдан Магнитогорскига озаттылар. Мулланың беренче хатыныннан — җиде, икенчесеннән биш бала иде... Әтисенең беренче хатыны — олы әниләре, аның балалары бер-бер артлы чит-ят җирләрдә ачлыктан, чирдән мәрхүм булдылар. Әтисе аларга бер-бер артлы ясин чыкты. Аннары чират әтисенә җитте. Әтисе түләмә чиреннән үлде, аның артыннан әнисе, берәм-берәм бертуганнары бакыйлыкка күчте...
Аңар нигәдер, авылга кайтса, элеккеге кебек тыныч тормыш кабат башланыр, ә эт типкесендә йөргән көннәр бер төш кенә булып юкка чыгар төсле иде. Бала акылы гаиләләрен юкка чыгарган куркыныч чынбарлыкны кабул итә алмый газапланды шул. Шуннан авылга кайтырга кирәк дигән уйга килде һәм бердәнбер исән калган туганын — сеңлесен ияртеп юлга чыкты. Әйтерсең авылда «халык дошманы»на әйләнгән мулла балаларын кочак җәеп көтеп торалар. Менә ничә көн инде чокырда яталар...
Ачлыктан түзәр чамалары калмады. Кызның көн яктысында кәнсәгә аяк басарга батырлыгы җитмәде. Караңгы төшәргә якынлашканда, сеңлесен чокырдан тартып чыгарды да авылга таба ияртеп китте.
Бөтен өмете кәнсәдә эшләүче Сәгыйть абзыйны очрату. Сәгыйть абзый әтисенең ярдәмчесе иде, аннары, кызыллар килгәч, ул кызыллар ягында булды, авыл советы иттеләр аны.
Кәнсәгә куркып-куркып кына керде, сеңлесе бусагага утырды. Ачлыктан тәмам хәлсезләнгән, сөялергә, утырырга гына булсын мескенгә.
Сәгыйть абзый башта аларны танымады төсле. Бәлки танымаганга салышкандыр... Аннары күңеленә миһербан килде, күрәсең, Ходайга шөкер. Куып чыгарырга иткән иде, ниятеннән туктап сораштырды. Әмма бер-ике минут та узмады, кәефе кинәт кырылды, кара янып чыкты.
—Мин хәзер нишлим?! Халык дошманы баласын сыендырган өчен, беләсеңме, мине иртәгә үк үземне чыгарып аталар бит! — дип бәргәләнде. Шуннан тәрәзәне барып карады, ишекне ябып килде. Бераз үзен кулга алды: — Мәрхүм мулла абзый әйбәт кеше иде... — Үзе тагын куркып кына як-ягына каранды. Бусагада утырган балага өстәл тартмасыннан бер кыерчык ипи алып бирде.
Ул сабый шунда бусагада утырган килеш кенә кимерде дә, әллә җылыдан, әллә ач карынга ипи сыныгы кергәнгә эреп китте.
Сәгыйть абый янә бер — баланың олысына, бер тәрәзәгә карады... Шуннан өстәл тартмасыннан ниндидер кәгазь тартып чыгарды. Яза башлады, үзенең куллары, иреннәре дерелдәде. Язып бетергәч, каршында үзе яшендәге бер ир-ат кеше басып торгандай җитди һәм катгый итеп әйтте:
—Мулла кызы икәнеңне оныт. Син хәзер Җәннәтеләсма түгел — Зәйнәп, фамилияң Лотфуллина. Сиңа авылда берни калмаган, сеңлем. Яңа исем, фамилия белән үз тормышыңны кор. Монда исән калуың да икеле. Ә менә яңа фамилия, исем... Бүгеннән... Тик кара аны, Сәгыйть абыеңны Себер җибәрәсе булма! Мин моны бары мулла абзый хакына эшлим! Таңнан мин сезне Пермьгә, лесзаготовкага озатам.
Сеңлесе кечкенә булганга, аңа аңлатып торуны, исемен алыштыруны кирәксенмәде.
Әле кояш чыкмаган иде, таң белән юлга кузгалдылар. Сеңлесен җитәкләгән Җәннәтеләсма кача-поса гына барган Сәгыйть абзыйдан калышмаска тырышты. Үзе эчтән генә яңа исемен кабатлады, үзе әнисе белән әтисен исенә төшерде. Әнисе гел бөтен балага исемне, сайлап-сайлап, әтиең кушты, дип сөйли иде. «Сиңа тормышлары җәннәттәге кебек матур, үзе шул җәннәт бакчаларындагы бер чәчкә төсле булыр, Алла боерса» дип тели-тели, «Җәннәтеләсма» диде.
Теге очлы безләр тагын каяндыр килеп чыктылар да күңелен теткәли башладылар. Кыз, түзә алмыйча, чабып барган җиреннән үк күзләрен чытырдатып йомды. «Әтием-кояшым, мин син биргән исемне беркайчан онытмам!» дип, төшләрендә күргән кояшка тартылды...
Кинәт тезләре җиргә бәрелүдән күзләрен ачты. Таң сызыгы беленер беленмәс, кояш чыгарга әле бик ерак иде.
— Аяк астыңа кара! — дип, Сәгыйть абзый туктап та тормыйча, түмгәккә абынып егылган кызны җилкәсеннән тартып торгызды һәм, ашыктырып, үзе артыннан сөйрәде...
* * *
...Алтынчы дистәсен ваклап килгән Азада ханым бер тын алды да кабат сүзен дәвам итте:
— Без, балалары, сеңлесе — барыбыз да әни сөйләгәннәрне авыр кичердек. Гомер буе үз эченә качып, бары үзгәртеп кору елларыннан соң гына серен балаларына сөйли алган әнине бик кызгандык. Ул беркемнән курыкмыйча әти-әнисен искә ала алуына, күңеле белән ирекле икәненә ышанып та җитмичә арабыздан китте. Ә без тиз генә Россиягә кайта алмадык. Россия архивларына запрос ясаттык. Казанга да архивка хат җибәрдек. Әмма җавап килмәде. Шуннан авылга кайтмыйча булмый дип уйлаштык. Әнинең сүзләре безнең өстә әманәт булып тора, җыелышкан саен шул хакта искә алмый калмыйбыз, утырабыз да елыйбыз, һаман качабыз төсле... Ниһаять, менә кайтып җиттем.
Җәннәтеләсма кызы Азада, бабасының туган авылында кемне генә очратса да, үзе белгәннәрне түкми-чәчми сөйләде. Әнисе белән сеңлесен Пермьнән Урта Азия якларына, Казахстанга кадәр юллауларын, кызларның шунда тормыш корулары хакында да әйтте.
— И Ходаем, әнием гомере буе «Җәннәтеләсма кызым» дигәнне ишетергә күпме теләгән, туган якларын күпме юксынган ул! Теге чакта авылдан куып җибәргәч тә кайткан бит ул... Әтисенең-әнисенең, башкаларның да, мәрхүмнәрнең исемнәрен хәтерли иде. Ә чын фамилияләрен исенә төшерә алмады, — диде.
Авылдашлары Азада ханымга «Мулла абзыйный өе шунда булган», — дип, нәселләре нигезе урыны булырга мөмкин җирләрне күрсәттеләр. Аның бабасы 1926—1928 елларда Мусабай авылында мулла булган, 1937 елда «халык дошманы» дип, авылдан сөрелгән... Әмма ачыклаганнары шуннан ары китмәде. Ишеткәннәре «...дип сөйлиләр иде бугай»дан узмады.
Үч иткәндәй, бер документ та сакланмаган. Документлардан гына торган илдә документ табып булмасын инде! Ни архивлардан, ни авылдан...
1947 елда авылда берьюлы биш йорт янган. Шулар рәтеннән кызлар авылдагы соңгы төннәрен уздырган зур кәнсә дә. 1947 елга кадәрге документлар янып көлгә әйләнгән. Күрәсең, кәнсәне дә, документларны да коткарып кала алмаганнар.
Документлары булмаган авыл тарихсыз инде. Хәер, тарихка аңар документ кирәкми кебек бит. Әнә авыл картлары, карчыклары... Сөйләргә генә булсын. Аларның документлары телләрендә, яна торган түгел. Тик күбесе килен кешеләр, читтән күчеп килеп, шушы авылга урнашканнар, белеп бетермиләр шул. Берсе авылга 1950 елда гына килен булып төшкән, икенчесе бераз иртәрәк бугай. Бик күпне хәтерлиләр үзләре...
Аннары элек халык дошманнары турында телгә алырга курыкканнар бит. Сөйләп кара, үзеңне Себер озатырлар. Яңа буын алар хакында белми-ишетми үскән. Хәтта мулла нәселенең фамилиясен белүче калмаган.
Шулай да менә берәү бар икән. Шушы авылдан чыккан, бик зиһенле 90 яшьлек әби, Чаллыда кызларында яши, ди. Белми калмас, диделәр...
* * *
Азада ханым кулындагы кәгазьгә язылган адреска, аннары фатир номерына күз ташлады. Ишек төймәсенә басты. Зең-зең...
Ишекне урта яшьләрдәге хатын ачты.
— Исәнмесез! Миңа Газизә кирәк иде. Бик зур үтенечем бар. Мин чит илдән кайттым. Әниегез белән сөйләшергә иде...
Азада ханымны аптырашта калдырып, Газизә елап җибәрде.
— И Ходаем! Үтегез, үтегез... Әйдәгез менә бу бүлмәгә, анда әбиләр укысын инде, мишәйтләмик аларга. Бездә бүген аш...
Ул арада Азада ханым йомышын аңлатырга ашыкты:
— Мин авылда булдым. Анда, исемнәрен оныттым инде, олы кешеләр сезнең әниегезне эзләргә куштылар. Ул гына белсә белер, диделәр. Миңа бабам турында белергә иде. Мин нәселебезнең фамилиясен эзлим...
— И Ходаем! Соң... Соңардыгыз шул. Әнкәй бәгърем үлгәнче әйтте. Минем кырыгыма кадәр өч кеше сорап килер. Берсе бик ерактан булыр, диде. И Аллаһ! Кайлардан белеп әйткән диген!
— Ничек «үлгәнче»?
— Бүген бит... әнкәйнең кырыгына менә... әбиләр җыйдык. Үзе йөргән мәчет корткаларын чакырдым, дога укытырга... Кырыгыма кадәр өч кеше сорап килер, диде. Өченчесе бик ерактан килер, диде. Менә сез — өченче кеше. Кайлардан белгән диген... Без аны тыңладык та, тыңламадык та. Саташып сөйләнә, дидек. Ә ул авыл кешеләрен сөйләде дә сөйләде. Буталып та китә иде. Үләр алдыннан һаман кабатлады, кырыгыма кадәр өч кеше килер, дип...
Азада ханымның күзләренә яшь тулды. Бу мәлдә чәчләренә чал йөгергән, үзләре дә балалар үстергән ханымнар әнкәләрен югалткан кош балаларыдай ничектер бәләкәйләнеп-бөрешеп калдылар төсле. Бер-берсенә юату сүзләрен әйтеп, бераз тынычлангач, Азада ханым:
— Сез дә авыл кешеләре турында берни белмисезме? — дип сорады.
— Кем кирәк соң сезгә?
— Минем бабай авыл мулласы булган. Аны «халык дошманы» дигәннәр...
— И Ходаем, ниләр генә әйтим. Әни, балачагын искә төшергәндә, һаман бер мулланы телгә ала иде. Миңа калса, шулдыр ул. Гел мактады инде. Хатыннарын да, балаларын да... Балалары белән бергә уйнап үстек, дия иде. Тик алар бит, әнкәй әйтүенә караганда, читкә киткәннәр дә суга төшкәндәй юк булганнар. Бер язу-фәләннәре, хәбәрләре дә килмәгән авылга.
— Ә фамилияләрен әйтә идеме?
— Кая инде ул фамилияләп сөйләү! «Мулла абзый» да, «авыл мулласы» инде.
Нинди хәл бу? Яндырганнар, югалтканнар, онытканнар. Меңәрләгән чакрымнар узып, бабалары яшәгән җирләргә кайтып, нәселен таба алмый! Кем соң ул мулла бабай? Кайсы нәселдән? Фамилиясе нинди? Ул фамилияне дәвам итүчеләр тагын бармы? Аның башка кардәшләре дә булгандыр бит! Фамилиясен белмәгәч, аларны ничек табарга? Кемнәрдән җавап табарга?
Балаларга мондый ачы михнәтләрне күрергә, коточкыч хәлләргә калырга язмасын дип теләргә һәм үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйләргә генә кала.
Азада ханым яшьле күзләрен сөртте. Әнисе гомер буе әтисе кушкан исемен телгә алырга куркып яшәгән заманнар үтте бит, әмма барыбер берни эшли алмый. Әнисе, гомер, туган җир, нәсел, тел — әманәт итеп тапшырылган әйберләр дип аңлатып, бакыйлыкка күчте. Ә ул фамилияләрен дә эзләп таба алмый гаҗизләнде.
«Кырыгына кадәр өч кеше сорап килер, диде. Менә сез өченче кеше. Бүген әнинең кырыгына җыелдык...» Бабасын, әнисен күргән, белгән бердәнбер кеше кырык көн элек бакыйлыкка күчкән. Димәк, ул кырык көнгә соңга калды. Әнә шундый уйлар белән машинага утырды.
Бермәл, машинада барганда, әнисен әллә төшендә, әллә өнендә күрде. Кояш нурларына сыенган әнисе аңар яратып дәште:
— Кызым, мин исән.
— Әни, син бит инде исән түгел.
— Исән, исән, менә кайттым бит.
— Әни, ничек инде алай?!
— Менә шулай, кызым, кайттым...