Көн кичкә таба авышып бара. Безнең күләгәләр әнә тау елгасының аргы ягына да чыктылар. Без исә бу якта, тегермән артындагы зур җәлпәк таш өстендә утырабыз — Гриша абый, Канатай, мин. Юка гәүдәле, кечерәк буйлы Канатай — арада иң бәләкәебез. Аксыл йөзле бу малай миннән ике яшькә яшьрәк, безне чагыштырып караганда исә ул тагын да кечерәк сыман күренә. Кабартма иренле, җирән чәчле Гриша абыйга инде утыз яшьләр чамасы. Казакъчаны бездән бер дә ким белмәгән бу урыс абые — шушы тегермәннең башлыгы була. Аның өс-баш киемнәренә генә түгел, саргылт каш-керфекләренә дә күпереп-күпереп он тузаны кунган иде.
Безнең аяк очында гына мул сулы тар елга, аның суы таштан-ташка сикерә-сикерә, ярына тулышып ага. Канатай ике чалбар балагын да сызганып куйган, ялан аягын күбекләнеп торган салкын суга әледән-әле чумырып алгалый. Шуннан үзенә кызык табып, уйнап утыра. Мин, Гриша абый кебек, олыларча, суны куш учыма тутырып алам да, шуны тирләгән битемә, беләкләремә бөрким, сыпырынгалаган итәм. Шулчак без, Гриша абыебыз күлмәк җиңен сызганып җибәргәч, аның беләгендәге сурәт һәм язуларга игътибар иттек. Канатай кызыксынуын яшермичә,
— Менә әкәмәт! Гриша абый, карыймчы әле! Кайчан яздырдыгыз боларны?— диде, тегенең таза беләгеннән тотып, андагы «матурлык»ны тамаша кылырга кереште.
Гриша абыйның кул башына гөмбәзләп: «Туган анамны һич онытасым юк!» дип язылган. Шул язу астына зәһәр телен сузып торган елан да, үзәгенә үткер хәнҗәр кадалган йөрәк рәсеме дә, диңгез корабының чылбыры уралып торган зур якоре да, йөрәккә таба юнәлтелгән уклар, йолдызчыклар, дулкын сызыклары да бар иде.
Үз кулындагы хәнҗәр-укларга күз төшереп алды да:
— Әй, яшүсмер чактан калган истәлек шунда,— диде Гриша абый.
— Шушыларның барысын да үзегез эшләдегезме?— дип төпченде Канатай.
— Юк, боларны башка пацаннар ясады... Аның ни мәшәкате бар соң, теләсә кем булдыра ала ла. Сиңа да, бик теләсәң, туган елыңны, исем-атыңны хәзер үк язып бирә алам.
Шушылай диде дә ул чалбар кесәсенә тыгылып, аннан очланган химик карандаш тартып чыгарды, күлмәгенең күкрәк кесә авызына кадалган камыт энәсен җебеннән сүтәргә кереште. Бу энә белән ул колхозның тишелгән капчыкларын типчештергәли, ә карандашы белән керем-чыгым кәгазьләрен тутыра иде. Канатай энәгә карап куйды.
— Бик авырттырмыймы соң?
— Бераз булыр инде. Шуңа да түзмәслек бала түгел лә син, зур егет бит... Кайчан тудың әле?
— Кырык җиденче ел башында.
— Димәк, уналты яшь икән. Паспорт алдыңмы әле?
— Тиздән алам.
— Чын егет буласың килсә, шүрләмә, бир кулыңны,— диде аңа Гриша абый.
Канатай, уң җиңен кайтарып, аңа кулын сузды. Үзенең йөзе чак-чак кына агарына төшкән кебек булды.
— Мә, када.
Гриша абый карандаш очын суга манып алды, инде яза башлагач, никтер туктап, сорап куйды:
— Атаң үзеңне ачуланмасмы соң?
— Минем әтием юк,— диде Канатай, язсаң тизрәк яза башла дигән сыман итеп.
— Яле, алайса, синең батырлыкны сынап карыйкчы әле.
Гриша абый шулай сөйләнә-сөйләнә Канатай беләгенә башта карандаш белән матурлап туган елын һәм исеменең баш хәрефен язып куйды.
— Атаңның исеме кем иде?
— Җансолтан.
— Димәк, тагы «Җ» хәрефе белән бер нокта өстибез.
Аннан соң тегермәнче камыт энәсен кулына алды, шуның очы белән хәреф сызымнарына еш-еш кадарга кереште. Канатай, тешен кысып, моңа түзеп утыра бирде. Хәзер ул, мөгаен, бәгыренә шулай кадасалар да чыдарга, еламаска тырышыр иде. Бары тик энә җәрәхәтләгән беләгенә карап тормас өчен ул башын миңа таба борган да, сер бирмәскә тырышып, көчәнеп елмайган атлы кылана иде.
— Түзәсеңме? Еларлык түгелме әле?— дип, Гриша абый аннан бер-ике мәртәбә кызыксынган да булды.
Әмма Канатай аңа авыз ачып җавап бирмәде, «угу» дип мөгрәгән аваз чыгару белән чикләнде.
— Атаң кайда соң синең?
Тегермәнче бу сорауларны юри, Канатайның игътибарын читкә юнәлдерү өчен генә бирә идеме, әллә чынлап кызыксынуы булдымы, белмәссең. Канатай исә, беләге әрнүгә чак-чак кына түзеп торганлыктан, аңа теләр-теләмәс кенә җавап бирә иде. Бу юлы да ул, теш арасыннан сытып кына :
— Әтием сугышта үлгән,— диде.
— Ә-ә... Исемең язылды, тагын беразга түзсәң, туган елың да була,— диде Гриша абый. Язганына сокланып үзе берара карап торды.— Тигез чыкты... Сугышта үлде дисең алайса. Кайсы сугышта соң?
— Кайсы булсын, Бөек Ватан сугышында...
— Тукта, тукта, син бит кырык җидедә тудым дисең үзеңне?
— Әйе, туган елым кырык җиде.
— Туктале, нишләп минем башны катырасың әле син? Ватан сугышы кайчан бетте? Син туганчы түгелме соң?
Канатай киреләнеп үз сүзен кабатлады:
— Әйтәм ич сиңа, шул сугышта үлгән дип,— аның күзенә яшь тыгылды, Гриша абый тагын бер-ике шундый сүз әйтсә, мөгаен, аңа ташланыр сыман тоелды миңа.
Шуңа күрә мин Гриша абыйның бөеренә төртеп алдым. Үзенең арттырып җибәргәнлеген ул да чамалады, ахрысы, сүзне икенчегә борды:
— Ярый, ярый, шаяртып кына әйткәнием. Ничек язылган икән, кулыңа карале?— диде.
Канатай кызарып-бүртенгән беләгенә бер генә күз төшереп алды, яхшы булган дип тә, яманлап та бер сүз әйтмәде, нечкә борынын җыергалап, ул әле дә еш-еш сулу ала иде. Ә беләгендә кызыл кан бөрчекләре күренә, алар әле кибеп өлгермәгән.
Янәшәдә исә тау елгасы шаулый. Ул шомарып беткән ташларга бәрелә-сугыла тулышып ага бирә, аның суы бөтерелә-бөтерелә якындагы тегермән бурасы астына кереп югала тора иде. Елганың колакны тондырып шаулавына тегермәннең эшләгәнлеге безгә ишетелми, фәкать тегермән бурасының сизелер-сизелмәс калтыравыннан гына зур ташның сабыр гына әйләнеп, тегермәннең он тартып торганлыгын чамаларлык иде.
Канатай һәм аның әнисе Бүби апа белән без өчебез әле төшкә чаклы ук монда он тартырга дип килгән идек. Тегермән бурасы ышыгында арбасына бәйләп куелган атыбыз ялыгып тора, без менә монда елга тарлавыгының кыя-ташларына, карагач һәм башка агач-куакларына карана-карана вакыт уздырабыз. Дөрес, Бүби апа хәзер әнә тартыла башлаган онын тегермән эчендә капчыкларга тутырып тора. Без менә ашлыкны салып чыктык та, өчәүләп җәлпәк таш өстендә утырабыз. Бер өзелгән әңгәмәне ялгап китүче юк, өчебез дә суның аръягындагы карагачларның көрән, саргылт төсләргә кергән яфрак һәм кәүсәләренә, шул агач-куаклар артыннан күренер-күренмәс кенә булып аргы як битләүгә таба сузылган юлга карап калганбыз.
Тегермән бурасы тарлавыкның авызына ук салынган, аның астыннан бөтерелеп чыккач та су киң җәелеп ага башлый, анда елганың тирәнлеге тубыктан гына булып, төбендәге ташларның байтагы суга да күмелмичә, калкып, күренеп торалар. Тау битләвеннән төшкән юл әнә шул сайлыкка килеп төртелә инде.
Үр юлыннан килгән арба тавышы ишетелеп калган иде. Берме, икеме мәртәбә ул тал-куаклар, карагачлар арасыннан күренеп тә киткәләде. Ат тоягы, арба тәгәрмәчләре яр буе ташларына шак-шок итеп бәрелә башлагач та абайлап алдык: ялгыз олаучы, башын күкрәгенә салындырып, йокымсырап кына килә икән. Какча гәүдәле урта яшьләрдәге бер ир, башында таушалганрак иске эшләпә үзенең. Аты тегермән капкасына җитеп туктагач та әле ул бермәл олавы өстендә утыра бирде, аннары авыз-борыны тирәсендә чуалган чебеннәрне бер кулы белән куалады да безне күрмичәрәк кычкырды:
— Кришка, әй Кришка, кайда син?!—диде.
Гриша абый көлемсерәп куйды:
— Бу минем Шынтимер атлы кайнага тиешлем,— дип аңлатты ул безгә. Аннары гына торып тегеңә таба китте.— Әй, Шынтимер әкә, мин монда. Исән-аман килеп җиттегезме?—диде.
— Минем он тартылдымы, Кришка?
— Тартылды, тартылды...
Без дә торып алар янынарак килдек. Шулчак тегермән эченнән Бүби апа да килеп чыкты. Арбасы өстендә әле дә әйле-шәйле утырган Шынтимер ага аны күргәч тә тәмам аптырап калды. Аннан соң авызын киң ерып көлеп җибәрде дә:
— Җаным, синме соң бу, кайдан килеп чыктың?— диде. Үзе һаман да күзен ала алмыйча, төбәлеп Бүби апага карап тора бирде.
Бүби апаның өс-башына он тузаны кунган, аның бите дә, куллары да онлы иде. Ул да, Шынтимерне күргәч, эре тешен ялтыратып бер җәелеп көлде, йөзе балкып китте үзенең. Аннары, сорауга каршы сорау бирер алдыннан, ул никтер әүвәл Канатай белән минем якка карап алды.
— Үзең менә кайдан килеп чыктың әле?— диде ул шуннан соң.
— Авылдан килеш, тагын каян булсын,— диде дә Шынтимер, арбасыннан төшеп, Бүби апага таба атлады.
Аның бер аягы агач икән, баскан саен шыгырдап алгалый иде. Минем янымнан үткәндә бу кеше никтер миңа бик тә таныш кыяфәтле кебек тоелды. Кайчандыр үзен күргәнменме, әллә берәрсенә охшый идеме ул. Тик кемгә тартымлыгын гына хәзер үк әйтеп бирә алмас идем.
Ачык тегермән капкасы янында олылар кул биреп күрештеләр. Шуннан соң Шынтимер Бүби ападан:
— Җалгыз килдеңме соң?— дип сорады.
— Җок, әнә Канатаем белән,— дип Бүби апа улына төртеп күрсәтте.
Шынтимер минем иптәшемә таба борылып карады да:
— Дәү җегет булган икән ләбаса улың!—дип әйтте.
Тавышыннан ук аның соклануы чамалана, йөзе исә моны тәгаен раслап тора иде. Сабыр гына елмаеп карап торган Бүби апа шунда:
- Канатай, агаң белән кул биреп күрешсәңче, алтыным,— дип кыстап куйды.
Шынтимер Канатайның кулын үз кулыннан озак кына ычкындырмый торды. Канатай аны, сабырсызланып, үзе суырып алды аннары. Ул арада тегермән эчендә йөргән Гриша абый да әйләнеп чыкты:
— Шынтимер әкә, менә синең оның,— дип ул ишек төбенә өелеп куелган берничә буй-буй капчыкка төртеп күрсәтте.— Тик әүвәл миңа кереп чәй эчеп алабыз, яме?
— Чәй эчми булмас. Бүби, әйдә син дә кер,— диде Шынтимер.
— Капчыкларны ташып куясым бар,— дигән булды Бүби апа.
— Мынау ике егет баядан бирле буш йөриләр,, үзегезнекен дә, боларын да төяп куярлар.
Гриша абый, капка ягасындагы буй-буй капчыкларга да ымлап, безгә шулай әмер бирде дә, алар өчәүләп тегермән почмагындагы аерым бүлмәгә кереп киттеләр. Без Канатай белән икәү генә калдык.
— Бу кемегез соң?—дип сорадым мин шунда Канатайдан.
— Белмим, бер дә күргән-белгән кешем түгел,— диде дә ул, сүзен раслап иңбашларын сикертеп куйды.
Аннары без капчыкларны олауларга төяргә керештек. Тирләп-пешеп соңгы капчыкны күтәреп салганда гына яныбызга Гриша абый чыгып басты. Эссе чәй эчүдәнме, әллә аннан да кайнар-куәтлерәк берәр нәрсә эчкәнлектәнме, аның йөзе комачланган, күз карашы ялтыр-йолтыр килгәли иде.
— Әй, егетләр, тегермән тартамы?— дигән булды ул, безгә карап шулай бик канәгать кыяфәттә елмая-елмая.— Онны күрдегезме, нинди вак тарттым. Сезгә дигәч инде, әнә, бик тырыштым, ташымны да бер дә аяп тормадым, он тәк он булсын дидем. Шынтимер кайнага да бит менә йөри әле, аңа шулай тартмый, кемгә тартасың инде. Менә дигән кеше ул үзе, мең яшәсен...
Гриша абый шулай сөйләнә-сөйләнә тегермән ташы тирәсендә кайнашты да, бер җаен китереп, ым кагып мине үзе янынарак чакырып алды. Мин якынрак килгәч тагы да җанлана төште:
— Берәр нәрсә сиздеңме әле син?— диде ул тавышын әкренәйтеп.— Канатай бит минем кайнагадан туган бала икән.
Бу яңалыкны ишетүемә мин бик гаҗәпләндем, әлбәттә.
— Шушы Шынтимернең малаемы?— дип кайтарып сорадым.
— Тс-с, әкренрәк син. Әйе, тегеләрнең үзара сөйләшүеннән әле яңа шуны белдем. Карале, кара, моның белән минем кайнаганың охшашлыгын күрмисеңме әллә? Шынтимер чыккач та чагыштырып кара үзләрен... Ха-ха. Менә сиңа кайнага...
Гриша абый боларны миңа тыелгысыз көлә-көлә, арлы-бирле йөренә-йөренә сер итеп сөйләде. Озакламый чаттагы ишектән Шынтимер белән Бүби дә чыктылар. Бүби озынча буйлы, төз генә гәүдәле хатын, башындагы ак батист яулыгын да ул әле бик көяз бәйләп йөри — аңа һич кенә дә кырыктан күптән узгандыр инде бу дип әйтә алмассың. Аның янәшәсендә Шынтимер тәбәнәгрәк тә, килбәтсезрәк тә күренә. Әнә ул Бүби апага мавыгып һаман нәрсәдер сөйли, аны нәрсәгәдер күндерергә тырыша сыман.
Ул арада Гриша абый миңа кайчандыр бер Шынтимер белән озаклап кич утыруын, тегенең аңа ниндидер сер сөйләгәнлеген бәян итәргә кереште.
— Сугыш беткәндә Шынтимер бер колхозда председатель булган, чибәр генә яшь бер хатын шунда бригадир икән. Шул чакта болар арасында чын гыйшык уты кабынып китә, бервакыт Шынтимер моңа өйләнмәкче булып та йөри. Тик теге хатын әйтә аңа (үзең аңлагансыңдыр инде, ул Бүби булып чыга): «Синең хатының, балаларың бар, алар бәхетен урлап бәхетле яши алмабыз»,— ди.
Әйе, болар чынга охшый, чөнки Бүби апаның үзебездә элек бригадир булганлыгын мин ишетеп белә идем.
— Шынтимернең исәнгерәп йөргәнлеген өендә дә сизенәләр, теге авылдан китәргә мәҗбүр итәләр. Инде ул күп елдан бирле күрше колхозда сыер көтүе көтә, язмышына бик үкенә,— дип хәбәр итәргә дә өлгерде тегермәнче, без юлга җыенган арада.
Тиздән без кузгалып киттек. Канатай белән мин алгы арбада барабыз, Шынтимер белән Бүби апа, аякларын салындырып утырып, арткы олауда киләләр. Канатай анасының Шынтимер арбасына утырып баруын бер дә ошатмады, кашын җыерып әледән-әле артына борылып, аларга күз төшереп алгалады. Аннары үчен Җирән аттан алырга теләгәндәй, кирәксә-кирәкмәсә дә һаман аңа җикеренде.
Атлар, юл ташына шык-шык басып, баштарак бик җиңел бардылар. Ниһаять, тарлавыкның текә үре башланды, без, атка җиңелрәк булсын дип, арбадан сикереп төштек. Тегеләр нишли анда дип борылып караганда, Шынтимер ага да агач аягы белән инде җирдә басып тора, тик кулын болгый-болгый Бүби апага урыныннан кузгалырга ирек бирмәгәнлеге күренде. Икенче бер караганда ул аксаклап, бер кулы белән арба үрәчәсенә тотынып, җәяү килә, олау өстендә утырган Бүби апага карый-карый үзе туктаусыз һаман нидер лыбырдап бара иде. Канатай аңа карап алгач :
—- Мынау аксак бер лыкылдык булды гой,— дип канәгатьсезлеген белдереп алды.
Бераздан безнең Җирән ат алгарак китте бугай, борылыштан соң карасак — тегеләр күренмиләр, тау астындарак калганнар иде. Канатай, тигезлеккә менеп җитәр-җитмәстән атны туктатып, ачуланып, тегеләргә каршы йөгерде. Тиздән тау астыннан Күк биянең башы, аны әйдәп, куалап килгән Канатай, аның артыннан атлаган Бүби апа күренделәр. Шынтимер исә, аксак аягын кочаклап, олау өстендә утыра иде. Якынрак килгәч шәйләдем, тездән югарырак чалбар балагына кан саркып чыккан икән.
— Сөртенеп егылдым, нәләт төшкере,— дип зарланып алды ул, төбәп беркемгә дә әйтмәстән.
— Бая мине тыңламадың, арбаңа гына утырып бар дигәнием лә,— диде аңа Бүби апа, кызгану хисе белән.
Тигезлеккә чыккач Канатай никтер Күк бияне алга уздырып җибәрде, инде без арттан киләбез. Арбаның дыңгыр-дыңгыр итеп бер көйгә дыңгырдап баруы күзгә йокы төшерә, башлар ирексездән капчык өстенә иеләләр иде. Ә тегеләрнең һаман да сүзе бетми бугай, сөйләшәләр дә сөйләшәләр генә.
Канатай белән мин капчык өстенә сузылып ятып башта аларга карап бардык. Аннары күзләр тәмам эленеп киткән, Җирән атыбыз үз җаена, алдагы арбага ияреп кенә бара башлаган иде. Башымны бер күтәреп караганда, ул сузылып-сузылып аннан печән капкалап килә, ә Шынтимер белән Бүби апаның ни сөйләшкәнлеге ишетелеп тора иде. Канатай исә капчыкка битен куеп рәхәтләнеп йоклый.
— Малайлар тәмам изрәгән, йоклап киттеләр,— диде шунда аксак Шынтимер.— Төпле сүзеңне әйт, нишлибез инде?
— Нишлисең, ходай кушкан Батимаң бар, кайтырсың, тезеңне дәваларсыз,— диде Бүби апа, көлемсерәп,
— Теге вакытта үзең әйттең түгелме соң: балаларың яшь әле, үсә төшсеннәр, шуннан соң хәл итәрбез дип. Балаларым тигез-тиң үсеп кеше булдылар, Батимама шелтәләр урын калмады.
Бу сүзләрне Шынтимер ага ялынып-ялваргандай итеп сөйләде.
— Әйе, ул чакта балаларың яшь иде, мин аларны аядым. Хәзер инде үзебез картайдык менә. Упыр-чупыр итешү безгә хәзер килешерме? Кешедән оят булмасмы? Батимаңа кайт, Шынәкә,— диде аңа каршы Бүби апа.
Без, чынлап та, юл чатында торабыз икән ләбаса. Аннары Күк ат җай гына тагын кузгала башлады, шулчак ике арада басып торган Бүби апа кистереп кенә әйтте:
— Улыңны әллә бер сөеп тә алмадыңмы дим?
— Никтер бик төксе, ачулы ул бүген, якын килерлек түгел.
— Канатай, балам, тор әле, алтыным,— дип Бүби апа шунда улын уятырга кереште.— Алтыным, башыңны күтәреп карачы, канатым.
— Кулым авырта әле,— диде Канатай, башын күтәрергә теләмичә.
— Абау, аңа ни булды, алтыным.
— Язу яздырган идем.
— Ниткән язу ул? Кем язды?
— Кем язса да язды, кирәккә яздырдым. Нәрсә соң?— Канатай, шулай дип, башын күтәрде.
— Улым, моны бикәр эшләгәнсең,— диде Бүби апа башта сабыр гына. Аннары тавышын тагын да ягымландыра төшеп әйтте.— Дәү үстең инде, улым, белергә вакыт. Синең атаң Җансолтан түгел, мынау Шынтимер була,— диде.
Моңа каршы Канатай кискен, ачулы тавыш белән:
— Ю-ук, минем атам Ватан сугышында үлгән!
— Балам...
— Ю-ук!
Шынтимер шунда дилбегәсен кагып алды да:
— Ярый, кабат күрешкәнчегә кадәр, Бүби...— дип кузгала башлады.
— Сиңа да саулык телим, хуш!
Ат-арбалар икесе ике юлдан китте. Бераз баргач, юл борылмасы күздән югалгач, Канатай үзалдына кабатлагандай итеп:
— Минем атам сугышта үлгән,— дип кабатлады да күзенә мөлдерәп тулган яшен күрсәтмәс өчен икенче якка борылып утырды.