Галия карчык иелде дә чәчәккә күмелгән җиләк яфракларын кулы тияр-тимәс кенә сыпыргандай итте. Ак күбек булып күпереп, таҗлары өстендәге чык тамчыларын кояш нурларында елтыратып утырган түтәл хәйран матур иде. Бу чыпчык башы кадәр җимеш бирә торган бакча җиләге түгел. Хәллерәк чагында, болынга җиләккә йөргәндә, үзе алып кайтып утырткан чын җир җиләкләре. Барган саен, бер-ике төпне туфрагы белән алып кайтып утырта торгач, бер түтәл табигать бүләге хәзер үзенең бакчасында.
—Сөбханалла, сөбханалла! Ий кодрәтең киң соң, Аллакаем. Бу матурлыкларны бар иткәнең, безләргә шул арны күрергә насыйп иткәнең өчен мең рәхмәтләр яусын! Бакчада үсми ул, чиләнмә дә, дигәннәр иде. Үсте бит!
Галиянең яшь бала карагандай тәрбияләвен ошаттылармы, туфрагынмы, ел саен җиләксез калдырмыйлар үзен. Быел бигрәк күп чәчкәсе. Яфраклары чак күренә. Теленә әллә кайдан бер җыр килеп керде:
Җир җиләге ачы була,
Үз вакытында өзмәсәң...
Өзәрләр, Аллаһы боерса. Иң кадерле кешеләренә дип атап үстерә бит ул аларны. Дөресен генә әйткәндә, авыз тутырып үзенең ашаганы да юк. Беренче кызарганнарын кабып тәмләп куя да калганнарыннан йә как коя, йә киптереп кечкенә капчыкларга тутыра. Кайча гында кәшәнкәсе-ние белән кайнатма да ясый.
—Шушы җиләкләр пешүгә кайтып җитсәләр, шәп булыр ие. Рәхәтләнеп авыз итәрләр ие балакайларым.
Галия карчык ел саен, җиләк чәчәкләрен күрүгә, шулай дип тели. «Балакайларым» дигәне — алтмышын тутырган улы Габдрахман һәм аның гаиләсе.
Апасының улы Габдрахманны Галия егерме биш яше тулыр-тулмаста алып үстерде. Тугыз яшьтән. Ерак басуга «уфалла арбасы» белән симәнә орлыгы ташыганда, күпер җимерелеп төшеп, язгы суда алган чире алып китте аның анасын.
—Габдрахманым сиңа кала. Берүк чит-ят кешеләр кулына калдыра күрмә. Үзеңә дә картайган көнеңдә терәк булыр.
Сугыштан соң дуслары арасында, «үземә юаныч, картайган көнемдә таяныч булыр» дип, ялгыз бала табып үстерүчеләр дә булды. Галиянең Габдрахманы бар иде. Үзенә табып үстерергә язмагач, бар назын аңа бирде. Колхозчыга паспорт тәтемәгән чагында да, ничек кирәк алай юнәтеп, авылдан чыгарып җибәрде. Укытты. «Укып бетергәч, зур кеше булып авылга кайтыр, мине тәрбия кылыр» дигән өмет аның күңелен җылытып торды. Ләкин Габдрахман кайтмады. Галия аның бу гамәлен дә аклады: «Авыл кешесенең кайчан рәхәт күргәне бар?»
Дөрес, Габдрахман аны онытмады. Баштагы елларда җәйге ялларын гел аның янында уздырды. Ахырда озаклап кайтып торулары сирәгәйде. Тузган ихатасын ныгытты. Әй ул еллар! Табынга куярга әллә ни булмаса да, бәхетле еллар булган икән ләбаса!
Күчтәнәч-бүләген төяп, хатыны, балалары белән кайтса да, озакка түгел. Бер-ике көн кунак булалар да аннан бик озакка юкка чыгалар. Галия карчыкка үзләрен тәрбия итү авырая баруын күреп, Габдрахман аны алып китмәкче дә булган иде.
—Үз аягымда йөргәндә, сезгә йөк буласым килми. Рәтем беткәч, карарсыз тагын, — диде.
Быел андый чакыру булса баш тартмас, ахры. Кышны бик авырдан чыкты. Гел-гел күршеләргә дә мәшәкать ясыйсы килми. Кайчандыр колхоз салып биргән өе җылыны да тотмый. Абзарында биш-алты тавыктан башка берни дә юк. Аларның йомыркаларын да күршеләренә биреп бара:
—Балалар кайткач, миңа эсбижиен бирерсез, — ди.
Тавык дигәннән, бер шөгыль генә инде алар. Кирәксенүдән түгел. Иртән чыгып, шуларның хәлен белә, ашаткан булып йөри бит әле. Сатып алырга бодае да табыла. Элеккечә, вак бәрәңгедән тугым да ясап бирә. Былтыр чуар тавыгы качып кына чеби чыгарды. Шулар белән тавык «фермасын» яшәртеп җибәрде. Картракларын, Аллаһы боерса, балалар кайткач суярбыз, дип тора.
Карчык, аякларын сузып, баскычка килеп утырды. Иртәнге июнь кояшы мәрхәмәтле. Артыгын кыздырмый, карт сөякләрне җылытып, иркәләп кенә тора. Бакчадан чыкса да, күңеле белән андагы шау чәчәктә утырган җиләкләре янында калды Галия. Бигрәкләр мул шул быел чәчәкләре. Таҗлары да башка еллардагыга караганда эрерәк кебек. «Җимеш бирәм, җимеш бирәм» дип, серкәләнер өчен бал кортларын көтеп торалар булыр. Чәчәкләрнең аклык-сафлыгыннан күзләре генә камашып калмый, күңеле дә иләсләнеп тора. Шушы ак чәчәк кебек чагы булдымы соң аның? Булды, ник булмасын! Үзе генә аңлап бетермәгәндер ул чакта.
Кырык бернең язында аңа нәкъ уналты яшь иде. Ул елны әтисе кичке уенга чыгарга рөхсәт итте. «Сәгать унда урыныңа кайтып яткан бул!» дисә дә, бу инде аның җиткән кыз булуын тануы иде. Кичке уенда кулга-кул тотышып җырлашып әйләнгәндә, бер егетнең аның кулын кысып тотуы, җыр беткәч тә җибәрмәскә тырышуы бүгенгедәй хәтерендә.
Сугыш башланды. Егетне ФЗӨгә алдылар, аннан — фронтка. Әйләнеп кайтырга гына язмаган икән. Әйтәсе сүзләре дә булгандыр. Галиянеке дә күңелендә калды.
Җир җиләге ачы була,
Үз вакытында өзмәсәң...
Ачы булды шул язмышлары. Җиләк кебек чагында өзеп алырдайларны сугыш афәте көйдерде...
Теләге кабул булды: кунаклар нәкъ җиләк пешкән көннәрдә кайтып төште. Җәйге матур көннәрне ямьләндереп, капка төбенә машина килеп туктады. Габдрахман үзе, хатыны, кече улы белән яшь килен һәм ике яшьлек оныкчыгы. Шау-гөр килеп исәнләшү китте. Габдрахман апасы белән ике куллап күреште, иңнәреннән яратып кочаклады. Кече улы Рамилне танырлык та түгел. Кайтып күренмәгән берничә елда тәмам ир булган. Атасы кебек нык бәдәнле.
—һәй әбиюшка-әбийка, хәлләрең ничек, чирләмисеңме? — дип, анысы да кочагына алып җилтерәтте.
—Менә таныш бул! Хатыным Эльза. Ә бусы безнең Амалиябез була.
—Сөбханалла, өйләнгәнеңне белмәгән дә идем бит әле. Исәнме, кызым! — дип, Галия карчык үзе белән исәнләшергә ашыкмаган килен каршына китте. Кул очын гына биреп күреште хатын, авызын ачып сүз әйтмәде кебек.
Сабыйны күпме генә үзенә чакырса да, анысы әле әнисенең, әле әбисенең итәге артыннан чыкмады.
—Ярар. Ияләшер әле. Дуслашырбыз, — диде сөенеченнән нишләргә белмәгән карчык.
Кичкә тавыгы да суелды. Токмачлы шулпасы да пешеп җитте. Шәһәр кунаклары белән күрешергә, хәл- әхвәл белешергә күршеләр дә керделәр. Чыгып барышлый, Галия карчыкның колагына пышылдарга да өлгерделәр:
—Бар нәрсәң дә җитешме? Берәр нәрсә кирәк булса кер. Кыенсынып торма.
Түгәрәк табынны күптән тансыклаган иде инде ул. Йөгерә-йөгерә табын әзерләүләр, шул арада балаларының хәлләрен сораштырулар, үзенекен сөйләүләр...
—Без, апа, озакка кайтмадык. Иртәгә кичкә таба кузгалырбыз инде, — диде Габдрахман. — Дүшәмбедә санаторийга китәбез. Шунда киткәнче, хәлеңне белеп килик дип кайттык. Иртәрәк кайтып булмады. Амалия бездә булды. Рамил белән килен Европада йөреп кайттылар. Хәзер яшьләр ял итә белә бит.
—И-и-и! Китчәле! Шушы да булдымы кунакка кайту? Язмаганны. Китмисез әле! Атна-ун көнсез җибәрдем юк. Ничә елга бер кайтып соң, агай!
—Ун көн! Нишләп ятмак кирәк монда, әбиюшка! Тавык-чебеш, бәрәңге-кишер! — дип сүзгә кушылды Рамил. — Менә Европада яши беләләр ичмасам! Синең кебек әбиләр анда беләсеңме ничек яшиләр? Кәс кәс басып кына йөриләр. Бәрәңге бакчалары да, тавык абзарлары да юк. Барысын да кибеттән генә алалар. Пешереп ашыйсы килмәгәне кафега кереп ашый. Анда кафелар адым саен.
—Китчәле! Ничек үзеңә ашарга пешерергә иренмәк кирәк? Упшый казанда пешергән ризык тәмле буламыни ул?! Үз өеңдә чәй кайнатып эчсәң дә йөрәккә ята, тамагың да туя.
—Сатып алып ашаганы да бик тәмле аның, әбиюшка! Акчаң гына булсын.
—Ишегалдында тибенеп йөргән тавыкның йомыркасы тәмлерәк. Бәрәңгенең дә тәме икенче төрле.
—Авыл хатыннарының хәлләре бетә инде: үзебезнеке, үзебезнеке... Шул, үзебезнекен ашыйбыз дип, гомерләре тавык сыман тырманып үтә. Абзар артыннан ары беркая бармыйча, бернәрсә күрмичә. Бигрәк гә татар хатыннарының. — Бу сүзләрне моңарчы сүзсез утырган яшь килен әйтте. Үзе кулы белән алдында өелгән тавык сөякләрен читкәрәк этеп куйды.
Ай, нигә әйтте ул бу сүзләрне! Галия карчыкның йөрәге кысылып куйды. Габдрахманнан башкалар бу сүзләрне колак яныннан уздырды бугай. Рамил, хатынын куәтләп, бая өзелеп калган сүзен дәвам итте:
—Беләсеңме, әбиюшка, Европа карчыклары көннәрен ничек уздыра? Йокылары туйганчы йоклый. Аннары... аннары машинасына утыра да матурлык салонына, массажга йә бассейнга йөри. Ахирәтләре белән кафеда утыра. Кимендә елга бер тапкыр дөнья күрергә чит илгә экскурсиягә чыгып керә. Йә тегендә-монда бара.
—Андагы әбиләрнең бер дә балалары, оныклары юкмыни соң? Аларга булышасы, бала карыйсылары юкмыни?
Шунда Габдрахман сүзгә кушылды:
—Андагы халык бу мәсьәләдә икенче төрлерәк, апа. Балигъ булган бала үзен үзе туйдыра. Ата-анасыннан артык өмет итми. Ничек булдыра ала, шулай яши. Безнекеләр кебек, картайганчы ата-анасы җилкәсендә түгел. Шуңа күрә Рамил әйткән Европа әбиләренең пенсияләре машинага да, чит илләрдә йөрергә дә җитә. Пенсияләре дә синең пенсияңнән күпкә артык.
Шулай сөйләшеп утыра торгач, Галия карчык яшь киленнең сүзләрен оныта төште. Дөресрәге, онытырга тырышты. Габдрахманның да ул сүзләрдән йөзе-муеннары кызарып чыкты.
Табынны җыеп алгач, кунаклар җәяүләп кенә су буйларын урап кайтмакчы булдылар. Йоклап киткән Амалияне яшь килен бик зур авырлык белән генә карт әбисе хозурына калдырды. Юлда аруы җиткәндер, сабый озак йоклады, өлкәннәр кайтып керер алдыннан гына уянып күзләрен ачты. Янында биетер кешесе булмагангамы, холкы шундыймы — көйсезләнеп җәфаламады, Галия әбисе белән ишегалдына чыкты. Бакчага кергән тавыкларны куышты. Аннары әбисе оныкчыгын түтәл янына алып килеп, кулына тәлинкә тоттырды, җиләкләрнең иң эреләрен, сусылларын гына җыеп, шунда салды.
Хәзер без аны, кызым, күп итеп җыябыз да юып ашыйбыз. Әтиең белән әниеңне, әбиең белән бабаңны да сыйларсың, Аллаһы боерса.
Шулай карт әби белән оныкчык гөрләшә-гөрләшә җиләк җыеп мәш килгәндә, капкада Габдрахманнар күренде. Эльза, кызының җиләк түтәле арасында йөрүен күрүгә, корт чаккандай кычкырып җибәрде:
—Нишлисең син? Каптыңмы? Төкер, тиз бул! Җирдә аунаган җиләкне кем балага бирә инде? Ну и невежество!
Баланың җиләкне кабарга өлгермәгәнлегенә ышангач та тиз генә тынычлана алмады килен. Каенатасы үтемле итеп берничә сүз әйткәч кенә, тузынудан туктады.
—Син булса да җыеп ал инде, килен, — диде Галия карчык Габдрахманның хатынына. — Сезне сыйларга дип үстерәм бит мин аларны.
—Әй, апа, үзең туйганчы аша әле. Базар тулы бит ул. Чыгасың да аласың ашыйсың килсә. Тансык аш түгел бит инде ул хәзер.
Әллә нинди яман сүз дә әйтмәде олы килен. Тик сүзләреннән карчыкның күңеленә юшкын утырып калды.
Иртәгесен кайнар коймакка Габдрахман белән хатыны гына торды.
Галия карчык:
—Суынып бетә ннде. Кайнар килеш ашый алмыйлар, — дип, бик өтәләнсә дә, Габдрахман:
—Ике рәхәт бергә сыймый. Юкка кайгырма, — дип, бу сүзгә нокта куйды.
Яшьләр әбәт җиткәндә генә уянды. Бәлеш ашап, чәй эчеп өстәл яныннан кузгалуга, сүз китү турында булды. Бик ямьсез булып кара болыт килә иде.
—Хәерлегә булмас бу. Яхшы чакта асфальтка кадәр чыгып өлгерергә кирәк, — диештеләр.
Юлга җыенып ыгы-зыгы килгәндә, Рамил әбисенең ишегалдында үзе генә чагын туры китереп сүз башлады:
—Әбиюшка, акчаның бик өзелгән чагы. Үзеңнән яшереп куйган заначкаң юкмы бераз? Кайтарам бер-ике айдан.
—И-и-и, улым! Әйтмә, ичмасам, шул сүзне. Машина алганда биргән акчаны да кайтармадың бит әле.
Бик бирер идем, тик бу юлы бирерлек акчам юк шул. Үлемтеккә җыйган акчадан башка...
— Әбиюшка, нигә үлемтеккә акча җыеп ятасың син? Үлсәң, бер дигән итеп күмәрбез, кайгырма!..
Кунаклар китте. Габдрахман, санаторийдан кайткач, тагын бер әйләнеп килергә сүз бирде. Күзләре нигәдер моңсу иде.
Галия карчык, кунаклардан бушап калган өйгә керәсе килмичә, озаклап ишегалдында йөрде. Күк күкри башлагач кына өйгә керде. Табын артында сөйләшкән сүзләрен кабат хәтерендә яңартты.
—һе... Европа карчыклары алай яши диген. Без яши белмәгәнбез инде, алайса. Нишләрсең...
Яңгыр яуды да яуды. Кичкә кадәр туктамады.
Моңсулык дигәне Галия карчыкның иртән торуына да беркая китмичә, баш очында көтеп торган икән. Менә тагын үзе генә. Кайтып керер баласы, көтәр кешесе юк. Торса — берүзе, ятса — берүзе. Язмышына шулай язылган, күрәсең. Бер ул гынамыни?! Өй тутырып бала үстереп тә ялгыз яшәүчеләр җитәрлек.
—Ярар, Ходай язганны күрми, гүргә кереп булмый. Тәндә җан барында хәрәкәтләнергә кирәк.
Ишегалдына чыгуы булды, кичтән ябылмый калган тавыклары урап алды.
—И-и-и, рәхмәт төшкере! Бакчага кереп, кунак булып чыктыгыз микән инде?
Аларга бодай сипкәч, бакчасына юнәлде. Башта — ак чәчәк япмасы, аннары кызыл җиләк келәме булып күз алдында калган түтәлнең яме беткән. Җиләкләр туфракка манчылган, чәчәк таҗлары коелган. Галия әби кичә түтәлдә утырып калган тәлинкәне эзләп тапты, исән калган җиләкләрне җыйды да юып авызына капты. Төн буе яңгыр суында яткан җиләкләрдә ачы тәмнән башка берни дә юк иде. Юкка гына:
Җир җиләге ачы була,
Үз вакытында өзмәсәң... —
дип җырламыйлар икән инде.