СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Харис Закиров "Чәч бөртеге"
(Повестьнең дәвамы)
Әйе, Фәритнең йомшаклык күрсәтүе нәкъ әнә шул кунаклар янына Гөлйөземне чакырырга ният итүдән иде.
Очрашу урынына килгәндә аеруча бер җиңеллек, күңел күтәренкелеге биләп алган иде Фәритне. Шуның өстенә, урамда ябалак-ябалак кар ява. Чип-чиста, ап-ак кар! Анын белән бергә җир өстенә пакьлек, аклык иңә. И-и, ярата да соң Фәрит утырып кына яуган карны. Авылда яшәгәндә, ишеп- ишеп яуган кардан сон, аягына аучы чаңгысы элеп, басуда, урман аланнарында йөрергә чыгып китә иде ул. Тирә-як тынлыкка чумган. Кошлар, җәнлекләр әле ояларыннан чыкмаган да бугай — нинди дә булса эзнең әсәре дә юк. Менә кинәт кенә, чаңгы тавышын ишетеп булса кирәк, кар астыннан көртлек атылып чыга да бар көченә канатларын җилпи-җилпи урман өстенә таба оча башлый. Кардан ышыкланып торган пошиларның куаклыкларга таба юл алган эзләре күзгә ташлана...
Спектакль башланырга сәгатькә якын вакыт бар әле. Әнә Фәрит көткән урынга Гөлйөзем якынлашып килә. Өстендә - озын тун, башында - тунының якасы төсле үк мех бүрек. Коеп куйган артистка диярсең. Бу инде фабрикада күргән, остенә халат кигән мастер кыз түгел. Шулай да Гөлйөземне артистка белән чагыштыруына бераз уңайсызланып куйды Фәрит.
Нишләптер халыкта матур, чибәр кешене: «Нәкъ артист кебек», — диләр. Баксаң, артистлар гына матур киенми икән бу дөньяда...
...Яңа театр бинасының фойесы зур, иркен иде. Ул үзе бер музейны хәтерләтә. Киндер тукымаларда - танылган артистларның портретлары, төрле елларда куелган спектакльләрнең афишалары, театр коллективына бирелгән Мактау кәгазьләре, артистлар эшчәнлегенә багышланган төрле экспонатлар...
Гөлйөзем артистларның яшь чактагы рәсемнәрен карарга ярата икән. Төрле елларда төшкән һәр труппаны, андагы һәр артистны ул җентекләп күздән кичерде. Шулай гастрольдә тошкән бер рәсем яныннан китә алмый торганда, Фәрит, беренче тапкыр кызның кулыннан алып, аны алга таба әйдәгәндәй итте, залга үтәргә вакыт җиткәнлеккә ишарә ясады.
Гөлйөзем аның бу хәрәкәтеннән канәгатьсезләнү сиздермәде, киресенчә, табигый бер күренеш буларак кабул итте. Залга да алар кулга-кул тотынып үттеләр.
Әсәр яшьләр тормышы турында иде. Ә кайда яшьләр — шунда мәхәббәт, уен-көлке, җыр-музыка. Мәхәббәт, гыйшык- мыйшык уйналган җирдә исә хәйләсе дә, мәкере дә, алдау- йолдау да урын ала. Җилбәзәк егет бер үк «яратам» сүзен берничә кызга әйтеп йөргән урынны караганда, Гөлйөзем:
— Иң яратмаганым — алдакчы кеше. Бигрәк тә сөю-сөелү, яратышу кебек тойгыларда уйнаучыны, мәхәббәткә хыянәт итүчене күрә алмыйм, — дип куйды.
Аңлаган кешегә аңларлык иде кызның сүзләре. Күрәсең, инде ул мәхәббәт кебек изге тойгыны татып караган, йә хыянәт, йә башка сәбәп аркасында күңелсезлеккә тарыган, ир- ат халкына ышанмый башлаган. Гөлйөзем әйткән сүзләрдән, ул сүзләрнең әйтелешеннән шуны аңларга була иде.
Спектакль тәмам. Алар киенеп урамга чыктылар. Инде үзләренә кайту турында Гөлйөземгә әйтергә вакыт җитте. Тик ничек итеп ясарга соң бу тәкъдимне? Ярый ла, Фәритне кыз дөрес аңласа. Ә анламаса? Аны спектакльдәге сыман җилбәзәк егет дип кабул итсә?! Шулай да егет җөрьәт итәргә булды һәм кызга, беренче тапкыр син дип дәшеп, сүз кушты:
— Мин сине кунакка чакырырга уйлаган идем. Әйдә, безгә киттек! Ничек диләр әле, кунак ашы — кара каршы, диләрме? Мин сездә кунакта булдым бит...
— Чынлап әйтүеңме бу сүзләрне? Сон, бит инде. Бу вакытта кунакка баралармыни?!
— Бәлки ялгыз яшәгән ир фатирына барырга тартынасыңдыр. Тартынма! Без ялгыз бүлмәгә кайтмыйбыз. Анда бер пар көтә безне. Сиңа иптәш бар, диюем.
— Бүген сон инде. Әйдә, укыйсы язманы иртәгә карыйк. Көндез мин гел буш, ә кичен өйгә кайтып китәрмен. Бик уңайлы поезд бар.
Әнә шундый сөйләшү булды егег белән кыз арасында. Ә Гөлйөземнең сүзләрендә гаҗәпләнерлек берни дә юк. Авыл күзлегеннән караганда, вакыт, чыннан да. шактый бит инде. Юк, Гөлйөземнең сүзләрен баш тарту дип аңларга кирәкми. Әнә ул да беренче тапкыр «син» дип эндәште.
Кызны трамвай тукталышына терәлеп диярлек торган кунакханәгә кертеп җибәргәннән соң, өйләренә юл тотканда шулай дип уйлады Фәрит.
Кайтып кергәндә Фәтхи Саматычлар юк иде инде. Балигъ кешеләр өчен вакыт артык сон булмаса да, дустынын һәм аның белән «кунак»ка килгән ханымның эзе суынган иде. «Ярый әле, Гөлйөзем бүген килергә ризалашмады. Юкса, ал дакчы булып кала идем. Юк кунакларны бар диеп...» - дигән уй узды Фәритнең башыннан.
Иртән яхшы кәеф, күтәренке күңел белән уянды Фәрит. Бүген ул эшкә барып бер кат күренәчәк тә, андагыларны кисәтеп, Гөлйөземне алырга китәчәк. Аннан соналар бирегә — егетнең фатирына кайтачаклар.
Чәй янына куелачак тәм-томнарны егет аның теләгеннән чыгып, кыз белән бергә алачак. Ә ит затыннан булган колбаса, ветчина, каклаган каз кебек ризыклары әзер инде аның. Хәтга әнисе җибәргән казылыгы да бар әле. Күршеләрнең генә кулы тимәсен суыткычка.
Фәрит, кунак алдына куелачак нигъмәтләрне күңеленнән үткәргәннән сон, бүлмәсенә күз ташлады. Урын-җирләр тәртиптә. Караваты матур итеп җыештырылган. Мендәрләр кабарып тора. Карават җәймәсе өстәл өсте кебек тип-тигез. Фәтхи Саматыч алып килгән ханымның кулы тимәде микән бу караватка. Фәрит болай ук пөхтә итеп җыештырган кебек тоелмаган иде.
Утырып яза, эшләп арыгач шунда гына йоклап китә торган диван-караватны исә Фәрит тагын бер кат рәтләгәндәй итге.
Барысы да алдан уйланылганча, сөйләшеп куелганча килеп чыкты. Бүлек житәкчесенә хәлне аңлатканнан соң, Гөлйөзем янына ашыкты ул. Бу юлы инде кызда ниндидер сәбәп табып тормады, күрешеп хәл-әхвәл сорашкач кына:
— Төнем тыныч үтмәде. Күрше бүлмәдәге ирләр төн буе шауладылар, ниндидер мәҗлес булды, ахры. Сөйләшүләре- кычкырулары исерек кешеләрнекенә охшаган иде. Әллә нәрсә башым авыртып тора, — дип куйды.
Фәритләргә барып кергәндә, төшке аш вакыты житәргә шактый иде әле. Шулай да, башта өстәл артына утырып, капкалап алырга булдылар. Фатир тыныч, аулак. Фәритнең бәхетенә күршеләре каядыр киткән. Юкса, мондый тыныч вакытлар бик сирәк була биредә.
Чәйләп алганнан сон. Фәрит кызнын алдына үзенең язмаларын куйды. Шактый күп җыелган икән инде. Болардан, мөгаен, кулга тотарлык, әйбәт кенә китап чыгачак.
Фәрит кычкырып укырга, Гөлйөзем тыңларга, үз фикерен әйтеп барырга дип килештеләр. Бертын алуда диярлек язмаларының яртысына җитте Фәрит.
Гөлйөзем аны бүлми генә, бик тә кызыксынып тынлап утырды. Әмма тора-бара аның игътибары кимегәндәй булды. Вакыт-вакыт ул башын да тоткалап куя иде. Аның бу халәтен күреп торган Фәрит түзмәде:
— Әллә кәефен начараланамы, Гөлйөзем? Алайса, әнә ятып тор! Вокзалга төшкәнче бераз хәл җыеп ал! — диде.
— Ниндидер бер начар гадәтем бар. Урын сайлыйм, кунакханәдә дә, кешедә дә ял итә алмыйм. Юлга чыксам ялым — ял, йокым — йокы түгел.
Кызның җавабы Фәриттә гаҗәпсенү уятмады. Киресенчә, Гөлйөземнең халәтен бик яхшы аңлады ул. ВУЗда укыганда аның бер бүлмәдәше нәкъ шундый егет иде. Бергә торгач, бергә ашап-эчкәч, шактый дуслашып өлгергәннәр иде алар. Хәтта башта Фәритләр авылына, аннан соң дус егетләрнекенә кунакка да кайтып килделәр. Менә шунда күрде ул урын сайлаган кешене. Кулдан килгәннең барысын эшләсә дә, студент дусты рәтләп ял итә алмады Фәритләр авылында. Гөлйөзем дә шундый кеше булып чыга инде алайса. Шулай да ул кызга тәъдимен яңадан кабатлады:
— Тартынма, ял ит! Мин берәр сәгать кибетләрдә йөреп кайтам. Әнә сиңа карават. Ә язманың эчтәлеге сиңа таныш бит инде. Бастырып чыгарыр алдыннан, укып карау өчен, аның бер экземплярын бирәләр икән. Шунысын укырсың, — диде.
Әйткәннәренең буш сүз түгел икәнен раслар өчен Фәрит урыныннан торып киенә үк башлады.
Гөлйөземнең хәле, чыннан да, хәл иде булса кирәк. Егет чыгып киткәндә аңа кайтарып бер сүз әйтмәде. Ә кайтып кергәндә ул караватта ята иде.
— Әллә синең карават шифалы инде: бераз йоклап та алдым әле, — диде ул, Фәрит кайтып кергәч. Чишенмичә, болай гына ятып торганлыктан, кыз егеттән әлләни читенсенмәде.
Сәгатьле вакыт түгел, көннәр, айлар, хәтта еллар сизелми уза торган заманда яшәгәнгәме, әллә бу көнне бик озак көтеп алгангамы — Гөлйөземне өйгә дәшкән көн узып та китте. Һәрхәлдә Фәрит өчен бик тиз узды ул.
Кызны башта - кунакханәгә, аннан вокзалга озатып, фатирына яңадан кайтып кергәндә тышта караңгылык пәрдәсе үз канатларын һәр тарафка киң итеп җәйгән иде инде. Аны тагын ялгыз бүлмә каршы алды. Ләкин бүгенге ялгызлыгы башка көннәрдән аерыла иде аның. Ни дисәң дә, бүлмә яңа истәлекләр белән тулыланды. Әнә Гөлйөзем утырган урындык, әнә Гөлйөзем чәй эчкән тустаган, әнә Гөлйөзем ятып ял иткән карават. Озак карап торды ул кыз ял иткән караватка.
Әйтерсең, толымнарын җәеп, кыз һаман анда ятып тора. Тиз генә кагылмас әле Фәрит бу караватка, кызның тосе итеп саклар. Ә үзенә әнә диван-карават бар. Шунда ял итеп, шунда йоклап яшәр ул бер гомер.
Алдагы көненә планнар кора-кора ишекле-түрле йөренеп алды Фәрит. Аннары карават янына килеп басты. Басты да аеруча бер дикъкать белән күзәтүен дәвам итте. Чү, стена буенда, мендәрнең читендә кап-кара булып чәч бөртеге ята гүгелме соң?! Әйе, нәкъ үзе! Гөлйөземнән тагын бер истәлек. Аның буй-сынына матурлык өстәп торган толымыннан калган бер бөртек!
Саклаячак Фәрит ул чәч бөртеген. Саклаячак һәм Гөлйөземнең үзенә дә күрсәтәчәк. «Менә күр, минем өчен синең чәч бөртеген дә кадерле», — диячәк...
...Алдынгы тәҗрибә турында булгангамы, җәмгыять кануннарына туры килгәнгәме — нәшрияттә озак тотмадылар Фәритнең язмасын. Берәр ай чамасы үтүгә, брошюраның гозәтеп уку өчен бастырылган данәсен, наширләр теле белән әйткәндә, корректурасын укырга дип нәшрияткә чакырдылар. Бу хакта кичекмичә Гөлйөземгә хәбәр итәргә кирәк! Уртак хезмәт җимеше бит! Аннан соң, кыз белән очрашырга менә дигән сәбәп! Һәм, Фәрит, кичекмичә, әлеге фабриканың директорына шылтыратты. Китапның чыгуы фабрика өчен дә зур вакыйга булганлыктан, мастерын ул корректура укыр өчен махсус җибәрергә вәгъдә бирде.
Килсен, тизрәк килсен иде Гөлйөзем. Бу юлы, бәлкем, кызның тел төбен капшап карар, ягъни өйләнешү турында әйтергә җөрьәт итәр.
Сөйләшкәннең икенче көнендә Гөлйөзем Казанда иде инде. Бу яна хәбәр аңа да яхшы тәэсир иткән, ахры. Йөзе көләч, шатлыгы тышка бәреп чыккан. Ә бәлки, брошюра түгел, егет белән күрешергә мөмкинлек туганга көләчтер аның йөзе. Адәм баласы — сихри дөнья! Шул дөньяга ачкыч тапсаң — син дә, ел да бәхетле, тапмасаң, шулай ачкыч эзли-эзли гомереңне үткәрәсең.
Бу юлы Гөлйөзем артык кыстатып, төрле сәбәпләр табып тормады, төзәтү өчен бастырылган данәне укыр өчен Фәритләргә барырга риза булды.
Шактый утырдылар алар корректура укып. Әле китап итеп төпләнмәгәнгә күрә, бер кисәген - берсе, икенче кисәген икенчесе укыды. Хәер, кисәкләмичә, бер-бер артлы укысалар да булыр иде. Брошюра калын китап кадәр булмый инде ул. Капкалап, чәй эчеп, башны ял иттерү өчен туктап-туктап укый торгач, кичке якка таба эш төгәлләнде дә.
— Менә, җиңеп чыктык. Хәзер нишлибез? — диде Фәрит кызга. Һәм шунда ук сүзен дәвам итте. — Бу вакыйганы юып алабызмы әллә? Минем нәкъ кызлар эчә торган гына шәрабем бар.
— Юк, юк. Андый нәрсәне гомеремдә дә эчәсем юк. Бер мәҗлестә бик кыстагач бер-ике йотып караган идем. Кабаттан укшып, газапланып беттем.
Фәриткә бик тә ошады кызның җавабы. Дөресен әйткәндә, эчкән хатын-кызны җене сөйми аның. Асылда тәкъдимен нәкъ менә кызны сынап карар өчен генә әйткән иде ул. Тик менә нишләргә: өйләнешү турында әйтергәме-юкмы? Танышуларына ярты елдан артып китсә дә, сөю-соелү, мәхәббәт турында зурдан кубып, уртага салып сөйләшкәннәре юк. Әмма бу юлы очрашканда Гөлйөземнең шатлыгы йөзенә чыкканлыгын сукыр кеше дә абайламый калмас иде. Шуңа күрә Фәрит өйләнү турында әйтмәсәдә, кызның күңел кылларын чиртеп карарга булды. Дөрес, гаилә кору турында әйтсә дә, зур гөнаһ булмас иде. Чөнки берсе - дүрт дистәне, икенчесе өчне тутырып килгән кешеләргә күпме көтәргә мөмкин? Алай тартып- сузып йөрсәң, бөтенләй ялгыз калуың бар.
— Беләсеңме, Гөлйөзем, — дип башлады сүзен Фәрит, — мин синең килүеңне чын күңелдән көттем. Көтү авыр булса да, көтәр кешең булгач, бу дөньяда яшәве алай ук авыр түгел икән. Аннан соң, син сонгы тапкыр Казаннан киткәч, мин ялгыз булмадым Әнә, синең чәч бөртегең сине хәтерләтеп юрды.
Егет һаман сүзен дәвам иткән булыр иде, тик кызның йөзендәге үзгәрешне күреп, туктап калды, аның кыяфәте теге вакытны кунакханәдә чәчәк бүләк иткән чакны хәтерләтте.
— Чәч бөртеге дисеңме? Минем чәчме? Алыйм әле аны үзем белән. Мәрхүмә әнием: «Чәчегезнең бөртеге дә аунап ятмасын, башыгыз сызлаулы булыр», — дия иде. — Сезнең монда мич дигән әйберегез юк бит, кайткач яндырырмын мин аны.
Шулай сөйләнә-сөйләнә чәч бөртеген эленгән урыныннан алып кәгазьгә төрде, аннан сумкасының кечкенә кесәсенә салып куйды һәм китәргә жыена башлады.
- Брошюра нәшриятта басылып чыккач, бәлки, безгә килеп чыгарсың. Фабрикада очрашу үткәрербез. Бу юлы кунакханәгә кереп йөрмә, туп-туры үзебезгә рәхим ит! Мин сине көтәрмен, — диде ул, Фәриткә карап.
«Мин сине көтәрмен!» Кызның менә шушы сүзләре сары май булып ятты егетнен күңеленә.
Брошюраның корректурасын укыр өчен килгән Гөлйөзем кичке поездга утырып өйләренә кайтырга җыенды. Соңгы китүләрендәге кебек, Фәрит аны бу юлы да вокзалга озата тоште.
Әлбәттә, бу — гадәти генә, брошюра язарга булышкан кешене генә озату түгел иде. Бу юлы егет хәтта Гөлйөземне кочаклап та алды. Кешеләр булмаса, иреннәр иренгә дә тигән булыр иде. Әмма Фәрит алган тәрбия моны эшләргә ирек бирмәде. Ул үз гомерендә әтисе белән әнисенең үбешеп торганын бер генә тапкыр да күрмәде. Гомумән, авыл җирендә әллә тыйнаклыктан, әллә хисләрне тышка чыгаруны башкаларга күрсәтергә оялудан, үбешү-кысышу, кочышу кебек интим гамәлләр кеше күз алдында эшләнми. Менә шуңа күрә, бу теләге шактый көчле булса да, Фәрит кызны кочаклаудан ары китә алмады. Ләкин ул Гөлйөземне озатканда бер нәрсәне яхшы тойды:
кыз аңа битараф түгел. Әнә ничек елыша төшеп, ярым иркәләнгәндәй итеп керде ул Фәритнең кочагына.
Брошюранын төзәтелгән данәсен нәшриятка тапшырып, ай-ай ярым да үтмәгәндер, Фәриткә, китапның сигнал экземплярын килеп алырга, дип шылтыраттылар. Бу инде брошюра әзер дигән сүз иде.
Әзер китапчыкны кулына алгач, Фәрит куанычыннан нишләргә дә белмәде. Әнә брошюраның титул битендә анын исем-фамилиясе зур итеп язылган — Фәрит Гарифуллин. Ә эчтә, беренче битендә үк, китапны дөньяга чыгаруда зур булышлык күрсәткән фабрика җитәкчелегенә, анда эшләүче мастер Гөлйөзем Садри кызы Җиһаншинага рәхмәт сүзләре әйтелгән.
Икенче көнне егет поездда иде инде. Ул хәтта юлга чыгасын әйтеп тә тормады. Нигә әйтеп торырга? Аны бит Гөлйөзем үзе чакырып китте. Эшчеләр белән очрашу оештырылмаган очракта да, Гөлйөземне күрәчәк, аны сөендерәчәк. Иң мөһиме — өйләнешү турында тәкъдим ясаячак. Поезддан төшкәч, шундый уйлар белән туп-туры Гөлйөземнәр фатирына китте. Әмма, ни аяныч, кыз өйдә юк иде. Аны фабрика башка өлкәгә — командировкага җибәргән. Аның каруы, Фәрит Гарифуллинны фабрика директоры бик җылы каршы алды, кунаклар өчен тота торган махсус бүлмәгә урнаштырды.
Директор белән күрешкәннең икенче көнендә үк брошюраның да язмышы хәл ителде. Дирекция аны тулаем сатып алачак, үз эшчеләренә һәм республикадан читтәге төрдәш фабрикаларга бүләк итеп бирәчәк. Фәрит фабрикага килгән көнне үк директор шушы мәсьәләне дә хәл игеп куйды.
Табигать шулай яратылган. Вакытны-сәгатьне, көнне... һич кенә дә туктатып булмый. Берничә көн кунак дәрәҗәсендә булганнан соң, фабрикадан китәр кон дә килеп җитте. Иртәгә юлга — өенә кайтырга чыгачак Фәрит. Тик менә нишләргә — Гөлйөзем һаман кайтып җитми. Аны күрми китә алмый бит инде ул. Автордаш буларак кына түгел, тагын да зуррак максат — гаилә кору хакында сөйләшергә иде бит үзе белән. Һәм менә сөенеч: кичтән, саубуллашыр өчен директор янына сугылгач, Гөлйөземнең иртәгә кайтып җитәчәген әйттеләр. Болай булгач, кызны күрмичә, аның белән сөйләшмичә китми инде ул.
Иртәгесен аларның очрашуы бик табигый, әмма башкаларына караганда салкынрак килеп чыкты. Юлдан арып кайткангамы, башка сәбәптәнме — Гөлйөзем һич кенә дә ачылып сөйләшмәде, үзенең һәм хезмәттәшләренең тәҗрибәсен яктырткан брошюраны кулына алгач та сөенечен әлләни сиздермәде.
— Мин бүген китәм инде. Чөнки сездә болай да озак кунак булырга гуры килде. Синең белән бик җитди мәсьәлә турында сөйләшергә исәбем бар иде, — диде аңа Фәрит үз итеп.
— Безнен сөйләшәсе сүзләр бетте кебек. Языласы брошюра язылды. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! Бер истәлек булып калыр ул безгә.
Кызның тавышында ниндидер битарафлык катнаш үпкәләү чалымы сизелә иде. Башка вакытта, башкарак максат белән сөйләшсә, бәлки, егет моны тоймас иде. Әмма бүген — кызны бөтен җаны-тәне, бөтен барлыгы белән бирелеп тыңлаганда сизде. Шулай да күңеленә нык беркетеп куйган сүзен әйтергә булды.
- Гөлйөзем, без инде яшь-җилкенчәкләр түгел, — дип башлады ул сүзен, — мәсьәләне олыларча, уртага салып сөйләшергә мөмкин. Мин дүртенче дистәне тутырып килсәм дә, күңелгә синдәй ошаган, синдәй үзенә тартып торган кызны очрата алганым юк иде. Синең белән беренче тапкыр очрашканнан бирле шул хистән аерыла алмыйм. Бер сүз белән әйткәндә, мин синең кулыңны сорыйм. Әйдә, гаилә корып, бергә яшик...
Егет шул сүзләреннән сон туктап калды. Карашын бермәлгә Гөлйөземнең йөзенә төшерде. Кыз анын сүзләрен ничегрәк кабул итте — шуны ачыклыйсы килде аның. Әмма Гөлйөземнең йөзендә нинди дә булса үзгәреш, дулкынлану кебек нәрсәне сизмәде ул.
— Беләсезме нәрсә! Мин сезнең бу тәкъдимегезгә җавапны язма рәвештә, сезне поездга озата төшкәч бирермен. Казаннан киткәндә мине әллә ничә тапкырлар озаттыгыз. Мин дә сезне озатырга төшәрмен.
Шушы сүзләрдән сон ике арада тынлык урнашты. Поезд китәргә берничә сәгать бар иде әле. Кичен вокзалда очрашырга сүз куешып, егет - үз бүлмәсенә, кыз өйләренә таба атлады. «Юлда арыгандыр, шуңа күрә сөйләшәсе килмидер», — дип уйлады Фәрит, чемоданына әйберләрен тутыра-тутыра. Тик менә яңадан «син»нән «сез»гә күчүен генә анлап булмый.
Бу дөньяда Фәриткә шулай язгандыр инде: һаман көтәргә дә көтәргә кирәк. Әнә тагын поездга утырганда гына әйтәчәк җавабын Гөлйөзем. Көткән кешегә аның вакыты да бик акрын уза бит.
Бераз бүлмәсендә утырганнан сон, Фәрит калган вакытын кибетләрдә йөреп уздырырга булды. Әле китап кибетенә дә сугылачак ул. Зур шәһәрләрдә таба алмаган китапларны кайчак район кибетләрендә очратасын. Шундый ният белән башта китап кибетенә юнәлде, анда киштәдәге һәр китап белән озаклап танышып чыкканнан соң азык-төлек кибетенә сугылды. Аннан базарга таба борылды.
Тәне, гәүдәсе кибетләрдә йөрсә, күңеле белән кыз янында иде ул. «Нишләп бернинди үзгәреш гә сизелмәде соң Гөлйөземнең күзендә, кыяфәтендә; шатлыгын да, борчылуын да күрсәтмәде», — дип уйлады ул.
Һәр нәрсәне ашыкмый гына карап йөри торгач, шактый вакыт узды. Инде хәзер вокзалга таба борылса да була. Бүлмәсенә кереп торасы да юк, кечкенә юл чемоданын үзе белән алып чыккан иде инде.
Вокзалга якынлашып килгәндә егет туктап калды — рәт- рәт тезелеп киткән яшь каеннар ничек матур булып үсеп утыралар! Барысы да бердәй озынлыкта, бердәй юанлыкта. Кеше кулы белән утыртылганнары әллә кайдан сизелеп тора. Әнә шул каеннар кебек рәттән атлап, кулга-кул тотынып матур тормыш юлы кичерсәң иде!
Әнә Гөлйөзем дә күренде. Ул да шушы сылуларга карап тора иде. Кулын суза төшеп, сәгатенә күзен төшереп алды. Поезд китәргә күпме вакыт калганын чамалый булса кирәк.
Кызга таба атлаганда, егет үзе дә сәгатенә күз төшерде. Чыннан да, поезд килергә күп калмаган икән. Инде платформага таба барсаң да ярый.
Өенә кайтып ял итеп килергә өлгерсә дә, Гөлйөземдә үзгәреш сизелмәде.
— Менә шушы конвертта минем җавап. Поездга утыргач яки өегезгә кайтып җиткәч ачарсыз аны. Шунда язылганнарга өстәп әйтердәй башка сүзем юк минем.
Кыз шулай диде һәм, Фәритнең поезды кузгалганны да көтмичә, килгән юлыннан кире китеп барды. «Нәрсәдер булган бу кыз белән, бу кадәр үк салкын мөгамәлә күрсәтмәс иде», — дигән уй бөтерелде егетнең башында.
Менә поезд кузгалып китте. Чишенеп, билетта күрсәтелгән урынга утыргач, Гөлйөземнең хатын ачты.
«Мин Сезне җитди, һәр нәрсәгә акыл белән карый торган кеше дип уйлаган идем. Сез дә шул спектакльдәге җилбәзәк егет кебек икәнсез. Ә бит мин Сезне чын-чынлап ярата башлаган, Сезнең белән күрешүләрне түземсезлек белән көтә башлаган идем.
Теге Сез биргән чәч бөртеге минеке түгел. Ул чәч — Сезнең чираттагы бер танышыгызныкы. Әйе, әйе, минеке түгел. Хушыгыз һәм мине бүтән беркайчан да борчымагыз».
Гөлйөзем.
Бу юлларны укыгач, Фәрит аяз көнне яшен суккандай булды. Әнә шунда гына әлеге чәч бөртегенең Фәтхи Саматычлар визитыннан соң калган булуы башына барып җитте. Шулчакны аңарда, алдагы станциядә төшен, Гөлйөземнәргә кире бару, аңа чынбарлыкны аңлату теләге туды. Әмма аңлата алырмы ул? Әнә бит теге вакытны спектакль караганда нәрсә дигән иде әле Гөлйөзем? Ин яратмаганым — алдакчы кеше. Бигрәк тә сөю-сөелү яратышу кебек тойгыларда уйнаучыны, мәхәббәткә хыянәт итүчене күрә алмыйм», — диде түгелме соң ул. Кызганыч, тормышта, йөрәгеңне ярып күрсәтеп тә, ак әйбернең — ак, караныкын — кара икәнне дәлилләп булмый торган нәрсәләр бар. Дөрес, суд-медицина экспертизасы ул чәч бөртегенә ачыклык кертә алыр иде... Ләкин синең чәч бөртегең кемгә кирәк соң!?
Бу вакытта поезд тизлеген арттырганнан-арттыра барып, вагон тәгәрмәчләренең тавышы да, көйгә салынып, бер ритм белән яңгырый иде. Гүя алар «минеке түгел», «минеке түгел» дип кабатлый иде...
...Ул вакыйгадан соң байтак җилләр исте, байтак сулар акты. Фәтхи Саматычның гына шылтыратулары үзгәрмәде. Бүгенгесе шуларның чираттагысы иде.
2025-11-28 12:32