СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурзия Мирхазова «Табигать кочагында»

Кармак салганда, күл буендагы серле авазны тып-тын калып тыңлады Айзилә. Скрипка кылын үз иткән чикерткәләрнең күңелле хорына бакаларның ялындырып кына кушылуы, берән-сәрән генә бакылдавы, ямь-яшел үләннәрнең талгын җилдә тирбәлүләре гаҗәеп матур күренеш иде. Шулай да табигать матурлыгына мәдхия җырлаучы бөҗәкләр, күпме генә тырышсалар да, җырның кушымтасыннан башка сүзен өйрәнә алмадылар, күктә сайраган тургайлар икенче бер үзенчәлекле тавыш белән табигать җырын тулысынча үзләре башкарды. Ә җырның исемен аланлыктан күке игълан итте: «Күк-кү, күк-кү, күк-кү...»
Күл өсте тагы да серле. Ул зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән дә, керфек тә какмый, ансамбль чыгышын тыңлый. Әйтерсең лә күк йөзе сихри бер көзгене хәтерләтә. Тирәсендәге камышлык — зәңгәр күзнең керфеге, анда-монда тирбәлеп куя.
— Күрәсеңме, камышлар арасында аккошлар йөзә, — диде бабасы шыпырт кына.
— Әйе, нәниләре дә бар... Әнә анда кемдер чәчәк өзеп ыргыткан, — диде Айзилә, бәбкәләр йөзгән якка төртеп күрсәтеп.
Чыннан да, нәкъ өзелгән чәчәк кебек бит төнбоек, җитмәсә, җилдә дә селкенми, ясалма чәчәк диярсең...
— Юк, беркем дә ташламаган. Ул шунда үсә, төн-бо-ек ул, — диде бабасы, иҗекләп.
— Кызык! Суда чәчәк үсәме? Аның сабагы да юк бит, — диде кыз тагын да ныграк гаҗәпләнеп.
— Әйе, кызым, үсә. Төнбоекның сабагы җиргә береккән. Тик өзәргә ярамый, Кызыл китапка кертелгән алар. Димәк...
— Димәк, алар сирәк.
— Дөрес, акыллым.
Балык тотканда да күзен төнбоектан алмады Айзилә. Кармагына уралудан куркып, һәрчак читтәрәк йөрде. Шулай да күңеленнән һич чыкмады серле чәчәк. Үзе су сибеп үстергән гөлләрдән ямьлерәк, гүзәлрәк күренде аңа төнбоек.
Икесенең дә берьюлы кармаклары чиртте. Чуртан балыгы эләккән иде.
— Үссеннәр, — диде бабасы, балыкны кабат суга җибәреп.
Айзилә кармагын тартып алганчы ук балык үзе ычкынды. Хәер, алар табигать кочагына балыкка дип түгел, тан атуны күзәтү өчен килгәннәр иде.
Өйдән алып килгән шулпа белән сыйланганда да игътибары чәчәктә булды кызның. Тик рәсемен кәгазь битенә төшергәндә, нигәдер су чәчәге бераз кечерәйгән иде.
Бераз тамак ялгагач, чишмә эзләп киттеләр. Бабасы бу урыннарны яхшы белсә дә, Айзиләгә сиздермәде. Оныгының артыннан ияреп йөрде. Чишмә җыры никтер моңсу тоелды аларга. Тирәсендә аунап яткан коры ботаклардан, чүп-чардан арындыргач кына, чишмәнең көмеш суы челтерәп ага башлады. Аның тәмле суын авыз иткәч, калкулыкка күтәрелделәр.
Сукмакта очраган бер бөҗәккә сәлам бирде Айзилә. Әнә берсеннән-берсе җитез кырмыскалар, караңгы төшкәнче дип, нидер ташый. Бал кортлары да, шөпшәләр белән узыша-узыша, төрле төстәге чәчәкләрне коча-коча, татлы ширбәт җыя. Чәчәкләргә дә күңелле, әле бер, әле икенче күбәләк килеп куна таҗларына. Ә менә зәңгәр ефәк күлмәкле күбәләкне Айзиләнең күргәне юк иде. Тик күбәләкнең матурлыгы белән генә ул озак юана алмады, күңелгә шом салып, аяк арасыннан нидер йөгереп узды. Кыз куркуыннан артка чигенде, күбәләк очып китте.
—Курыкма, кызым, тычкан ул, — диде бабасы, оныгын тынычландырып. — Нәни тычкан, үзе синнән курыкты. Оясы янына якын килгән булгансың, шул гына.
Дару үләннәре — күкчәчәк, көтүче сумкасы, ак әрем белән танышкач палатка кордылар. Чәчәктән чәчәккә кунган күбәләкләр дә яшеренер урын таба икән. Кичкә таба алар да юкка чыктылар. «Көндез маем эри» дип төнлә генә чыга торган черкиләр күл буенда көндез дә күп. Шулай да, талавыннан бигрәк, безелдәүләре яман аларның. Бабасы әйтмешли, көчле умарта гүләвенә тиң. Әле ярый палатка эченә керә алмыйлар.
Караңгы төшсә дә, күл буенда җыр тынмады. Көйләре бераз үзгәрсә дә, сүзләре шул ук, бака бакылдый, черки безелди, чикерткәләр скрипка чиртә. Күлнең төсе генә бераз алышынган, әйтерсең башка бер күлмәк киеп йокыга әзерләнгән. Ә төнбоек... Чү, кая соң ул? Тәмам күздән югалган...
— Бабай, бабай, чәчәкне кемдер өзгән! — диде Айзилә, еламсырап.
— Юк, юк! Ул йокыга талган, су астына җылыга чумган. Менә иртәгә күрерсең, ул кабат чыгар, — диде бабасы, кызны юатып.
Бакаларның кичке тынлыкны бозып кычкыруы бик үк ошамады Айзиләгә.
— Бабай, бакаларның өйләре бармы? Алар кайчан тына? — дип сорады.
— Бар. Аулак күлгә бака хуҗа. Шушында яши алар. Йортсыз бака катып үлә бит. Шуңа да яшәр урыннары булганга куанып җырлыйлар. Беләсеңме бака нәрсә ди?
-Юк.
— Бакылдамый торсам ярылам, ди.
Айзилә бабасына кушылып көлде дә, янә сорау өстенә сорау яудырды.
— Бабай, сиңа нинди бөҗәк күбрәк ошый?
— Кырмыска.
— Нигә?
— Чөнки алар тырыш, хәтта кышлык йорт та салалар үзләренә.
— Беләм, алар көчле дә. Кырмыска чикерткәне җиңә.
— Һәй, җиңә, әлбәттә. Кыерсытсаң, кырмыска тешли дә белә, — диде ул, кет-кет көлеп. — Җегәрлеге дә җитәрлек! Ат басып үтсә дә торып баса кырмыска. Вак булсалар да, күмәкләшеп тау өя алар!
Ул төнне алар керфек тә какмый сөйләшеп уздырдылар. Бал кортлары, шөпшә, күбәләкләрнең чәчәк нектары белән сыйланганнарын белсә дә, яшел чикерткә белән камканың бөҗәкләр белән туклануын ул бабасыннан ишетте. Кечкенә генә булсалар да, табигатькә зыян салучыларны юк итеп, зур файда китерәләр ич. Әгәр куркыныч янаса, шундук яшеренәләр, бер-берсенә хәбәр дә тараталар. Гаҗәеп серле дөнья бу табигать!
Шулай да бака тавышы тынгылык бирмәде кызга. Анын күз алдына кәлтәләр, еланнар килде.
— Бабай, күл буенда елан буламы? — диде ул, куркуын яшерергә тырышып.
— Шикләнмә, кызым. Тычкан булган җирдә елан булмый. Урманнан килсә дә, палаткага уза алмас. Үзең күрәсең ич, хәтта черкиләр дә керә алмый.
Тан алдыннан тышкы якта нидер фырылдады... Айзилә куркуыннан бабасына якынрак килде...
— Курыкма, кызым. Тавышы керпенеке... Ул безнең сакчыбыз.
— Беләм, керпе елан да тота, — диде Айзилә, батыраеп.
— Әйе, дөрес әйтәсең. Әнә күр әле нинди зур тычкан тоткан. Әйдә, без дә чыгыйк, тиздән таң ата. Күзәтик, — диде бабасы, палатканың чыгу юлын ачып.
— Әллә яңгыр яуган? — диде кыз, юеш чирәмне тотып.
— Юк, чык төшкән.
— Ә нәрсә ул чык?
— Су тамчысы. Эсседә парга әверелгән су тамчылары иртән чык булып җиргә төшә, аннары, кабат парга әйләнеп, югарыга, болытка ук менә...
Әйләнә-тирә ап-ак. Әйтерсең лә сөт түгелгән. Ә үзе болыт сыман акрын гына югарыга күтәрелә. Эх, шуңа утырырга да югарыга күтәрелергә! Юк, җирдә дә бик ошый аңа. Аеруча сулыш алуы рәхәт!..
Аклык әкренләп күздән югалды, кызарып кояш калыкты. Әйтерсең лә җир өстендәге ап-ак юрганын тартып ачты ул. Алсу таң нурында күл өсте җемелдәде. Суы чип-чиста, хәтта балыклар да күренә. Кинәт, таң атуга сөенеп, бөҗәкләр сибелде, төнбоекка да дәштеләр, күрәсең, ул су өстенә калыкты, киерелде, күзләрен ачты. Җиргә сирпелгән җылылык тургайларны уятты. Алар шундук югарыга күтәрелеп җыр суздылар. Шул көйгә кушылып, судагы балыклар, күл өстендәге бөҗәкләр иртәнге күнегүләр ясагандай хәрәкәтләнә башладылар. Айзилә дә аларга кушылып сузылды, киерелде, тургай сыман җилпенде. Кырмыска, күбәләкләрнең чык суында юынуын күзәтте.
Таң ату күренеше бик ошады кызга. Гаҗәеп матурлыкны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый шул, күрергә кирәк, дуслар. Төнбоекта онытырлык түгел, һич күз алдыннан китми. Күзеңне йомуың була, шундук пәйда була...
Шуңа да рәсемдәге чәчәкнең кырыйларын сөт сыман ап-ак, уртасын сары бисердан үрде Айзилә.
Өстәлдәге чәчәкне күргәч, бабасы да шаккатты. Тел шартлатып:
— Нәкъ үзе, күл өстендәге төнбоек, — диде ул, кызны үсендереп. — Болай булгач, урманга барганда да ияртергә булыр үзеңне. Гөмбә чоры башлансын әле.
Айзиләнең шатлыгы эченә сыймады. Куанычыннан табигать кочагыннан отып кайткан җырын көйләде:
Тургайларның җырын тыңлап,
Тургай сыман яшим җырлап.
Яшим мин бәхет илендә,
Гөлбакчадай туган җиремдә.
Җыр сүзләрен бабасы белән дәү әнисенә дә өйрәтте ул.